05.04.2014 - Дөнья бу...

Урау юллар кыска була

“Кызыл таң”ны даими укучы­быз, заманында Бакалы районы икътисадчысы, аннары республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып эшләгән Мәснәви Әхмәдуллин эчке бер дулкынлану белән редакциягә хәбәр итте:

— Алтмышынчы-җитме­шенче елларда партиянең Бакалы район комитетының беренче секретаре булып эш­ләгән Мәсгуть Шакирҗанов­ның тууына 90 ел тулды. Вафатына кырык ел үтеп киткән. Туган көнендә Бакалы аның замандашларын, якташларын һәм балаларын җыйды. Район һәм республика тарихында тирән эз калдырган, чын мәгънәсендә халык ихтирамын яулаган яугирне һәм кешеләр бәхете өчен җан аткан җитәк­чене әле дә онытмыйлар. Бакалыда бер урам аның исемен йөртә. Хәтер кичәсенә җые­лучылар мәр­хүмнең каберенә тере чәчкәләр салды... — диде ул.

Редакция ул чорда Мәсгуть Шакирҗан улы белән якыннан аралашкан журналист Равил Карамовның истәлеген укучыларга тәкъдим итә.

Гәрчә Мәсгуть Шакирҗа­новны, партиянең Бакалы район комитетының беренче секретарен, ишетеп һәм республика матбугаты аша байтак еллар белеп йөрсәм дә, аның белән ныклап беренче “танышу”, ни гаҗәп, шактый еракта — Белоруссиянең Гродно өлкә­сендә булды. Бер төркем иптәшләр белән мин дә бу өлкәнең авыл хуҗалы­гындагы Бөтенсоюз күләмендә хупланган алдынгы тәҗрибә­сен өйрәнергә барган идем. Безне бик җылы каршы алдылар. Моңа, сүз дә юк, партия өлкә комитетының икенче секретаре  (аграр мәсьәләләр буенча) Николай Васильевич Востри­ковның Бакалы һәм Шаран якларыннан булуы сәбәп булгандыр. Якташларыдай якын күреп кабул  итте ул безне. Алай гына да түгел, Зыя Нуриевлы Башкортстаннан килүебезгә бераз гаҗәпләнде­ләр дә: зур республика, һәр өлкәдәге казанышлары Гродноныкы белән  чагыштырырлыкмыни, янәсе.

— Мәсгуть Шакирҗановны гына алыйк. Бакалыны бит ул кыска гына вакыт эчендә  тәҗрибә мәктәбенә әверелдер­де. Сирәк-саяк туган ягыма кайтканымда аңардан игенчелек, авылларда социаль һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча олы бер курс үтәм. Шаран җитәкчесе Дмитрий Бачурин бәхетле, әлбәттә, укытучысы Шакирҗанов күршедә генә, — дип сөйләде ул. — Ә менә соңгы вакытта Бакалы, бәрәңге үстерүгә зур әһәмият биреп, югары уңышларга ирешә икән, монда безнең тәҗрибә  ярдәм итми калмагандыр. Ни дисәң дә, белорусларның “икенче икмәк осталары” дигән даны бар.

Безнең халыкта, өеңдәге хәлне күршеңнән сора, дигән бик тә тапкыр әйтем бар. Бакалы турында аның җитәкчесе Шакирҗанов хакында меңнәр­чә чакрым ераклыктагы “күршедән” шундый мәгълүмат ишет әле!

Гроднодан кайткач, анда алган тәэссоратлар суынмас борын, Бакалыга командировка алуым табигый иде, әлбәттә. Районда урып-җыю эшләре тәмамланып килгән чак. Беренче секретарь, өстәл тирәли йөренә-йөренә, телефон аша кызу-кызу сөйләшә иде. Телефон трубкасын сул кулына күчереп, уң кулы белән миңа утырырга урын күрсәтте. Ә үзе кат-кат: ”Үтенеп сорыйм. Үземне путевкасыз калдырсагыз да бер сүзем булмас, әмма комбайнчыны мәхрүм итмик. Мин бит аңа вәгъдә иттем. Ә вәгъдә — иман. Тыңлагызчы сүземне!” — дип, бер сүзне сөйли дә сөйли. Ниһаять, уңай җавап алды кебек: “Менә рәхмәт! Уңыш бәйрәменә рәхим итегез!”

