02.04.2014 - Дөнья бу...

“Машина - баламның истәлеге”

Табиблар, елына 8 литрдан артык спиртлы эчемлек куллану кеше организмы өчен хәвефле, ди. Ә Русиядә бу күрсәткеч бер елга уртача 15-18 литрга барып җитә. Русиялеләрнең 90 проценты алкогольле эчемлекне даими куллана. Бездәге 100 кешенең 80ендә эчкечелекнең беренче стадиясе күзәтелсә дә, шуларның 2 проценты гына үзен авыру дип исәпли. Бу эчемлек Башкортстанда гына да күпме кешенең гомерен өзде, гаиләләрне таркатты, җинаять эшләүгә этәрде. 

Түбәндәге вакыйгаларга да аракы сәбәпче. Әмма монда сүз эчкече турында түгел, бары тик бер тапкыр “күңел ачу”ның да аяныч хәлләргә китерүе хакында.

Бер көнне Нәфисә апаның чит ил машинасыннан төшеп, кибеткә кереп китүен күрдем.  Ире Радик абый аны машинада көтеп калды. Озак та үтмәде, кулларына сумка тотып, урта яшьләрдәге ханым кире чыкты.

—  Машинагыз матур, игелекле булсын, — дидем, аларның ялтырап торган машиналарын күздән үткәреп. Гаиләнең шатлыгын уртаклашырга теләгән идем, җавап мин көткәнчә булмады.

—  Игелекле булсын инде, улыбызның истәлеге ул, — диде Нәфисә апа, күзләрен яшерергә тырышып.

Нәфисә апа белән Радик абый ике улларын җил-яңгыр тидерми тәрбияләде. Малайларның яшь аермасы зур түгел иде, шуңа да алар кечкенәдән бергә уйнап үсте, тату булдылар. Бер-бер артлы мәктәп тәмамлагач, икесе дә югары белем алды.

—  Өлкән улыбыз Алмаз фатир алырга уйлагач, каршы килмәдек. Очрашып йөргән кызы да бар иде, өйләнүен көттек. Үзе дә, туйга кадәр ипотекага фатир алсам, бурыч бераз кими башлар иде,  дип кабатлады. Шундый уй-ниятләр белән янып йөргән балага без дә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә ашыктык. Җитмәгән акчаны бурычка табып бирдек, — ди Нәфисә апа.

Ата-ана һәрвакыт улларының дус булып, бер-берсенә ярдәм итеп  яшәүләрен теләде. Мондый бүләктән соң кече уллары Айрат абыйсыннан көнләшмәсме, дигән уй да башларына керә аларның. Шуңа да Алмазга  акча белән ярдәм иткәч, кече уллары Айрат өйләнүгә үзләренең  өч бүлмәле фатирларын ике һәм бер бүлмәлегә алышырга карар итәләр. 

Берничә айдан Алмаз үз фатирына күченә. Ике бертуган бергәләшеп фатирга ремонт ясый, өй җиһазлары сайлый. Кыска гына вакыт эчендә фатир яктырып, матурланып китә. Төзекләндерү эшләре тәмамланган көнне туганнар кичке табын артында фатирны “юарга” була.

—  Төн уртасы җитсә дә, күземә йокы кермәде. Айратның һаман да кайтмаганы өчен җаныма тынгылык таба алмадым. Үземне, абыйсы янында кунып калгандыр, дип юатырга тырыштым, — дип искә ала Нәфисә апа ул коточкыч төнне.

Сәгать уклары төнге икене күр­сәткәндә фатир эчен яңгыратып телефон шалтырый. Нәфисә апага Айратның Алмазны пычак белән чәнчеп үтерүен полиция хезмәткәре хәбәр итә.

—  Айрат, абыйсы фатир алгач, чын күңелдән шатланган иде. Көнләшүдән җинаятькә баргандыр, дип уйламыйм.  Эчеп алгач, ике малай шаярып, көч сынашырга булган. Тора-бара бу уен сугышка әйләнеп киткән һәм Айрат кулларына пычак алган.

Нәфисә апаның сүзен Радик абый дәвам итте.

— Айратны шул көнне үк кулга алдылар. Ярый әле абыйсын җирләргә аны сакчылар белән җибәргәннәр иде. Юкса, бу көнне  Алмазның дуслары, туганнарыбыз аңа ташланырга гына торды, — ди Радик абый.

Суд барышында Айрат үз гаебен таный, үкенә, әмма җинаятьче  кылган эшләре өчен җавап бирергә тиеш. Айратны сигез елга иркеннән мәхрүм итәләр. Шулай итеп,  аракы Радик абый белән Нәфисә апаның бер улын җир куенына илтеп салса, икенчесен тимерчыбыклы коймалар артына яшерә.

—  Алмазны җирләп берничә атна үтүгә банктан ипотека өчен акча түләргә тиеш икәнебез турында хәбәр килде. Баксаң, ипотека өчен бурыч та мирас булып якын туганнарга күчә икән.  Алмаз фатир алганда без дә бурычка акча алган идек бит, бу хәбәрдән соң нишләргә дә белмәдек. Җитмәсә, шушы вакыйгалар Нәфи­сәнең сәламәтлеген дә какшатты, ул  йөрәк авыруы белән дәваханәгә эләкте, — ди Радик абый.

Өч бүлмәле фатирда берүзе калган ир бу көннәрне ничек үткәрүен күз алдына китерү кыен түгелдер. Аның мөлаем йөзенә шушы вакыйгалар  тирән җыерчыклар өстәгән иде.  Акча мәсьәләсен хәл итү дә Радик абый иңнәренә генә торып кала. Улы ипотека алган банкта үзенең хәлен ничек кенә аңлатырга тырышса да, аңа бурычны каплатуны йөклиләр. Ярый әле бер көнне Радик абый яңа фатирда документларга  тап була.

— Алмаз фатир сатып алганда үзенең гомерен страховкалаган булган.  Судка мөрәҗәгать итегез, сез, һичшиксез, җиңеп чыгачаксыз, — дип киңәш итә нотариус.

Берникадәр вакыттан соң банк, чыннан да,  гаиләгә зур гына күләмдә акча түләргә мәҗбүр була. Әмма бу гына гаиләгә элекке тормышны кайтара алмый шул.  Алмаз әти-әнисенең күңелендә генә яши бүген.

—  Гомере өзеләчәген сизен­гән­дер, күрәсең. “Фатир сатып ала алдым, үзем теләгән машинада йөри алмам инде” дип берничә тапкыр кабатлады Алмаз. Ә минем: “Ашыкма, бөтен нәрсә дә берьюлы булмый, вакыты җиткәч, анысын да алырсың,” дигән сүзләремә елмаеп кына куя иде, — дип искә ала улын Нәфисә апа.

Радик абый белән Нәфисә апа улларының соңгы теләген үтәгән — Алмаз теләгән машинаны сатып алган. Әмма, кызганычка каршы,  руль артында яшь, көчле, матур егет түгел, аның истәлеген саклаучы әти...

Гөлия Гәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»