10.12.2013 - Дөнья бу...

Салкын чорның җылы хатирәләре

Күптән түгел күренекле актер, СССРның халык артисты Юрий Яковлев вафат булды. Ул катнашкан киноларны карап, аның геройлары белән бергә янып-көеп үскән буын өчен бик зур югалту бу.  “Идиот” фильмында сынландырган кенәз Мышкин роле генә дә аның исемен мәңгеләштерергә җитәр иде. Ләкин бу фильмнан соң “Гусар балладасы”нда  поручик Ржевский, “Анна Каренина”да Стив Оболенский, “Иван Васильевич һөнәрен алмаштыра” комедиясендә Явыз Иван белән Бунша, “Язмыш ирониясе”ндә Ипполит һәм башкалар пәйда булды. Ул гомере буе үз эшенә, билгеләнешенә тугры булып калды.  Чын мәгънәсендә Халык артисты, исеме буенча гына түгел. ә халык тануы буенча да.

Юрий Яковлев авыр, әмма кызыклы тормыш юлы үткән.  Сугыш елларында язмыш аны Уфага алып килгән. Биредә ул  РСФСР Дәүләт банкының Башкортстан конторасында (бүген — Башкортстан Милли банкы) эшләгән. Бу хакта ул менә ничек сөйләгән:

— Уфага очраклы рәвештә генә килеп чыктым. 1941 елда миңа  13 яшь иде. Дошман Мәскәүгә якынлашкач, бөтен балаларны да эва­ку­а­цияләргә карар ителде. 16 ок­тябрьдә  мине әти-әнием (әти сәламәтлеге буенча сугышка алынмады) белән поездга утырттылар. Мәскәүдә  паника башланды, бөтен кеше  машиналарда, поездларда урын алып калырга тырышты. Кая барганыбызны бел­мәдек. Юл озын булды.  Безне гел тук­татып, фронтка хәрби эшелоннар­ны үткәреп җибәрәләр иде.  Соңын­нан ачыклануынча, ай-ай ярымлап барганбыз. Шулай Уфага килеп җиттек.

Безне Авыргазы районының Толбазы авылына урнаштырдылар.  Әни дәваханәдә шәфкать туташы булып эшли башлады. Шулкадәр хәерче яшәдек, бу хәлдән чыгу юлын табарга кирәк иде.  Красный Ключ поселогына күчтек.  Әти кәгазь фабрикасында юрисконсульт булып эшләде, миңа укуымны дәвам итәргә мөмкинлек туды. Җиде чакрым ераклыктагы Чураш тулы булмаган урта мәктәбенә йөреп укыдым. Бу урыннарны ул вакытта ук “Башкортстан Швейцариясе” дип атыйлар иде.  Без пароходта Караидел буйлап йөзә идек, гаҗәеп  матур табигать күренешләре бүген дә күз алдымда торгандай. Авырлыкларны онытып, сокланып йөрүе­без хәтердә.

Җәен эвакуацияләнүчеләр кырда эшли, күксагыз үстерә иде. Аңардан резина ясадылар. Бу үсемлек  тузганакка охшаган, аны мамык җыйган кебек җыясың. Норманы үти алмый идек, әлбәттә, әмма азык-төлекләтә ниндидер хезмәт хакы бирелде.

1942 елда без, Мәскәүгә китү өчен җиңелрәк булыр дип, Уфага күчендек. Тик кайту мәсьәләсе бик авыр, чакыру буенча гына  мөмкин иде. Уфада әни госпитальдә эшләде, мин аңа бинтлар юарга һәм төрергә булыштым.  Авыр яшәдек, ач булдык. Ничек тә гаиләгә ярдәм итәргә кирәк. Минем маркалар һәм уенчык кургаш солдатлар коллекциясе бар иде.  Уфа­да аларны сатуым гомерлеккә хә­тердә калды.  Бер чиләк бәрәңге ул вакытта 500 сум тора иде.  Маркаларны сатканда мине ниндидер ке­шеләр уратып, өч альбомымны тартып алып, учка күпмедер тиеннәр салып китте.

