12.11.2013 - Дөнья бу...

Тагын бер кат берләшик

4 ноябрь календарьда Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләнә. Тарихтан билгеле булуынча, бу көнне бар катлам, бар милләт, шәһәр һәм авыл кешеләре берләшеп, илебездән полякларны куып чыгару турында бәян итә. Әйе, авыр чакта без, төрле телдә сөйләшүче, төрле дин кешеләре бер йодрык булып берләшә беләбез. 

...Икесе бергә шатлана-шатлана салган йортлары урынында — кара күмер. Хатын, таяк белән төрткәләп, берәр кулланырлык әйбер калмадымы икән, дип эзләнә. Тик бар нәрсә дә янып беткән, хәтта савыт-саба да... Ана кешегә алты пар күз төбәлгән. Берсеннән-берсе бәләкәй балаларның карашында бер сорау: без кайда яшәрбез инде, әни, нәрсә булыр безнең белән? Балаларының куркуы йөзләренә чыккан, Анфиса аларны ничек тә тынычландырырга тырыша. Ә үзе башын күтәреп һавага карый: кар бөртекләре күренгәли, кышка бөтенләй аз вакыт калган. Их!..

Краснокама районының Еноктай авылында кайгы. 11 октябрьдә янгын чыгып, Михай­ловларның йорты янып бетә. Гаилә башлыгы Александр һәлак була. Утыз биш яшьлек Анфиса алты бала белән урамда торып кала. Балаларның иң олысына  17 яшь, иң кечесенә 10 ай, 13, 10, 6 яшьлек малайлар һәм 4 яшьлек Ангелина.

Гаилә начарлардан саналмый. Саша — “Колос”  хуҗа­лыгында озак еллар механизатор булып эшләде, иң яхшы хезмәткәрләр исәбендә иде. Анфиса авылларында кечкенә кибет тотты, ул күптән түгел ябылды. Балалар барысы да караулы, тук, олы кызлары Арина Нефтекама шәһәрендә 27нче һөнәрчелек училищесында укый иде.

— Моннан ике ел элек Саша юл фаҗигасенә эләгеп, машинасы белән әйләнде. Шуннан башлап башы авыртып интекте. Нишләптер, ул ауган тау битенә бүләк илт­мәдек. Әллә вакыт булмады, әллә онытылды, — дип үзләре белән булган бәланең сәбәп­ләрен үзенчә юрый Анфиса.

Баксаң, аларда яшәп кил­гән йола буенча, авария булган җиргә бүләк илтеп, берәр нәрсә калдырырга кирәк икән. Шулай иткәндә, башкача корбан булмый, дип ышаналар.

Йортларына Михайловлар күптән түгел, 2006 елда гына чыккан була. Аны үз куллары белән тырышып салалар, бәхетле киләчәк турында хыялланалар. Саша йомшак күңелле була, балаларын бик ярата. Әтиләре юклыкка инде берничә көн. Кечкенә Ангелина аның фотосы янына килеп, өзлексез аның белән сөйләшә, кайтканын көтә. Әнисе чәй эчәргә чакыргач та утырмады: “Мин әтине көтәм. Ул кайткач эчәм”, — дип җаваплады.

Ябык кына, кечкенә буйлы Анфиса — көчле рухлы кеше. Ничек тә балаларны исән-имин кыш чыгарып, торак мәсьәләсен хәл итү турында уйлый. “Елап утырырга вакыт юк, миңа балалар алдында йомшак булып күренергә ярамый, аларның күз төбәп торган кешеләре мин!” — диде ул. Хәтта елмаерга да тырышты. Тик аның күңелен­дә нинди давыл уйнаганы яхшы аңлашыла, үзебез дә ана кешеләр, кыш башланырга торганда алты бала белән урамда торып калуны Ходай күрсәтмәсен.

Әлегә алар бианасының кечкенә, бик иске  йортына сыенган. Анфиса алты бала өстенә, берничә ел түшәккә береккән бианасын да тәрбияли. Ул торып йөри алмый, ятып кына тора, әзерләп ашатырга, юындырырга кирәк. Үзенең әти-әнисе исә күптән инде вафат.

Бәлагә тарыган гаиләгә, әлбәттә, беренче көннәрдән үк кешеләр ярдәм итте, мендәрләр, матрац, юрган, кием-салым китерде. Район хакимияте Михайловлар мәсь­әләсе буенча берничә киңәш­мә үткәрде, оешма-пред­приятиеләр дә читтә калмады, кайсылары бер көнлек эш хакын алар исәбенә кү­черде, кайсылары акчалата җыйды. Еноктай авылына ерак булмаган Нефтекама шәһәре халкы да авыр хәлдә калган гаиләгә ярдәм кулы сузды. Анфиса күз яшьләре аша барысына да рәхмәт белдерә. “Мин әле кайгыдан утырып елый да алмадым, күңел каткан. Ә менә кешеләрнең шулай безнең кайгыбызны үзләренекедәй күреп, ярдәм итүләренә күңелем тулып, еладым”, —  ди ул.

Әйе, кешене кеше иткән сыйфат ул — изгелек. Чит-ят  кеше кайгысы турында ишеткәннән соң, күңелдә ярдәм итү теләге туа икән, димәк, без кешелек сыйфатларын югалтмаганбыз, дигән сүз. Беребезгә дә мондый кайгыны Ходай күрсәтмәсен, әмма бер генә секундка үзегезне алты баласын кочып, ялгыз, йортсыз калган Анфиса урынына куеп карагыз. Бу — коточкыч. Тагын бер кат берләшеп, бу анага ярдәм итик, әлеге вакытта ун айлык баласы белән өйдә утырган Анфиса өчен йөз сум да — зур акча. Түбәндә күрсәтелгән исәпкә күчерелгән акчаның һәр тиене янгында каза күргән Михайловларга яңа йорт төзү өчен тотылачак. Алдан ук рәхмәт сезгә, кешеләр!

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Краснокама районы.

* * *

Анфиса Михайловага ярдәм йөзеннән акча күчерергә теләүчеләр өчен реквизитлар

Получатель: Благотворительный фонд развития муниципального района Краснокамский район Республики Башкортостан.

Юр.адрес: 452930, РБ, Краснокамский район, с.Николо-Березовка, ул. Карла Маркса, 3.

ИНН 0231995071, КПП 023 101 001

ОГРН 111 02 0000 2120

ОКПО 678 582 93

Р/сч. № 40703810962240000004

в Башкирский РФ ОАО “Россельхозбанк”

БИК 048 073 934

К/счет 301 018 102 0000 0000 934

в ГРКЦ НБ Респ.Башкортостан Банка России.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»