29.10.2013 - Дөнья бу...

Ул “президент”ны савыктырган

Яңа гына Башкортстан дәүләт медицина институтын тәмамлап, берсе — хирург, икенчесе терапевт дипломы алган Ләйлә һәм Зөфәр Хәмәтҗановларга укуларын аспирантурада дәвам итәргә тәкъдим ясыйлар. Әмма яшьләр табиб булып эшләргә теләк белдерә һәм аларны Борайга җибәрәләр.

Район үзәгенә килгәч, аларны бер әбигә фатирга урнаштыралар һәм шул ук көнне Зөфәрне дежурга куялар. 1967 елның августы була ул, уттай урак өсте. Әле дәваханәнең нинди бүлекләре кайда икәнлеген дә белергә өлгермәгән, беркем белән дә таныш булмаган яшь белгеч авыруларны карап, обход ясап чыгарга була. Шул вакытта дәваханә ихатасына “Волга” автомашинасы килеп туктый һәм аннан бер хатын-кыз чыгып, йөгерә-атлый бинага керә. Район партия комитетының өченче секретаре була ул. Хатын тиз арада баш табибны чакырырга куша, аның юклыгын ачыклагач, Зөфәрне күреп аның кем икәнлеген сораша.  Хәмәтҗановны бер читкә чакырып ала һәм, “Кунакханәдә президент авыр хәлдә, тиз арада ярдәм кирәк”, дип, үзе белән барырга кирәклеген әйтә. Берни аңларга өлгермәгән табиб безнең илдә, һәрхәлдә, Башкортстанда, президент дигән вазыйфаның бөтенләй юклыгын да әйтеп карый...

Шулай да ашыгыч ярдәм машинасына утырып, анда эшләүче фельдшер белән тиз генә барып җитәләр. Авыру Башкортстан Республикасы Югары Советы Президиумы рәисе Фәйзулла Солтанов булып чыга. Хәле, чыннан да, бик авыр була аның. Температурасы 39 градустан да югары, чак тын ала. Фельдшер белән киңәшеп, температураны төшерер өчен укол ясыйлар һәм шунда ук диярлек авыру һушын югалта. Табиб югалып калмый, фельдшер да тәҗрибәле кеше булган, күрәсең,  авыруны тиз арада аңына китерәләр һәм аның ризыктан агуланганлыгын ачыклыйлар.

Иртә таңнан урак барышын тикшерергә килгән Фәйзулла Солтанов һәм район партия комитетының беренче секретаре Баян Хәйдәров көне буе хуҗалыкларда йөргәннәр, кыр станында гына тамак ялгап алганнар. Амбарларда да булганнар, фермалар ремонты барышы белән дә танышканнар. Авыруның хәле яхшыргач, табиб дәваханәгә китәргә җыена, әмма беренче секретарь аны монда калдыра.

“Фәйзулла Вәли улы бик ачык, итагатьле кеше булып чыкты, төне буе сөйләшеп утырдык. Ул эше буенча Германия Демократик Республикасында булганлыгын, анда халыкның тормыш дәрәҗәсе бездәгедән күпкә югарылыгын бик пошынып сөйләде, шул чакта ук Европаны фашизмнан азат иткән халыкның күпкә яхшырак яшәргә хаклы икәнлегенә тукталды. Соңыннан да без аның белән дусларча мөнәсәбәттә калдык, Уфага барганда янына кереп йөри идем. Әгәр югары кунак белән андый-мондый хәл була калса, бәлки, мине беренче эш көнемдә үк рәшәткә артына утыртырлар иде”, — дип исенә төшерә ул көнне Зөфәр Хәмәтҗан улы.

Зөфәр ага Балтач районының Иске Яхшый авылында 1938 елның августында туган. Әти-әнисе — гомер буена иген игеп, мал асрап яшәгән гади колхозчылар. Мәктәптә укыганда ук Зөфәр табиб булырга хыяллана. Әмма район үзәгендә урта белем алганнан соң, танышлары киңәше белән Свердловск шәһәрендәге урман-техник институтына укырга керә. Озак та үтми егет бу һөнәргә күңеле ятмавын аңлый һәм, беренче курс ахырында укуын ташлап, хезмәткә китә. Зөфәрне Дәүләт иминлеге комитеты гаскәрләренә алалар. Хәрби хезмәттән соң ул Башкортстан дәүләт медицина институтына укырга керә. Имтиханнар тапшырганда ук булачак тормыш иптәше, Чакмагыш кызы Ләйлә белән таныша һәм укуларын тәмамлар алдыннан 1966 елда гаилә коралар.

— Язмышым Борай белән бәйләнгән булгандыр инде. Студент чакта  монда практика үтәргә туры килде. Шул вакытта, моннан илле ел элек хирурглар җитмәү сәбәпле, беренче үзаллы операциямне дә монда ясадым.

