07.12.2013 - Дөнья бу...

“Бер ай тере мишень булдык”

Полкны төнге уникедә тревога буенча күтәрәләр. Диңгез пехотасында хезмәт итүчеләр өчен бу гадәти хәл. Әмма бу юлы “тулысынча коралланып машиналарга төялергә” дигән приказ килә...

Моннан 45 ел элек Варшава Договоры илләренең Чехосло­вакия­дәге чуалышларны туктатуга юнәлтелгән “Дунай” операциясендә катнашу Югары Тәтешледә яшәүче Хәмит Усманов өчен шулай башлана.

Районның бай табигатьле поч­магында урнашкан Сараштыбаш авылында 1949 елның июлендә дөньяга килгән ул. Урта мәктәп тәмамлагач, Совет Армиясе сафларына чакыралар. Кече яшьтән әти- әнисенә ярдәмләшеп үскән, үсмер чагында ук өлкәннәр белән тигез эшләгән таза гәүдәле типсә тимер өзәрлек егетне элита гаскәрләрдән исәпләнгән диңгез пехотасына алалар. Ул елларда хәрби хезмәткә чит илгә җибә­релүчеләрне Дәүләт иминлеге комитеты аша ныклап тикше­рәләр иде. Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград блокадасын үтеп туган ягына исән кайткан Логман аганың улы бу яклап та барлык таләпләргә җавап бирерлек була. Шулай итеп ул 1968 елның 4 маенда Венгриянең Диор шәһәрендә урнашкан диңгез пехотасы полкында хәрби хезмәтен башлый. Беренче көннәрдән үк аларга: “Сез илнең йөзе. Сезгә карап Советлар Союзы турында фикер йөртәләр”, дип аңлаталар. Чит илдәге элита частьта хезмәт итү ул матур киенеп йөрү генә түгел, киресенчә, көнне төнгә ялгап хәрби хезмәткә өйрәнүләр, күнегү­ләрдән тора.

...Тиз арада полк Чехословакия чигенә таба юнәлеш ала. Солдатлар төялгән машиналар, БТРлар һәм башка техниканы үз эченә алган колонна берничә сәгать эчендә Братислава, Брно, Прага аша үтеп Бржеслава шәһәренә килеп җитә. Бу хакта язу хәзер генә җиңел. Ул вакытта бу маршрутны имин үтү җиңел булмый. Көнбатыш сәясмән­нәренең социалистик илләр дуслыгын, бердәмлеген таркатуга юнәлтелгән коткысына бирелгән халык урамнарга чыккан. Шәһәрләр тузгытылган кырмыска оясын хәтерләтә. Кайбер урамнарда хәтта баррикадалар корылган. Халык тулы тар гына урамнардан көч кулланмыйча үтәргә кирәк. Коралны кулга алу турында сүз дә юк, ул катгый тыелган. БТРларның башняларына, пулемётларына, пушкаларга чехол кидерелгән. Урамнардан югары катта яшәүчеләр безнең солдатларга чәчәк букетлары ыргыта. Беренче карашка алар шатланып каршылаган кебек. Әмма чынбарлык бөтенләй башкача. Матур букетлар эченә шешә тыгылган.  Шундыйрак “гөлләмә” башына тисә, нәрсә булганын аңламый да калырсың... Брно шәһәрендә хәл аеруча катлаулы була.

Полк тәгаенләнгән урынга исән-имин килеп җитә, тиз арада палаткалар корып урнашалар. Километр саен икешәр сакчы куеп шәһәр халкы иминлеген сакларга кушалар. Бу эшне алар, нигездә, төнлә башкара. Төрле хәлләр килеп чыгып кына тора. Автоматлары патрон белән тулы булса да аны кулланырга, атарга рөхсәт ителми. “Ай буена палаткаларда чишенмичә йокладык. Урамда постта торганда үзебезне тере мишень кебек хис итә идек. Провокаторлар мотоциклга атланып йортлар арасыннан шәп итеп килеп чыга, туп-туры өскә килә һәм листовкалар ташлап китә. Аларда безнең илебез, аның җитәкчелеге турында төрле пычрак уйдырмалар язылган. Шул вакытта кемдер нервлары чыдамыйча ут ачса, шәһәрнең туздырылган корт умартасына әверелүен көт тә тор. Мондый акцияләрнең нәкъ шуңа исәпләнгәнен, безне урындагы халыкка агрессор итеп күрсәтергә тырышканнарын яхшы аңлый идек. Әмма бер солдат һәм офицер да провокациягә бирелмәде, чөнки без интернациональ бурыч үтәвебезне яхшы аңлый идек”, — дип хәтерли ул көннәрне Хәмит Логман улы. 

