14.12.2013 - Дөнья бу...

Иптәш Сталинга хат

Бөек Ватан сугышында каты яраланып, фашистларга әсирлеккә эләккән, концлагерьларда газап чиккән яугирләр Туган илгә кайткач та җәберләүләрдән котыла алмыйлар. “Сатлыкҗан” дип тамгалап, күпләрен шунда ук тайгага урман кисәргә озаталар, яисә озак елларга төрмәгә утырталар. Махсус оешмаларда җентекле тикшеренү үтеп, гаепсез дип табылганнарының да язмышы җиңелдән булмый. Андыйларга урындагы вак-төяк чиновниклар, күрше-тирәләр, хезмәттәшләр төртелгәләп тора.

Авыргазы районының Дүртөйле авылы укытучысы Вәли Бикташев Дахау тоткынлыгыннан котылып, мәктәптә эшләвен дәвам итә. Үз-үзен яклый алырлык кыю, көчле рухлы, яшьтән үк зур абруй казанган бу кешегә якташлары аяк чалырга, бәйләнергә бигүк базнат итми. Әмма авыл укытучысы үзенең һаман партиясез булып йөрүенә кимсенә. Бу хәл исә заманында кимсенерлек сәбәп тә була. Ул бит сугышка кадәр үк Коммунистлар партиясе сафына кабул ителгән.

Вәли Миңнегалим улы үз алдына куйган максатларның иң якыны — партиялелеген сугышка кадәрге стаж белән кире кайтару була. 1952 елда Башкортстан хәрби комиссариатының  партия комиссиясенә үзенең гаепсезлеген раслаган документлар тапшыра. Комиссия аңа “устав нигезендә” җавап бирә: “еллар буена взнос түләмәгәнсез, партҗыелышларга йөрмәгәнсез, шул сәбәпле партия сафыннан төшеп калгансыз. Сез яңадан, гомум нигездә башлагыз”.

Укытучы өч коммунисттан рекомендация (тәкъдим) ала да, үзен партия әгъзалыгына кандидат итеп алуларын сорап, башлангыч оешмага гариза яза. Коммунистлар аның биографиясен игътибар белән тыңлый, фикер алышалар да, соравын канәгатьләндерергә дигән карарга киләләр.

Чиратта — райком бюросы утырышы. Беренче секретарь Васильев Бикташевның чыгышын битараф кына тыңлый да, утырышта катнашучы беркемгә дә сүз бирмичә, болай ди:

— Бикташев — Маленков исемендәге колхозның сөтчелек фермасында агитатор. Ә ферманы механикалаштыру эше артта калган. Шуңа күрә иптәш Бикташевны партия әгъзалыгына кандидат итеп алмаска тәкъдим итәм.

Ферманы механикалаштыру агитатор эше түгелле-ген һәммә кеше белсә дә, район хуҗасына кем каршы сүз әйтсен инде! “Андый-мондый хәл килеп чыга күрмәсен” (А. П. Чехов әсәре герое әйтмешли) принцибыннан карар кабул  итәләр.

Вәли Миңнегалим улы моңа бик гарьләнә. Ләкин югалып калу, артка чигенү аның холкына хас түгел. Ул тота да, үзе белән булган хәлне тасвирлап, Сталинга хат язып җибәрә. “Сезнең хатыгыз иптәш Сталинның секретариатына 9 июньдә тапшырылды” дигән кош теледәй хәбәр дә килә авторга. Гаҗәп хәл бит: Дүртөйле авылыннан ил башлыгына хат өч көндә барып җиткән! Хәзер шул ук авылдан берәр кеше 80 чакрымдагы Уфага хат язса, ун көндә генә килеп җитә. Ул заман белән чагыштырганда хатлар агымы йөзләрчә тапкыр кимесә дә.

Озакламый хат авторын райкомның идеология буенча секретаре Зиннуров чакыра. “Сез иптәш Сталинга хат язгансыз икән”, — дип сүз башлый ул исәнлек-саулык сорашкач. “Нәрсә, җавап килдемени?” “Җавап өлкә комитетының беренче секретаре Сабир Ваһаповка килгән, һәм ул миңа шалтыратып, Сезнең белән сөйләшергә кушты”. “Җавап нинди?” “Райком бюросы карарын беркем дә үзгәртә алмый”. “Димәк, минем хатны Сталинга күрсәтмәгәннәр дә. Җавапны куркак вак чиновник кына язып җибәргән”.

Тагын ике елдан Зиннуров Бикташевны чакырып алып: “Партиягә керү теләгеннән баш тартмаган булсагыз, яңадан гариза яза аласыз, — ди. — Сезнең турыда без хәзер барысын да беләбез. Сез бит Дахау тәмугында көрәшне дәвам иткәнсез. Сез үлемнән коткарган Соколовтан бу турыда җентекле язылган хат килде”. “Эш райком бюросына барып җиткәч, тагын берәр куркак чиновник килеп чыкмасмы соң?” “Чыкмас. Васильев китте, аның урынында бик эшлекле, гадел Яков Ермолаевич Михайлов эшли башлады”.

Ниһаять, бу юлы аны партия әгъзалыгына кандидат итеп алалар.

1955 елның язында Вәли Бикташев СССРның сугыш ветераннары комитеты чакыруы буенча элекке концлагерь тоткыннары, подпольщиклар съездына бара. Съездны комитетның җаваплы секретаре, Советлар Союзы Герое Алексей Маресьев ача. Анда комитетның рәисе, армия генералы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Павел Батов чыгыш ясый. Съезд ватандашларыбызның дошман тылында, тоткынлыкта алып барган көрәшен югары бәяли.

Бикташевны тагын райкомга чакырталар. “Ну, Мәскәүгә бардыгызмы?” — дип сорый Яков Михайлов. “Бардым”. “Аннан берәр нәрсә алып кайтмадыгызмы?” “Кайттым”, — ди дә үзе турында элекке яудашлары — полковник Ковалев, подполковник Панов язган һәм алар исәптә торган райкомнарның печәтләре, тиешле имзалар белән расланган бәяләмәләрне аңа суза. “Сезнең кандидатлык срогыгыз тулган, — дип дәвам  итә беренче секретарь. — Һичшиксез, сугышка кадәрге стажыгыз белән кабул итәчәкбез. Сезнең хакта безгә Үзәк Комитеттан да хәбәр иттеләр. Иртәгә бюро утырышы була, хәзер үк минем исемгә гариза языгыз, яудашларыгыз биргән кәгазьләрне шунда теркәгез”.

— Вәли Бикташевтан гариза бар, ул сугышка кадәрге стаж белән партиягә кире кайтаруны сорый. Кемдә нинди сораулар, тәкъдимнәр булыр? — ди Михайлов бюро утырышын ачып.

— Үткән ел кандидатлыкка алганда сәгать буе төпчендек бит инде, барысын да беләбез, кабул итәргә кирәк, — ди берничә кеше берьюлы.

Янә ике айдан КПСС Үзәк Комитетының Контроль комиссиясе Авыргазы райкомы карарын раслап, Вәли Бикташевка партия билеты бирергә рөхсәт итә.

Фәрит Фаткуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»