24.10.2013 - Дөнья бу...

Бишкәҗә революционерлары

1913 елның сентябрендә хәзерге Чишмә районының Бишкәҗә авылында татар телендә революцион рухтагы листовкалар бастыру җайга салынуы КПСС тарихына бәйле  әдәбиятта күптән билгеле. Ни хәл итәсең, заманы шундый — хәзер бу тема модада түгел. Шуңа карамастан, үткәнне тикшерүчеләр әлеге тарихи фактны барыбер читләтеп үтә алмый. Туган якны өйрәнүче Әсхәт Билалов өчен әлеге истәлекле вакыйга туган авылы Бишкәҗә тарихының мөһим бер өлеше булып тора.

Бу урында үзешчән тарихчы белән якыннан таныштырып үтик. Әсхәт Билаловка 52 яшь, ул төп һөнәре буенча төзүче. Озак еллар Себер тарафларында эшли һәм яши, соңгы елларда вахта ысулына күчә. Хәзерге вакытта Уфаның Дим бистәсендә төпләнгән.

 — Тарих белән ныклап кызыксынуым Себердә башланды һәм ул авылдашым, безнең төбәкнең күренекле революционеры Шәйхали Илистанов язмышына бәйле, — ди Әсхәт. — Ул 26нчы дивизия составында Чишмәне аклардан азат итүдә катнаша, аннары Михаил Фрунзе кул астында Урта Азиядә басмачыларга каршы көрәшә. Гражданнар сугышы тәмамлангач, Илистанов Ырынбур ГПУсында җаваплы вазыйфалар били, бераздан Башкортстан НКВДсының көнчыгыш бүлеге җитәкчесе итеп тәгаенләнә. Боларны мин соңрак ачыкладым, әлбәттә. Илистанов 1937 елда репрессиягә дучар ителә, хөкем вакытын Коми лагерьларында үтә. Һөнәри эшчәнлегемә бәйле, миңа да шул тарафларга барып чыгу насыйп булды. Якташым Воркута – Игарка тимер юлы төзелешендә катнаша һәм, каты авырып, 1942 елда вафат була. 60 елдан соң мин ул яшәгән баракны барып күрдем, ул салган юл шпалларына басып үттем, тоткыннар каберлеген фотога төшердем. Нәкь шул вакытта авылдашымның тормыш юлын ачыклау теләге туды. Аны тормышка ашырдым, бу хакта Чишмә районы гәзитендә мәкалә бастырдым.

Әсхәтнең тарихи эзләнүләре болар белән генә чикләнми, әлбәттә. Тикше­ренүләрендә төп юнәлеш итеп ул тарихи-революцион өлкәне сайлый. Моны исә болай дип аңлата:

 — Илдә үзгәртеп кору чоры башлану белән бу тема акрынлап онытыла-җуела башлады, аны өйрәнүчеләр дә юкка чыкты, — ди ул. — Революцион үткәнне, гражданнар сугышын тикшерүчеләргә хәтта кимсетеп карый башладылар. Һөнәри белгеч булмасам да, мин шуны әйтә алам — тарих бушлыкны өнәми. Аннары  ул тарихны бит безнең бабаларыбыз тудырган. Аларның эшеннән йөз чөерү, бердән, әрвахлар рухын кимсетә, икенчедән, тарихи үткәнебездә таплар барлыкка китерә. Моңа юл куярга ярамый. Бишкәҗә авылында Октябрь рево­люциясенә кадәр дүрт ел элек листовка чыгаруны оештыручылар турында материал туплый башлаганда нәкъ шуны күздә тоттым.

 Патша хөкүмәтенә каршы яшерен эшчәнлек алып баручыларның исемнәре хәзер анык билгеле. Листовкаларны бастыру тәүдә авыл ярлысы Арслан Хәсәнов йортында оештырыла, берникадәр вакыттан соң укытучы Гыйндулла Мөхәмәдиев яшәгән бүлмәдә дәвам иттерелә. Төркемнең рухландыручы башлыгы булып урыс теле укытучысы Гәрәй Кыдрасов тора. Укытучы Хәлил Габитов, бүгенгечә әйтсәк,  яшерен типографиянең матди-техник эшчәнлеген тәэмин итә, әзер листовкаларны тарату да аңа йөкләтелә. Типография дип зурдан кубып сөйләсәк тә, аның төп җиһазы кулдан басу станогы була.

