26.10.2013 - Дөнья бу...

“Бишекләре “К-700” кабинасы булды...”

Рәмзия Вәгыйзь кызы Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылында яши. Язмыш безне аның белән беренче тапкыр 2007 елда очраштырган иде. Аның шунда: “Кызлар, улларыма киленнәр табарга ярдәм итегез әле”, — дип мөрәҗәгать итүе безне бераз гаҗәпкә калдырды. Тик ул вакытта иркенләп сөйләшү мөмкинлеге булмагач, моның өчен янә бер очрашу булырына өметләнеп калган идек.  Һәм менә, ниһаять, мондый мөмкинлек алты елдан соң туды.

...Ул көн әле дә хәтердә. Зәк-Ишмәттә мәктәптә үткән очрашу һәм авыл эшкуары Әнвәр Усманов турында мәгълүмат туплаганнан соң аның кибетеннән чыккач, без бу апаны капка төбендә очраттык. Ул шушы кибеткә каршы йортта гына яши икән. Танышып алгач, ул мине район хакимияте белгече Клара Нестрогаева белән үзенең хуҗалыгын күрсәтү өчен йортына алып кереп китте.

Шунда ихлас күңелле хуҗаби-кәнең борчылулары биш улының да өйләнмәгән булуына бәйле икәнлеге ачыкланды. Тик ул көнне улларының берсен дә күрә алмадык, чөнки өчесе эштә, ә ике кече улы шушы көннәрдә солдат хезмәтен тутырып кайтып төшәргә тиеш иде. Авылда эш булмау сәбәпле, кызлар шәһәр ягын карый, уллары да кайту белән эш һәм үз парларын эзләп, авылдан чыгып китәр  дигән шөбһәле уйлар бу анага тынгы бирми иде. “Улларым авыл җанлы бит, техника ярата, үскәндә әтиләренең “К-700” тракторыннан төшмәде”, — ди ана, мәрхүм иреннән балаларына мирас булып калган һәм ихатада торучы техникага күрсәтеп.

Авылның хөрмәтле механизаторы Фәтхулла Фатыйх улы вакытында шушы куәтле техникада совхозда нинди генә эшләр башкармаган, хәтта ерак рейсларга йөргән чаклары булган. Малайлар үзләрен белгәннән бирле техника янында бөтерелеп үсә, ә инде 6нчы сыйныфтан соң үзләре дә руль артына утыра. Әтиләренең 47 яшендә йөрәге тотып, вафат булуы аларны тагын да чыныктырып җибәрә, эшкә бирелгәнлекне арттыра, тормышның мәгънәсен бик иртә аңларга өйрәтә.

2000 елларда Зәк-Ишмәт халкы ул чактагы авылга хас булган барлык авырлыкларны үз иңендә киче-рә. “Кызыл шар” совхозы таркала. Аның җирләренең бер өлеше башка хуҗалыкларга кушыла, кечерәеп калган “Зәк-Ишмәт” кооперативы эшчәнлекне башка сыйфатта җәелдерә, биләмәдә ике дистәдән артык фермер хуҗалыгы барлыкка килә. 

Быел яз Зәк-Ишмәттә “Әбунәче көне” үтте. Анда миңа авылның бик күп кешеләре белән очрашырга туры килде. Минем сөенечемә, алар арасында Рәмзия Әдеһәмова да бар иде. Күптәнге танышыбыз бу көнне беренчеләрдән булып “Кызыл таң”га язылды. Бу чарада кооперативның яшь җитәкчесе, Рәмзия Әдеһәмованың төпчеге Илдар Фәтхулла улы белән дә таныштык. Соңрак “Кызыл таң”да аның турында “Иң яшь рәис” дигән баш астында фоторепортаж дөнья күрде. Репортажда егетнең 24 яшьтән рәислеккә тәвәккәлләве, ул җитәкләгән хуҗалыкның тәүге адымнары, авыл уңганнары турында бәян ителде. Ә менә бу ишле гаиләнең бүгенге тормыш-көнкүреше белән без Әдеһәмов­ларның төп йортында якыннан таныштык.

