25.12.2013 - Дөнья бу...

“Мәрхәмәтсез илгә чирлеләр кирәкми...”

Уфа шәһәрендә яшәүче Гәүһәрә апа Диваева “Кызыл таң” гәзите редакциясенә моннан җиде ел элек килгән иде. Ялгызы өч ир баланы аякка бастырып, аларның икесен берничә ай эчендә югалткан ананың йөрәге тулы әрнү һәм үпкә иде ул чакта. Хәер, вакыт аның яраларын һич тә төзәтмәгән. Югалган Юрисының кайгысы, елларга сузылган билгесезлек бичара ананың өзгәләнүләрен көчәйтә генә төшкән.

— Сигез дистә ел яшәп, газиз дөньякайларның сигез тиенлек тә рәхәтен күрә алмадым. Нигә язмыш миңа карата шулкадәр рәхимсез булды икән? — дип яшьләренә төелде Гәүһәрә апа.

Без барганда ул дәваханә­дән чыккан гына иде. “Дәваханәгә елына дүрт-биш тапкыр, кайвакыт аннан да күбрәк керергә туры килә. Кайгылардан йөрәгем, нервыларым бетте инде”, — дип ачына апабыз.

...Унбер балалы гаиләдә сигезенче булып дөньяга килгән кызның әтисе белән өч абыйсы сугыш яланында башларын сала. Сабыйлыктан да чыгып өлгермәгән Гәүһәрәнең яшен арттырып язып, торф чыгарырга алып китәләр. Анда михнәт­ләр күреп кайткач та аңа ана кочагында назланырга туры килми. Уфадагы силикат заводына эшкә урнаша. Көнне төнгә ялгап станок артында торучы тырыш кызны эшендә яраталар. Хәтта  начальнигы аны үзләренә фатирга да кертә.

— Гыйльман абый Сөләй­ма­нов һәм аның хатыны Мәликә апа миңа карата изгелекле, кайгыртучан булдылар. Аларның биш кызы янында алтынчылары кебек идем. Үзләре яхшы кү­ңелле булганга, мин дә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышып яшәдем, — дип искә ала бу гаиләне Гәүһәрә апа.

Алда аны янә авыл тормышы көткән була. 1955 елда күрше авылы егете Сөләйманга кияүгә чыгып, авылга кайталар. Бианай-биатай, өстәвенә, ире­нең ике апасы да яшәгән нигезгә килен булып төшкән еллары да Гәүһәрә апаның күңелендә тирән җәрәхәтләр калдырган.

— Ул чакта минем бердән­бер шатлыгым — улым Флорид булса, бердәнбер аңлаучым — биатам иде. Гаепсезгә рәнҗе­телеп елаган чакларымда биатам: “Үпкәләмә, килен... Үпкәчел кеше бәхетсез була”, дип юата торган иде”, — ди Гәүһәрә апа.

Үзе дә җебегәннәр рәтеннән булмаса да, ул елларда ирдән аерылып китәргә кыюлыгы җитми яшь хатынның. Шулай да бервакыт Уфа базарына йомырка сатарга килгәч,  башкаладагы иң якын кешеләре Мәликә апа белән Гыйльман абыйларга сугыла. Гәүһәрәнең үз әнисе дә белмәгән газаплары турында ишеткәч, “Болай интегеп яшәвеңнән ни файда?!  Җыен да туры үзебезгә кил, иртәгәдән  эш урыныңа чыгар­сың”, — дип аталарча киңәш бирә Гыйльман абыйсы.

Шулай эшли дә Гәүһәрә. Бераздан аның артыннан Сө­ләйманы да килеп җитә. Икәүдән икәү генә яши башлагач, туган нигездә ана сүзеннән чыкмаган ир дә җайлана, заводка бульдозерчы булып эшкә урнаша. Тормышларын тулыландырып, икенчегә уллары Юрис туа. 1964 елда яшь гаи­ләгә заводтан өч бүлмәле фатир бирәләр. 1966 елда төпчек­ләре Илдус дөньяга килә.

Тынгысыз хезмәт, балалар мәшәкате белән яшьлекнең үткәне сизелми дә кала. Хәер, боларны мәшәкать дию бик үк дөрес тә түгелдер. Гаилә күгендә болытлар малайлар буй җиткереп, бер-бер артлы армия сафларында хезмәт иткән елларда башлана. Өлкән­нәре Флорид хәрби бурычын кояшлы Ташкент якларында үти. Уртанчылары Юрис Калининград өлкәсенә эләгә. Кызганычка каршы, ул анда эпилепсия авыруына юлыга. Төпчекләре Илдус Байконурда сары чире йоктыра. Ул вакытта әтиләре Сө­ләйман абый озакка сузылган яман шеш авыруыннан дөнья куйган була инде.

