21.11.2013 - Дөнья бу...

Таракан белән кандала ни өчен юкка чыкты?

Һәр җан иясенең яшәеш мохите, дуслары һәм дошманнары була. Шунысы да билгеле: кешеләр меңнәрчә ел элек хайваннарны үзләренә буйсындырып кына калмаган, ә үзара сугышларда дошманга каршы корал итеп тә файдаланган. Мисыр фиргавеннәренә арысланнарның ничек ярдәм иткәнен тарихтан беләбез. Ә этләр һаман да дуслыкка тугрылыгын саклый, кирәк чакта дошманыңны өзгәләргә әзер. XX гасырда диңгез сугышларында дельфиннарның  батырлыгы да таң калдыра. Болары — зур хайваннар. Алардан хәзер хәрбиләр дә сакланырга өйрәнгән. Чиратта кемнәр дип уйлыйсыз? Кайбер илләрдә дошман тылына өйрәтелгән бөҗәкләрне җибәрә башлаганнар. Аптырамыйк, дөнья бу!

Шпион кандалалар

Күптән түгел дөньяның  билгеле мәгълүмат чараларында бик кызыклы язма дөнья күрде. Бер төркем АКШ галимнәре, электроника казанышларын файдаланып, йорт кандалаларын үзенчәлекле биороботка  әйләндергән. Зомби хәленә төшерелгән әлеге бөҗәкләрне  кунакханәләрдә тукталучы шикле кешеләр бүлмәсенә җибәрәләр икән. Гадәти тавыш тыңлаучы аппаратлардан аермалы буларак, шпион-кандаланы иң оста разведчик та аера алмый, ди. АКШның махсус хезмәтләре мондый тәҗрибәне Вьетнам сугышында партизаннарның кайда яшеренгәнен ачыклауда кулланган.

Эш шунда: кандалалар ифрат көчле тоемлау сәләтенә ия һәм алар хайваннарның гына түгел, кешеләрнең дә кайда туплануын берничә йөз метрдан тоя ала. Хәрбиләр кандала тутырылган аппарат уйлап тапкан. Бөҗәкләр исә засадада качып ятучы вьетнам партизаннарын тою белән, аппараттагы электромагнит кырын бозып, активлык күрсәтә башлый. Шул рәвешле, махсус датчик дошманның кайсы юнәлештә ятканын төгәл күрсәтеп биргән. Аннары эшкә солдатлар һәм ут яудыручы корал кушылган. Бәхеткә, батыр халыкны буйсындырырга кандалаларның да ярдәме тимәде.

Алты аяклы... агент

Кара тараканны күрмәгән кеше сирәктер. Ә аның сәләте күпләрне таң калдыра. Беренчедән, алар тиз йөгерә. Икенче үзенчәлеге бөҗәкнең һәр аягында бәләкәй генә селкенүне дә тоярга сәләтле орган булу белән бәйле. Тәҗрибәләр күрсәтүенчә, бөҗәкләр арасында ул иң “акыллысы” исәпләнә. Таракан элекке хаталарын кабатламаска тырыша. Әмма хәтере кыска, бик тиз оныта да икән.

Гаҗәп хәл, әмма чынбарлык. Махсус хезмәтләр әлеге бөҗәкләрне дә үзләренең “агент”ы итә алган. Токио университетының бер төркем галимнәре тараканның аягына “компьютер-биологик структура” беркетүгә ирешә. Галимнәр шуның ярдәмендә бина эчендәге тараканнарның хәрәкәтен контрольдә тотуга һәм юнәлешләрен үзгәртүгә ирешә. Таракан җилкәсендәге антенналар, микроскопик микрофон һәм радиотапшыргыч тараканны чын мәгънәсендә “007 агенты” дәрәҗәсенә күтәргән.