Солдат сыннарын сатканда  акыллырак идем инде. Һәрберсе өчен 25 сум сорадым. Алар “егерме” диделәр. Исәпләп карагыз инде, миндә алар 500-600 иде. Ул шулкадәр яхшы коллекция иде — яшь кешенең гомер буе җыйган байлыгы...

Берара Юра госпитальдә яралыларга шигырь укып йөри. Бу аның тәүге башкару тәҗрибәсе була. Булачак халык артисты, Вахтангов театры йолдызы тәүге тапкыр Дантеның “Илаһи комедия”сен Уфада укый. Соңгы биш бите булмаган китапны ул кәрвансарайда шул кургаш солдатларга алмаша.

Дәүләт банкының Башкортстан конторасына эшкә керергә Юрий Васильевичка эвакуацияләнеп килгән­нәр ярдәм итә. Алар документлар йөр­түче, хәзергечә әйтсәк, курьер булып керү өчен Башкомбанкка мөрә­җәгать итәргә киңәш бирә. Шулай рәсми рәвештә эшле була: төрле учреждениеләргә кәгазьләр илтә. Банк шәһәр уртасында урнашкан була, ә Яковлевлар Вокзал урамында яши. Үзәктән вокзалга трамвай йөри. Кайчак Юра шунда утыра, эше бик авыр була, күп йөрергә туры килә, арый.

— Бер кызык та, кызганыч та хәл истә калган. Минем чүпрәктән те­гел­гән туфлиләрем бар иде, әлеге кедыларга охшаш. Кия-кия аларның табаны бөтенләй тузды, өсте генә чак эләгеп торды. Мин яланаяк йөр­дем дияргә була, яңгырлы көннәрдә  республика банкы паркетында һәм матур чуен баскычларында эзләр калдыра идем. Хезмәткәрләрнең берсе моны күреп калып, миңа  агачтан ясалган аяк киеме бүләк итте.  Алар бик ныклы булса да, йөрергә уңайсыз иде. Мин казна кәгазьләре тотып яланаяк йөгерүне хуп күрдем.

Әйткәндәй, Юрий Яковлевның картәтисе Василий Николаевич Воронеж шәһәрендә эре купец, аяк киемнәре җитештерүче булган, дүрт тапкыр Воронеж шәһәр думасына сайланган. Менә шул кешенең оныгы аяк киеменә интегеп йөргән.

1943 елда гаилә Мәскәүгә кайтып киткәннән соң 52 ел үткәч, Юрий Яковлев Уфага гастрольгә килә. “Йөрәгем шатлыктан күкрәк чит­легеннән чыгардай булып ярсып типте, барысы да искә төште”, ди ул. Биредә гомеренең иң авыр вакытларын кичерсә дә, ниндидер матур җылы тойгылар уяна. Яковлевка яшьлек эзләре буенча йөрергә машина бүләләр, ул үзе белән Василий Лановойны да ала. Сугыш вакытында урындагы халык арасында “эвакуа­ция­ләнгән” дигән сүз тиргәнү сүзе кебек яңгыраса да, кыерсытылулар, кимсетелүләр тоярга туры килсә дә, аның күңелендә Толбазыда яшәгән гаилә, Красный Ключ, Уфа, банк турында тик яхшы хатирәләр генә сакланган.

— Уфаны  мин бөтенләй таныма­дым. Ул үзгәргән, сугыш вакытындагы кебек түгел. Үзебез яшәгән яшькелт йорт янында йөрәк ешрак тибә башлады, аны сугыштан соң буямаганнар да бугай. Банк шул ук иске бинада урнашкан иде. Чуен баскычлар, чуен баскыч рәшәткәләре... Мин икенче катка мендем, ләкин танымадым. Чөнки элек анда зур бер бүлмә иде, хәзер аны бәләкәй бүлмәчекләргә бү­леп бетергәннәр. Шул гына бераз кәефне төшерде. Ә чуен баскыч белән рәшәткәләр ничектер якын  иде.

Банк коллективы белән очрашу үтте. Бүләкләре мине хәйран калдырды. Теге вакыт аякларымны нык авырттырган агач аяк киеме   урыны­на миңа Италиядә җитештерелгән искитмәле ботинкалар бүләк иттеләр. Күзләремә яшьләр килде...

Резеда Галикәева әзерләде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»