09.01.2014 - Дөнья бу...

“Тел Римгә дә, мәгърибкә дә илтә”

Чит ил телләрен яхшы белүче кешеләр, гадәттә, шәһәрдә туып-үсә дигән фикер яши. Әмма моңа каршы бик күп дәлилләр китерергә булыр иде. Чөнки чит ил телләре укытучылары, тәрҗемәчеләр һәм дипломатлар арасында да авылдан чыккан кешеләр бихисап. Күпьеллык тәҗри­бәгә ия педагог, якташыбыз Светлана Әмир кызы да нәкъ шундыйлар исәбеннән.

Әтисе — Караидел, әнисе Балтач районнарыннан булган Светлана сабый чагыннан ук Башкортстанны аркылы-буй йөреп чыга. Моңа әтисе Әмир Усман улының агроном буларак төрле районнарга эшкә җибәрелүе сәбәпче була. Светлана Хәйбулла районында дөньяга килә. Мәктәпкә Караидел районында төшә. Ә өл­гергәнлек аттестатын Аскын районы мәктәбендә алып чыга. Менә шушындый күчмә тормыш алып барырга туры килә бу гаиләгә. Светлананың әнисе Дания Солтан кызы филолог буларак балаларында тел һәм әдәбиятка карата яхшы мөгамәлә тәрбияләргә тырыша, китап белән дуслаштыра.

 Төрле төбәкләрдә яшәп, төрле халык белән аралашып яшәүнең балаларга йогынтысы булмый калмый, әлбәттә. Аеруча тел мәсьәләсендә. Балалар туган телдән тыш урыс, башкорт телләрен яхшы үзләштереп өлгерә. Ә мәктәптә чит ил телен өйрәнәләр. Ул вакытта бездә күпчелек немец теленә өстенлек бирелә. Светланага чит ил теле җиңел бирелә. Шуңа күрә булачак һөнәре итеп чит ил теле белгечлеген сайлавы да бик табигый күренә.

— Караиделдә немец теленнән Иван Петрович Корнев укыткан иде. Сәләтле педагог укучыларында да үзенең һөнәренә карата ихтирам хисе уята алгандыр, — дип аңлатты үз чиратында бу адымын Светлана Әмир кызы.

Әмма әни кешенең күңеле сизгер. Ул баласын киләчәктә ниләр көтәсен алдан тойгандыр, күрәсең. Свет­лананың шук бала булып үсүен дә исәпкә алып, башка һөнәр сайлауны киңәш итмәкче була.

— Ирек бирсәң, син Африкага барып җитәрсең, — дигән чаклары да була аның. Ниһаять, ана кешенең бу сүзләре чынга аша. Башкортстан дәүләт университетының роман-герман телләре факультетын тәмамлап, немец теле укытучысы белгечлеге алып чыкканнан соң Светлананың алдында бу кояшлы кыйтганың капкалары киң ачыла.

Тик башта ул бу хакта белми әле. Авыл хуҗалыгы институтында инженер-механик белгечлеге алган Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылы егете Фәзит Мәҗит улы белән чәчләрен чәчкә бәйли алар. Яшь белгечне Каңлы-Төркәйгә баш инженер вазыйфасына тәгаенләгәннән соң Светлана мәктәптә немец теле укыта башлый. Бераздан тормыш иптәше Уфага институтка укыту эшенә чакыртып алына. Светлана исә балалар белән авылда кала. Тик ике ул анасына һәм мәктәптә немец теле укытучы яшь белгечкә моңаеп утырырга вакыт булмый. Яшь хатын тормыш тәҗри­бәсе туплау белән беррәттән, сайлаган һөнәренең серләренә ныклап төшенә. Бераздан Фәзит Мәҗит улы да гаиләсе янына кире әйләнеп кайтып, авыл хуҗалыгы техникумында укыта башлый.

Билгеле булуынча, сиксәненче елларда безнең белгечләрне чит илләргә ярдәмгә эшкә җибәрү тәҗрибәсе киң тарала. Фәзит Мәҗит улына да өч елга Алжирга эшкә юллама тоттыралар. Шәйхетдиновлар ерак Африкага юл ала. Самолеттан төшү белән аларны ерак кыйтга үзенең кайнар колачын җәеп каршы ала. Өс киеме лычма су була. Яшьләр башта “Без кая килеп эләктек икән?” дип уйга кала. Әмма күңеле киңгә дөнья да киң, диләр. Светлана Әмир кызы гарәпләр арасында бик тиз үз урынын таба. “Гарәп телендә һәр өченче сүз таныш булганга урындагы халыкның телен бик тиз үзләштердем. Үзләре алар, гадәттә, гарәп, инглиз, француз, немец һәм испан теллә­рендә аралаша. Шуңа мин гарәпләргә немец теле укыта башладым, чит илләрдән килгәннәр белән гид булып эшләдем”, — ди Светлана Әмир кызы. Шушы рәвешле өч ел үтеп тә китә. Яшьләр кире Башкортстанга, авылга зур тәҗрибә туплап әйләнеп кайтып керәләр һәм үз белгечлекләре буенча эшкә керешәләр. Бу — илдә үзгәрешләр башланган 1986нчы ел була.

 Көйләнгән тормыш ил буенча төрле борылышлар ала. Пред­приятиеләр эштән туктап, колхозлар таркала башлагач, халык эш эзләп читкә чыгып китә. Бүздәк, Благовар һәм башка төбәкләрдә яшәүче немецлар тоташ гаиләләре белән Германиягә юл тота. Тик Русиядә яшәп урыслашып беткән халык арасында үз телләрен белмәүчеләр дә күп була. Аларның күпләре Светлана Әмир кызына ярдәм сорап мөрә­җәгать итә. Шуңа аңа төркемнәр туплап шөгыльләнергә туры килә.