Ишекне безгә яшь киленнәрнең берсе Гөлшат ачты. Өй эчендә хәзер башка, яшьләр мәшәкатьләре тулы тормыш кайнавы күзгә чалынды. Йорт үзе дә ничектер нурланып киткән кебек тоелды, бишектә яшь баланың йокы аралаш тавыш бирүе ямь өстенә ямь өсти иде.

— Сөбханалла, улларымның барысын да өйләндердем, кече улларым армиядән кайткач, бер елда ике туй үткәрдем, — дип  гаилә яңалыклары белән бүлешергә кереште хәстәрлекле ана. — Малайлар өйләнгәч, аш бүлмәсен зурайтып, газ керттек, хәзер утын әзерләп  азапланасы түгел. Димәк, ана кешенең тырышлыклары юкка булмаган, теләгенә ирешкән, улларының бишесен дә туйлап, үзаллы тормышка чыгарган. 32 ел гомерен колхоз эшенә, фермада мал карауга багышлаган анага моның өчен ихатада биш сыер тотарга туры килгән. Малкайлары караучыларын сөттән аермаган. Аннан  кергән акча балаларын аякка бастырганда ярдәм иткән. Уллары да  уңганлык­ла­ры белән аерылып тора. Иң өлкәне Фәрит — СПКда алыштыргысыз механизатор, үз гаиләсе белән яши.  Фәнил, агроном һөнәрен үзләштереп, хезмәт юлын авылда башлый. Әлеге вакытта хатынының туган ягында, Бүздәк районында шәхси хуҗалыклары белән яшиләр. Фәнүр СПКда ферма мөдире вазыйфасында. Ул бала чактан атлар яраткан. Илнур исә авылда үзенең фермер хуҗалыгына җитәкчелек итә, әлеге вакытта хатыны Гөлшат, нәни кызлары Әминә һәм әниләре бер түбә астында яшиләр. Киленнең Федоровка районының Батыр авылыннан икәнен ачыкладык.

Рәмзия апаның төпчеге Илдар рәислеккә килгәнче Себергә дә китеп эшләп карый, МТС техникасында басуларны да иңли. Аннары авыл акса­кал­ларының сүзен тыңлап, туган авылына кайта, Стәрлетамак авыл хуҗа­лыгы техникумында укып, крестьян-фермер хуҗалыгына идарәче белгечлеге ала һәм хуҗалыкка идарә итә башлый. Бу адымын яшь рәис “авыл берүк сүнмәсен” дигән теләктән булуы белән аңлата. Туган авылының менә шундый патриоты булып чыга ул. Үзенең кәләшен исә ул Кырмыскалыда МТСта эшләгәндә очрата. Юлия — һөнәре буенча биолог,  ул туган ягында лабораториядә эшләгән.  Зәк-Ишмәттә исә аңа төрле эшләрдә эшләргә туры килә. Әле менә вакытлыча саклагычта эш тапкан. Нишлисең инде, хатын-кызның язмышы шул. Сөйгән яры янында булганда эшсезлекне генә җиңәр көч таба. 

Ана кеше яшьләр турында сөй­лә­гәндә “берүк күз тимәсен” дип кат-кат тәкрарлый. Ана йөрәгенең бала өчен борчылып яшәү чаткысы бу. Ул әле дә балаларының бишесен дә кулындагы биш бармагы кебек аерылгысыз итеп күрә, аларның гаилә тормышы, торак мәсьәләсе турында хәсрәтләнә. “Яшь белгечләр өчен торак  программалары бар. Шунда эләксәләр, авылда ныклап төпләнеп китәрләр иде”, ди ул. Авылдагы юллар, мәктәп, медпункт та аның теленнән төшми. Гади авыл хатыны булса да, ул шушы рәвешле авылының, иленең дә киләчәге турында уйлана. Чөнки ул үзе авыл яшәсен өчен барлык көчен салган. Бүген авылны яшәтү юнә­лешендәге эшчәнлекне газиз уллары дәвам итә. Кайгыларга түзем, сабыр, уңган ана һәм хөрмәтле каенананың киләчәккә өметләре берүк аклансын, алдагы көннәре якты һәм матур тормышта үтсен.

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»