26.04.2014 - Дөнья бу...

Йөрәкләргә куеп йөрәкне...

Хирургның эш көне сәгать ничәдә башланырын беркем дә белми. Адәм башына килгән фаҗигаләр еш кына җиде төн уртасында аның йөрәк кылларын зыңлатып, акыл-зиһенен соңгы киерен-келеккә җиткереп, илаһи оста кулларын эшкә җигә. Бу юлы да Тәтешле үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлегенә йөрәгенә пычак кадалган бичара ирне алып килгәч, хирург Руслан Әрмәншин тиз генә җыенып, салкын канлылык белән эшкә кереште. Моңа ул институт елларында, беренче операцияләрне башкарганда ук өйрәнде. 

Ярый әле пычак кадалган ирне вакытында китереп җиткергәннәр. Канын күп югалткан, бәхеткә, пычак йөрәктән 1-2 сантиметр гына читкә эләккән.

Операция гадәттәгедән күпкә киеренкерәк барды. Пациентның аппарат аша ишетелгән йөрәк тибеше бер генә мизгелгә дә хирургның игътибарыннан ычкынмады. Гүя, икесенең йөрәге бергә тибә аларның. Барысы да тиешенчә бара кебек. Ләкин бер мизгелдә яралы йөрәк сыкранып куйды да, аннары сигналлар зәгыйфьләнде. Һәм йөрәк туктап калды... Операция ясаучыларга, әйтерсең, бер чиләк салкын, аннары бер чиләк кайнар су коендырдылар. Ә бит барысы да: “Әрмәншин тотынгач, исән кала!” дип, яшәүгә өмет баглаганнар иде. Әллә хирургка шул сүзләр, кешеләрнең ихлас ышанычы тәвәккәллек бирде, әллә ниндидер эчке бер көч аңа газраилгә каршы ташланырга боерды. Ул тиз арада күкрәк читлеген ачып, инде сүнеп барган гомерне, туктаган сәгать кебек йөрәкне үз кулына алды. Чөнки хирург белә: йөрәккә турыдан-туры массаж — соңгы чара.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»