“Чын хакыйкать”, “Ачы хакыйкать” дип исемләнгән листовкаларның текстларын яшь укытучы Фәхретдин Гайнетдинов яза. Троицкида мәдрәсә тәмамлаган хәлфәнең  Мәҗит Гафури белән яхшы мөнәсәбәттә булуы, аның белән даими очрашып торуы билгеле. Янә бер факт — Гафури киңәше белән Гайнетдинов Толстойның “Хаҗиморат” әсәрен татар теленә тәрҗемә итүгә алына. Әмма 1914 елда Бишкәҗәдәге көчле янгын нәтиҗәсендә укытучының йорты да, тәмамланган язма да янып юкка чыга.

Яшерен оешманың иң яшь әгъзасы ул чакта 16 яшьлек Шакир Нәүширванов булганы билгеле.

Бишкәҗә большевикларының конспирация саклап, үтә дә сак эш итүе бүгенге күзлектән караганда да соклану уята. Ә бит мәктәп урнашкан мәчет бинасына мәэзин Әбдрәкыйп Юмашев һәм авыл мулласы Габдрәшит Гайсин яшәгән йортлар бик тә якын була. Авыл халкы да берни сизми. Шуңа карамастан, яшерен басмаханә шактый “нәтиҗәле” эшли, листовкалар Уфа аша Авыргазы, Топорнино (хәзерге Кушнаренко), Чакмагыш һәм башка төбәкләргә таратыла.

 Мондый хәл Топорнинода урнашкан жандарм идарәсендә канәгатьсезлек уята, билгеле. Аннан Бишкәҗәгә тикшерүчеләр җибәрәләр, моңа өстәп, югарыда телгә алынган барлык укытучылар, шулай ук авыл мулласы идарәгә чакыртыла, алардан сорау алалар. Әмма большевиклардан сүз дә, сер дә чыкмый, басмаханә эшләвен дәвам итә. Аның тукталуына 1914 елда Герман сугышы башланып, безгә билгеле шәхесләрнең һәммәсе фронтка озатылуы гына сәбәпче була.

Әсхәт Билалов Бишкәҗә револю­ционерларының кайберләренең  арытабангы тормыш юлын да ачыклаган. Ни аяныч, аларның күпчелеге, “ленинчыл большевиклар” буларак, Сталин реп­рессияләренә дучар ителә. Атап әйткәндә, сугыштан исән-имин кайтып, төбәктә Совет власте урнаштыруда актив катнашкан Фәхретдин Гайнетдинов белән Хәлил Габитовны шундый язмыш көтә. Шакир Нәүширванов та авыл активисты булып таныла, 1918 елда хәтта хәзерге Кушнаренко районына караган Гомәр авылында волость идарәсе оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була. Озак еллар хокук саклау органнарында хезмәт итә, 1992 елда Стәрлетамакта вафат булуы мәгълүм.

Үз чорында халык мәнфәгатләрен кайгырткан шәхесләр буларак, Бишкәҗәнең яшерен революционерлары төбәк тарихында билгеле эз калдырган. Коммунистлар идеологиясе өстенлек иткән чорда яшәсәк, аларны, һичшиксез, революция каһарманнары, дип олылар идек. Кем белә, истәлекле дата буларак, бәлки Башкортстанда милли телдә беренче листовка чыгарылуның 100 еллыгы да тантаналы билгеләнер иде. Бүгенге күзлектән караганда, алар ул чакта гамәлдәге властька каршы чыгулары белән каршылыклы фикерләр уята. Әмма шунысы хак — алар гаделлек өчен көрәшкән, моның өчен тормышларын куркыныч астына куйган. Алар чыгарган листовкаларда власть әһелләренең икейөзлелеге, ришвәтчелек, авыл халкын изү, ярлыларны кимсетү фашланган. 

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»