05.12.2013 - Дөнья бу...

Бәхет хакы

Быелгы ялны туган Башкортстанымда, Агыйдел шифаханәсендә үткәрергә мөмкинлек тугач, шатлыгымның иге-чиге булмады. Шифаханә нәкъ Агыйдел елгасы ярында, куе нарат урманы эчендә урнашкан. Әкияттәге патша кызының алтын сараеннан һич тә ким түгел. Бүлмәләр пөхтә итеп җыештырылган. Кыйммәтле җиһазлар белән бизәлгән. Өр-яңа тәрәзәләр якты кояш нурыннан балкып тора.

Бүлмәдәшем Зифа апа миңа караганда өлкәнрәк яшьтә булса да, зәвыклы итеп киенгән. Йөзенә килешле коңгырт чәчләрен баш түбәсенә матур итеп җыеп куйган. Бик сөйләшеп бармый, үз эченә бикләнгән кебегрәк. Көннәр шулкадәр матур тора. Дәвалану процедураларын алып бетергәч, кичке аштан соң Зифа апа белән саф һава суларга чыгабыз. Табибларның ихтирамлы мөгамәләсе, шифалы куллары, ашханәдәге телеңне йотарлык тәмле ашлар Зифа апага уңай тәэсир итте, ахры, йөзендә елмаю билгеләре ешрак чагыла башлады. Катлаулы язмышының серле йомгакларын сүтәргә Зифа апаны нәрсә мәҗбүр иткәндер, хәзер анык кына әйтә алмыйм, тик аның сөйләгәннәрен сезнең белән дә уртаклашасым килде...

...Зифа авылда бик басынкы кыз булып үсә. Ата-анасы борынгы карашлы, кызларына таләпчән була.

— Касыйм абыең авылның иң булдыклы егетләренең берсе иде. Атаклы гармунчы, алдынгы шофер. Авылда ике генә кешедә “Иж” мотоциклы  бар. Берсе — ирем Касыймныкы. Баһадирдай таза сынлы, кара бөдрә чәчле, коңгырт күзле – әкият батырыннан һич тә ким түгел, — дип сүз башлады Зифа апа. — Колхозда кыр эшләрен башкарган вакытта да, кичке уеннарда да авылыбызның иң чибәр кызлары гел аның янында бөтерелә. Ә аның күңеле Мәрьямдә. Мәрьям, укуын тәмамлап, чит районнан килгән, безнең авылда шәфкать туташы булып эшли. Нәзек билле, озын толымлы, ап-ак йөзле. Хәзерге фотомодельләрең бер читтә торсын. Егетләр генә түгел, без, яшьрәк кызлар да, сылулыгына сокланып, артыннан бер тотам калмый ияреп йөри идек. Көз көне Касыйм белән Мәрьямнең туйлары була, дип, бөтен авыл белән көттек. Тик аның йөргән егете армиядә булган икән. Хезмәтен  тутырып кайткач, алып китте Мәрьямне. Әти-әнисе дә Касыймга ризалык бирмәгән, имеш...

Касыймның Зифага яучы җибәрүе бөтен авыл өчен көтелмәгән хәл була. Яшьләр авыл Советында язылышкач, зурга җибәрми генә, иң якын кешеләрен генә чакырып, аш табыны әзерлиләр. Шуннан соң озак та үтми, Касыйм, Зифаны ияртеп, шәһәргә чыгып китә. Яшь гаилә матур гына дөнья көтә башлый. Касыйм нефтьче һөнәрен сайлый, Зифа ашханәгә урнаша. Бер елдан, тормышларына чиксез шатлык өстәп, уллары туа. Яшь ана  бала мәшәкатьләренә чума. “Бала туган саен ир белән хатын арасы бер сәке тактасы кадәр ерагая”, дигән борынгылар. Бәлки, Касыймга игътибар җитмәгәндер, ул эштән соңлап кайта башлый. Оста гармунчы булгач, аш-суга да чакырып торалар. Өйдә бала тавышына йоклап булмый, дип, чакырган җирдә кунып та калгалый. Себер якларына эшкә кешеләр җыя башлагач, Касыйм беренчеләрдән булып китә дә бара.