Каршыма килеп, күрешергә кулын сузды һәм әйтә салды:

— Сезне гәзиттәге материалларыгыз аша укып беләм. Шул Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш җиренә тозлы су сип­кәннәрдер инде. Алардан чыкмыйсыз да. Бакалыга юл төшермәвегезгә бер тәнкыйть.

— Районыгыз юлын таптаучылар болай да җитәрлек, Мәсгуть Шакирҗанович. Башлап сезгә килүемнең бер сәбәбе дә бар: Белоруссиядән кайнар сәлам алып кайттым...

Мин әйтергә теләгәнемне әйтеп тә бетерә алмадым, Шакирҗанов: “Николай Васильевич Востриковтан сезгә сәлам. Кичә бик озак итеп телефон аша сөйләштек. Сезнең Гродно өлкәсендә командировкада булганыгыз өчен сөендем. Барлык үзәк гәзитләр  алар тәҗ­рибәсе турында яза бит. Без укып кына беләбез, ә сез күреп кайткансыз. Күргән кешенең язмаларын укырга да өмет­ләнәбез”, — дип, мине гаҗәпкә калдырды.

— Ә телефон аша әле генә нинди путевка турында сүз алып бардыгыз?

— Ашлык суктыру буенча иң зур рекорд куючыны шифаханә-курортка путевка белән бүләкләү каралган иде. Ел башында ук бирелгән заказны киләсе елның гыйнварына калдырганнар, ничек җаның әрнемәсен?! Миңа ул алдынгы комбайнчының авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәменә  сихәтләнеп кайтып җитүе кыйммәт, аны тиешенчә хөрмәтлисе бар бит, — дип җаваплады беренче секретарь.

Мин, районга килүемнең максатын аңлатып, эшне бүген төгәлләргә теләвемне белдердем.

— Ничек инде беренче тапкыр  кил дә, көнендә кит ди?! Минемчә, бик җитди түгел. Гафу итегез, нәрсәдер язарга теләсәгез, үзегез шулай дидегез, районны тәүдә аркылы һәм буй йөреп чыгу кирәктер ул. Экскурсия сыйфатында. Тарихыбыз бай, геройларыбыз да бар, әдәбият һәм сәнгать әһелләребез арасында рес­публиканың йөзек кашына торырлыкларын беләсездер. Төньяк-көнбатыш төбәгенә килгәндә, Зыя Нуриевич та Бакалыда кунып кала, — дип тезә башлады.

Үзем уйлыйм: ат — кеш­нәшеп, кеше сөйләшеп таныша, диюләре шушыдыр инде. Кыска гына сөйләшү барышында да Мәсгуть Шакир­җанов үзе эшләгән районның патриоты, аның кешеләренә гашыйк булуын күрсәтте, ышандыру көченә гаять дәрәҗәдә ия...

Вакыт үтә торды. Шакир­җанов белән Уфада республика киңәшмәләрендә һәм җыелышларында очрашыр идек. Хәл-әхвәлләребезне сорашырга һәм районга чакырырга онытмый. Сәбәпләре дә чыгып тора: елга аша күпер төзелеп бетеп килә — тантаналы ачу көтелә; Бакалы белән колхоз һәм совхоз үзәкләрен такыр юллар белән  тоташтыру тәмамлана; чираттагы мәдә­ният йортын ачу тантанасы якынлаша; быел да Евдокия бәйрәме үтәчәк — рәхим  итегез һәм башкалар. Евдокия Федотовна Кириллова – кош караучы,  бу һөнәр буенча республикада беренче Социалистик Хезмәт Герое. Районда аның белән хаклы рәвештә горурланалар һәм яшьләрне актив тормышка җәлеп итүдә, тәрбия эшендә аның үрнәген үзәккә куялар иде.

Гомумән, кешеләр белән эшләү, һөнәр осталары үстерү, производство технологлары һәм командирлары тәрбия­ләүгә Мәсгуть Шакирҗанов район белән җитәкчелек иткән 10 елда гаять зур оештыру чаралары күрелде.

...Ул Югары Яркәй авылында туган. Урта мәктәп тәмам­лагач, уку отличнигын Кадер мәк­тәбенә укытучы итеп җибәрә­ләр, бераздан директор итеп куялар. 1942 елда унсигез яше тулган Мәсгутьне Кызыл Армиягә алалар. Бөек Ватан сугышындагы алышларның берсендә каты яралана һәм, госпитальдә хәл алганнан соң, 1944 елда туган ягына кайтарып җибәрелә.

