02.11.2013 - Дөнья бу...

Әнкә-ә-әй!

Без әнкәй белән өч бала үстек: апа, мин һәм сеңелкәш. Ул безне тигез яратты, беребезне дә өстен куймады, үзебезчә әйткәндә, аермады. Шулай да үз янында күбрәк мине йөртте шикелле. Базарга барырга, әрәмәдә коры-сары җыярга гел мине ияртә иде. Бригадир аны еш кына көндезге эштән туктаган тракторны, комбайнны төнгелектә сакларга җибәрә иде — анда да әнкәй иптәшкә үзе белән мине алды. Кая барса да, әйдә генә дисен, һич карышып тору юк — әнкәй янында шулкадәр рәхәт булгандыр, күрәсең.

Шулай әнкәйгә “тагылып”, җидеел­лык мәктәпне тәмамладым. Белемнең тәмен белә башлаган чак бит, ике дә уйлап тормыйча, укытучылыкка укырга ерак кына шәһәргә гариза илтеп бирдем. Таныклыгымда билгеләр яхшы иде, керү имтиханнарына чакырып тормадылар. Август ахырында, кабул ителдең, дигән хәбәр килеп төште.

Безнең авылдан мин укыячак шәһәргә Агыйдел буйлап пароходта барырга. Әнкәем белән пристаньга юлландык. Кичкә барып җитсәк, дебаркадерда беркем юк. Пассажирлар бүлмәсенә кереп утырырга ниятләгән идек — анысы да йозакка бикләп куелган. Нишләргә белмичә, аптырап, ярга күтәрелдек. Төннәр салкынча. Өшетә башлады. Кереп ышыкланыр урын таба алмагач, әнкәй бер карт өянкегә арты белән терәлеп утырды да мине аркамнан кочагына алды. Шулай төнге сәгать өчләргә кадәр, ягъни пароход килгәнче утырдык. Бу сәгатьләрдә әнкәемнең мине салкын тидереп чирләүдән, шул сәбәпле укуга бара алмаудан саклап калуын, аның җылы кочагында ахыргы тапкыр утыруымны соңрак аңладым...

Пароход, йокысы бүленгәнгә ачуы килгән кеше кыяфәтендә үртәлеп, пошкырып, дебаркадерга сыртын китереп терәде. Аннан чыгучы да, миннән башка керүче дә булмады диярлек. Ул ашык-пошык кына бер мәртәбә сузыбрак, икеме-өчме тапкыр кыска-кыска ыңгырашты да куласаларын шапылдата да башлады. Ике арадагы гөбер-гөбер килгән кара су тасмасы киңәя барып, дебаркадер, ниһаять, артта калды — ә мин, үзем дә сизмәстән, үксеп елап җибәргәнмен. Күзләремне кул аркасы белән сөртеп, ярга таба текәлеп карагач, дебаркадер уртасындагы бердәнбер лампочка астында басып торучы әнкәемнең гәүдәсен чак-чак кына шәйли алдым. Озакламый шушы лампочка һәм әнкәй җемелдәп торучы бер якты ноктага әверелделәр. Алга китеп әйтим, шушы кечкенә йолдыз гомерем буена барган юлларым өстендә җемелдәп торды.

Исән-имин барып җиттем. Укулар башланды. Юк, укулар түгел, өзелеп сагынуларым башланды. Дәресләр бетүгә, көн саен диярлек безнең яктан күтәрелгән пароходны күреп калырга Агыйдел буена төшәм. Ә дәресләрдә укытучы сөйләгәнне шулкадәр бирелеп тыңларга тырышсам да, уйларым Шәммәткә кайта. Шуның аркасында көлке хәлләргә дә калгалыйм. Беркөнне химия дәресендә уемда әнкәй әрчемичә генә икегә ярып пешергән кызыл бәрәңгене катык белән ашап утырганда янәшәмдәге сабакташым кабыргама төртте: укытучы сине такта янына чакыра, ди.

— Йә, кабатла әле, мин нинди галимнең исемен атадым? — дип сорый миннән укытучы апа.

“Әнкәй белән бәрәңге ашап утыргач”, каян белим инде мин аны. Шулвакыт мине “уяткан” сабакташыма борылып карасам, күрәм: ул ике кулына дилбегәнең ике очын тоткан кебек итеп, аларны тарткалаганга охшаш хәрәкәтләр ясый, “тыру” дигәндәге кебек иреннәрен дерелдәтә. Һәм мин аны аңлавыма сөенеп, укытучыга:

— Ямщиков! — димен.

Моны ишетүгә, класс гөр килеп көләргә тотынды. Укытучы да никадәр тырышса да, тыела алмады, рәхәт­ләнеп көлде. Ул сораган күренекле химик Кучеров булган икән...

