04.12.2013 - Дөнья бу...

“Мин түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдем...”

Иске Күктау авылында яшәүче тимер бөгү остасы Равил Рәшитовны бүген тирә-як районнарда да яхшы беләләр. Тимердән бөгеп эшләнгән әйберләргә сорау  шулкадәр күп ки,  заказлар өч-дүрт ай ялсыз эшләсәң дә, бетәрлек түгел. Бүген Равил Шәрәфислам улының тимер бөгү һәм чүкү цехы, заманча җиһазландырылган йорты,  күркәм гаиләсе, чит ил машинасы бар. Ә бит унөч ел элек кенә ул болар хакында хәтта хыяллана да алмаган. Чөнки ул вакытта  Равил Шәрәфислам улы тормышның иң төбенә — эчкечелек сазлыгына төшеп чумган булган.

Равил Мәскәү шәһәрендә Түбән Новгород кызы Хәнифә белән Илеш районының Иске Күктау авылы егете Шәрә­фислам гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Малайга биш яшь тулганда гаилә Иске Күктау авылына күченеп кайта. Малайга сигез яшь булганда әтисе дөнья куя. Урта мәктәптән соң район үзәгендәге һөнәрчелек училищесында укый, биредә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Укуын тә­мамлагач туган колхозына кайтып, эшкә урнаша. Берничә елдан Дуван районы кызы Альбина белән чәчләрен чәчкә бәйли. Бер елдан кызлары Ралина дөньяга аваз сала.

Кайгы көтмәгәндә килә. 1992 елның язында Равилнең Мөнәвир исемле  энесе юл һәлакәтенә очрап, һәлак була. Энесенең үлемен Равил башка туганнарына караганда да авыррак кичерә һәм кайгысын аракы белән юарга гадәтләнә. Равил, үзе дә сизмәстән, башы-аягы белән аракы сазлыгына чума. Баштарак “зәм-зәм суы”н ул эштән кайткач кына кабыштырса, тора-бара, эчеп эшкә баралмый калулар да гадәти күре­нешкә әверелә. Эчкән иргә кайсы хатын түзсен инде? Альбина да, Равил эчеп тавыш куптарган саен туган ягына кайтып китә.

— Альбинаның кайтып-китеп йөрү­ләре турында үзе бер китап язарлык, — дип искә ала ул чакларны Равил абый. — Шулай бервакыт, запойга китүнең икенчеме-өченчеме көнендә, төш җиткәндәрәк, капка төбенә Дуванда яшәүче баҗаның “КамАЗ”ы килеп туктады. Аннан  йодрыкларын төйнәп башта әби килеп төште, аннары баҗаның башы күренде. Әбинең тузынуларын ишетмәс өчен мин тизрәк өйдән чыгып качтым. “КамАЗ” кузгалып китүгә, кайтып керсәм, ни күрим, өйдәге бөтен нәрсәне төяп алып чыгып киткәннәр. Ачудан түзмәдем,  бер ярты аракыны бер тында эчеп бетердем. Бер эчә башлагач, туктап буламыни? Ай буе өйдән чыкмыйча эчеп яттым. Айныр вакыт җит­кәч, Альбина: “Килеп ала­сыңмы?” —  дип  телеграмма сук­ты. Кызны да, үзен дә сагынган идем,  машина яллап, икенче көнне үк кадер­леләремне алырга киттем. Күпмедер вакыт әйбәт кенә яшәдек. Шуннан авыз тагын: “Эчәсе килә”, — дип шапылдый башлады.  Башым-аягым белән янә эчкечелек сазлыгына чумуымны сизми дә калдым. Альбина, элекке гадәтенә тугры калып, янә баҗа белән әбине чакыртты. Хатыным өйдәге бар мөлкәтне җыеп  кайтып китүгә, мин янә иреккә чыктым —  туйганчы эчеп яттым. Тагын килде, тагын кайтып китте бу. Алтынчы тапкыр тузынып кайтып киткәч, аны алырга  бармадым. Миннән ялкуы җиткән булгандыр, күрәсең, Альбинадан да хәбәр-хәтер булмады.

