09.04.2014 - Дөнья бу...

Могҗизамы? Сәләтме?

Күрәзәлек һәм экстрасенслык ярдәмендә кешеләрне   дәвалау алымнары бик күп сораулар тудыра. Аларга җавапны дәвалаучы үзе дә белмәскә мөмкин. Бу — кешенең мөмкинлекләре чиксез булуы турында сөйли.

...Унынчы сыйныфта укыганда мәктәпкә авыруларны гипноз белән дәвалаучы табиб килгән иде. Мәктәпнең зур залына тугызынчы һәм унынчы сыйныф укучылары җыелды. Ә бу  хезмәткәрләр белән ике йөзләп кеше дигән сүз.

Лекция барышында табиб бөтен залга ике кул бармакларын чалыштырып, күзләрне йомып иркенләп утырырга кушты. Бераздан күзләрне ачарга һәм кулны кулдан алырга кирәк иде. Табиб бармакларын аера алмау­чылар белән кызыксынды.  Гаҗәпкә, шундый унлап укучы табылды. Алар ничек кенә тарткаласа да, бармаклары, җилем белән ябыштырылганмыни, аерылмады. Табиб аңла­ту­ынча, моның сәбәбе — организмның көчсез­леге,  гипнозга нык бирелүчәнлек. Чыннан да, бу укучылар арасында сәламәтлеге белән мактанырлыклары юк иде. Табиб аларны сәхнәгә чакырды һәм берничә тәҗрибә үткәрде. Алар табибның һәр сүзенә буйсынып, ул нәрсә куша, шуны эшләргә кереште: биемәгәннәре — биеде, җырламаганнары — җырлады, горизонталь килеш һавада эленеп тордылар. Шуңа да сәламәтлеге какшаган кешеләр гипноз белән дәвалауны яхшырак кичерәдер. Димәк, авыру организм  традицион булмаган дәвалау алымнарына тизрәк бирешә.

Без күбесенчә традицион медицина турында язабыз. Әмма редакциягә халык медицинасы белән дәвалаучыларга рәхмәт белдереп язылган хатлар да күп килә. Шуларның берничәсен гәзит укучыларга тәкъдим итәбез.

“2002 елда мәктәпне тәмамлаганда мин бик нык ябыга башладым. Чыгарылыш имтиханнарын балалар дәваханәсендә тапшырдым. Анда өч ай дәвалансам да, файдасы булмады. Шуңа өлкәннәр дәваханәсенә күчерделәр. Биредә реанимациядә комада ятканмын. Ә әни шәһәр буйлап ярдәм эзләгән, мәчеткә барган. Бер шәфкать туташы халык табибы Рәфыйк Миңнекәевны табарга тәкъдим иткән.

Әни аның сеансларына йөреп, миңа ярдәм сораган. Бу табиб ерактан торып та ярдәм итә ала икән. Мин реанимация бүлмәсендә һушыма килдем. Башта — зондтан, аннары кашыктан ашаттылар. Шушындый авыр хәлдә булып, Рәфыйк абый ярдәме белән савыктым. 

Арытаба югары белем алдым, хәзер инде чит илдә яшим. Табибка рәхмәтләр әйтеп, аның алдында баш иям”.  

Әлфия Кадыйрова.

 Лениногорск шәһәре. 

“Яман шештән, ирләр чиреннән, йөрәк, ашказаны авыруларыннан бик күп еллар интегәм. Грециядә, Мәскәүдә дәваландым. Тик чирләр катлауланды. Көннәр санаулы калып бара дигәндә, 2008 елның октябрендә  халык табибы Рәфыйк Миңнекәев белән очрашу насыйп булды. Аны чакырганда дәваханәдә хәрәкәтсез ята идем. Табиб махсус минем өчен Мәскәүгә килде. Аның белән өч сәгать сөйләшкәннән соң хәлем җиңеләйде. Мин Казанга барып дәваландым. Шуннан соң каты авыртынуларым бетте, яшәүгә өмет уянды. Халык табибының уй белән дәвалавы химиятерапиягә караганда җиңелрәк булды. Кәҗә сөтенең структурасын үзгәртеп, аны дару урынына куллану да нык ярдәм итә”.

