08.04.2014 - Дөнья бу...

Ачылмаган җинаятьләр сере

Бу ил Башкортстаннан шактый еракта урнашса да, Малайзиянең “Боинг-777” самолеты югалу һәркемдә зур кызыксыну тудырды. Эзләүгә күп көчләр җәлеп ителгән, әмма бер айга якын вакыт үтсә дә, аның нәтиҗәләре һаман юк. Моңа өстәп, авиаһәлакәт турында фаразлар ишәя бара, ул бүген серләр йомгагына әверелде. Кем белә, кайчан да булса бу йомгак чишелеп, дөреслек ачылыр, гаделлек тантана итәр. Шул ук вакытта, моңа ышаныч та аз, чөнки моның ише вакыйгаларның күпләр өчен ачылмаган сер булып калуына шаһитбыз.

Түбәндә китереләчәк фактлар­ның күктәге һәлакәтләргә бернинди дә катнашы юк кебек. Әмма бер уртаклык бар – ул кеше язмышлары. “Боинг-777”дәге 227 пассажир һәм 12 экипаж әгъзасының хәзерге вакытта исән булуы шикле. Өзелгән гомерләр өчен кем җавап тотачак? Әлеге сорау исемнәре түбәндә искә алыначак күпләр өчен дә ачык кала.

Серле үтерешләр тарихта бихисап. Бу очракта борынгы чорлардан Рим императоры Юлий Цезарь һәлакәтен искә төшерү дә җитә. Әйткәндәй, аның анык кына кем кулыннан үлүе турында бәхәсләр бүген дә дәвам итә.

Русиянең яңа тарихында серле үтерешләрнең берсе булып Александр Мень фаҗигасе тора. Билгеле дин әһеле 1990 елның 9 сентябрендә Мәскәүдә исемнәре әлегә кадәр ачыкланмаган җи­наять­челәр  тарафыннан үтерел­де.

1993 елның беренче августында террорчылык акты нәтиҗәсендә илебез башкаласында 53 яшьлек дәүләт эшлеклесе Виктор Поляничко һәм аның янында булган янә ике кеше үтерелә, биш хәрби хез­мәткәр яралана. Бу җи­наятьне оештыручылар һаман да ачыкланмаган.

 Үткән гасырның 90нчы еллары җинаятьчел төркемнәр арасындагы тарткалашлар белән киң билгеле. Мондый каршы торулар нәтиҗәсендә дә Мәскәүдә Амиран Квантришвили, Федя Бешеный кебек криминаль авторитетлар, Балашиха җинаятьчел төркеме башлыгы, “Фрол” кушаматлы Сергей Фролов үтерелә. АКШка күченеп киткән элекке боксчы, 44 яшьлек  Олег Коротаев үлемен Нью-Йоркта таба. Бизнеста закон белән дус булмаган бу кеше­ләрне янә шул берләштерә — аларның гомерләрен өзгән җинаятьчеләр һаман ачыкланмаган.

1994 елның 17 октябрендә “Московский комсомолец” гәзите редакциясендәге шартлау нәти­җәсендә хәрби хәбәрче Дмитрий Холодовның гомере өзелә.

1995 елның 1 мартында яшәгән йорт подъезды алдында ОРТның  генеральный директоры Владислав Листьев атып үтерелә.

1998 елның икенче июленнән өченә каршы төндә Мәскәү өлкәсенең Клоково авылында шәхси йортында икенче чакырылыш Русия Дәүләт думасы депутаты, генерал-лейтенант Лев Рохлин үтерелә. Тәүдә җинаятьтә аның хатыны гаеп­ләнә, әмма тикшерү барышында аңардан  гаепләүләр алына. Генералны үтерүче ачыкланмаган.

2002 елда Тверь өлкәсендә билгеле җырчы Михаил Круг (Воробьев) якты дөнья белән хушлаша. Урыс шансоны популяр башкаручысын үтерүчеләр билгеле түгел.

Кемнәрдер, бәлки, хәтерли­дер: 2002 елның апрелендә матбугат чаралары Красноярскида 9-12 яшьлек биш малайның югалуы турында хәбәр иткән иде. Аларның яндырылган мәетләрен шәһәр коллекторында табалар. Җинаятьтә шикле кешеләр ачыкланмаган.

Җәмгыятьтә киң яңгыраш алган соңгы үтерешләрдән янә берсе — билгеле киноактер Андрей Па­нинның үлеме. Аның мәете үткән елның 7 мартында фатирында табыла. Тәүге фаразлар буенча, артистның  үлеме бәхетсез очрак нәти-җәсендә булган, имеш. Әмма мәеткә экспертиза үткәргәндә актер тәненә гаҗәеп күп яра ясалуы ачыклана. Белгечләр әй­түенчә, егылып яисә нәрсәгәдер бәрелеп кенә мондый  җәрә­хәтләр алу мөмкин түгел.

Ачылмаган үтерү очракла­рының исемлеген янә дәвам итәргә мөмкин, әлбәттә. Матбугаттагы мәгълүматлардан күре­нүенчә, Русиядә соңгы бишьеллыкта ел саен тикшерелгән уртача 90 мең үлем очрагында гаеплеләр ачыкланмыйча кала. Ә бит полиция дә, башка тикшерү органнары да йөклә­телгән бурычларны үти кебек. Җинаятьчелеккә каршы хәзер заманча технологияләр дә кулланыла башлады, әмма кеше гомерен өзүчеләрнең күпчелеге иректә йөри. Ачылмаган җи­наятьләр тормышыбызга шул­кадәр үтеп керде, шуңа җәм­гыятьнең дә акрынлап  җина­ятьчелгә әйләнә баруы гаҗәп түгел. Бу хакта җинаятьчел серләр йомгагы да искәртә.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»