Ерак юллар үтеп, Илдусын алып кайту, ә аннары бик озак дәва­лау, ниһаять, аякка бастыру – боларның барысын да ялгызы күтәрә ана. Авырлыкларны гына түгел, шатлыкларны да. Өчесен дә туйлап өйләндерә әниләре. Бер-бер артлы оныклары: Флориды белән Юрисының – кызлары, Илдусының улы дөньяга килә. Тик төпчегенә ябышкан рәхимсез чир типсә тимер өзәрдәй ирне аяктан ега. Бавыры таралып, 41 яшендә якты дөнья белән хушлаша Илдус.

Армиядә башланган авыруы Юрисның тормышына да нык аяк чала. Эпилепсия өянәге елдан-ел көчәйгән ир, гаиләсе белән унбер ел яшәгәннән соң аерылып, әнисе янына кайта. Гәүһәрә апа әйтүенчә, гаилә җанлы, сабыр холыклы, бик эшчән була да бит, югыйсә...

— Хатынын, кызын телгә алмаган берәр көне булды микән?! Бигрәк сагынып яшәде үзләрен, — ди ана.

Авыруы нәтиҗәсендә башта гаиләсен, аннары эшен дә югалткач, Юрис инфаркттан егыла. Аңа икенче группа инвалидлык бирәләр. Тик бер елдан аны өченче группага калдыралар, ә аннан соң анысын да бөтенләй алып ташлыйлар.

— Ел саен ВТЭКка җибәреп интектерделәр. Анда утырган кешеләр улыма барган саен: “Cау-сәламәт көеңә группа сорап йөрисең, бар, эшкә чык!” дип,  төрле мәсхәрәле сүзләр әйтеп кайтардылар, — ди, ачынып, Гәүһәрә апа. — Бик эшләр иде дә соң, авыру дип бер җиргә дә алмадылар үзен. Әллә аның ир башы белән хаста булып өйдә, пенсионер әнисе җилкәсендә ятасы килде дисезме?!  Соңгы вакытта атнасына берничә тапкыр кабатланган өянәгеннән уңайсыз­ланып, “Әни, кеше алдында егылып ятырмын”, дип, өйдән чыгарга да курка иде...

Кимсетелгән улын яклап, төрле инстанцияләргә, министр­ның үзенә кадәр барып җитсә җитә, әмма улының группасын янә бер елга тергезүгә ирешә ана. Тик моның өчен республика ВТЭКында бик күп сүз ишетергә туры килә Юриска. “Группаны бер елга гына бирәбез, эш эзлә!” — дип җикеренә андагылар. 2006 елның августында була бу хәл. Шуннан гарьләнеп кайткач, “Әни, миңа акчалары да, группалары да кирәкми. Минем яшисем килми...” – дигән ул.

29 август кичендә өйдән чыгып киткән Юрисның җиде ел инде бернинди хәбәр-хәтере юк. Ул көнне аның артыннан чыккан Гәүһәрә апа улының юлда ак машинага утырып киткәнен  генә күреп калган.

— Полиция юлында йөреп арыдым инде. Суларга төшеп кенә харап булды балам. Күрәзәчеләр дә шулай ди... — Кайгылардан сыгылган ана янә яшьләренә төелде. Газиз бала­сының исән булуына өмете калмаган инде Гәүһәрә апа­ның... 

Олыгайган көнендә балалар бәхетенә сөенеп, оныклар сөяр чагында ана йөрәген югалтулар кайгысы, тормыштагы гаделсезлек, кешеләрнең ваемсызлыгы телгәли.

— Баһадирдай таза, тәрбия­ле өч ул үстереп, аларны хәрби хезмәткә озаттым, — ди ул. — Соңыннан, шул армиядә чирләп кайткан  улларым берсенә дә кирәкми булып чыкты. Балаларымны авыру ясап кайтарган армиягә дә, күренеп торган чирне танымаска тырышып, группа бирми җәфалаган табибларга да рәнҗешем зур. Шуларның битарафлыгы гына җитте балаларым башына... 

Юлия Гыйльванова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»