 Костас Михайлидис.

Афина — Казан.

“Суга батучы саламга ябыша, диләр. Балага уза алмагач, ирем белән Рәфыйк абыйның сеансларына йөри башладык. Залдагы микрофонга чират күп булу сәбәпле, ни өчен балабыз булмавы турындагы сорауны кәгазьгә язып җибәрдек. Рәфыйк абыйның, дүрт айдан балага узачаксыз, дигән сүзләренә ышанып та бетмичә, өч сеанс утырдык. Шуннан соң  бер-бер артлы ике малай алып кайттык. Дөрес, икенчесе кыз булсын дип теләгән идем. Өченчегә кыз булды. Могҗизамы бу? Башка танышларыма да шушы табибны киңәш иттем. Барысы да теләгенә иреште.

Мине кеше ышанмаслык сүзләр язган, диючеләр дә булыр. Ләкин бу олы йөрәкле һәм мәрхәмәтле кешенең егерме дүрт еллык хезмәтенә олы хөрмәт белән карыйм”. 

Миләүшә Маликова.

Әлеге фикерләрдән соң гәзит укучының табибның үзе турында беләсе килер. Рәфыйк Миңнекәев 1955 елда Татарстанның Кукмара районы Вахит авылында ишле гаиләдә туган. Күрше Янил урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, байтак   еллар урманчы булып эшли, икмәк заводы директоры вазыйфасын башкара. Биолог булырга җыенгач, апасы Рәйсә традицион булмаган дәвалау алымнары белән шөгыльләнүче бер танышы турында сөйләгән. Рәфыйк кызыксына, аның укуларына йөри һәм үзендә дә сәләт барлыгын сизә. Шуннан соң Мәскәүдә белемен камилләштерә. Анда танылган шәхесләр белән очраша. Алар йогынтысында  үзе дә кешеләрне дәваларга керешә. Миңнекәевны Мәскәүдә эшкә калырга чакыралар, тик ул туган ягына кайтып китә. “Мәдәни җомга” гәзитенә биргән интервьюсында Рәфыйк Миңнекәевның соңыннан Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә эшләве турында языла. Казахстанда, Украинада, Төркиядә, Польшада, Ав­стралиядә, Сингапурда, Һиндстанда, Малай­зиядә һәм башка илләрдә дәвалау сеанслары үткәреп, шактый тәҗрибә туплый ул.

Умыртка баганасындагы бүсерне, кабырга сынуны һәм сколиозны бер сеанста да дәвалап була, дигән фикердә ул. Ә менә авыру катлауланган очракта унбиш-егермеләп сеанс таләп ителә. Табиб бик күп чирләрдән дәвалый.  Традицион алымнардан аермалы буларак, Миңнекәевның  сеанслары,   ке­шенең рухи халәтен дәвалаудан башлана. Шуннан соң гына  авыру  органнарны савыктыруга күчә. Ул акыл көче, уй белән дәвалый. Кешенең сәламәт тормышына комачаулаучы барлык нәрсәләрне дә “энә күзе”ннән үткәрә. Чирле кешене гомер буе җыелып килгән начар уйдан, гадәт-йогынтылардан азат итү җиңел түгел. Ә рухы сәламәтләнгән кеше сеанслар вакытында үзе дә табибка ярдәм итә.

Халык табибы Рәфыйк Миңнекәевның Казанда дәвалау үзәге бар. Анда ерактан килүчеләр өчен шартлар тудырылган. Сеанслар вакытында зал тулы халык җыела. Алар арасында үзенә килешле дәва табучылар да бихисап. 

Рәзилә Вәлиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»