19.12.2013 - Дөнья бу...

Мин ничек “Орленок”ка бардым

Кызык та инде бу дөнья. Кайвакыт артка әйләнеп карыйсың да үткәннәрне барлап аласың. Барыбызның да хәтердә нык уелып калган хәл-вакыйгалар, мәзәкләр бар, аларның  кайберләрен һич кенә дә онытып булмый, киресенчә, искә төшереп бер көләбез, бер сагышланабыз. Менә  шуларның берничәсе.

Бармак урынына —аякны

Бервакыт әнкәй район дәваханәсе юлламасы белән республика дәваханәсенә аягындагы бер бармагын кистерергә килде. Операциягә кадәр анализлар биргән арада  тешләрен дәвалап, протезын җайлатып алырга вакыт бар иде. Бер шәхси теш клиникасына чиратка яздырдым. Әнкәй, бүген берәрсен  яматтырсам, иртәгә протезны күрсәтермен, аннан алдырасы теш тә бар, өлгерәлсәм, дип сөйләнде.

Тиешле көнне язылган сәгатькә кызым белән теш клиникасына килгәннәр. Табиб, урыс кешесе, креслога утырткач, кайсы тешегез авырта, дип сораштыра башлаган. Әнкәйнең урысчасы ипилек-тозлык кына булганга, тәүдә  тешләренә төртеп кенә күрсәткән. Табиб та аның саен сораша икән: ничек авырта да, кайсы авырта, дип. Әнкәйнең каян башына килгәндер, “Палец” диясе урынга “Ногу будут резать”, дип ычкындырмасынмы!  Доктор шунда ук: “Ой батюшки”, дип бер аякларына, бер үзенә караган. “Как потом будете ходить с одной ногой, в деревне условий нет”, дип кызганып та алган. Аннары тешләрен берәмтекләп дигәндәй чистартасын  чистартып, ямасын ямый башлаган. Кыскасы, ике сәгать эчендә  протезын да яңартып, әнкәйне озатып калган. Коридорда көтеп утырган кызым  ачык ишек аша нәнәсенең  әйткән сүзләреннән рәхәтләнеп көлеп, ә чират көтеп утыручылар әбине кызганып  утырганнар, ди.

Менә сиңа урысча белмәү нәтиҗәсе дип, кичен без дә рәхәтләнеп көлештек. Тормыш  шулай өйрәтә инде, кирәк чакта кирәген әйтәлмичә, кирәкмәгәндә  артыгын да әйтеп салабыз шул кайчакта...

Бодайлы аш ашыйбызмыни?

Студент чак. Көз. Авылга кайттым. Әнкәй өйдә юк. Әткәй шул арада бер үрдәк суеп кертте. Сеңлем белән миңа: “Мәгез, тазартыгыз да аш салыгыз”, диде. Безнең моңарчы үзаллы каз-үрдәк тазарткан булмагач, үзебезчә чистарттык та аш салдык. Күпме вакыт узгандыр, әткәй безне плитә янына чакырып китерде дә: “Ашка нәрсә салдыгыз, кызлар?” дип, кәстрүлгә төртеп күрсәтте. Ә анда, ни күрик... бодайлар йөзеп йөри. Баксаң, үрдәкнең бүксәсен алырга онытканбыз икән. Дөресрәге, андый әйбернең барлыгын, аны алырга кирәклеген белмәгәнбез инде. Нишлисең, ашны түгеп, янә аш куйдык. Менә шулай, бу көн безгә бик җитди тормыш сабагы бирде.

 Койма урынына сине бастырам...

Җиденче сыйныфта укыган чак. Район гәзитенең бер санында район комсомол комитетының “3-10 сыйныф укучылары басуларда кар тоту өчен өчәр щит эшләп мәктәпкә тапшырырга тиеш”, дигән игълан басылды. “Иң күп щит ясаучы укучыны Бөтенрусия пионер лагере “Орленок”ка  путевка көтә” дигәнне укыгач, йокыларым качты.  Иртәгәсен мәктәп линейкасында бу игълан белән безнең мәктәп укучыларын да таныштырдылар. 

Бәләкәйдән беренче булырга, тиешле эшне җиренә җиткереп башкарырга  яраттым. Әткәйнең яздан койма алыштырыр өчен өелгән штакетниклары белән чоландагы бер чиләк кадагы күзгә чалынды бит. Әткәй ялга киткән иде, мәктәптән куштылар, дип әнкәйне күндерү дә авыр булмады. Дәрестән кайту белән тиз генә өйгә эшләрне эшләп, суык булуга да карап тормыйча, берничә щит эшләп карадым. Мәктәптә укучы ике туганыма да өчәр щит эшләдем әле. Ике-өч көндә барлык штакетниклардан 35 данә щит эшләп мәктәпкә тапшырдым. Атна азагында  мәктәп линейкасында иң күп щит эшләп тапшырды,  дип мине котладылар. Аннары район гәзитендә иң күп щит эшләгән укучыларның исемлеге басылып чыкты. Ни күрим, минем фамилиям исемлектә беренче.  “Орленок”ка путевка миңа эләкте. Шулай итеп, 1980 елның августында республикадан җыелган 70 укучы белән “Орленок”ка ялга киттем. Ул елда колхоз басуларына 760 щит куелды, дип хәтта республиканың балалар гәзитенә дә мәкалә язып җибәрдем.

Бераздан әткәй ялдан кайтты. Штакетникларның ватык-сыныклары гына өелеп калган, кадак чиләге бушаган, аның каравы, кызы путевка белән бүләкләнгән. Аның  тел шартлатып бер коймага, бер өемгә карап торганы гына хәтеремдә. Әрләгәнен хәтерләмим, тик койма урынына үзеңне бастырып куярмын инде,  дигән сүзләре генә истә калган. Хәер, әрләсә дә соң иде инде. Менә шулай Кара диңгез буенда ял итеп кайттым. Бүген бу вакыйганы еш искә алам. Дөнья бу, димичә нәрсә дисең инде. 

Людмила Хәнәфина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»