 Хатыным юклыктан файдаланып, шешәдәш дусларым минем янга елышты. Тора-бара өй бомжлар оясын хәтерләтә башлады. Ашарга да ризык калмады. Кешегә ялланып эшләп тамак туйдыра башладык. Элек кешеләр мәрхәмәтлерәк иде: корсак шартлар дәрәҗәгә җиткәнче ашатып һәм эчереп кайтаралар иде. Җитмәсә, күпләр, башкарган эштән канәгать булып, иртәгә иртән башың авыртыр дип, кесәгә көмешкә дә тыгып җибәрәләр. Ул елларда кемнәрдә генә бил бөгәргә туры килмәде дә, кемнәрнең генә аракыларын һәм көмешкәләрен эчмәдек без! 

Бервакыт эшкә дәшүчеләр дә бетте. Эшләмәгәч, ашатучы да, эчерүче дә юк. Шундый көннәрнең берсендә минем дә зиһен ачылып киткәндәй булды. “Син бит бөтенләй үк беткән кеше түгел. Иң мөһиме — кулыңнан эш килә. Бәлки, туктарсың?!”  — дип, үз-үземә эндәштем. Күңелгә шундый уй килүгә, ничектер рәхәт һәм җиңел булып китте һәм мин, тәвәккәлләп, авыл башында яшәүче Фларит дустым янына юлландым. Башкалардан аермалы буларак, ул мине: “Бар, башны катырып йөрмәле”,  — дип,  урамга куып чыгармады, өенә чакырды. Өстәл артына утыруга, бер рюмка аракы салды. Кыяр-кыймас сүз башладым:

— Ни бит әле, Фларит, эчүне ташларга иде. Эчкечелектән дәвалый торган берәр  кеше янына алып баралмассың­мы? Үзең беләсең, кесәмдә сукыр бер тиен дә  акчам юк. Үз исәбеңә алып бара алсаң, айныгач, берәр эшеңне булса да эшләп түләр  идем, — дип, аңа ялварулы карашымны төбәдем.

— Ярар, карарбыз. Бәлки, иртәгә үк барырбыз. Тик, кара аны,  эчә күрмә. Эчсәң, файдасы тимәячәк, — дип кисәтте ул.

Фларит эчмә дигәнгә генә түзеп буламыни, кичен бер “акбаш”ны тамчысына кадәр бушатып йокларга яттым. Иртән ишек дөбердәткән тавышка уянып китсәм, бусагада Фларит басып тора.

— Бар, тиз генә киенеп чык, Абдуллинога алып барам, — ди бу. 

Көч-хәл белән торып, машинага чыгып утырдым. Кабинада минем кебек тагын ике сәрхүш бар  иде.

