09.11.2013 - Дөнья бу...

Бал да японнардан булырмы?

Япониядән күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин. Әйтик, бу илдә яңа технологияләрне уйлап табу, алар нигезендә алдынгы җитештерү җайга салынган. Дөрес, бездә дә дөньяда тиңе булмаган җиһазлар, яңа технологияләр уйлап табыла. Әмма, эш шуннан ары китә алмый.  Япониядә алдынгы карашлы халык яши. Шуңа да безнең галимнәр, яшьләр бу илгә тәҗрибә өйрәнергә еш бара. Баксаң, Башкортстанда да Япония яшьләре юк түгел  икән. Мәсәлән, Япониянең Хонсю утравыннан Кэндзи Гото бүген Башкортстан дәүләт аграр университетында белем ала.

– Япон халкы балны бик аз ашый, – ди ул. – Югыйсә, бу ризык кеше организмы өчен бик тә файдалы. Шуңа туган ягымда умарта тотып, бал җитештерү теләге белән яна башладым. Әлбәттә, бу максатка ирешү өчен умартачы һөнәрен үзләштерергә кирәк. Моңардан бигрәк, тел белү мөһим. Иң элек Мәскәүдә А. С. Пушкин исемендәге  Урыс теле дәүләт институтында белемемне камилләш­тердем. Бу телне үзләш­тер­гәч, янә  туган ягыма кайттым. Шуннан соң гына  Интернетта “казынып”, мине кызыксындырган уку йортын эзли башладым. Шул рәвеш­ле БДАУ­ның халыкара һәм төбәк проектлары бүлеге җитәкчесе Лира Зорина белән бәйлә­неш­кә кердем. Әти-әнием, картәти-картәнием фатыйхасын алгач, сәфәргә җыена башладым. Русиядәге салкыннар хакында ишетеп белгәнгә, чемоданга җылы киемнәрне күбрәк салырга тырыштым. Самолетта иң элек Мәскәүгә очтым. Мәскәүдән Уфага килдем.

Мәктәптән соң Осака шә­һә­рендә яшәргә һәм эш­ләргә туры килде. Осака – халык саны буенча Япониядә өченче урында тора. Миллионнан артык кеше яшәүче Уфаны да шулайрак күз алдыма китер­гән идем. Ялгышканмын. Уфа чиста һәм бик гүзәл шәһәр булып чыкты. Бөтен гүзәл урыннарында да булмасам да, бу шәһәрне яратып өлгердем.

 Кэндзи Гото Япониянең Айти административ берәм­легенең Сусе авылында дөньяга килгән. Әнисе Томико банкта эшли. Әтисе Кодзи – ветеринар. Мөгаен, авыл хуҗалыгына, авыл тормышына сөюне дә Кэндзида әтисе тәрбияләгәндер. Апасы Эми дәваха­нәдә шәфкать туташы булып эшли. Сеңлесе Масами – балалар бакчасында тәр­бияче. Ягъни, Кэндзи Готоның язмышы да безнең күпчелек авыл егетләренекенә охшаш. Ул да авылдан шәһәргә чыгып киткән. Осакада аена 40 мең иен (1 иен = 0,33 сум) түләп, фатир биләп яшәгән. Аэропортка эшкә урнашып, чит ил  туристларына сувенирлар саткан. Аңа ай саен 150 мең иен эш хакы түләгәннәр.

Русиядә, Башкортстанда авыллар “картая”. Ә Япониядә авыл халкы нинди тормыш белән яши икән?

– Япониянең авыл хуҗа­лыгы торышына бәя бирә алмыйм, – диде Кэндзи Гото. – Бу дәрәҗәдә фикер йөртү өчен мәгълүматым җитми. Кечкенә чагымда әти-әнием сыер, ат, дуңгыз, тавыклар һәм фазаннар тота иде. Бакчада кишер, помидор, шалкан, башка яшелчәләрне дә үзебез үстердек. Авылдашларым да бакчачылык, терлекчелек белән шөгыльләнде. Урбанизация Японияне дә читләтеп үтмәде. Бездә дә яшьләр шәһәргә тартыла. Әйтик, бүген туган йортымда әти-әнием, картәти-картәнием генә яши. Күп кенә гаиләләрдә дә шундый ук күренеш. Мин исә шәһәрдә яшәргә теләмим. Мөгаен, кулыма диплом алгач, Суседа умартачылык белән шөгыльләнә башлармын.

Мәгариф системасы белән дә кызыксындым. Япониядә яңа уку елы 1 апрельдә башлана икән. Мәктәптә унике ел укыйлар. Кышкы каникул – ике атна, җәйге каникул бер ай дәвам итә. Калган вакытта балалар белемен камил­ләштерә.

Япониядә балаларны биш яшькә кадәр шелтәләмиләр, алар нәрсә тели – шуны эшли, дип ишеткән идем. Бу хакта әңгәмәдәшемнән дә сораштым.

– Япония икътисади яктан үсешкән булса да, элекке традиция­ләр саклана,  – ди Кэндзи Го­то. – Балалар да борынгы традицияләр буенча тәрбия­ләнә. Биш яшькә кадәр балалар “Хәвефле!”, “Начар!” һәм “Пычрак!” дигән шелтәле сүзләрне генә ишетә. Нәниләр телевизорларны, ноутбукларны сүтә. Аларга беркем бер сүз әйтми. Сүтсен. Ноутбук кибет тулы. Аның каравы, бер җиһаз сүтү балага күпме үсеш бирә. Бездә балаларны беркем дә, беркайчан да кычкырып тиргәми. Кыйнау, сугу турында сүз дә юк. Әни белән бала арасындагы мөнәсәбәт­ләр турында да әйтеп үтү мөһим. Япониядә әни “баланы асып йөрүче” дигән мәгънәне аңлата. Бу чынбарлыкта да шулай. Бездә әни кеше, баласы тугач, аны бер ел дәвамында аркасына бәйләп йөри. Сабыйлар бары тик ана сөте белән генә туклана. Балаларны традиция­ләр ниге­зендә тәрбияләү нинди нәти­җә бирә? Дөньяга билгеле корпорацияләргә биш яшькә кадәр ноутбуклар, телевизорлар сүтүчеләр нигез салган. Әгәр дә сабыйларны атлаган саен шелтәләсәләр, кечкенә Япония югары технологияләр революциясе ясый алыр идеме?

Уңдырышлы җирләргә, файдалы казылмаларга бай булмаган Япония ни рәвешле икътисади үсешкә ирешкән? Берничә мисалга игътибар итик. Япониядә виски җитеш­терелмәгән. Бу илдән бел­гечләр Шотландиягә барып, әлеге эчемлекне кою техно­логияләрен үзләш­тер­гән. Нәтиҗәдә, бүген Япониядә дөньядагы иң сыйфатлы виски җитештерелә. Япон белгеч­ләре Германиягә барып сыра кайнату сер­ләренә төшен­гән. Бүген япон сырасы дөньяда иң яхшылардан санала. Болай дәвам итсә, ун елдан соң мактый-мактый кибетләрдән япон балын да сатып ала башлаячакбыз...

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»