Авылга, әнкәйгә тартылу көче кышкы каникулга кайтып килгәннән соң да кимемәде. Ничек кимесен, каникул көннәренең яртысы җәяүләп кайтуга, китүгә сарыф ителде бит — өйдәгеләрне күргән кебек тә булмадым калган өч-дүрт көндә. Башка уй төште: болай ярмаланып пешкән кызыл бә­рәңге күз алдыннан китмәсә, мин җәй­ге имтиханнарны тапшыра алмаячакмын. Алардан “4” һәм “5” кенә алырга кирәк бит әле, югыйсә, стипендия тәте­мәячәк. Уйлана торгач, шундый карарга килдем: беренче пароход белән кайтып киләм дә (класс җитәкчесеннән рөхсәт сорап, билгеле), тынычланып, башым белән укуга чумам. Минем бәхеткә, беренче пароход безнең шәһәрдән апрельнең соңгы көнендә үтәргә тиешлеген әйттеләр, ә Май бәйрәмендә, якшәмбе дә ялганып китеп, дүрт көн ял булачак.

Һәм менә мин өй ишеген ачып керәм. Апа белән сеңелкәш миңа карап катып калдылар.

— Әнкәй кая?! — дип сорыйм мин шулай ук гаҗәпләнгән хәлдә алан-йолан каранып.

— Бәй, ул бит синең янга китте беренче пароход белән, — ди туганнарым икесе бергә, ниһаять, телгә килеп.

Бу сүзләрдән минем җаным ничек чыкмагандыр, белмим. Башка сыймаслык хәл бит: районның егерме биш чакрымдагы Бишбүкән базарыннан ары беркая йөрмәгән, ипи-тоздан башка урысча бер авыз сүз белмәгән әнкәй шәһәргә китеп барган! И, кыска гына буйлы, юка гына гәүдәле әнекәем! Синең дә улыңны сагынуларың минеке кебек чиктән ташкандыр шул... Бераз һуш җыйгач, баштан шундый уй сызылып үтте: минем өйдә озак юанып тора алмавымны, ялдан соңгы дәрес­ләргә килеп җитәргә тиешлегемне ән­кәй аңлар һәм мине шунда көтәр. Апаның чәй әзерләгәнен көттемме, юкмы, әле эзем дә суынырга өлгер­мәгән юлга чык та йөгер.

Пароходның тизлеген арттыру өчен аны этеп баргандай арып-талып, ох-ух килеп, тулай торактагы бүлмәгә керүгә егетләр мине күзләрен шардай ачып каршылады:

— Әниең килгән иде дә, синең кайтып киткәнеңне белгәч, утырып та тормады, күчтәнәчләрен тумбочкаңа бушатты да кире пристаньга “очты”...

Бу юлы инде мин язмышыма үземнең әче үпкәмне белдермичә түзә алмадым. Ничек инде син, рәхим-шәфкатьсез нәрсә, сагыштан сарыга сабышыр хәлгә җиткән ике күңелне очраштырмый газапка тарытасың. Без утырган пароходлар Агыйдел өстендә ике мәртәбә кара-каршы очрашып, бер-берсенә ышкыла язып үткәннәр бит. Алар бер-берсен төнлә гудок белән сәламләшеп узды. Әйе, пароходлар очрашты, ә без...

Идел бит ул тирән бит ул,

Идел бит ул киң бит ул.

Караңгы төн, томанлы көн —

Без аерылган көн бит ул...

Аһ, бу аерылышулар... Шушы яраткан эшем генә дә мине дүрт төбәккә күчерде. Мин — аны, әнкәй гомере тамырланган Сөн буйларын ташлап китә алмый. Нәтиҗәдә: хуш, әнкәй, “миннән сәламнәр көт”. Бердәнбер улы турында уйларын җыеп нәшер итсәң, ничә том булыр иде икән. Ә тормыш-көнкүрештәге мәсьәләләр тудырган борчылулары... Бервакыт, яшьрәк чакта аңа “БПУ” дигән язулы майка киеп төшкән фоторәсемемне җибәргәнмен. Әнкәй гарәп имлясын яхшы белә, ә кириллицаның кайбер хәрефләрен генә таный. Майканы, андагы “Б” хәрефен күргәч, и балакаем, булнискә эләгерлек нинди чирләргә тарыды икән, дип байтак вакыт хафаланып йөргән. Баламның киләчәген алдан белеп торсам, борчылуларым кими төшәр, дип уйлаптыр инде, әнкәй мине чегәннән караткан. Чегәнме соң инде ананы шатландырыр кеше: апа, улың өч мәртәбә өйләнә, өченчесе белән озак яши алмаячак, дигән ул. Әнкәйнең болай да яралы күңеленә шулай тоз сибеп киткән рәхимсез (иң яманы, әйткәне дөрескә туры килә, ахры).

Әй, гомерләр... Мин авылга кайткалап йөрим. Ләкин әнкәемне һич тә очрата алмыйм. Ул теге чактагы кебек сагынуларына түзә алмыйча, минем янга киткәндер, без юлда аймылыш булганбыздыр сыман тоела. Күңелгә мәшһүр җыр юллары килә. “Беләм мин, кайтмыйсың, шулай да...”

Мин юксынулардан өзгәләнеп, күңелемнән “Әнкәй-ә-әй!” дип аваз салам...

— Әнкә-ә-әй!!!

                  Зөфәр Хәмидуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»