Абдуллинога ничек барганны да, кайтканны да хәтерләмим. Шунысын гына төгәл беләм, 2000 елдан башлап аракының тамчысын да авызыма капканым юк, — дип тәмамлады сүзен Равил абый. Аннары бераз уйланып торды да: — Шулай да бер тапкыр ялгыша яздым мин, ул хакта да сөйлим инде дип, сүзен дәвам итте: — Эчүдән туктаганга дүрт ел булып килә иде. Трасса буйлап авылга кайтып киләм. Өйгә кайтып җитәргә дә күп калмаган иде инде. Гөнаһ шомлыгына каршы, тамак кипкәндәй булды һәм минералка алу нияте белән бер кафе янына туктадым. Кереп бастым прилавка артына. Сатучы күренми, ашап утыручылар да юк. Шулчак карашым шакмаклы шешәгә салынган коньякка төшмәсенме! Бигрәк тә аның ал төстә булуы  мине әсир итте. Шул коньякны бер генә йотым булса да эчеп карыйсы килде. Шулчак акылым: “Борыл да чыгып кит!” — дип йодрык төйнәде, ә икенче яктан,  күңелнең төпкел бер почмагыннан килгән тавыш: “Эчәсең бик килә икән,  ал да эч син аны”, —  дип, теге шешәне сатып алырга кыстый  башлады. Шулчак мин: “Ни булса шул булыр, алам да эчәм!” — дигән ныклы карарга килдем. Ул арада  сатучы кыз да эчке бүлмәдән килеп чыкты. Аны күрүгә: “Бирегез әле шул коньякны!” — дип,  сабырсызланып  күзләренә текәлдем. Ә ул, мыскыл иткәндәй: “Хакын күрдеңме соң син аның?” — дип елмайды. Мин ялт кына карашымны хак күрсәтелгән язуга күчердем һәм тораташтай катып калдым. Анда “3000 сум” дип язылган. Күзләрем­нең шакмаклана баруын күреп, сатучы: “Аласызмы?” — дип, миңа янә мыскыллы караш ташлады. Мин, сер бирмәскә тырышып, кесә төпләрен капшый башладым. Тик анда  3000 түгел, 300 сум да  юк иде. “Ичмасам, өйдә дә ул кадәр акча юк”, — дип, төкерекләремне йота-йота, кафедан чыгып киттем. Өйдә андый акча булса, билләһи, барып ала идем шул иблисне. Барып ала идем дә, туйганчы эчә идем. Эчә идем дә, тагын тормыш төбенә тәгә­ри идем, — дип тәмамлады ул хикәятен.

Шул вакытта кесәсендә 3000 сум акчасы булып, шул коньякны сатып алса, бүген шушылай аягында ныклы басып торыр идеме икән Равил Шәрәфислам улы? Юктыр, мөгаен.

Абдуллинодагы әбидән код салдырып кайтканнан соң училищеда алган һөнәре буенча эшләргә карар итә Равил абый. Ул вакытта Югары Яркәйдә бассейн төзелә башлаган була. Шунда эретеп ябыштыручы булып эшкә  урнаша. Анда эшләр тәмамлануга, колхозга кайтып, үз һөнәре буенча хезмәт сала. Берникадәр вакыт звеновод булып та эшләп ала. Бер көнне танышы аңа: “Кулыңнан эш килә бит синең. Нигә үз эшеңне ачып карамыйсың?” —  дип киңәш итә. Равилгә җитә кала. Колхоздан китеп, үз ихатасында мунча мичләре ясап сата башлый ул. Бераз вакыт үтүгә,   тимердән бөгеп һәм чүкеп челтәрле коймалар, беседкалар, япмалар  эшләүне дә үзләштерә. Иң куанычлысы шул, эшләгән һәр әйберен шунда ук алып китә торалар. Өч ел элек ул, бакча артыннан җир алып, тимер бөгү һәм чүкү цехы да  ачып җибәр­гән. Берьюлы өч кешене эшле иткән.

— Шунысы кызганыч: кул астымда эшләгән һәм кайчандыр эшләп киткән  кешеләрнең күбесе “яшел елан” белән дуслар. Бер-ике көн эшлиләрме-юкмы, “Акча бирәсеңме?” — дип җанга тия башлыйлар. “Икмәк белән сөткә кирәк”, — дип, ышандырырлык итеп  сорагач, бирәм инде. Ә алар, икмәк белән сөт алмыйлар, кулларына кергән акчаны шундук аракыга әйләнд­ерәләр. Күпләрен эчкечелеккә каршы код салдырырга да  алып барып карадым, нәтиҗәсе генә булмады. Бер-ике ай әйбәт кенә эшләп йөриләр дә, тагын “ычкыналар”. Ә эчкән кешенең, үзегез беләсез, башкарган эшенең рәте булмый. Шуңа, башлыча, үземә иртәдән кичкә кадәр шушы цехта бил бөгәргә туры килә. Ярый әле ялга кайткан чакларында Себердә эретеп ябыштыручы бу­лып эшләп йөрүче авылдаш егетләр ярдәмгә килә.  Заказларның күпчелек өлешен алар белән киметәбез.