— Башта хатлары еш килде. Үзе дә бер-ике тапкыр ялга кайтты. Тора-бара ике арада хатлар тукталды, — дип искә ала Зифа апа.

Күз яшен кешегә күрсәтми яшь ана. Бәләкәй Каюмны балалар бакчасына илтә дә үзе эшкә йөгерә. Кич белән бала йоклагач, бәйләм бәйли. Ахирәтләренең кием-салымнарын яңартып бирә. Касыйм турында сүз кузгатсалар: “Гаеп үземдә дә бардыр, буй җитмәслеккә үрелмәскә кирәк иде”, — дип кенә куя. Ничек өзелеп көткәнен, йокысыз төннәрдә күпме күз яше түккәнен үзе генә белә...

Каюмы бигрәк атасына охшаган.  Инде алты яшь тә тулып килә үзенә. Балалар бакчасында музыка түгәрәгендә шөгыльләнә. Тәрбиячеләре канәгать, сәләтле, диләр. Атасы кебек гармунчы булыр, ахры.

— Беркөн шулай кичләтеп кенә ишек шакыдылар,— дип хәтерли Зифа апа. — Ачып жибәрсәм, Касыйм басып тора. Бер кулында чемодан, икенче кулында, бер яшь чамасы булыр, ир бала. Мин баскан җиремдә каттым да калдым. Килгәч, керерсез инде, дип, чак әйтә алдым. Үзем баланың анасы керүен көтәм. Баласы булгач, анасы да бардыр бит инде. Ипләп кенә урамга чыгып карыйм, башка кеше күренми. Дәшми генә табын әзерләп, тамакларын туйдырдым. Йокы бүлмәсенә урын җәйдем. Үзебез Каюм белән залдагы диванга яттык. Кая инде күзгә йокы керү! Башка әллә нинди уйлар килә. Җитмәсә, Каюм да: “Әни, минем әтием кайтты бит, әйме? Нигә безнең белән сөйләшми, әллә телен йотканмы? – дип тәтелди. — Син бит бәбине әниләргә генә бирәләр дигән идең. Мине алырга төн йокламый шәл бәйләп акча җыйдым, дисең. Әтиемә ничек бирделәр икән, ул да шәл бәйләргә өйрәнгәнмени?” – ди.   “Я, йокла, улым, әтиең арыган, ерак юлдан кайткан бит. Иртән барысы да ачыкланыр. Бәбине сиңа күрсәтергә алып торгандыр, иртәгә илтеп бирер”, — дим.

Шулай сөйләшми генә дүртебез ике бүлмәдә яшибез. Башка төрле уйлар килә. Әллә, мин әйтәм, начар юлга кереп киткәнме бу, ничә еллар бер хәбәре дә килмәде бит. Әллә акчага-мазар  алданып, яшереп тотамы кеше баласын, дип тә уйлап куям. Юк, авызга су капкан кебек болай йөрергә ярамый, мәсьәләне уртага салып хәл итәргә кирәк, аннан соң булуы бар, дип иртәнге аштан соң сүз башладым.

— Касыйм, баланы болай анасыннан аерырга ярамый, каян алдың, шунда илтеп куй, үзеңнең дүрт ягың кыйбла, ничек телисең, шулай яшә. Бала язмышы, кеше гомере белән шаярырга мин сиңа юл куймам, — димен.

— Кара, ничек батырланып киткәнсең...

— Дөнья барысына да өйрәтә ул...

— Илтер идем дә, илтер җире юк бит, — ди бу, авыр көрсенеп. — Аның әнисе Мәрьям иде. Ул хәзер юк инде, безне мәңгелеккә ташлап китте...

Һәм кыскача гына сөйләп бирде. Себердә үзенең беренче мәхәббәте белән очрашып кавышканнар икән. Мәрьям иреннән аерылган булган. Авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтеп кайтып килгәндә давыл кубып, вертолетлары тайгада югалган...

— Күземә яшь тулды, барып, баласын кочагыма алдым да туйганчы еладым, — ди Зифа апа. — Мин шушы минутта сабыйны үз балам буларак кабул иттем, Каюм белән икесен тигез күреп, исән-сау карап үстерергә Ходайдан ярдәм сорадым. Шулай итеп, яңадан ирле дә, ике уллы да булдым...

Тәслия Әхмәтова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»