30.10.2013 - Дөнья бу...

Ришвәт бирмичә яшәп кара!

Күптән түгел  телевизордан  актер, режиссер һәм язучы Василий Шукшинның “Печки-лавочки” фильмын яңадан карадым. Бу, тәү карашка, гади сюжетлы, әмма тирән мәгънәле фильм бүгенге тормышыбыз турында уйланырга  мәҗбүр итте.

Шөкер, бүген үзәк телевидение Совет чорында төшерелгән мәгъ­нәле киноларны еш кабатлый. Каналлар хәзер бик күп, ә яңа фильмнар җитәрлек төшерелмидер, күрәсең. Бәлки әлегә уйларга сәләтле канал хуҗалары ул фильмнарның бер калыптан булуын кабул итмидер. Ә калып мондый: авыл кызы бәхет эзләп зур шәһәргә килә. Монда бик авыр хәлләргә тарыган мескен кызга олигарх игътибар итә. Заман бае бик намуслы, мәхәббәтле егет булып чыга һәм күңеленә яткан гади авыл баласын тормыш төбеннән тартып ала. Мондый фильмнарны төшерү өчен кем акча бирүе турында баш ватасы түгел...

Кызганычка каршы, бу әсәр­ләрнең берсе дә классикага әверелергә дәгъва итми. Чөнки алар чынбарлыкны чагылдырмый. Тормыш чынбарлыгы классик әсәрләргә генә хас. Әйтик, Ос­тровскийның “Төшемле урын” пьесасы. Ул бүген, аеруча, актуаль — анда тормышыбыз көзгедәге кебек ачык чагыла. Һәркемнең үз баласын — йөрәк парәсен тө­шемлерәк урынга урнаштырырга тырышуы, биләгән вазыйфасыннан “дөрес” файдалана белмәү­чедән бармак төртеп көлү һәм, киресенчә, ришвәт ала белүчене көн герое итеп күрү — болар хәзер гадәти хәл. Менә шул “гадәти” булуы иң үкенечлесе дә инде аның. Димәк, җәмгыять хәзер элек  җирәнгеч саналган күренешләрне дә тыныч кабул итә!

 Бу уңайдан югарыда телгә алынган “Печки-лавочки” фильмындагы бер эпизод искә төшә. Гади авыл ире диңгез буендагы ял йортына юллама үзенә генә бирелүенә карамастан, яраткан тормыш иптәшен дә ияртә. Һәм хатынын да үз янына урнаштырыр өчен баш табибка 20 сум ришвәт бирмәкче була. Тик моны эшләү аның өчен иң зур бәлагә әверелә. Тәүдә “Азрак булмас микән?” дип хафалана. Шуннан “Ничек бирим икән?” дип баш вата. Чөнки ул үз гомерендә тәү тапкыр ришвәт бирү белән очраша. Билгеле, аның хафалануы урынсыз булып чыга — баш табиб, шулай ук, ришвәт алуның нәрсә икәнен дә белми...

Бүген без бу эпизодны караганда хәтта елмаймыйбыз да, чөнки бу икәүнең кыланышы кыргый булып тоела. Бүген риш­вәт бирмичә поликлиникадан исән-сау булуың турында белешмә дә алалмыйсың. Алырга була, әл­бәттә. Тик моның өчен күпме вакыт һәм нервы сарыф итәргә кирәк...

Яңарак бер танышым медицина университетында укучы улының сәламәтлеге турында белешмә юллап ала. Мең бәлаләр белән, зур чиратлар үтеп, теге кәгазьне кулга төшерә. Соңгы имзаны куйган табибка “Зур рәхмәт сезгә!” ди. Әмма тегесе акаеп карый. Шуннан танышым поликлиникага терәлеп торучы супермаркетка юл тота һәм “зур рәхмәтен” бәләкәй­рәк бер пакетка тутырып яңадан теге табиб кабинетына керә. Пакетны утыргычка куеп, тагын бер тапкыр “рәхмәт!” сүзен әйтә. Шунда гына ак халатлы хатын башын күтәреп, ихлас елмая һәм “Ярый, исәнлеккә булсын!” дип җаваплый. Бер юк кына белешмәнең дә ничек алынуын күргән медицина институты студенты үзе табиб булгач, ничегрәк эшләячәген фаразлап тормыйк.

Тагын бер шундый очрак. Авылда укытучы булып эшләүче бер сабакташым моннан унбиш еллар элек, ришвәт турында сүз чыкса, “Русиядә бер генә кеше ришвәт алмый...” дияр иде. “Кем ул?” дигәч елмаеп, “Мин!” дип күкрәк сугар иде. Аннары: “ Чөнки бирмиләр...” дияр иде. Без аның белән институтта бер чорда укыдык. Ул — химбиолог, мин — филолог. “Кызлар һөнәрен сайлагансың!” дип ул миннән, мин аңардан көлә идем. Бүген... ул гына көлә. Чөнки “тө­шемле” вузларга керү өчен химия һәм биоло­гиядән имтихан бирү кирәк. Бу җәһәттән Бердәм дәүләт имтиханы гап-гади авыл укытучыларын да югары уку йортларының кабул итү комиссияләре дәрәҗә­сенә күтәрде. Минем сабакташ ришвәт алмый, ул — репетитор! Әмма ничек кенә булмасын, соңгы берничә елда иске велосипедын өр-яңа чит ил машинасына алыштырды. Шунысы гына сәер, унбер ел буена укып та берни аңламаган баладан, репетитор яллап, бер ел эчендә талип ясап булгач, ул мәктәп нигә кирәк соң?!

Шунысы аяныч, озакламый “данлыклы” БДИ — талип, әти-әнинең калын акча янчыгы табиб ясаганнарга дәваланырга барачакбыз. Бер нәрсә күңелне юата: алар безне ришвәт бирмичә дәваламаячак. Ә безнең, гади авыл кешесенең, ришвәт бирү мөмкинлеге чикле. Димәк, яшә­ячәкбез...

  Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»