29.04.2014 - Дөнья бу...

Сабый каргышы

Бу тет­рән­дергеч хәлләр турында мин Яңавыл якларында йөргәндә ишеттем. Дөресрәге, хезмәт ветераны Рәиф Хәкимов (исемнәр үзгәртеп алынды) үз гаиләсе кичергән фаҗига турында ачынып сөйләде.

Аның белән танышу болай булды. Байтактан аралашып йөргән элекке җитәк­челәрнең берсе, бүген инде малтабарлык-сәүдәгәрлек белән шөгыльләнүче (район үзәгендә кибет, ресторан-кафесы бар) Рәсим Усмановның хәлен белеп чыгарга дип кердем. Очрашкан саен без аның белән шахмат тактасы артында көч сынашабыз: әле мин, әле ул җиңә...

Бу юлы Рәсимнең миңа таныш булмаган өлкән яшьтәге ир-ат белән шахмат уйнаган мәле иде. Исемнәрне әйтеп таныштык.

— Ә мин сезне беләм, — диде әлеге кеше.

— Ничек?

— “Кызыл таң” буенча. Мин ул гәзитнең күптәнге укучысы.

Үзем эшләп киткән басма белән дуслашкан һәр кешене якын күргәнлектән, сорау бирдем:

— Сез пенсиягә кадәр кем булып эшләдегез?

— Югары квалификацияле эретеп ябыштыручы идем. Нефть һәм газ үткәргеч торбаларны ялгау, эретеп ябыштыру белән шөгыльләндем.

— Әле дә туктаганы юк, — дип өстәде Рәсим. — Кем чакырса, шуның металл белән бәйле катлаулы эшен башкара, тимер капкаларын коеп куя, төрле бизәк һәм сурәтләр төшерә. Менә дигән рәссам да ул безнең. Яңа микрорайондагы “особняк”ларның һәрберсендә диярлек аның оста куллары эзен күрергә мөмкин.

— Ул кадәр мактама инде...

— Мактарлыгың булгач...

Рәсим үз эше белән киткәч, шахмат уенын мин дәвам иттем. Рәиф Хәкимов кинәт ачылып китте.

— Сез — язучы кеше, бәлки, кирәге чыгар. Хикәя-мазар өчен... Менә ничә ел инде миңа тынгылык бирмәгән вакыйга хакында сөйләмәкчемен. Безнең гаиләне сабый каргышы эзәрлекли. Шул каһәр аркасында бөтен туганнарым диярлек кырылып бетте...

...Ул вакытта без авылда көн итә идек. Җитмешенче еллар. Биш бала үстек. Әтием — механизатор. Язын тракторга, уракта комбайнга утыра. Колхоз хезмәт хакын да әйбәт кенә түли башлаган чор. Сөйләргә җыенган фаҗига булмаса, әтием комбайннан аерыласы түгел иде.

Уракта механизаторлар көнне төнгә ялгап дигәндәй эшли. Иртәнге чык төшкәнче... Борчак басуында эшне тәмамлаганнан соң, арыш тезмәләрен җыярга керешәләр. Кичке эңгер-меңгер вакыт. Әти янында ярдәмчесе Җәмил абый да була. Техника серләренә ул әтидән өйрәнә.

Бәла аяк астында, диләр. Беренче сыйныфка барасы малай калын арыш тезмәсе астына кереп ятмасынмы!

Ул ятим бала иде. Әтисе гаиләсен ташлап киткән. Ачлы-туклы көн итүче сабый күршедән тавык йомыркалары урлап чыга торган булган. Пешереп тә тормыйча, аларны чи килеш кенә эчә икән. Бер керүендә күршесе моны эләктереп ала һәм әнкәсе каршына китереп бастыра. “Сәхипҗамал, син балаңны карак итеп үстерәсеңмени? Рамилең тавык кетәгенә кереп, йомыркалар урлаган чакта тоттым үзен”. “Бу хакта беренче тапкыр ишетәм, күршекәем. Андый гадәте юк сыман иде...” “Белмәсәң, менә бел инде...”

Күршесе чыгып киткәч, Сәхипҗамал малаен әтисеннән калган каеш белән эт итеп яра... Сабый исә үксеп елый-елый авылдан чыгып китә. Кая барып сугылырга да белмичә, аптырагач, кичен арыш тезмәсе астында йокыга тала. Ә минем әти комбайны белән өстенә барып менә... Үзәк өзгеч бала тавышы... Техниканы туктаталар. Ләкин соң була инде: малайның гомере өзелә.

Сәхипҗамал исә: “Үзем генә харап иттем бит балакаемны... Шул йомыркалар аркасында...” дип, өзгәләнеп елый-елый авыл халкына моң-зарын чәчә. Малае кайгысына түзә алмыйча, акылдан яза...

Бу фаҗига безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде, билгеле. Әти икенче көнне ук комбайнын ташлады, җитмәсә, эчә башлады. Үзен кулга алгач, тимерче һөнәрен үзләштерде. Ләкин үлемгә дучар ителгән сабый язмышы һәрдаим аның күңелен игәп торды, беркайчан да тынгылык бирмәде.

Бер-бер артлы абыем һәм сеңелкәшем бик яшьли вафат булгач, “Теге сабый каргышы төште. Ул бәла артыннан бәла китерде безгә...” — диде ул.

Болар белән генә чикләнмәде бәла-каза. Биш баладан мин берүзем генә торып калдым. Әтием дә, пенсия яшенә дә җитмичә “теге дөнья”га китеп барды. Һәм, ирексездән, аның сүзләрен инде үземә кабатларга калды: сабый каргышы төште безгә...

Әтиемдә комбайнчы ярдәмчесе булып йөргән Җәмил абыйның да гомере озын булмады. Дөрес, ул авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады, безнең колхозда рәис булып эшләде. Ләкин колхозчылар белән уртак тел таба алмады. Ашлык яки дуңгыз баласы яздырып алырга дип керүчеләрне, эт урынына сүгеп, бүлмәсеннән куып чыгаруына хәтта үзем шаһит булдым. Болай кылану ярамас иде. Җитәкче икәнсең, крестьян соравын канәгатьләндер, аларга каршы барма. Чөнки шул ук кешеләр белән иген үстерергә, терлекчелекне күтәрергә тиешсең.

Һәм менә берчак рәиснең кием шкафына кемдер дуңгыз башы кертеп куймасынмы! Күптәннән йөрәге авыртып йөргән (ике тапкыр приступ үткәрә) Җәмил абыйга җитә кала: шкаф эчендәге дуңгыз башын күрү белән йөрәге ярылып үлә. Моны үзенә ачулы кешеләр этлеге, диделәр.

Кайчандыр булган менә шундый коточкыч вакыйгалар мине дә гомерем буе эзәрлекләп бара, — дип тәмамлады ул хикәясен.

Кинәт ул тагын бер ягы белән ачылды:

Һ. Такташ шигырьләрен яттан сөйләргә кереште. Ә мин уйга чумып тыңладым.

Эдуард Әгъзами.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»