14.11.2013 - Дөнья бу...

Сез минем чын әти-әнием түгел...

Рәмилә бик бәхетле гаиләдә дөньяга килде. Әтисе — нефтьче, әнисе укытучы иде. Гаиләдә беркем дә авыр сүз әйтмәс, ачуланмас, рәнҗетмәс иде. Бигрәк тә әниләре һәрьяклап үрнәк булды. Әнисе белән урамга чыксалар, яше дә, карты да: “Исәнмесез, Лүзия Шәфыйковна!” — дип ихтирам белән исәнләшә иделәр. Рәмилә дә, үскәч, шулай бар халык аны яратыр дип уйлады. Бигрәк тә 1нче сентябрьне сөенеп көтә иде әнкәсе. Чәчкә бәйләмнәренә күмелеп кайтып кергәндә аннан да бәхетлерәк кеше булдымы икән? Укучыларының ничек үзгәрүе, үсүе турында сөйләп, бәйрәм ашлары белән сыйлый иде якыннарын. Илле яшен тутырганда инфаркттан бакыйлыкка күчте кадерле әнисе. Бар дөньяны өзелеп яраткангамы, түзмәде аның йөрәге, иртән “ашыгыч ярдәм” машинасында алып киттеләр дә, кире үз аякларында өйгә кайта алмады. Шул көннән башлап көннәре караңгыланды Рәмиләнең, укыйсы да, яшисе дә килмәде. Кияүгә дә кирәк булган өчен генә чыкты. Рәйханасы тугач кына, азрак дөньясы яктырды аның. Яңа туган нарасыена җан газаплары турында сөйләде, анысы, аңлаган кебек “гү-гү” килде, кулларын анасына сузды, матур итеп елмайды. Тик Ходай бу якын кешесен дә тартып алды аңардан.

…Төнлә кызының авыр тын алуына куркып уянды Рәмилә. Тиз генә ут яндырды, хәлсез кызын кулына алып, телефоннан “ашыгыч ярдәм” номерын җыйды. Үзе бик каушады, баласының хәлен бутала-бутала аңлатты. Килделәр, икесен дә алып киттеләр. Ире Фәрит төнге эштә иде ул көнне, аңа да хәбәр итә алмады. Аңын җуяр хәлдә сизде ул үзен, тик баласы гомере өчен көрәшергә тиешлеге аны аякларында тотты, екмады. Ике үпкәсе дә ялкынсынган икән ике яшьлек кенә нарасыеның. Тәүлек буе көрәштеләр табиблар бала гомере өчен, тик коткара алмадылар. Баласының үлеме яшь хатынны тере килеш гүргә кертте. Ул элеккечә эшкә йөрде, ләкин күзләре тонык, йөзе караңгы, елмаю билгеләренең эзе дә юк иде. Каты авырып китүеннән куркып, Фәрите отпуск вакытында шифа­ханәләргә йөртте, тик бернинди дә үзгәреш сизелмәде. Рәмилә сулганнан сулды. Мәктәпләрне, балалар бакчаларын урап үтте, урамда бала-чага күрсә, тетрәнеп, туктап кала торган булды.

… Бу хәлдән соң төп-төгәл ике ел үткәч, Фәритне кулга алдылар. Ун елга хөкем иттеләр. Яшь кызны өч ир-егет көчләгән, Фәрит тә алар белән булган. “Берни белмим, исерек идем”,— дип җавап бирде ул, суд вакытында соңгы сүз бирелгәч.

Күңеле бу хыянәтне кабул итә алмады Рәмиләнең. Иптәш хатыннары киңәше буенча Фәрит белән тиз генә аерылышты да юньләп таныш та булмаган Таһир исемле кешегә кияүгә чыкты. Тизрәк бала табу теләге көчле иде шул! Тик ире әти булу бәхетеннән мәхрүм иде. Бу турыда Таһирның үз авызыннан ишеткәч, дөньясы тагын да караңгыланды. Аның эчтән януын күреп, Таһир бала алу турында сүз кузгатты. Рәмилә, билгеле, ризалык бирде.

… Шушы хәлләрдән соң унбиш ел сизелми дә үтеп китте. Кеше баласы димәделәр, Рузананы бик яраттылар. Рәмилә бар тормышын кызын тәрбияләүгә багышлады, бер генә минутын да аның өчен кызганмады. Шундый ипле, кызыксынучан, яхшы күңелле булып үсте сабые. Мәктәптә дә йөзләренә кызыллык китермәде.

Тик Таһиры соңгы вакытта әллә нишләде, кызып китә, бер сәбәпсез тормыш иптәшен дә, кызын да кыерсыта. Озак уйлап тормый, җыендылар да, Чиләбе өлкәсеннән Башкортстанга, Таһирның туганнарына якын шәһәргә күчеп киттеләр, йорт сатып алдылар.

Күптән түгел Рәмилә урамда беренче ирен очратты. Картайган, нык үзгәргән Фәрит. Озак кына сөйләшеп тордылар. Фәрит Рәми­ләне гаепләмәвен әйтте, үзе белән Себергә китәргә өндәде. Шунда йөрәге чәнчеп куйды аның. Чынлап та, язмышлары болай борылмаса, Фәриттән дә яхшыракны, назлыракны табу мөмкин түгел иде шул! Их, тормыш!

Өйдә аны җитеп килгән кызы Рузана ишек алдында ук каршы алды. Ул әтисенең апасы Раушания янына барган иде. Ниндидер күңелсез сөйләшү булачагын сизенеп, Рәмиләнең йөрәге “жу” итеп куйды.

— Әни, мин барсын да беләм, сез бит минем чын әти-әнием тү­гел. Раушания апа әйтте, — диде Рузана калтыранган тавыш белән.

Рәмилә бөгелеп төште һәм көч-хәл белән якындагы эскәмиягә барып утырды.

— Кызым, кил әле яныма, — диде ул күз яшьләренә күмелеп һәм дөньяда иң якын, газиз кешесенә әйләнгән кызының иңенә башын салып, бар тормышын энәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирде. Рузана бүлдермәде, берни дәшмәде.

Рәмиләнең: “Инде кызым да мине ташлар микән?” — дигән куркыныч уйларын Рузана бүлде:

— Әни, әйдә бергә чәй эчәбез. Раушания апа үзе пешергән бик тәмле пирог җибәрде. Мин сыйландым, хәзер сине сыйлыйм.

Аннары әнисен кулларыннан алып бер-ике әйләндерде дә, битеннән үбеп: “Әни, мин сине шундый яратам!” — диде. Рәмилә өчен бу сүзләрдән дә кадерлерәге юк иде. Янында кызы булуы, киләчәктә оныклары аны сөен­дерәчәге күңелсезлек пәрдәсен йолкып алган кебек булды.

— Кызым, кадерлем, мин дә сине бик-бик яратам, башка якын кешем юк минем, онытыйк бүгенге сөйләшүне, — диде Рәмилә һәм чәй әзерли башлады…

Әлфия Шәйхлисламова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»