03.12.2013 - Дөнья бу...

Кешегә баз казысаң...

Разия бүген иртәдән телефоны яныннан китмәде. Оныгы Илнур соңгы имтиханын тапшыра, техникум тәмамлый бит. Имтиханнан чыгу белән дәүәнисенә шалтыратырга вәгъдә бирде.  Төш авышканда гына телефон шалтырады. Йөгереп килеп трубканы алса, бәйләнештә Илнур түгел, элекке хезмәттәше Сания булып чыкты. ”Ишеттеңме Зареманың балалары турында хәбәрне?”— дип башлады ул.

Разия бер хәбәр дә ишетмәгәнлеген әйткәч, озак еллар бергә эшләгән Зареманың кызы ике баласы һәм ире белән авариягә юлыгып һәлак булулары турында хәбәр итте.

Разия өнсез калды. Олыгайган көнендә Зарема нинди ачы хәсрәткә тарыган! Яшьли иреннән калып, ялгызы күз карасы кебек багып үстергән югары белемле кызы гаиләсе белән күз ачып йомганчы юк булган. Аллаһ сабырлык бирсен Заремага...

...Тулы гәүдәле, йөзгә чибәр иде Зарема. Чыгышы белән ерак районнан юллама белән килеп, Разиялар районында эшкә калган, шунда кияүгә чыккан икътисадчы. Менә шул кеше бер заман Разияга, житәкчеләренең чәенә салуын сорап, пенициллин шешәсендә бер сыекча бирде. Гөнаһыннан курыкты Разия, Зареманың үтенечен үтәмәде. Шешә тө­бен­дәге төссез берничә тамчы бик шикле күренде, ан­да-монда йөртмәде, бәдрәфкә ыргытты. Аннан соң, ул пешекче бит. Ул-бу булып тикшерә башласалар... ”Чәй генә капкан идем” дисәләр, аңа җавап тотарга калачак…

Нинди үче булгандыр Зареманың җитәкчеләренә, анысы Разияга мәгълүм түгел. Мәгәр принципиальлеге өчен күпләр үзенә теш кайрый дип ишеткәне булды Разияның.

Шул хәлдән соң Зарема, озак та тормыйча, үз те­ләге белән гариза язып, туган якларына кайтып китте. Күп еллар үткәч кенә яшьлек еллары үткән районга килеп күренде. Разия янына да керде. ”Теге вакытта мин әйткәнне эшләмәдең, Разия апа. Ул әллә нәрсә түгел иде, өшкертелгән су гына иде”, — диде, акланырга тырышып.

Анысы мөһим түгел Разияга. Җитәкчеләре алдында, кем булуына, нинди булуына карамастан, аның намусы чиста. Шул чакта гөнаһка баткан булса, шушы көннәрне күрә алыр идеме ул? Олы яшьтәге бу ханым — күптән дүрт оныгына — зурәни, балалары өчен туган йорт җылысын саклаучы, аларның һәр кичерешен үзенекедәй кабул итүче ана, ире Сәлимгә — тугры хатын, киңәшче һәм ышанычлы терәк. Күрше-күләне нинди дә булса катлаулы хәлдә калганда киңәш сорап аңа килә, эч серләрен сөйләп юана. Күңеле сер сыйдырырлык һәм сакларлык, тормышка, кешеләргә, яшәешкә карата үзенең фикере булган Разияга күпләр гаҗәеп зат итеп карый.

...Ишеткән хәбәреннән һушына килеп, үткәннәрен хәтереннән барлап, Зареманың һәлак булган газизләре рухына дога кылып утырганда телефон шалтырады. “Дәүәни, ”бишле”! — диде оныгы. — “Хәзер кайтырга чыгам. Догаңда бул...”

Илнурына хәерле юл теләп, Разия “сәфәр догасы”н укыды, аннары өлгергән камырын җәеп, миченә бәлеш куярга кухняга кереп китте...

Аида Хәйретдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»