31.10.2013 - Дөнья бу...

Партизан Закир кыйссасы

Корманайның гына түгел, тирә-яктагы берничә кечерәк авылның балаларына 1928-1972 елларда аң-белем биргән мәктәп шактый гына биек калкулыкта урнашкан иде. Күңелне тартып торган үзенчәлекле архитектуралы агач бинаның гаять зур тәрәзәләре кышкы иртәләрдә һәм кичләрен авыл өстенә якты нур сибеп торды. Авыллар үзәктән электрлаштырылганчы әле, алтмышынчы еллар башында, мәктәп ихатасында дизель двигателе ярдәмендә электр энергиясе алына башлагач, бу нурлар тагын да яктырак була барды.

Мәктәп бинасының мәһабәт кенә түгел, тарихи да икәнлеген без югары сыйныфларда укыганда белдек. Якын-тирәдәге егермеләп авылны берләштергән Өршәк-Мең (урысча язылышы — Уршакмин) волостеның конторасы урнашкан булган икән монда. Ул чорда да, аннан соң да нинди генә данлы шәхесләр аяк басмаган бу бинага!

Хәтергә иң беренче Галимҗан Ибраһимов килә. Муса Җәлилнең Ырынбур чорындагы дусты, революционер, Сәгыйть Агишның “Якташлар” повестеның төп геройларыннан берсе Габделхәй Сөләйманов (псевдонимы — Хәй Авыргазин) истәлегеннән түбән-дәге күренеш күз алдына баса: 1917 елда Февраль революциясе булып, Петроградта Николай патшаның тәхетеннән ваз кичүе турында хәбәр килгән вакытта язучы туган авылы Солтанморатка кайткан була. Шушы хактагы хәбәрне ишетү белән ул, хәлне ачыграк белү һәм сәяси вакыйгаларның эчендәрәк булу өчен, күрше Әпсәләм авылындагы яшьлек дусты һәм сабакташы Габделхәй белән бергәләп волость үзәге Корманайга җилдерә. Атлы чанада чабып барышлый юлда очраган кешеләргә: “Патшаны төшергәннәр!” — дип кычкырып уза. Ә Корманайда бу хакта беркем дә белми икән. “Нигә бу хәбәрне халыктан яшереп яткырасың?” — дип Галимҗан волость уряднигы Кузьминга йодрыклары белән ташлана, алай гына да түгел, диварда эленеп торган Николай патша портретын идәнгә атып бәрә.

Бу хәлләр мәктәбебезнең кайсы бүлмәсендә булды икән, дип төрлечә фаразлый идек.

Октябрь революциясеннән соң волость таркатыла, аның урынына хәрби революцион комитет (ревком) төзелә. Аның беренче рәисе Закир турында легендага тиң хатирәләр саклана безнең якларда.

Закир — Корманайдан ун чакрым көнчыгыштагы Дүртөйле авылының ярлы крестьяны Садыйк Ягафәровның өлкән улы. Бик яшьли авыр эшкә җигелеп, хезмәт ияләренең актык канын суыручы комсыз байларга нәфрәтләнеп үскән егет солдат чагында революцион хәрәкәткә кушылып китә. Аның сәяси көрәш тәҗрибәсе туган ягында — Авыргазы буйларында бик кирәк булып чыга. Закир җитәкчелегендә төзелгән ярлылар комитетлары (комбедлар) байларның җирләрен, эш коралларын тартып алып, крестьяннарга җан башы исәбеннән (хәзер инде хатын-кызларны да кертеп) бүлеп бирелә, атлары кызыл гвардия карамагына җибәрелә.

Гражданнар сугышы барган 1918 елда аклар авылга килеп кергәч, ревком рәисен яшеренеп яткан урыныннан тотып алып җәзалыйлар, шуннан атып, тирән чокырга ыргыталар. Ләкин гаҗәп хәл: ул исән кала! Аңына килеп күзләрен ача, кайда ятканын чамалап, булдыра алганча яраларын бәйләштереп, төнлә чокырдан үрмәләп чыга һәм Дүртөйлегә кайта. Нәкъ шул чакта Галимҗан Ибраһимов та, аклар эзәрлекләвеннән качып, Закир дустын эзләп килгән була. Акларны бу тирәдән куганчы Закирның бертуган Сафа абыйла-рының базында берничә көн яшеренеп яталар.

“Үтереп ташланган” Закирның терелүенә шаккаткан якташлары аңа: “Партизан икәнсең син!” — дигәннәр. Бу сүз ул заманда үлемсез, батыр, каһарман дигән мәгънәне аңлаткан. Шуннан бу шәхесне исән чагында да, дөньядан киткәч тә “Партизан Закир” дип йөрткәннәр. Шул ук чорда агалы-энеле Сафа белән Закир, картәтиләренең исемен мәңгеләштереп, Шәфыйков фамилиясенә күчкәннәр.

1919 елның февралендә яңадан оештырылган Өршәк-Мең волосте рәисе итеп шул ук Закир Шәфыйков сайлана. Бераздан ул Дүртөйлегә кайтып яши башлый. 1924 елда үзенең алты почмаклы йортында мәктәп ача. Гаиләсе белән йортның кечкенә почмагына сыенып, балаларның иркен бүлмәдә укырга-язарга өйрәнүен, чыр-чу килеп уйнауларын шатланып күзәтә. “Әлегә сез идәнгә тезләнеп, китап-дәфтәрләрегезне сәке йөзлегенә куеп сабак аласыз. Җайсыз булса да түзегез! Совет власте тиздән махсус парталары булган җылы, якты, иркен мәктәпләр төзетер әле”, — дип канатландырып җибәрә укучыларны. Икенче елны ук үзе парталар кайтарта.

Хезмәтчән халыкның азатлыгы, бәхетле киләчәге хакына бөтен гомерен багышлаган “Партизан Закир”га бәйле төгәлрәк, тулырак мәгълүматлар кайда да, кемдә дә булса сакланадыр.  Аның авылдашы, сугыш, мәгариф, туган як тарихы темаларына берничә китап чыгарып, былтыр 96нчы яшендә вафат булган Вәли Бикташевның: “Закир ага Шәфыйков турында язарга өлгерә алмадым, минем моңа вакытым җитмәде”, — дип үкенгәнен беләм.

Тагын шуны да әйтергә кирәк: Өршәк-Мең волосте җирләре кергән Авыргазы районына 2001 елның декабреннән 2013 елның сентябренә — гомеренең соңгы көненә кадәр Марат Баязит улы Ишемгулов җитәкчелек итте. Ә ул Закир Шәфыйковның оныгы иде.

Фәрит Фаткуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»