06.11.2013 - Дөнья бу...

Кабер ташлары нинди сер саклый?

Бакча авылы ямьле Күндерәк буендагы таулар куенына урнашкан. Мин бу авылны күптәннән белсәм дә, анда яшәүчеләр белән якыннан таныш түгелмен. Гөлем авылының шәҗәрәсен төзегәндә генә элекке авылдашым, биредә яшәп, гомер буе балалар укыткан Миңниса апа Тимербулатова янына берничә тапкыр барырга туры килгән иде.

Менә шушы искиткеч матур авылда 1963 елның 5 ноябрендә Мөдәррис абый гаиләсендә барчасын шатландырып,  якты дөньяга тупылдап торган малай туа. Сабыйга Венер исеме кушалар.

Бала чактан ук бик зирәк һәм шук бала булып, гүзәл табигать кочагында уйнап-тәгәрәп, шифалы чишмәләрнең суын эчеп үсә малай. Башлангыч белемне Бакча авылында алганнан соң, укуны дәвам итү өчен Карагыш авылына җәяүләп йөрергә кирәк була. Улы бәләкәй генә буйлы булгач, әтисе аңа башка балаларга ияреп җәяү юл  йөрү кыен булыр дип, Уфа шәһәрендәге рәсем ясарга сәләтле балалар укытылучы махсус интернат-мәктәпкә урнаштыра. Чөнки Венер бәләкәйдән үк рәсем төшерергә ярата. Олылар күрмәгәндә, буе җиткән барлык өй бүрәнәләренә  рәсемнәр төшереп куя торган була. Моның өчен башыннан сыйпамыйлар, билгеле, апалары ачуланып, төшергән рәсемнәрен үзеннән юдырта, кырдырта. Тик “сәнгать”не болай гына тыеп буламы соң? Рәсем төшерүләр әледән-әле кабатланып тора.

Фатыйма картәнисе кул эшләренә, асалы паласлар сугуга бик оста була. Әниләре колхозда савучы булып эшли. Мөдәррис абзый да колхозда хезмәт сала. Өйдәге балалар барчасы картинәләре карамагында була. Картәни тәрбиясе алганга күрә, Венер бик хисле, күзәтүчән, белемгә омтылучан бала булып үсә. Уфадагы  сынлы сәнгать мәктәбендә укыганда сәләте тагын да ныграк ачыла. Мәктәптән чын рәссам булып чыга. Арытаба Чабаксар шәһәрендәге педагогия институтының художество һәм графика бүлегенә укырга керә. Институтны тәмамлаганнан соң, 1986 елда Волгоград өлкәсендәге Волжский шәһәренә эшкә җибәрәләр. Шул ук шәһәрдән армия сафларына алынып, 1989-91 елларда Елец һәм Мәскәү шәһәрләрендә хезмәт итеп, хәрби бурычын үти.  Аннары 1991-97 елларда Чаллы шәһәренең 2нче татар гимназиясендә балаларга рәсем дәресе укыта. 1997 елда туган авылы Бакчага кайтып, әтисе белән әнисенә терәк була.  Мөдәррис абый 2011 елда гаиләсен калдырып, бакыйлыкка күчә. Әлеге көндә Венер авыру әнисен тәрбияли.

Язмабыз герое Венер бар яклап та оста. Авылдашлары һәм туганнары ярдәмендә яңа өй төзеп керде. Йортының нигез ташларына борынгы шәрык акыл ияләренең тапкыр сүзләре-афоризмнары һәм догалар уелып язылган. Каршыдагы суы кипкән чишмәне тергезеп, аңа Фатыйма картәнисе исемен бирде. Һәм чишмәгә таш һәйкәл куеп, гарәп графикасы белән шигъри юллар да уйган. “Фатыйма”, әйтерсең дә, борынгы гарәп-фарсы әкиятләрендә тасвирланган, кешеләргә мәңгелек яшәү көче бирүче сихри чишмә. Шифасы тисен дисәң, чишмә янына килгәндә Венер Мөдәррис улы түшәгән ташларга бисмиллаңны әйтеп басарга, суын учыңа алганда белгән догаларыңны укырга кирәк. Бу турыда миңа Венер алдан искәртте.      

Чаллы шәһәрендә эшләгәндә үк шәрык миниатюралары белән мавыга Венер. Күп кенә авторларның китапларын  бизәргә ярдәм итә. Сиксәненче елларда Стәрлебашта үзенең шәхси күргәзмәсен оештырды. Эшләре якташларының бик югары бәясен алды. Венер Мөдәррис улының эшләре Казан шәһәренең Туган якны өйрәнү музеенда да саклана.

Татар халкы тарихын тирәнтен өйрәнү максатында Венер Усманов форсат чыккан саен экспедицияләргә бара. Кабер ташларын җентекләп өйрәнә, архивларда казына. Халкыбызның тарихи үткәне, рухи дөньясы шушы кабер ташларында чагыла.

Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына каршы гына урнашкан Яшьләр мәдәният сарае артында элек мөселман зираты булган. 1975-80 елларда биредәге каберлекләрне туздырып, парк ясадылар. Әле дә күз  алдымда: нинди генә язулы һәм нинди генә бизәкле ташлар юк иде анда. Без яшь идек һәм надан булганбыз. Нигә шул ташларның язуларын һәм бизәк-рәсемнәрен фотога төшереп алмадык икән?

Шундый бизәкле һәм язулы ташлар татарлар яшәгән һәр төбәктә бар. Менә шуларны өйрәнеп, шушы ташларга уелган тарихи ядкәрләрне  халыкка, киләчәк буынга җиткерергә тырыша да инде Венер әфәнде. Кабер ташларына язу һәм бизәк төшерү эпиграфик сәнгать дип атала. Менә шушы сәнгатькә Венер мөкиббән киткән.

Аңлашыла, бизәкләп эшләнгән  кабер ташларын кәгазьгә төшереп, гәрәп графикасында һәм күп очракта гарәп-фарсы телендә язылган сүзләрне күчереп алу һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел. Фарсы һәм гарәп телләреннән татарчага тәрҗемә итү һәм гарәп графикасын кириллицага күчерү өчен дә күпме белем һәм күпме әзерлек кирәк. Венер милләтебез тарихы һәм эпиграфия буенча 15ләп китап әзерләгән. Шуларның сигезе дөнья күрде, җидесе кулъязма рәвешендә үз чиратын көтә.

Казаннан килгән галимнәр Венер Мөдәррис улына тикшеренү­ләре нигезендә кандидатлык диссертациясе якларга тәкъдим итә. Әмма ул баш тарта.

— Бердән, авыру әниемне ташлап беркая да китә алмыйм. Әнием кадерлерәк. Икенчедән, авылда яшим, эшем күп, — ди.

Венерны Казанның бер гыйльми институтына эшкә  дә чакыралар. Бу тәкъдимнән дә ул баш тарта.

Мин Венер Мөдәррис улын өйләре каршында үзе тергезгән чишмәгә тиңләр идем. Аның эшләре шул чишмәдәй милләтебез яшәешенә яңа сулыш һәм көч бирә. Милләтебезнең диңгез-океанын шушындый күзгә ташланып бармаган чишмә-шәхесләр, Венерлар туендырып тора да инде. Мондый милләт уллары булганда шөкер, татар халкы яшәячәк, үсәчәк.

 Хисаметдин Исмәгыйлев.

Стәрлебаш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»