19.10.2013 - Дөнья бу...

Сабырларны сынармын, дигән...

Зөбәрҗәт апаны беренче күргәндә ул өстенә матур күлмәк кигән, бөдрә чәчләрен өскә күтәреп җыеп куйган, килешле итеп бизәнгән иде. Көләч йөзле хатын янында  аңа карата һәрвакыт хөрмәт һәм игътибар күрсәтүче урта яшьләрдәге ир дә бар иде. “Язмышың белән канәгать, яныңда таянырдай кеше булса гына иллегә якынлашканда да шундый чибәр, яшь булып калып буладыр”, дип уйлаганым хәтердә...

...Зөбәрҗәт Балтач районының Яңа Балтач авылында туып-үсә. Үткер, чая, кешеләргә ярдәмчел кыз кечкенәдән шәфкать туташы булу турында  хыяллана һәм, унынчы сыйныфны тәмамлагач, Свердловск өлкәсендәге  медучилищега укырга керә. Укуын уңышлы гына тәмамлаганнан соң, шундагы  кардиоүзәккә эшкә урнаша.  Кыска гына вакыт эчендә үзен сәләтле, тырыш белгеч итеп күрсәткән Зөбәрҗәтне коллективта да бик яраталар. “Син табиб булырга тиеш, укуыңны дәвам ит”, — дип югары уку йортына керергә үгетләсәләр дә, Зөбәрҗәт каршы килә. Бу вакытта очрашып йөргән егете Роберт уку йортында чыгарылыш дәүләт имтиханнары тапшырып йөргән була. Яшьләр, өйләнешеп, Курган өлкәсенә күчеп китә. 

Бераздан  теш табибы белән бер­лектә эшли башлый ул. Ә менә Роберт, киресенчә, эшне яңа урында бик тиз таба. Ул вакытта ике катлы йортлар сирәк очраса да, яшь гаилә үз көче белән шундый зур йорт салып керә. Бер-бер артлы уллары Риваль һәм кызлары Эльвира дөньяга килә. Ләкин тормыш юллары сикәлтәле шул ул, Зөбәрҗәт тә төрле сынауларга дучар була. Робертның  эчкечегә әверелгәнен сизми дә кала. Моңа кадәр  акчага иркен яшәгән гаиләгә очын-очка ялгарга туры килә башлый. Ике баланы тәрбияләү, зур йортны тәртиптә тоту  тулысынча диярлек Зөбәрҗәт иңенә торып кала. Ишле мал, кош-корт, зур бакчаны карау күп вакыт таләп итсә дә, Зөбәрҗәт сан­инспекциягә дә эшкә керә. 

Шулай 14 ел узып та китә. Берничә ел  ирен “яшел елан” кочагыннан тартып чыгара алмый интеккән хатын нишләргә дә белми. Өстәвенә соңгы вакытта Роберт хатынын һәм балаларын төрлечә  куркыта башлый. 

 — Әле ярый күршеләрем яхшы иде. Алар безгә иремнән качып китәргә ярдәм итте. Ике чемодан һәм ике бала белән Уфа вокзалына кайтып төштек. Әниләр янына кайтырга кыенсындым. Бу вакытта апам Аскында яши иде. Анда китәргә дә  кыюлыгым җитми. Ни булса да булыр, дидем дә,  кассага барып: “Билет Балтачка бармы, әллә Аскынгамы?” дип сорадым. Кассир безгә Аскынга кадәр билет бирде, — дип искә ала ул чакларны Зөбәрҗәт апа.

Аскында искерәк кенә өй сатып алып,  балалары белән шунда яши башлый ул. Бернинди уңайлыклары булмаган йортка тиз арада җан өрә. Тәүдә газ үткәрә, өйне төзекләндерә, бакчаны гөл-чәчәккә күмә. Ләкин белгечлеге буенча эш таба алмый, сатучы булып урнашырга  туры килә. Шулай тормыш акрынлап үз җаен ала. Балалар да үсеп, бер-бер артлы үзләренә һөнәр сайлый.

Улы армиядән кайтканнан соң күп тә үтми өйләнә. Яшьләр Уфада яшәргә була. Ләкин шул вакытта Зөбәрҗәт апаның әтисе каты авырый башлый. Хатын, эшен ташлап, әтисен тәрбияләргә Балтачка кайтырга мәҗбүр була. Әтисенең хәле бераз яхшыруга тагын бәла: улы Риваль, ике аягын сындырып һәм умыртка сөяген җәрәхәтләп, дәва­ханәгә эләгә.

