24.12.2013 - Дөнья бу...

Яшәү кадерләре

Кеше туа... Дәваханәдә табиблар, өйдә әти-әни, картәти-картәниләр аның янында йөгерешә. Бар галәм ак биләүдәге кечкенә шушы җанлы курчак тирәсендә әйләнә диярсең – ашадымы, йокладымы, биләвен ничә тапкыр юешләтте?..

Ул да туды... Әнисе юлда эшли аның, трассадагы абыйларны хезмәтләндерә. Әтисе – шул абыйларның берсе, гаиләле, чәчкә кебек хатыны, алма кебек балалары бар. Йөк ташый торган зур машинасы кабинасына җылынырга дип утырган 16 яшьлек Оляга гашыйк була ул. Аларда мәхәббәт! Ә ул барысын да аклый, диләр. Көмәнгә калганын белгәч тә, булачак әни кабинадан төшми, шунда яши. Кая инде ул хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать итү, дөрес туклану, саф һавада йөрү – мәхәббәт бит, вакыт юк... Ул сөйгәненә ияреп ил буйлап йөри, анысы гаиләсенә кайтса, шул тирәдә фатирга төшеп яшәп ала да, тагын алга. Шулай йөри торгач тугыз ай да узып китә, Уфа яныннан узып барганда хатынның тулгагы башлана. Аны Дим бистәсендәге бер дәваханәгә көчкә илтеп җиткерәләр. Кеше туа. Әтисе үз юлын дәвам итә, әнисе чит шәһәрдә, чит кешеләр арасында, бер документсыз, ялгызы торып кала.

Шул ук көннәрдә башкаланың тагын бер дәваханәсендә янә бер кеше туа. Аның әнисе Айгөлгә 19 яшь, ул балалар йортында тәрбияләнгән, колледжда белем алган. Якты дөньяга яңа гына аваз салган шушы нарасыйдан әтисе баш тарткан, дәү әнисе 16 ел психоневрология диспансерында яши, дәү әтисе юк. Әнисе бик чибәр аның, сөйкемле. Еш кына ул колагына аның: “Алтыным минем, сандугачым, мин сине беркемгә дә бирмәячәкмен, без һәрвакыт бергә булачакбыз!” дип пышылдаганына йоклап китә. Их, төннәрен еламасын иде дә бит аның әнисе, әтисенә телефоннан аның фотоларын җибәреп өзгәләнмәсен иде!

Бер-бер артлы туган бу ике баланың да кайтыр йорты юк. Аларны беркем дә бәби бәлеше пешереп көтеп тормый. Әниләренең барлык мөлкәте бер пакетка сыя, документларының да күпләре югалган. Әмма туган җан яшәргә тиеш. Бу җәһәттән җаваплылыкны башкаланың Киров районы Халыкны социаль хезмәтләндерүнең комплекслы үзәге үзе өстенә алган. Биредә яшь әниләрне сыендырып кына калмаганнар, аларның язмышын хәл итүгә дә алынганнар. Оляның документларын юллап алганнар, баланың әтисен чакыртып китергәннәр, анысы балага ярдәм итәргә сүз биреп, аларны үз яшәгән тарафка алып киткән. Ә Айгөл әлегә үзәктә яши. Ул торак мәсьәләсен хәл итүгә өметләнә.

— Мондый яшь аналарның социаль мәсьәләләрен хәл итеп, без балаларны ятимлектән коткарабыз, — ди бу хакта үзәк җитәкчесе Тәгъзимә Габделвәлиева. – Уфа бала тудыру йортларында ел саен 106-108 сабый шушы бәлагә дучар була. Вакытында ярдәм иткәндә, күбесен коткарып була бит.

Әлеге үзәктә, шулай ук, авыр хәлдә калган өлкәннәр дә яши. Менә кайда инде ул һәрберсе бер кыйссалык язмышлар...

