17.12.2013 - Дөнья бу...

“Баламның язмышына кысылмыйм”

Коръәндә егет белән кыз бергә яши башлау алдыннан никах укытырга тиеш, диелә. Моның өчен яшьләрнең ризалыгы, ким дигәндә, ике шаһит, никахка керү өчен каршылыклар булмау (мәсәлән, егет белән кызның туган булуы) һәм кияүнең кәләшкә бүләге булу шарт.  Никахсыз яшәүгә Ислам гына түгел, башка диннәр дә каршы. Ләкин моның Аллаһ каршында зур гөнаһ булуыннан тыш, җәмгыятьтә, закон алдында каршылыклар тудырачагы да көн кебек ачык.

“Кодагый кызына фатирлы егет эзләде”

Нәсимә апа белән Илдар абый уллары Эмиль өчен һәрвакыт үрнәкле әти-әни булды. Гаиләдә бер генә бала булып үссә дә, ул иркәләнеп, үз сүзен генә өстен куеп өйрәнмәде. Һәркемгә ярдәмчел, итагатьле, әти-әнисен хөрмәт итә белде. Күптән түгел генә 19 яшьлек бу егет янында бер кызны күргәч, аны Эмильнең очрашып йөргән кызы дип уйладым. Ләкин яшьләрнең үзара аралашуы озак еллар бергә яшәгән ир белән хатынны хәтерләтте.  Күзләрендә яшьлек уты янып торган, заманча киенгән бу парның көнкүреш темасына сөйләшүе кызык та, сәер дә булып тоелды.

— Эмиль, мәктәпне тәмамлап, чит шәһәрдә укырга керде. Техникумның  тулай торагы юк, шуңа булган акчаны туплап, анда фатир алдык. Уку башланып күп тә үтмәде, безгә Альбинаның әнисе килде. “Эмиль белән Альбина күптәннән очрашып йөри. Икесе дә чит шәһәрдә, һәрвакыт аларны контрольдә тоту авыр. Чит җирдә, таныш булмаган кешеләр  белән йөреп бозылганчы, бергә яшәсәләр яхшырак булыр иде”, —  диде ул.  Тәүдә бу сүзләр, чыннан да, сәеррәк тоелды. Эмиль дә кызы белән бергә яшәү турында сүз чыгарганы булмады. Ләкин кызның әнисе мондый тәкъдим белән килгәч: “Без каршы түгел, үзләре риза булса...” дидек.

Шушы көннән соң яшьләрнең “гаилә тормышы” башланды. Эмильнең укуын тәмамлыйсы, аннары армиягә барасы бар. Улымның янында аны тәрбияләүче кыз булуына шатмын. Әмма алда нәрсә буласы билгесез. Тели икән — өйләнер. Безгә кем белән никах укытса, шуны үз кызыбыз кебек кабул итәчәкбез.  “Гражданский” кодагый белән һәрвакыт аралашып торабыз, — ди Нәсимә апа.

“Кызымны кияүгә үзем  бирдем, улымны өйләндермим!”

Эльвина белән Наил 5-6 ел инде никахсыз яши. Кызга 25 яшь, егет утызны тутырды. Икесенең дә яхшы гына эш урыны бар, тату яшиләр. Авыл халкы берничә ел бу парның туен көтсә дә, киленгә су юлы күрсәтүче юк әле. 

— Зилә апа, улың Наил акыллы гына кыз белән яши. Мөселманнарга алай яшәү килешми, нигә һаман никах укытмыйлар? Сез бит олы, дини кеше, моңа чик куярга кирәк, дип уйламыйсызмы? — дигән сорауга:

— Кешедән бигрәк оялам, әмма балалар тормышына башкача кысылмаячакмын. Кызым Гүзәлнең дә бер егет белән яши башлавын белгәч тә, никах укытырга ашыктым. Әмма кияү берничә айдан соң ук холкын күрсәтә башлады. Бераздан балалары  туды. Өйгә эчеп кайтуына күз йомарга да булыр иде, әмма кызымны кыйнавы йөрәгемне телгәләде. Җитмәсә, кызым да: “Сине тыңлап, белмәгән кешегә кияүгә чыктым. Син ашыктырдың”, — дип кабатлады. Хәзер инде алар аерылышты.  Кияү, баланың килеп хәлен белү түгел, алимент акчасын да түләми. Гүзәл берүзе бала тәрбияли. Теләсә нишләсеннәр, улыма кысылмыйм.

