11.12.2013 - Дөнья бу...

Тәрбияче... абый?!

Соңгы вакытта иң яхшы пешекчеләр, иң яхшы сыер савучылар арасында ир-егетләр булуына күнегеп барабыз. Ә менә аларның иң яхшы тәрбияче булуын исә күз алдына китерү дә кыен. Бигрәк тә балалар бакчасындагы сабыйларга әкият укып утырган, яки аларны кыстый-кыстый манный боткасы ашаткан тәрбиячеләр арасында көчле затларны күргән юк иде әле.

Быел Мәскәүдә узган “Ел тәрбиячесе” IV Бөтенрусия конкурсының соңгы этабында 59 хатын-кыз арасында булган бердәнбер ир-егет җиңүче исемен яулады. “Бәллүр энҗе бөртеге” төп призы Свердловск өлкәсе Новоуральск шәһәренең “Могҗизалар иле” балалар бакчасы тәрбиячесе, 47 яшьлек Олег Скотниковка тапшырылды.

— Мин — тәрбияче-белгеч. Балаларның борыннарын сөртмим, ә шулай да тәрбиячеләрне алыштырырга туры килгәләде. Төп эшем — нәниләргә информатика дәресләре бирү. Дәресләр утыз минут бара. Бала бу яшьтә компьютер артында ун минут чамасы гына утыра ала, шуңа да баштагы егерме минутны мин уен залында үткәрәм. Хәрәкәтле һәм ял итү уеннарын компьютерда шөгыльләнү белән аралаштырам, — ди Олег Александрович.

Әлбәттә, балалар бакчасындагы эш хакына гына гаиләне тәэмин итеп булмый. Олег Скотников, әлеге эшеннән тыш, балалар бакчасына йөрмәүче сабыйларны мәктәпкә әзерләү буенча курслар да алып бара. Ата-аналар бер-берсеннән ишетеп тә балаларын тәҗрибәле белгечкә китерә икән.

Олег  хезмәт юлын балалар дөньясыннан бөтенләй ерак торган өлкәдә — металлургия заводында башлаган. Аннан соң өч ел суасты көймәсендә хезмәт иткән. Әнә шул чагында, кызыклы һөнәр эзләп, педагогия институтында белем алу теләге туган да инде. Югары белемгә ия булган егет берничә ел башлангыч сыйныфлар укыта. Туксанынчы еллар башында  “балалар бакчасы — мәктәп” эксперименталь мәйдан­чыгында  белгечкә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дә эшләргә туры килә. Компьютерлар кулланышка керә генә башлаган мәлдә педагог хатын-кызлар арасында булган бердәнбер ир-егет заман техникасын үзләштерүне үз кулына ала. Тора-бара сабыйларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә компьютер буенча консультация бирә башлый.

— Хәзер һәр баланың өендә компьютер бар. Ата-аналар еш кына, балага ничә яшеннән нинди уеннар уйнарга ярый, дип кызыксына. Әлбәттә, һәр уен тәрбияви мәгънәгә ия булырга тиеш. Интеллектуаль уеннарга өстенлек бирергә кирәк. Атыш-сугыш уеннары бала психикасы өчен аеруча куркыныч, — ди тәрбияче.

Соңгы вакытта аеруча модага кергән планшетка карата да үз фикерен белдерә педагог. Сабыйның дүрт яше тулмыйча, аны планшет, ноутбук янына утыртырга ярамый, ди ул. Компьютер уеннарыннан соң күзгә махсус гимнастика ясарга кирәклеген дә искәртә информатика укытучысы.

Балалар бакчасында гел тәрбияче апаларны гына күреп өйрәнгән сабыйларда абый кешенең дәрес бирүе аеруча кызыксыну уята. Башлыча әниләр кочагында үскән балаларга бүгенге җәмгыять­тә ир-ат тәрбиясе җитмәү үзен нык сиздерә. Шуңа да сабыйларның Олег абыйларын әти урынына күрүләренә һич аптырарлык түгел. Бакчада ир-атны елына бер тапкыр Кыш бабай образында гына күреп калган балаларга көчле затның дәрес бирүе уңай күренеш, әлбәттә.

Билгеле булуынча, хәзер балалар бакчаларының күп­челегендә түләүле түгәрәкләр эшли. Нигә әле физкультура, информатика, малайлар өчен “Оста куллар”, йөзү, көрәш кебек түгәрәкләргә ир-ат педагогларны, тренерларны җәлеп итмәскә?! Белгечләр фикере буенча, сабыйга биш яшенә кадәр бирелгән тәрбия аның киләчәк тормышында аеруча зур роль уйный. Шуның өчен дә бала шәхесен формалаштырганда ир-егет, әти тәрбиясенең булуы бик мөһим.

Зөлфия Фәтхетдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»