— Улымны мондый халәттә күрү аяз көнне яшен суккандай булды. Аяклары гына түгел, бер җирен дә кузгата алмаган улым күзләремә генә карый ала иде. Табиблар төрлечә фаразласа да, аның савыгасына бер дә шиклән­мәдем. Аңа түләүсез операция эшләтү өчен кайда, кемгә генә мөрәҗәгать итмәдем!  Ул вакытта күргән михнәтләрне бер Ходай гына белә. Бик озак дәваханәләр юлын таптаганнан соң, ниһаять, максатыма ирештем. Улыма операция эшләделәр. Ләкин аннан соң да аны тәрбияләргә кирәк иде. Ривальләр бу вакытта алтынчы катта яши иде. Лифт юк. Киленгә эшен ташламаска куштым, Ривальне үзем карадым. Авырлыклар белән булса да урамга чыга идек.

Төрлечә күнегүләр ясау, табиблар киңәшен вакытында үтәү, дәваханә юлларын таптау, улының һәм килененең кайчак сүнеп барган өметен яңадан кабызу да ана иңенә төшә.  Озын-озакка сузылган айлардан соң, ниһаять, Риваль тәүге адымнарын ясый.  Шуннан соң гына Зөбәрҗәт апа кабат медицинага кайту турында уйлана башлый. 

— Әлбәттә, озак еллар сәүдәдә эшләгәч, төп эшемне  онытмадыммы икән, дигән уйлар да булды. Ләкин,  дәваханәгә урнашкач, үземне оясын тапкан кош итеп хис иттем,  — ди ул.

Зөбәрҗәт апа  Уфаның  кардиоүзәгенә  шәфкать туташы булып урнаша.  Ә бераздан язмышында уңай үзгәрешләр була. Күрше йортта гына яшәүче, берничә ел элек хатынын җирләгән ир белән таныша ул.

 — Аның да бер улы, бер кызы бар. Балалар безнең кавышканга каршы булмады. Мин аларга иптәш булырга тырыштым, иремнең балалары да миңа һәрвакыт хөрмәт күрсәтте.

Иремнең үлгән хатыны өйне зәвык белән җиһазландырган иде.  Мин дә аны хәтерләтүче бер әйберне дә урыныннан кузгатмадым. Аның фотосурәте һәрвакыт өстәл өстендә, балаларның йокы бүлмәсендә торды...

Зөбәрҗәт апа чит балаларның балаларын да үзенеке кебек ярата. Иренең кызы әни булгач аңа һәрвакыт ярдәм итә. Кирәкле киңәшләр биреп, баланы юындырышып, тәрбияләп еш кына йокыга сала ул. Биатасын да якын күрә. Кушнаренкога бик еш кайтып йөри алар. Әтиләренең бакчасына җиләк-җимеш утырта, төрле эштә кулыннан килгәнчә ярдәм итә. 

Инде балалар, оныклар шатлыгында, үзеңә иптәш булырдай кеше белән тыныч кына картлык ишеген ачкан вакытта Зөбәрҗәт апаның язмышы тагын кискен борылыш ясый — авылда ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге әнисе авырый башлый. Аны үзе янына алып килергә теләсә дә, ире моңа каршы килә. Шулай итеп әнисе белән икәү генә яши башлыйлар. 

— Әни — һәркемгә иң кадерле кеше. Авырган чакларында да ярдәм итмәгәч, алар алдындагы бурычны кайчан түли алырбыз? Күпме гомере калганын  Ходай гына белә. Ләкин мин аны беркайчан да ташламаячакмын. Язмышыма да үпкәм юк. Ходай, бәндәләремнең сабырлыгын сынармын, дигән. Балаларыма мин күргән­нәрне  күрсәтмәсен инде.  Ярый әле акыллы, тыңлаучан, тырыш булдылар. Бүген аларның икесе дә үзаллы тормыш белән яши. Алар белән чиксез горурланам. Алар бәхетле булса, әни кешегә шуннан да зур куаныч юк, — ди ул.

 Гөлия Гәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»