12.12.2013 - Дөнья бу...

Эчкече... Рекс

— Рекс! Бир кулыңны! Әфарин! Ят. Утыр. Утыр, дим бит, эх син, исәр, нишләп аңламыйсың? Сабыйсың шул. Ә үзең шундый да матурсың...

Назлаганны тоеп Рекс аягыма килеп сылаша, иелсәм, кечкенә телен чыгарып, бармакларымны ялый иде.

Рекс гади эт түгел. Овчарка токымыннан. Аны абыем ерак командировкадан рюкзагына салып алып кайтты. Аның эт яратуын бер дә хәтерләмим. Берәрсе абыйга бурычын “этләтә” кайтардымы икән, я булмаса кәрт уенында откандырмы, һәрхәлдә, акча чыгарып сатып алмаганлыгында шигем юк. Ни булса шул булган, ярты ил аша сәфәр кылып, Рекс безнең белән яши башлады.

Абый еш һәм күп эчә иде. Һәр көнне диярлек исерек булды. Рекс, бичара, хуҗасына тугрылык саклап, абыйга һәрчак ияреп йөрде. Еш кына табын йорт уртасында, агач ышыгында оештырылды. Үләнгә палас җәелә, сый-эчемлек тезелә, абый дуслары белән күңел ача. Мәзәк күреп, Рекска да көмешкәле зур чәйнектән өлеш чыгарыла иде. Мескен җанкай баштарак төчкеренеп, ютәлләп авызына коелган эчемлекне төкерә иде. Ә тора-бара ничектер... эчүгә сабышып китте.  Абыйдан һич калышмый, эчке табыннарны көтеп кенә йөри башлады ул.

Авылдашлар кайсы эттән көлде, кайсы абыйга ачуланды. Рексны үзенә алып китәргә теләүчеләр дә булмады түгел — затлы нәселдән бит, кыйммәтле эт, матур. Әмма овчаркабыз усалланганнан усалланды, абыйдан бер адым читкә китмәде, аның белән бергә эчте, хуҗасы исереп егылганда аяк төбендә саклап ятар иде.

Бер-ике тапкыр ихатага узган чит кешегә ташланганнан соң, Рексны бәйгә утырттылар. Башта оясы болдыр янында иде. Әмма кешеләр өйгә керергә курка башлагач, Рексны бакчадагы кечкенә сарайга күчерделәр. Аннан да бәйләгәнен өзеп кача башлагач, бавы тимерчыбыкка алыштырылды.

Тора-бара Рексның яныннан үтү түгел, хәтта ашату да авырлашты. Абый өйдә булмаганда, ризыгын алюминий табакка сала идек тә ерактан таяк белән генә этә идек. Ул чакта да әле таяк башын тешләп өлгерә иде этебез.

Бервакыт абый ике айга командировкага китте. Рексны һәрчак үзебезгә ашатырга туры килде. Күпме яратып дәштек, ашаттык, әмма аның күзләрендә искиткеч усаллык, хәтта нәфрәт янды.

Беркөнне мин, ул чакта әле 8-9 яшьлек баламын, бакчада бәрәңге утап йөрим. Башны күтәрми генә эшли бирәм. Шулчак колакка чылбыр чыңлавы ишетелде. Башта бер уй: “Рекс!”

Рекс чылбырын өзгән иде. Өзгән дә туп-туры миңа таба чаба. Этнең усаллыгын беләм, һичшиксез тешләячәк, сөякләремне чәйнәп кенә ташлаячак бит! Тәпкемне алырга да уйламыйча, чәрелдәп күршеләргә таба йөгердем. Йөрәк куркудан ярылырдай дөп-дөп тибә. Рекс минем качуга дәртләнеп, артымнан өреп куалый. Инде күршеләрнең өенә барып җиттем, котылдым дигәндә абынып егылдым. Димәк, беттем...

Минем бәхеткә, үзләренең бәхетсезлегенә Рексның юлына бер көтү каз бәбкәләре чыкты. Этебез вәхшиләрчә бәбкәләрне куып тотып, аларның бугазларын өзде. Кош-корт тавышы, эт өрә, мин чинап елыйм... Тавышка күрше атылып чыгып, сәнәккә ташланды. Мине коткардылар.

Рексны шул көнне үк картәтием атып үтерде. Ул чакта районнан бугай, карга атарга мылтыклар бирәләр иде. Шул мылтык затлы этебезнең гомерен өзде һәм башкача бер дә кулланылмады. Картәти үзе бик йомшак күңелле булып, эткә атканга үзен кичерә алмады. Мылтыкны шундук алган җиренә илтә китте. Сарайга да, Рексның чылбырларына да берничә ел якын килүче булмады.

Хәзер уйлыйм да, бәбкәләр булмаганда, мөгаен, эт мине җәрәхәтләгән, имгәткән булыр иде. Этләрдән курку гомерлеккә калды. Бүген дә авылда кеше ихатасына атлап узарга көчем җитми: менә явыз берәр эт атылып чыгар да, өстемә ташланыр кебек. Әмма барыбер, күп еллар узгач та Рексны кызгануым басылмый, күңелне әрнетеп тора. Аны эчкече ясаган абыйга ачуым килә. Соң булса да, бездән — рәхимсез кешеләрдән гафу үтенү кабул итсәң иде, Рекс...

Кадрия Рәхимова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»