Табигате белән бик актив кеше буларак ул район һәм республика күләмендә үткән төрле һөнәри конкурсларда катнашырга да өлгерә. Анда “Ел укытучысы” исеменә лаек була. Уфага баргач, аның телне белү осталыгына хәйран калып, кайда һәм кемнән шулай оста итеп өйрәнүе белән кызыксыналар. Светлана Әмир кызы мәктәптә берьюлы завуч эшен дә алып бара. Тик бу чорда немец теленә алмашка әкренләп инглиз теле үтеп керә башлый инде. Бу гаиләгә янә Мароккога чыгып китәргә этәргеч була.

Шәйхетдиновлар Мароккода Рәшидия шәһәрендә яшиләр. Фәзит Мәҗит улы авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләүче институтта француз телендә инженер-механикларны, ә Светлана Әмир кызы берьюлы чит ил телләре һәм туризм институтларында укыту эшенә алыналар.

Әйтергә кирәк, Мароккода безнең якташларны бик җылы кабул итәләр. Моңа, беренчедән, аларның фами­лияләре сәбәпче була. Шәйхет­ди­новларны биредә шейхлар нәсе­леннән дип уйлыйлар, өрмәгән урынга утыртмыйлар. Фәзит Мәҗит улының оста белгеч булуын исәпкә алып, аның турында “Ходайдан бирелгән механик” диләр. Бу сүзләрне бездәге белгечләрне әзерләү мәктәбенә карата югары бәһа буларак та кабул итәргә кирәктер. Чөнки безнең белгечләр ул вакытта кайсы илдә дә алтын бөртегенә бәрабәр була. Светлана Әмир кызына карата да яхшы карашта булалар, хөрмәт итәләр. Шәйхетдиновлар биредә гарәпләр, немецлар һәм башка халыклар вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәттә яшиләр. “Марокколылар тыныч һәм дингә бирелгән халык. Алар байлыкка әллә ни омтылып бармый, Ходай биргәннән канәгать булып яши”, — ди Светлана Әмир кызы андагы халык турында сөйләгәндә. Биредә мәчеткә юл өзелми, ир-ат хәтта төнге намазга да йөри. Шуңа урамнар төнлә дә ялт итеп тора. Туризм һәм авыл хуҗа­лыгы өстенлекле юнәлешләр булган илдә күпчелек чит ил машиналарын хезмәтләндерү буенча механикларга һәм отельләр өчен белгечләргә ихтыяҗ зур. Шәйхетдиновлар нәкъ шушы белгечләрне әзерли дә инде.

Светлана Әмир кызы эзләнә, чит ил телләре укытуда дөньякүләм тәҗрибәне өйрәнә, яңа методикалар үзләштерә. Шунда ул аларның һәм безнең чит телләр укыту методикаларында бик күп аермалар таба. “Бездә чит ил телен өйрәнү, нигездә, тәрҗемәгә корылган, ә андагы система тиз аралашырга өйрәтә. Шуңа безнекеләр телне еллар буе өйрәнеп тә шул телдә аралаша алмыйлар”, — ди ул. Җиде елдан соң үз иленә кайткач, Светлана Әмир кызы нәкъ шушы хатаны төзәтү өстендә эшли. Тик бездә ул вакытта немец теленә ихтыяҗ кимегән була инде. Әмма һөнәрле югалмый, диләр. Светлана Әмир кызы да күпчелек репетиторлык белән шөгыльләнә. Шәһәрдә яшәсә, әлбәттә, бик күпләргә ярдәм итә алыр иде әле. Авылда башкачарак. Әмма Светлана Әмир кызы үкенми. Гому­мән, ул гарәп илләреннән тормышка башка караш, башка фәлсәфә туплап кайта. Соңгы вакытта Коръәнгә ешрак мөрәҗәгать итә. Анда бик күп сорауларга җавап таба. Хаклы ялга да чыккач, күбрәк вакытын гаиләгә бирә.

Фәзит Мәҗит улы белән алар авылда соклангыч дөнья көтәләр. Аларның гөл-чәчәкләр эчендә утырган йортын төрле җимеш агачлары уратып алган. Бакчаларында 15 төр роза гөле генә чәчәк ата. Ихата тутырып мал, кош-корт асрыйлар. Ялга да вакытын табалар. Табигать кочагына чыгалар, чаңгыда шуалар, хатирә­ләрен яңартып, истәлекләр китабы өстендә эшлиләр. Дәү әти белән дәү әни оныкларына да игътибар бүләләр. Уллары Вәсил белән Альберт үзаллы тормыш белән яшиләр, әтиләре  кебек инженер булганнар.

Уңганлык нәселдән килә, диләр. Светлана Әмир кызы әнисе үрнәгендә кул эшләре белән дә шөгыльләнергә ярата. “Кызганыч, әнинең паласларыннан күчергеч алып кала алмадым”, — ди ул. Дания Солтан кызы рәсем төшерергә, мәктәп гәзитләрен бизәргә әвәс булган. Вакытында хәтта республика конкурсларында да катнашкан. Светлана Әмир кызы белән дә мин Уфада үткән кул эшләре осталарының “Һөнәрмән” конкурсында таныштым. Аның йомшак фарфордан ясалган гөлләмәләрен күреп сокланмаган кеше булмагандыр. Чәчәкләр ясау технологиясен Мароккодан Светлана ханымның дуслары җибәргәннәр икән. Күргәзмәдәге төрле төстәге бу чәчәкләр карлы-буранлы безнең декабрьгә Африканың кайнар сулышын алып килгәндәй тоелды.

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»