03.04.2014 - Дөнья бу...

Әл дә белми яшәгәнмен!

Гомере эш белән гаилә арасында йөгереп узган хатын-кыз, җитди сәбәпләр булмаса, табибка мөрәҗәгать итеп тә тормый. Кемдер чиратта утырырга вакытын кызгана, кемдер табиблар булмаган чирне дә таба дип курка. Бүген Уфада яшәүче Рәсимә Бәдертдинова да 56 яшендә беренче тапкыр УЗИ үтәргә бара. Табиб, озаклап караганнан соң, сул як бөерендә таш барлыгын әйтә. Ә менә уң бөерен таба алмый. Дәваханәдә ике көн тикшерәләр һәм туганнан бирле аның бер бөер белән яшәве ачыклана. Ике балага гомер бүләк иткән, хаклы ялга чыкканчы авыр хезмәттә тир түккән хатынга бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә.

Тәтешле районының Түбән Кодаш авылында моннан нәкъ алтмыш ел элек Бәдертдиновлар бүрәнәдән йорт күтәрәләр. Әлмөхәммәт абый, Гарифәсе дүртенче сабыен тудырганчы яңа өй әзер булсын дип, иртә таңнан караңгы төнгә кадәр кулыннан балтасын төшер­ми. Башын да күтәрми эшләгән иренең өзлегүеннән курыккан Гарифә, аңа ярдәмләшергә тырышып, бүрәнәләр күтәрешә. Ана кеше тешен кысып түзә, ә менә йөрәк астында типкән кечкенә җан авырлыкка тиз бирешә, вакытыннан алда, җиде айдан дөньяга килә. Хәлсез сабый өч көн үлем белән көрәшә. Моңа кадәр күп кайгылар кичергән, ике баласын югалткан ана нарасыен саклап калу өчен барлык көчен түгә, белгән догаларын укый.

Өч яшеннән ятим калып, үги ана кулында үскән Гарифәнең ачы язмышы балачактан башлана. Яшьли кияүгә бирүләре дә тормыш авырлыкларын җиңеләйтми. Ирен сугышка озатканда бер баласына авырлы, икенчесе кулында кала. Кызганыч, әтиләре сугышта ятып калган бу ике малайның да гомере бик кыска була. Берсе — җиде, икенчесе уналты яшендә фаҗигале рәвештә гомерләре өзелә.

Сугыштан соңгы елларда ятимлек ачысын тоеп яшәүче Гарифә белән Әлмөхәммәт, бер-берсенә терәк, таяныч булуларын аңлап, гаилә корып җибәрәләр. Тату, бердәм гаиләдә бер-бер артлы алты бала туа. Флүрә, Фәгыйлә, Тимерҗаннан соң, дүртенче булып Рәсимә дөньяга килә. Җиде айлык кына булып туган сабый якыннарының җылысын тойгангамы, теләкләре кабул буламы, бераздан тернәкләнеп китә. Берничә елдан сеңлесе Руфинәне, энесе Флүрне биетерлек теремек кыз булып үсеп җитә ул. Апаларыннан эшкә өйрәнеп үскән Рәсимәнең уңганлыгына мәктәп елларында ук күпләр соклана. Әти-әниләре көнозын эштә булгангамы, пешеренү эшләрен бик теләп, оста башкара торган була. Шуңа да мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак һөнәрчелек училищесына юл тота. Пешекче һөнәре алганнан соң, Рәсимәне өч елга Ишембайга эшкә җибәрәләр. Авыл кызы җае туры килгән саен туган ягына юллана. Анда әти-әнисе, яшьтәшләре, ахирәтләре көтә аны. Шулай бер кайтуында клубка чыккач, күрше авыл егетенең кайнар карашын сизә Рәсимә. Сизгер йөрәге алдамый кызны, ул көнне Фрид озата килә. Һәм егет белән кызның очрашып-күрешеп йөрүләре тоташ биш елга сузыла. Шунысы кызыклы, Рәсимәгә фамилиясен алыштырырга да туры килми, Бәдертдиновка кияүгә чыга. Яшьләр өйләнешеп, Нефтекамада яши башлый. Ләкин бу тукталыш озак  булмый, язмыш аларны ерак Себер якларына алып китә.

— Башта Фрид Сургутка китте, балта остасы булгач, аңа кайда да эш бар. Мин беренче улымны табарга Тәтешледә калдым. Бер елдан Ноябрьск шәһәрендә яши башладык. Башта җиде ел мәктәптә пешекче булып эшләдем. Мең ярым балага ашарга әзерлибез. Көн дә 50-70 килограммлы ­капчыкларны, 30-50 килограмм авырлыктагы мичкәләрне күтәрергә туры килә иде. Авырып торырга вакыт та булмады, — дип искә төшерә ул елларны Рәсимә Әлмөхәммәт кызы.

— Хәзер табиблар кан басымы югары булса да Кесарев кисүе ясыйлар. Ә сез авырлы вакытта тикшерү үткәрмәделәрмени?

— Икенче балам туу вакыты җиткәндә Ноябрьскта бала тудыру йортын яптылар. Ике яшьлек баланы ияртеп туган якка кайтып китәргә туры килде. Башта поезд белән Сургутка килдек, аннан самолетта Уфага очтык, Бәләбәйгә кадәр автобуста кайттык. Төн буе җәфаланып чыктым да, иртән бала тудыру йортына киттем. Монда килсәм, шул ук хәл, тиздән ябыла, диләр. Ярый икенче көнне тудырып өлгердем, — диде ул.

Рәсимә Әлмөхәммәт кызы хаклы ялга чыккач та тагын өч ел пешекче булып эшли әле. Хезмәт юлының соңгы елларында бораулаучыларны тукландыра.  “Иртәнге алтыдан торып, кемнең нинди ризык ашыйсы килә, шуны әзерләп бирә идек. Күпчелеге ир-атлар, өйдәгедән дә тәмлерәк пешерәсез, дип мактыйлар. Пилмәннәрне көн буе кул белән бөгеп утырабыз. Гомер эштә үтте. Дәваханәдә ятканны түгел, “больничный” алганны да хәтерләмим”, — ди әле дә аш-су остасы исемен горур йөртүче Рәсимә ханым. Туган якка бөтенләй күченеп кайтырга җыенып йөргәндә, аның аркасы авырта башлый. Һәм 56 яшендә ул беренче тапкыр УЗИ үтәргә бара. Табиб уң якта бөерең күренми дип тикшеренергә юллама биреп чыгаргач та әле, авыр эштән төшкәндер, дип үзен тынычландыра ул. Туганда ук бер генә бөерле булуын һәм гомер буе шулай яшәвен белгәч, шок була.

Алтмыш яшенә якынлашып килгәндә дә Рәсимә Әлмөхәммәт кызы шундый ук җитез, уңган, камыр ашларын иң оста пешерүче хуҗабикә булып кала. Хәзер инде ул сөекле ирен, балаларын, оныгын тәмле ашлар белән сыйлый. Җитмеш төрле һөнәр иясе буларак билгеле, ярдәмчел Фрид Риф улының һәрвакыт янәшәсендә булуы да күңел төшенкелегенә бирелмәскә көч бирә.    

Сабыр холыклы, түземле бу ханымның һәр якты көнгә шатланып, авырлыкларга бирешми, кайгыларда сынмый яши алуының сере дә аның  тулы канлы тормыш алып баруында һәм яхшы күңелле кеше булуындадыр, мөгаен.

Зөлфия Фәтхетдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»