30.11.2013 - Дөнья бу...

Әти-әни, картәти-картәни һәм безнең яшь гаилә...

Сер түгел, бүген күп кенә киленнәр каенана белән сыешып яшәү түгел, төп йортта бер көн дә тормый. Яшәгән хәлдә дә, үз йортын тергезеп, тизрәк башка чыгарга омтыла. Шәһәр кызлары исә үз фатиры булган кияүләрне сайлый. Әти-әниләр белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр дә үзгәреш кичерде. Өч-дүрт баласы булып та, авылда ялгызы яшәүче өлкәннәр бихисап. Алар фәкать күршеләренә күз төбәп яши. Шул ук вакытта, шәһәрдәге балаларының тормышы да җиңел түгел. Шулай икән, ни өчен  төрле буын вәкилләренә бергәләп яшәмәскә? Ул очракта алар бер-берсенә ныклы терәк була алыр иде. Әлегә хыялда гына төзелгән бу йортны “Драйхаус” дип атадык. Немец телендә “драй” – өч, “хаус ” –  йорт дигәнне аңлата. Әйдәгез, бергәләп “Драйхаус”ның уңай һәм кире якларын барлап карыйк.

Үз өемдә – үз көем

Бүген күпчелек яшьләр үз көче белән генә йорт сала, яки фатир ала алмый. Ипотекага керүчеләр  хаклы ялга чыкканчы кредит түләргә мәҗбүр. Яшьләргә нишләргә? Мәсьәләне көчләрне, булган акчаларны бергә туплап, дүрт буын вәкилләре дә сыячак өч катлы йорт төзү юлы белән хәл итәргә мөмкин. Әти-әни банктагы акчасын төзелешкә салырга мөмкин. Картәти белән картәнинең дә пенсия акчасы, җыйсаң байтак була. Яшьләр үзләре дә эшли. Нәтиҗәдә, уртак көч белән йорт төзелә һәм дүрт буын вәкилләре бер кыек астында яши башлый. Беренче катта – картәти белән картәни көн күрә. Икенче катта – аларның улы белән килене, ягъни яшьләрнең әти-әнисе яши. Өченче кат – тулысынча яшь гаилә карамагында. Ә инде дүртенче буын вәкилләрен тәшкил итүче туруннар мондый йортта яшьләр эштә булган вакытта иң өлкәннәр карамагында булачак.

Балалар бакчасы яхшы, әмма гаилә тәрбиясе яхшырак!

Бүген Уфада гына түгел, уртача шәһәрләрдә дә балалар бакчаларында урыннар җитми. Нәтиҗәдә, еш кына оныкларны авылда яшәүче картәниләр карый. Алар балаларга әниләрен дә, тәрбиячеләрне дә алыштыра. Балалар бакчасында урын табылса да, мәшә­катьләр бетми. Сабыйлар бакчага йөри башлагач, еш авырый. “Драйхаус”та яшәүче яшь гаиләгә исә балалар бакчасы кирәкми. Балаларны картәти белән картәни караячак. Билгеле, өлкәннәргә шук малайларны, чая кызларны тыеп тору җиңел булмас. Шул ук вакытта, оныкларын, туруннарын карашу алар өчен дә күңелле мәшәкать. Нәтиҗәдә, өлкәннәрнең көне күңелле үтәчәк. Балалар да төпле гаилә тәрбиясе алачак. Дүрт яшькә җиткәннән соң исә балаларны бакчага илтергә дә мөмкин. Чөнки бу вакытка алар ныгыган була. Гадәттә, гаилә тәрбиясе алган балалар тыйнаклыгы, сөйкемлелеге белән аерылып тора. Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән татар авылында яшь әниләр балаларын дүрт яше тулгач кына балалар бакчасына бирә. Авылда бер генә кибеттә дә сыра, хәмер сатылмый. Яшьләр яман гадәтләр белән мавыкмый. Шул рәвешле балалар физик яктан да, рухи яктан да сәламәт булып үсә.

 Ерактагы кояш якты, ләкин җылытмый...