Биредә, ягъни тылда, яра­лануыңа, аксак-туксак­лыгыңа карап тормыйлар, булдыра алганча, кулдан килгәнчә эшкә тотын. Сугышка кадәр бераз укыту тәҗрибәсе булган хәрби киемдәге Мәсгутьне янә мәк­тәпкә тәгаенлиләр. Күп тә үтмәстән, егетне партия райкомына инструктор итеп алалар. Ни дисәң дә, армиядә сәяси әзерлек дәресләре үткән, дөньяның агышын ут яланында аңлап кайткан, оратор осталыгы да сизелеп тора. Халык аны мөкиббән китеп тыңлый, сораулар бирәләр. “Миңа ышаныгыз: сугыш безнең җиңү белән тәмам­ланачак. Гаскәрлә­ребезнең рухы көчле, коралыбыз җи­тәрлек” дигәненә ничек ышан­мыйсың — яу кырыннан исән-имин кайткан яугир әйтә бит!

1945 елның мае Җиңү китерә. Нибары егерме бер яшь кенә тулган Мәсгуть югары уку йортында уку турындагы хыялын райкомның беренче секретаре Габдулла Әхмәтов белән уртаклашмакчы була. Ә анысы, тапкансың сөйләр сүз, дигәндәй, кырт кисә:

— Синнән бу кадәресен көтмәгән идем, Мәсгуть Шакир­җанович. Синдә — уку кайгысы, ә мин монда сине гамәли эштә укыту турында күпме баш ватам. Яшьрәксең, әлбәттә, әмма партия уставы яшен-картын аермый бит. Кичә бюро әгъ­залары белән тулы аң­лашуга һәм килешүгә ирештек. Өч көннән райком пленумы. Менә шунда сине райком секретаре итеп сайлау мәсьәләсен көн тәртибенә куябыз. Ишетәсеңме, сүз синең турыда бара?

— Ишетәм лә ул...

Еллар үткәч, әйтерләр: Шакирҗанов Илеш районы тарихында иң яшь секретарь була.

Шуны уйлыйм: Илештән соң Шакирҗанов Бишбүләк рай­комының икенче секретаре, аннары Кыйгы райкомының беренче секретаре һәм Салават район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләячәк. Күпме яңа танышлар! Бихисап кешеләр язмышында якыннан торып катнашу! Бер районнан икенчесенә күченгәндә рәх­мәтле кешеләр­дән Шакир­җановка кайнар сәламнәр юлланыр, үзе дә җавапсыз калмас иде. Чөнки Илеш тәрбиясе алган Шакир­җанов, кайда гына эшләмәсен, халыкның олы ихтирамы белән файдалана. Ә ул районнардагы дәваханә­ләрдә авыруларның олы абруен казанган Анастасия Яковлевнаны — җитәк­ченең кешелекле һәм кечелекле җәмә­гатен, шәфкать туташын бик озак сагынып йөдәрләр иде.

Үзенә 40 яшь тулганда, 1964 елның март аенда, Мәсгуть Шакирҗановны урыныннан янә кузгаттылар. Илешкә ызандаш Бакалы районына. Бу вакытта Бакалының Шаран районы белән бер­ләшеп көн күргән чагы иде. Төрле районда эшләп, ул яклардагы кешеләрнең холык-фигылен өйрәнү Бакалы өчен бик тә кирәк булачак әле. Күрше Илеш районында тернәкләнгән, рес­публиканың төрле почмагында, урау юллар үтә-үтә, җитәкче вазыйфалар мәктәбе кичкән Шакирҗановны ике куллап дигәндәй каршы алдылар. Игенчелекне һәм терлекчелекне үстерүнең киң мөм­кин­лекләрен халык белә, аңлый, шулай булуга карамастан, район ни күтәрелми, ни төшми торган томанны хәтерләтә. Җитәкчелек итү стиле заман таләпләренә җавап бирми — монысы бәхәссез, комга утырган көймәне кузгатучы күптән көтелә иде. Мәсгуть Шакир­җанов нәкъ шундый җитәкче булды. Ул үзе артыннан теге яки бу районнан кадрлар алып килмәде, урындагы кешеләрне йокыдан уяту бурычын куйды. Ул вакытта әле район җитәкчеләре командасы турында сүз ачыктан-ачык йөрми иде. Шакир­җанов исә: “Район мәнфә­гатьләрен беренче урынга куясың икән, минем командага кер!” — дип чакырудан чирканмады.