Минзилә апага 63 яшь, ире белән 40 ел яшәгән, балалар үстергән. Инде оныклар сөеп яшәр чагында иренә аерылышырга кирәк була. Җитмәсә, барлык мөлкәтне, фатирны бүлеп. Ә-ә, юк, нигә бүлешеп торырга – хатынны бәреп үтерергә дә, бөтен малга хуҗа булырга! Өйдә торырлык әмәле калмаган хатын биредә яклау тапкан.

Ә Римма апа 45 ел бер җан булып яшәгән ирен җирләү кайгысыннан аяктан егыла. Аның тавышы бетә, йөрәге тота. Медицина ярдәменнән бигрәк, психолог киңәшләре кадерле аңа. “Дәваханәдә безнең яшьтәге пациентларны көтеп тормыйлар, — ди ул, — ә биредә мин тән сихәте дә, җан рәхәте дә алам”.

— Мине дә дәваханәдә көтеп тормыйлар, — дип сүзгә кушыла аның ахирәте Нина ханым, — биредә кыш чыгарга иде исәп, җәйгә таба балалар янына кайтырмын, дип торам.

Үзе әйтүенчә, әнисе аны сугыштан алып кайткан, ягъни көмәнле кайтып, Уфада бала тапкан. Туганда ук сырхау бала үсә төшкәч тә сәламәтлеккә туймаган — үз гомерендә 18 операция кичергән. Әллә ничә чиренә соңгы инсульт та кушылган, ул вакытта егылып, аның 8 урыннан сөяге сынган. Яшьрәк чагында балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләгән, бик җанлы, кызыклы тормыш алып барган, шигырьләр язган, алар матбугатта басылган. 

Бүген дә актив тормыш позициясендә яши. Култык таягына асылынып йөрсә дә, күңеле белән илгәзәк ул. Яраткан китаплары, гәзит-журналлар ярдәмендә илләр, чорлар әйләнә. Кайсыннан фәһем ала, кайсында могҗизалар күрә. Шулар турында тирә-юньдәгеләргә рәхәтләнеп сөйли. Гомумән, ялкытмый торган, кызыклы әңгәмәдәш ул.

Нина ханымның матур прическасы, иннек-кершәнне онытмаган сөйкемле йөзенә карап:

— Сез яшәү көчен кайдан аласыз, — дип сорамыйча булдыра алмадык, дүрт саның төгәл булып, тормышың көйле барганда да күңел төшкән чакларны искә алып.

— Яшәүнең үзеннән! — диде ул көр тавыш белән. — Бүген күзләреңне ачып якты көнне күрә аласың икән, шушы бәхеттән дә мәхрүм кешеләрне уйлап булса да, син яшәргә тиеш! Гомумән, кайчакта “ә бит миннән дә бәхетсезрәк кешеләр бар” дип уйлау тормышка аек карарга ярдәм итә, яшәү көче өсти. Монда бергә яшәгән 87 яшьлек ахирәтем болай дия иде: “Мин инде 70 ел төнгелеккә бигуди куймыйча йоклаганым, чүп түгәргә дә иннек сөртмичә чыкканым юк!” Аңа карап без дә халатларны иртән генә кия башладык, төшке ашка барганда купшыланабыз.

...Без еш кына тормыш, дөрес яшәү турында фәлсәфә сатарга яратабыз. Әмма яшәешнең тәмен югалтабыз. Әлеге очрашулардан шушы хакта уйланып кайтып килгәндә автобуска инвалид арбасында берәүне алып керделәр. Аның аяк-куллары күренми, зур булмаган гәүдәсе чүпрәккә төрелгән, гадәттән тыш киң маңгаендагы кап-кара күзләр туп-туры миңа бакты. Аның карашыннан бар булмышым куырылды, бу мизгелдә миңа кинәт кенә күтәрелгән юл хаклары, һәр елдагыча көтмәгәндә килгән кышкы маҗаралар, телефоннан бертуктаусыз үзбәкчә кычкырып сөйләшкән шофер “әкә”, хәтта йомырка хаклары да мөһим түгел иде инде...

Резида Вәлитова.  


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»