22.10.2013 - Дөнья бу...

Без - “Рашен”!

“Кайда гына булсагыз да, “Кызыл таң” гәзите хезмәткәре икәнегезне онытмагыз!” дип кабатларга ярата баш мөхәрриребез. Бу аңлашыла — йөз яше тулып килүче гәзиткә тап төшерергә ярамый. Гәзитнең абруе үзе үк синең тәртибеңне тәгаен кысаларда тота. Эш буенча командировкаларда гына түгел, ял вакытында да “кызыл таң”лылык ычкындырмый: әдәплелеккә, тәртипкә өйрәтә.

Гәзиткә бәйләнеш аша Туган илгә сөю хисе дә бөреләнә. Ни дисәң дә, туган җиребезнең асыл кешеләре хакында язабыз, төбәкнең зур һәм бәләкәй проблемалары белән янабыз. Кайда гына барсак та, без — Башкортстан кешесе. Русия кешесе. Үзебезнең гәзитнең, республиканың, илнең йөзенә кызыллык китерергә тиеш түгелбез. Бу — кагыйдә.

Быел җәй гаиләбез белән Төркиядә ял иттек. Минем өчен ерак сәфәрнең иң кызыклысы урындагы халык, аның мәдәнияте белән танышу булды.

Без ял иткән Кемер — Урта диңгез буенда урнашкан курорт-шәһәр. Ел әйләнәсенә биредән туристлар өзелми. Карарлык әйбер­ләр күп монда. Әйтик, Кемердан ерак түгел борынгы Ликия составына кергән Фаселис  һәм Олимпос шәһәрләренең хәрабәләре сакланган.  Ял итүчеләр Мира шәһәренең дә калдыклары белән таныша ала. Архиепископ Николай Чудотворец (төркиялеләр аны — “Ноэль баба”, көнбатыш илләре халкы “Санта-Клаус” дип йөртә) Мира чиркәвендә җирләнгән. Бу чиркәү, шулай ук Мирадагы грек-рим театры, тау битләрендә казып эшләнгән төрбәләр (гробницы) — барысы да тарихның иң серле битләренә кагылырга мөмкинлек бирә.  Кемердан корыч аркан юлы белән Тахталы тавына, 2365 метр биеклеккә күтәрелеп була. Зафери Сари скульптура-фонтаны, Гейнюк фонтаны, Бельдиби мәгарәсе, тагын әллә нинди хәйран калырлык урыннар бар монда.

Әмма тарихи урыннардан гайре, мине төрекләрнең ватан­пәр­вәрлек хисе сокландырды. Төркияне ирекле дәүләт дәрәҗәсенә күтәрүче бөек реформатор, сәясмән, дәүләт эшлеклесе, Төркия Республика­сының беренче Президенты Мостафа Кемаль Ататөрекнең (1881-1938) портреты дәүләт учреж­дениеләрендә генә түгел, һәр җирдә эленгән. Хәтта кечкенә шәхси чәчтарашта, аяк киеме ремонтлау салонында, урамдагы банкомат тышында да бу билгеле шәхеснең рәсемен күреп була. Илгә кергәндә туристлык агентлыгы вәкиле безгә: “Мостафа Кемальга карата берәр начар сүз әйтеп куя күрмәгез берүк,  юкса төрекләрнең дошманына әверелүегез бар”, — дип кисәтте. Әйтә буламы соң?! Ататөреккә булган чиксез ихтирам төрекләр аша һәрбер туристка күчәдер. 

Кемердагы флаглар күплеге шулай ук һәркемнең игътибарын җәлеп итә. Кызыл тукымада ак ярымай белән йолдыз — ерактан янып торучы әләмнәр синең нинди илдә кунак булуыңны бер минутка да оныттырмый. Әйткәндәй, флаг төсендәге футболкалар базарда башкаларына караганда арзанрак булганга, туристлар бу символикалы киемнәрне ешрак сатып ала. 

Курорт-шәһәр булуына карамастан, урындагы халык, нигездә, туган телдә сөйләшә. Хәер, татар-башкорт өчен төрекләр белән аралашу әллә ни авырлык тудырмый да — телләр охшаш, бик тырышканда, аңлашып була.

Без яшәгән отельда атнасына ике тапкыр “Төркия төннәре” үткәрелде. Бу төннәрдә ресторан махсус төрек милли ашлары белән сыйлады, ә хе­з­мәтләндерүче персонал милли биюләр белән күңелебезне кү­тәрде. Биюләре бик җитез, дәртле, шунлыктан, төрекләр үзләре бии башлый һәм шундук аларга ияреп немецлар, финнар, үзбәкләр, урыслар, татарлар, башкортлар һәм башкалар биюгә төшә. Шулай һәрбер ял итүчене, олысын да, кечесен дә төрекчә биеттеләр!

Кызганычка каршы, бу күркәм бәйрәмнәрдә берничә ватандашым артык активлык күрсәтте: төрек “араке”сы белән ныклап авыз иткәннән соң, бассейнга егылып төшүләр, биючеләрне этеп җи­бәрүләр, тавыш-гауга чыгарулар да булды. “Рашен” дип көлү­челәрне ишетү, персоналның тәртип бозучыларны зур сабырлык белән урыннарына озатып йөрүен күрү  авыр булды.

Милли ашлар бушлай таратылды. Телеңне йотарлык ризыкларны күпләр фотога төшерде, рецептларын белеште. Ашнакчылар зур горурлык тойгысы белән серләрен уртаклашты.

Горурлык! Миңа ул тойгы һәрбер төректә — сатучыларда, пешекче­ләрдә, юл хезмәткәр­ләрендә, урам җыештыручыларда — һәммәсендә дә сизелде. Ялдан кайткач та бик уңган бу ха­лыкның туган җирләренә булган сөюе, ихтирамы һич кенә дә истән чыкмый. Хәтта сагындыра да. “Бездә дә шулай булсын иде!” дип уфтандыра да. Яшьләрнең чит, аңлашылмаган телдә язулы кием­нәр киеп, тәмәке тартып, урамда исереп йөрүенә гарь­ләнәм...

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»