Башка бөҗәкләрдән аермалы буларак, тараканнар үзаллы карар кабул итәргә дә сәләтле. Тәненә беркетелгән сенсорлар көчле сигнал кабул итә башлауга, таракан башта туктап кала, аннары, тәҗрибәле разведчиклар кебек, хәвефле урыннан зигзаглап йөгерә-йөгерә кача. Галимнәр тараканның төрле шартларда да яшәргә сәләтлелегенә һәм яңа урынга тиз яраклаша белүенә игътибар иткән.

Бал кортлары ирек ярата

Бал кортларының уңганлыгына сокланабыз. Тынгысыз җан ияләренең дөньясы серле. Ә менә чага башласалар, алардан да ныграк куркытканы юктыр. Чакканнан соң бал кортының үлгәнен беләбез, ә угы берничә минут “тере” булып кала. Табигатьнең бал кортларына карата шундый рәхимсез булуы һаман да күп сораулар тудыра. Бал кортының чакканда өзелеп калган өлешендә агулы ук белән идарә итүче нерв күзәнәкләре дә сакланып кала икән. Шуңа күрә җан биргән “нәзек бил” дошманы тәнендә калган угы аша тагын да күпмедер вакыт аңа агуын кертергә сәләтле.

Бал корты агуы составында кеше организмы өчен файдалы дистәләрчә элемент бар. Ләкин кеше сәламәтлегенә зыянлы очраклар да аз түгел. Кайбер төрдәге нәзек бил чагуы тын юллары кысылуга, кан басымы төшүгә, аң югалтуга кадәр китерергә мөмкин. Вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, бу хәлнең үлем белән тәмамлануы да ихтимал.

Галимнәр бал кортларының бу үзенчәлеген хәрби максатларда файдаланырга исәп тота. Чагып җан биргән бал кортының угы үлемечле билгегә әверелүе мөмкин. Эш шунда: бал корты чаккан урында “борчылу феро­моны” матдәсе кала икән. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, исән бал кортлары чагып үлгән “кардәше” калдырган билгене тоеп калса, өерләре белән шул кешегә ябырыла. Монысы инде чынлап та куркыныч хәл.

Шул ук АКШ галимнәре үтерүче бал кортлары армиясен булдыру максатында Көньяк Америкада тәҗрибәләр үткәргән. Эзләнүләр бушка китми, чынлап та әлеге кыргый корт чаккан кешеләрнең берсе дә исән калмаган. Әмма бервакыт “казарма”дагы нәзек билләр иреккә кача һәм урындагы бал кортлары белән “туганлаша”. 1970 еллар башында Бра­зи­лия­дә әлеге кортлар чагудан 200дән артык кеше якты дөнья белән хушлаша, берничә йөз мең кешенең сәламәтлегенә нык зыян килә. Шушы хәлдән соң үтерүче бал кортлары әзерләү программасы туктатыла.

Саперларның ярдәмчесе

Техаста галимнәр Пентагон база­ларының берсендә эксперимент үткәрә. Бераз шикәр кушылган суга берничә грамм динитротолуен өстиләр. Ул — шартлаткыч составындагы төп матдә. Бал кортлары әлеге тәмләткечкә шулкадәр күнегеп китә ки, азык эзләгәндә чәчкәләргә игътибар да итми башлыйлар. Нәзек билләр 99 процент очракта Пентагон белгечләре яшереп куйган шартлаткычны таба башлаган.

Бу ачыш икенче проблеманы хәл итәргә дә мөмкинлек бирә. Мәсьәлә бал кортларының шартлаткыч тапканын ничек итеп тиз арада саперларга хәбәр итү белән бәйле була. Хәрби инженер-электрон белгечләре микроскопик радиотапшыргыч уйлап таба. Аның яр­дә­мендә бал кортларының кайсы юнәлештә очуын билгеләп, шул рәвешле, шартлаткыч һәм наркотик матдәләрнең кайдалыгын ялгышмыйча ачыклап булган.

Хәзер тормыш шулай корылган. Бакчаңдагы бал кортларының да дошман агентлары булуы мөмкин. Нишлисең, дөнья бу!

Төрле чыганаклардан Али Сәйфуллин әзерләде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»