Әйе, һәр ил үз мәнфә­гатьләрен якларга хаклы. СССР хөкүмәтенең әтилә­ребез кан коеп, миллионнарча корбаннар исәбенә  яулап алган бәйсезлегебезне тәэмин итүгә юнәлтелгән бу тәвәккәл адымы ул чакта бәлки Европаны да олы афәттән саклап калгандыр. Аның шулай булганын тарих исбатлады бит инде. Бу хәлләрдән соң берничә дистә ел үтеп Михаил Горбачёвның Көнбатыш даирәләре кубызына биюе нәтиҗәсендә Советлар Союзы таркалгач, Америка Кушма Штатлары һәм аның Европадагы сателлитлары үзләренең кара эшләрен тормышка ашыруга иреште. Икътисади яктан көчле Чехословакия икегә бүленде, Гитлер Германиясе буйсындыра алмаган Югославияне бомбага тотып, анда яшәгән төрле милләт халыклары арасында ун елдан артыкка сузылган сугыш оештырдылар. Әле дә Балкан ярымутравының бу өлеше утлы куз булып көйрәвен дәвам итә.

Солдат хезмәтеннән соң Хәмит башта нефтьчеләрдә, аннары район кулланучылар җәмгыятендә эшли һәм 1974 елда “Сельхозтехника”ның район берләшмәсенә шофёр булып урнаша. Ике дистә елга якын шунда эшли. “Ул елларда районга йөк күп ташыла  иде.  Русияне генә түгел СССРны аркылы-буй гизәргә туры килде. Украина, Белоруссия, Казахстан, Кавказ республикалары, Алтай, Себер яклары, Мәскәү, Волгоград һәм башка шәһәрләр күршедәге кебек кенә булды. Атнасына ике кич өйдә куна алсак, зур бәхет иде, калган гомер машина кабинасында үтте. Михаил Горбачёв башлаган реформалар нәти­җәсендә илдә азык-төлеккә талон системасы кертелгәч юл йөрү беркадәр кыенлашты. Шул елларда Алтай трактор заводына запас частьлар алырга барырга туры килде. Атнадан артыграк йөреп кайттык.  Өйдән алган азык иң күбе өч көнгә җитә, аннары бозыла башлый. Кибетләрдә колбасасы, мае, башка ризыклары бар. Әмма аларны алып булмый — талон сорыйлар, ярый әле икмәк бирәләр. Ул елларда хәзерге кебек юл буе кафелар юк иде бит. Ярый әле Свердловск шәһәрендә беркадәр кыздырылган минтай балыгы алып киткән идем, ул бозылмады. Аны саклабрак тотынып тамак ялгап кайтып җиттем”, — дип хәтерли кырык елга якын гомерен руль артында үткәргән хезмәт ветераны.

1992 елда тәҗрибәле шофёрны “Краснохолмнефть” идарәсенең 6нчы промыселына эшкә чакыралар. Хаклы ялга киткәнче Хәмит Усманов анда вахта автобусы йөртте. Ул елларда вахта йөртүче шофёрлар иртәнге биштә кузгалып, төнге икеләрдә генә кайтып керә иде. Ике-өч сәгать йокы һәм тагын эшкә. Шуңа анда тәҗрибәле һәм чыдам кешеләрне генә алалар иде.

Хәмит Усмановның күпь­еллык тырыш хезмәте югары бәяләнгән. “Сель­хозтех­ни­ка”да, нефтьчеләрдә эшләгән елларында бирелгән мактау грамоталары, район чемпионы дипломнары санап бетергесез. Русия дәрәҗәсендәге хезмәт ветераны да ул, “Озак еллар авариясез эшләгәне өчен” билгесе белән бүләк­ләнгән.

Шәхси тормышында да бәхетле булды Хәмит.  Тәтешле кызы Рәсилә белән тату, матур гаилә кордылар һәм әле дә бер-берсенә, балаларына терәк булып яшиләр. Мәхәббәт җимеш­ләре булып ике ул, бер кыз үстерделәр. Булат, Илнар, Зинира хәзер үз гаиләләре белән яшиләр, гомер биргән, белем алып үз дөньяларын коруда ярдәмләшкән кадерлеләренә җиде онык бүләк иткәннәр. Хәмитнең исә әле дә руль артыннан төшкәне юк. Шәхси “КамАЗ”ы, “буханка “УАЗ”ы белән кешеләргә ярдәмләшә, гаилә бюджетына да берникадәр файда китерә.

Чехословакиядәге вакыйгаларда Тәтешле районыннан берничә кеше катнашкан. Аларның дүртесе: Хәмит Усманов, Тәгариф Мортазин, Рәүзәт Закиров, Мәгъдән Сәлимгәрәев олы тормыш юлы үттеләр. Ноябрь башында районда хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган чарада алар да катнашты. Ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгән ветераннарга “Варшава Договоры илләренең “Дунай” опера­ция­сенә 45 ел” дигән медаль тапшырылды.

Марат Зыятдинов,

 “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Тәтешле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»