Шунысы: республика районнарында колхозлар, нигездә, акчалата түләүгә күчеп бет­кәндә Шакирҗанов бу эшне Бакалыда көн тәртибенә куйды гына әле. Гарантияле акчалата түләү, премияле система кертү ике ел эчендә хәл ителде. Ашлыклата, яшь маллар белән бәхилләү, колхозчыны матди кызыксындыру яңа эчтәлек алды. Нәтиҗәдә, басу һәм ферма күрсәткечләре күзгә күренеп үсте, район мактаулы күрше­ләренең үкчәсенә ышанычлы рәвештә басты. Мәсгуть Шакирҗановның исеме Әхмәт Әминев, Шәриф Сөләйманов, Тәлгать Рахманов рәтеннән урын ала башлады. Ул Башкортстан депутаты да, Русиянеке дә булып сайланды. Орден һәм медальләр дә тагылды. Бу җәһәттән хезмәт алдынгылары да онытылмады.

Район бал кортлары күче гөжләвен хәтерләтә иде. Юллар, ындыр табаклары, машина-трактор парклары, малчылык комплекслары, кирпеч, асфальт-бетон заводлары кичә хыялда да булмаган, ә хәзер алар район халкына хезмәт итә. Кыска гына вакыт эчендә производство технологлары һәм командирлары үсеп чыкты.

Бермәлне республикага Бакалыдан күп кенә эш осталарын чүпли башладылар. “Мин бит аларны Бакалы патриоты булыр өчен үстердем”, — дип, ул кадрлар белән шөгыль­ләнүче партия өлкә коми­тетының оештыру бүлеге мөдире Г. П. Федотовка зарланды:

— Геннадий Петрович, мине ике кулсыз калдырасыз бит, кайчагында сорап-нитеп тә тормыйча, менә дигән кадрларыбызны урлыйсыз түгелме соң?

— Мәсгуть Шакирҗанович, алдынгы район шундый югалтуга дучар ителә инде. Гомер бакый шулай. Сез — район турында, ә без республиканың киләчәге турында кайгыртабыз. Тиражга чыккан кадрлардан котылабыз, яңа шартларда тартырдайларын сезләрдән чүплибез. Менә син үзең район оешмаларына эшлекле кадрларны каян аласың? Әлеге дә баягы алдынгы хуҗалык­лардан. Шулаймы? — дип җаваплый тыныч кына обком түрәсе.

— Гафу итегез. Димәк, миңа тагын да яшьрәкләргә мөрә­җәгать итәргә туры килә. Ярар, сезгә дә өлеш чыгар.

— Аңлавыгыз өчен рәхмәт!

Дөрестән дә, Бакалы районы башкалага һәм республика районнарына әзерлекле кадрлар биреп торудан туктамады, ә районның үзендә менә дигән белгечләр һәм җитәк­челәр үсүе дәвам итте. Һәм аларның барысы да Шакир­җанов дигән укытучының сәләтләре ачылган үрнәкле укучылары булулары белән горурланыр иде.

Күптән түгел Бакалыда үткән хәтер кичәсендә Мәсгуть Шакирҗановның тормыш һәм хезмәт юлына зур байкау ясалды. Ул үстергән, олы юлга чыгарган бик күпләр, язгы сыерчыклардай, канат чыгарган төбәгенә җыелган иде.

Бакалыда ун ел. Бакалыда нибары 50 яшен тутырды. Яшисе дә яшьнисе әле. Һәм менә ул Уфага, авыл хуҗа­лыгы алдынгылары киңәшмә­сенә барырга җыена. Сирәк кенә кия торган орден һәм медальләре тагылган пиджагын иңбашына салуы була... Идәнгә егылып төшкәндә фәкать шуны әйтә: комбайнчыга... путевка...

Мәрхүмне соңгы юлга озату матәм митингында чыгыш ясап, КПСС өлкә комитеты секретаре Таһир Ахунҗанов Башкорт­станның халык шагыйре Мостай Кәримнең шигырь юлларын үз сүзләре белән күз яшьләре катыш әйтте:

— Бәйгеләрдә чапкан ат кебек, беренчеләрдән булып финишка килеп җиткәч, аның йөрәге туктады...

Бу ике яшьтәш, ике шәхес, безләрне әле булса берчә сокландырып, берчә моңланды­рып, күңел түрендә мәңгелеккә урын алып яши бирә. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын, заман аксакаллары!

Равил Карамов.

Фото: Трибунада — Мәсгуть Шакирҗанов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»