Наил белән Эльвина чит шәһәрдә яши. Авылга кайткач, һәркем үз өенә кереп китә. Эльвинаның әнисе белән танышбыз. Әмма очрашканда “Исәнмесез” диюдән узганыбыз юк. Наилгә шалтыраткан саен Эльвинаның хәлен сорашам, ул да баласының тормышы белән кызыксынып торадыр, әмма, балалар мөнәсәбәтен законлаштырмагач, бер-беребез белән очрашмаска тырышабыз, — ди Зилә апа.

“Сабыемны бик еш төштә күрәм”

Бергә яши башлаганда Зинфирага —20,  Айратка 19  яшь булган. Икесе дә Уфада техникум тәмамлаганнар. Кызның бер егет белән никахсыз  яшәве Зинфира­ның әнисенә барып җитсә дә, ул бу сүзләргә ышанмауны хуп күргән.

— Авырга калгач, әниемә бу хәбәрне җиткерергә курыктым. Айрат та бала тәрбияләргә үзен яшьрәк, дип санады.  Дәваханәдә минем кебек бала алдырырга килүче яп-яшь кызларны күргәч, аптыравымның чиге булмады.

Берничә сәгатьтән кайтып караватка егылдым. Беркемне дә күрәсем дә, сөйләшәсем дә килмәде. Үземне җир йөзендәге иң түбән кешегә санадым.  Күңелемдә әнигә карата ачу, үпкә хисе барлыкка килде.  Ул кеше сүзенә бик гарьләнә. Әгәр авырлы икәнемне белсә, мине өйгә дә кертмәс иде.  Шундый авыр минутларда да аңа эч серемне бушата алмавыма өзгәләндем.

Шушы көннән соң Айрат белән мөнәсәбәтләр начарланды, бераздан аерылыштык. Аны да, үземне  дә гаепле санамыйм, без гаилә тормышына әзер түгел идек шул. Кызганычка каршы, янәшәбездә таянырдай кешеләр дә булмады.

  Бу очрак күңел яралары гына салмады, сәламәтлегемне дә какшатты.  Табиблар башкача балам булмаска мөмкинлеген әйткәч, яшәвемнең яме югалды.

 Айратның әнисе белән күптән танышмын, ул мине бик яратты, балама да ярдәмчел, акыллы дәүәни булыр иде. Сабыемны бик еш төшемдә күрәм. Имеш, ул минем кулымнан пычрак суга төшеп киткән дә, елый икән. Мин аның тавышын ишетәм, әмма таба алмыйм,  — дип күз яшьләренә төелде Зинфира. 

Гөлия Гәрәева.

* * *

Шул ук вакытта:

Республиканың бер ЗАГС бүлеге үткәргән тикшеренүләр буенча, 2002 елдан  башлап никахсыз яшәүчеләр саны 8-10 процентка арткан. “Ни өчен никахыгызны рәсмиләштермисез?” дигән сорауга җавап бирүчеләрнең яртысы:  “тәүдә хисләрне сынап карарга кирәк”, дип җавапласа, икенчеләре: “аерылышкан очракта үз хокукыбызны озак якларга туры киләчәк”, дип, өченчеләре: “өлкәннәрчә яшәп карыйсыбыз килә”,  дип белдергән.

“Уеннан уймак чыга”, дип кабатларга ярата халык. Бер-берсен тикшереп карар өчен генә бергә яшәргә уйлаган яшьләр, мондый язмышка дучар булачакларын алдан сизмәгәннәрдер. Ләкин кечкенәдән безгә юл күрсәтүче, аңлатучы, ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булучы әти-әниләр бу юлы кая караган соң? Өлкән буын кешеләре элекке заманда тәрбияләнгән, ул вакытта “мондый” темага сөйләшү гадәте булмаган. Ләкин хәзерге яшьләр бөтенләй башка җәмгыятьтә яши, аларны аңа алдан әзерләргә кирәк. Әти-әниләрнең  балаларының  тормышына “кысылмавы”  кайчак яшь гомерләрнең бәхетсезлегенә юл ача түгелме?


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»