— Альбина апа белән кызыгызны кайчан барып алып кайттыгыз соң?

— Әтисез үсүнең михнәт­ләрен үземнән чыгып беләм бит мин. Шунлыктан, айнып күп­медер вакыт үтүгә: “Нигә әле кызым әтисез үсәргә тиеш?” — дип уйлана башладым. Альбинага шул хакта язып хат салдым. Ул каршы килмәде:  “Килеп алсаң, кайтырбыз”, — диде. Алты ел аерым торганнан соң яңадан кушылып яши башладык. Кызым Башкортстан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, бүген Уфада  эшләп йөри. “Әти” дип өзелеп  тора. Мин  аңа кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Үзем дә тулы канлы тормыш белән яшим. Быел җәй Казанда узган Универсиадага барып, берничә төр  спорт ярышларын карап  кайттым, Болгарга да бардым. Елына ике-өч тапкыр чит илгә барып кайту мөмкинлегем дә бар. Тик мин  самолетта очарга куркам. Шунлыктан, елга бер-ике тапкыр республикадагы шифаханәләрдә генә ял итәм.

Равил абыйга бүген авылдашлары сокланып та, кайберләре хәтта көнләшеп тә карый. Ике ел элек булган вакыйга моңа ачык мисал. Равил абыйларның ихатасында парлы чыршылар үсеп утыра.  Һәр Яңа ел бәй-рәме алдыннан шуларны бизәү — Равил Шәрәф­ислам улының иң яраткан шөгыле була.  Яңа ел төнендә исә Рәшитов­лар­ның капка төбе ял һәм күңел ачу урынына әйләнә. Кемдер аларның бакчалары артындагы тауда шуа, икенчеләр чыршы яктысында гармунга кушылып җырлый, өченчеләр, мәзәк сүз сөйләп, баш­аларның кәефен күтәрә. Ул елны да Равил абый декабрь урталарында ук чыршыларга гирляндалар, башка төрле уенчыклар элә. Авылдашлары һәр кичне урамны ямьләп җем-җем килеп  утырган чыршыларга сокланып карап уза. Яңа ел төнендә, гадәттәгечә, бирегә халык җыела. Иртәнге алтыда гына таралыша алар. Ә иртәнге унда Рәшитов­лар капкасын электр челтәрләре хезмәт­кәрләре ачып керә. Кемдер: “Равил гирляндаларга утны законсыз рәвештә ялгаган”, — дип хәбәр  иткән икән. Электриклар бу хәбәрнең ялган икәнлегенә инанганнан соң, Равил Рәшитовтан гафу үтенеп, кайтып китәләр. Агымдагы елның  язында тагын шуңа охшаш бер күңелсез хәл була. Әлеге вакытта Иске Күктау авылы халкы күмәк көч белән мәчет тергезә. Равил әфәнде дә мәчет төзүгә үз өлешен кертергә  — капка-коймаларны тимердән челтәрләп-бизәкләп эшләп бирергә ниятли. Кар сулары эреп бетүгә, мәчет төзетү­челәр­нең рөхсәтен алып,   60 метр озынлыктагы койма һәм капкаларны эретеп-ябыштыру эшенә тотына. Шунда авылның ачы телле кешеләренең берсе: “Мәчеткә койма эшләп, элекке гөнаһ­ларын юарга тели микәнни Равил?” —  дип әйтеп куя.

Хәер мондый “чагып алу”лар гына Равил әфәнденең  ­т­имердәй ныклы рухын сындыра алмас. Чөнки ул тормыш­ның ачы хакыйкатен — түбәнлеккә төшүнең бик җиңел һәм тиз, ә түбәннән югарыга күтәрелү юлы бик озын һәм авыр булуын яхшы  аңлаган. Моның шулай икән­леген төрле сәбәпләр  аркасында тормыш тө­бенә төшеп баручы гәзит укучыларыбыз  да исләреннән чыгармасыннар иде.

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»