Борайлыларга рәхмәтлебез, безне бик тиз үз иттеләр, үзебез дә аларны яраттык, кулыбыздан килгәнчә ярдәмләшергә тырыштык, — дип искә ала узган елларын Зөфәр ага.

Район үзәгендә бер ел эшләгәч, яшьләрне Чалкак участок дәваханәсенә җибәрәләр. Гаилә башлыгын — баш табиб, хирург, оештыручы, Ләйләне терапевт вазыйфасына куялар. Хәер, исеме генә шулай була, районның бу ягында башка табиблар юк, нинди генә чир белән килсәләр дә, шушы ике белгеч хәл итә һәм дәваларга тиеш була. Монда алар өч ел эшли. Район үзәгеннән кырык чакрым тирәсе ераклыкта булсалар да, еш кына Зөфәрне анда операцияләр ясарга да чакырып алалар. Шундый чакыруларның берсе илле градус салкында була. Участокның ат караучысы табибны туры юллардан төнлә бер сәгать үткәнче китереп җиткерә һәм, операция ясап, иртәнге якта кайтып та китәләр.

Уңган, белемле бу икәүне югарыда да күрәләр һәм Зөфәр Хәмәтҗан улын Дүртөйлегә баш табиб итеп күчерергә уйлыйлар.  Бу хәбәрне ишеткәч, райком секретаре Хәмәтҗановны чакыртып ала һәм китәргә уйласаң, партбилетыңны өстәлгә саласың, ди. Мәсьәләнең мондый кискен борылыш алуы яңа гына ныклап аягына басып килүче табибны уйланырга мәҗбүр итә, чөнки ул заманда партбилет белән хушлашу үз тамырыңа үзең балта чабу белән бер була. Нәтиҗәдә Борайның баш табибын Дүртөйлегә җибәрәләр һәм Зөфәр Хәмәтҗан улын шушы вазыйфага билгелиләр.

Ун ел тарта ул бу йөкне. Эшкә башлагач та яңа дәваханә төзү юлларын эзли. Райком секретаре белән килешеп, Уфа Проект институтыннан белгеч алып килеп, поликлиника, дәвалау, хирургия, хуҗалык корпуслары һәм кухняның проектын эшләтә. Мәсьәлә акчага барып төртелә. Районның андый мөмкинлеге юк, хәтта республика бюджеты да планлаштырылмаган мондый зур төзелешкә акча бүлә алмый. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Зөфәр Хәмәтҗановка республика дәваханәсенең баш табибы Михаил Петров  белән сөйләшеп карарга тәкъдим итә. Чынбарлыкта бу кешенең фамилиясе Ландау булган, исеме һәм атасының исеме дә алыштырылган. СССР сәламәтлек саклау министры аның бик якын дусты һәм милләттәше икән.

Мәскәүгә Уфа моторлар төзү заводы директорының махсус самолетында икесе очалар. Бик җылы каршы ала министр якын дустын. Нинди сорау белән килүләрен аңлашкач, бер урынбасарын чакыртып кертә дә Борай дәваханәсен төзү өчен өч миллион сум акча күчерергә куша, җитми калса, тагын өстәячәкләрен әйтә. Борайның хуҗалыкара төзелеш оешмасы бу акчага өч елдан артык бик иркенләп яши. Район үзәк дәваханәсе зур үзгәрешләр кичерә, планлаштырылган эшләрнең барысы да диярлек тормышка ашырыла.

Эшләре уңай барса да, Зөфәр Хәмәтҗан улының хирургия белән ныграк шөгыльләнәсе килә һәм баш табиб вазыйфасыннан бушатуларын сорап гариза яза. Әлегә кадәр аерылмый ул яраткан эшеннән. Быел 75 яшен билгеләгән хезмәт ветераны көн саен икешәр операция ясый.

Хәмәтҗановларның ике уллары бар. Югары белемлеләр. Ремаль эшкуар булып киткән, ә Ринат — җир комитетында инженер. Зөфәр ага һәм Лилия ханымга дүрт онык бүләк иткәннәр.

Тырыш хезмәтләре дә югары бәяләнгән бу хөрмәтле затларның. Зөфәр Хәмәтҗан улы Почет билгесе ордены белән бүләкләнгән һәм “Башкортстанның атказанган табибы” исемен йөртә. Ләйлә Назар кызы — Русиянең  сәламәтлек саклау отличнигы. Бүген сәламәтлек саклау системасына һәм яшь табибларга булган уңай карашка да алар бик шат. “Без эшкә башлаганда районда яшәгән 51 мең кешене 5 табиб хезмәтләндерә иде. Илдә кабул ителгән программалар буенча һәм район хакимиятенең кайгыртучанлыгын күреп, быел гына да унбер яшь белгеч кайтты. Дәваханәнең матди-техник базасы да яхшы, эшлә генә!” — ди Зөфәр Хәмәтҗанов.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң,”ның үз хәбәрчесе.

Борай районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»