Командировкада вакытта бер авылда бер бабай белән сөйләштем. Өс-киеменең рәте булмаса да, сүзләре мәгънәле. Журналист икәнлегемне белгәч, улын мактарга тотынды. “Ике югары уку йорты тәмамлады, Канадада яши”, ди. “Соңгы тапкыр кайчан кайтты?” дип сорагач, җавапсыз калды. Билгеле, бабай улыннан бер ярдәм дә күрми. Акча дип дөньясын оныткан улы да картайган әтисен оныткан ахры. Сер түгел, өч, дүрт бала үстереп тә, ялгыз картлык кичерүче әби-бабайлар адым саен.

“Драйхаус” бу мәсьәләне дә хәл итә. Улы-килене, оныгының гаиләсе белән бергә яшәүче өлкәннәрнең өс-башы  бөтен, тамагы тук булачак. Коммуналь түләүләр, дару өчен чыгымнар да аларны борчымаячак, бу мәсьәләләр балалар карамагында булачак. Өлкәннәр оныкларны тәрбияләшеп, хөрмәт күреп яшәячәк.

 Өлкәннәр киңәше – алтын!

Яшь гаиләләр еш таркала. Кайвакыт, юк кына сәбәптән дә тавыш чыга. Билгеле, янәшәңдә “ялкын”ны басардай кешеләр булса, мондый күңелсез хәлләргә чик куярга мөмкин. Элек-электән иң дөрес, төпле киңәшләрне өлкәннәр биргән. Һәм аерылышулар да сирәк күренеш булган. Моңа мисал эзләп, ерак барасы түгел. Күпчелеге­безнең картәти-картәниләре алтын туйларын билгели. Тормыш юлыннан алтмыш ел бергә атлаучылар да бар. Бүген исә бер ел яшәгәннән соң ук аерылышучылар да байтак. Күпчелек яшь парлар дөнья авырлыкларына әзер түгел. Вакытлыча фатирда яшәү, аз эш хакы алу, автобуста йөрү – күп яшьләр мондый тормыш теләми. Баласын ялгызы тәрбияләүче яшь әниләр дә гадәти күренешкә әверелде. Кеше сүзе – кеше үтерә. Шул ук вакытта, бер җылы сүз канат куярга да мөмкин. “Драйхаус”та җылы сүз белән юатучылар, төпле киңәш бирүчеләр янәшәдә генә булачак. Иң мөһиме – картәти белән картәни, әти-әни үзләре үрнәк күрсәтәчәк. Димәк, яшьләр ачуланышкан хәлдә дә аерылышырга ашыкмаячак.

 Бер казанга ничә тәкә башы сыя?

Хәзерге заманда нинди генә йортлар, коттеджлар төзелми. Алар тел сындырырлык исемнәр белән атала. “Драйхаус” яңача йортмы? Беренче карашка, шулай кебек. Асылда, мәсәлән Кавказда борын-борыннан берничә катлы йортларда яшиләр. Аның каравы, гаилә җылысында, өлкән буын йогынтысында тәрбияләнгән буын җәмгыять тәэсиренә бирешми. Мондый мохиттә тәрбияләнүчеләр әти-әнисен, өлкәннәр­не, туганнарын хөрмәт итә. Кызганычка каршы, бездә бу күренешнең киресе күзәтелә. Имин гаилә­ләрдә тәрбия­ләнүчеләр арасында да әти-әнисен бар дип тә белмәүчеләр байтак.

Әлбәттә, берничә буын вәкилләре бер кыек астында яшәгән очракта өлкәннәр оныкларының музыка “акыртуы”на, тыз-быз чабып йө­рүенә канә­гать­сезлек бел­дерергә дә мөмкин. Яшь­ләрнең исә таңга кадәр күңел ачасы киләчәк. Урта яшьтәгеләр тынычлык яклы. Бу җәһәттән “Драйхаус”ның уңай яклары белән бергә кире яклары да бар. Алар турында байтак бәхәсләшергә мөмкин. Шулай да, һәркем бер үзен­чәлеккә игътибар итсен иде. Балачак хатирәләренә бирелгәндә балалар бакчасындагы вакытны кайсыбыз гына искә ала икән? Ә картәти, картәни белән үткәргән миз­гелләр гомер буе да онытылмый! Нәтиҗәне һәркем үзе ясасын.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»