17.10.2013 - Дөнья бу...

“Белемгә омтылышны ачлык-ялангачлык җиңә алмады...”

Сары келәм булып җиргә түшәлгән яфракларны кыштырдата-кыштырдата мәктәпкә таба атлаучы балаларны көн саен күз карашы белән озатып кала Вәсил абый. Өс-башлары бөтен, йөзләрендә шатлык нуры балкыган кызлар һәм малайларга карап, олы яшьтәге абзыйның күңеле берчә сөенү, берчә авыр балачак елларыннан ук килгән әрнү хисләре белән тула...

Исламбахты авылында гомер кичерүче 75 яшьлек Вәсил абый Габдуллин биш балалы гаиләдә, абыйсы Билал белән апасы Халидә артыннан, өченчесе булып дөньяга килгән. Әтиләре Сәхәбетдин абый сугышка киткәндә аңа өч яшь, ә игезәкләр Хәсән белән Хөсәен кул балалары гына булып кала.

— Әткәйне сугышның тәүге көненнән үк фронтка алдылар. Берничә айдан “хәбәрсез югалды” дигән хат алдык. Фашистлар аларны эшелоны белән яу кырына барып җитмәс борын шартлаткан. Биш баланы туйдырырга кирәк иде. Беребездән-беребез бәләкәй сабыйларны өйдә калдырып, инәки колхоз эшенә чыкты. Кышкы бураннарда авыл яныннан үтүче тимер юлын көрәргә дә бара иде әле. Аннан кайтканын аеруча түземсезләнеп көтәбез, чөнки эшләгәне өчен балык башлары, койрыклары бирәләр. Инәки эштә чакта Хәсән белән Хөсәеннең өзгәләнеп елаулары әле дә йөрәктә. Елап шешенгән туганнарымны кызганып кергән күрше әбие буш күкрәкләрен каптырып булса да тынычландыра иде, — дип хәтерли авыр балачагын Вәсил Сәхәбетдин улы.

Сугыш елларында ил буйлап үз корбаннарын чүпләгән ачлык бу гаиләне дә аямый, игезәк малайларны алып китә... Ачлык өстенә ялангачлык та үзәкләренә үтә. Балаларның урамга чыгарга киемнәре булмый. Мәктәпкә бару турында инде сөйлисе дә юк. Вәсил укырга йөрүче яшьтәшләрен, күзләренә яшьләр тыгылып, тәрәзәдән генә карап озатып кала. Өстенә дә, аягына да булмау сәбәпле, малай ун яше тулганда да укырга төшә алмый. Шулай да кышкы суыклар башланганчы яланаяк булса да мәктәпкә йөреп кала әле ул.

—Йөгереп кенә киләм дә иң арткы партага барып утырам. Аякларымны укытучы абый күрмәсен өчен ничек тә яшерергә тырышам, бер-берсенә ышкып җылытам. Көннәр ныклап суытып җибәргәч кенә аякларны өшетеп харап булдым: алар, су җыелып, гөбе кебек шешеп чыкты. Инәкинең ул вакытта бик күп авырулардан дәва булган солидол, агач череге бәйләп, бик озак дәвалаганы исемдә, — ди Вәсил абый, яшь тулы күзләрен читкә яшереп.

Белем алу бәхете аңа бер елдан соң, Яңа ел алдыннан гына насыйп була. Элекке авыл Советы рәисенең гаиләсеннән калган иске-москы киемнәрне, төпсез итекләрне ямаштырып киендерәләр малайны.

— Ул көнне гомеремдә дә онытасым юк. Шулкадәр нык куандым, өстемдә иске киемнәр икәнлеген дә сизмәдем, — ди ул.

Сугыш балачагын урлаган малайларда уку теләге көчле булса да, алар иң элек яшәү өчен көрәшергә тиеш була. Мәктәптән кайткач, хәзерге балалар кебек уйнарга чыгып йөгерү кая инде ул! Кайсы басуда эскерт төбе бар, аны бригадирдан кача-поса ничек тә алып кайту уе  белән яна бу чор балалары. Әгәр тотылсаң, бетте баш! Шулай бервакыт үсмер Вәсил, абзардагы сыер белән ике баш сарыкка аз булса да салам булмасмы дип, кыш уртасында басуга чыгып китә. Буран себертеп торган көндә чанасын өстери-өстери эскерт төбе эзли малай. Авылдан җиде чакрымда ярыйсы гына арыш саламы өелеп калган урынга килеп чыга. Салам калдыкларын, алтын тапкандай куана-куана, чанасына салып кайтырга чыкканда инде караңгы төшеп өлгергән була. Өстәвенә, буран да көчәйгәннән-көчәя. Өч-дүрт чакрым үтүгә Вәсилнең тәмам хәле бетә. Көрт ерып барган аяклары тыңламас була. Арттан ыжгырып искән көчле җил генә егылырга торган малайны һаман алга таба этә. Ярый әле үзен шул вакытта ат белән Төхвәт җизнәсе эзләп чыга. Ырынбур өлкәсендә яшәүче җизнәсе нәкъ шул көнне Вәсилләрдә утырмада булган кызын алырга килгән була. Кем белә, ул булмаса, буранлы төндә малайны әнисе эзләп таба да алмаган булыр иде...

Җиде сыйныф белем алганнан соң, күп кенә яшьтәшләре кебек үк,  Вәсил дә колхоз эшенә кушыла. Ашлык суга, атлар карый. 1956 елның 13нче июнендә армия сафларына алына.

— Хезмәткә алынганда урысча бер сүз белми идем. Нәрсә әйтсәләр дә “ага” дип баш кагып тик торам. Соңыннан өйрәндем инде, хәтта частьта иң яхшылар исәбендә булдым. Үрнәкле хезмәт иткәнем өчен Мәскәүгә киңәшмәгә дә җибәрделәр. Аннан “Совет Армиясе отличнигы” дигән значок тагып кайтардылар. Кызганычка каршы, туган йортка аны тагып кайтып керү насыйп булмады, частьта урладылар, — ди Вәсил Сәхәбетдин улы.

Өч ел ярым хезмәт итеп, Исламбахтыга кайтып кергәндә күп нәрсә инде үзгәргән була. Абый-апасы һәркайсы үз тормышы белән яши. Туган нигез җиргә сеңеп, өйнең матчасы терәүгә калган. Яшьлек еллары авыр хезмәттә үткән, кайгы-хәсрәт аз чыбыкламаган әнисе дә бирешкән...

Кайту белән тормыш дилбегәсен үз кулына ала Вәсил. Баштагы елларда төзелеш бригадасында эшли, йортлар да сала, сөт ташучы да була. Зоотехник Фәнис Шәйдуллин киңәше белән, Уфада техник-осеменаторлыкка укып кайта, аннары Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Ике дистә елдан артык техник-осеменатор, аннары ун ел зоотехник булып эшли. 

Уңган, булдыклы егет бергә уйнап үскән Мәрьям исемле авылдаш кыз белән өйләнешеп, матур тормыш коралар. Сөйгәнен иске генә өйгә килен итеп төшерсә дә, аны җитеш тормышта яшәтү өчен барлык көчен салган Вәсил абый. “Бер җәй эчендә алты почмаклы йорт күтәрдем, түбәсен яптым, ике морҗа чыгардым”, — дип сөйли ул гаилә корган еллары турында.

Дуслары арасында иң беренче әрҗәле мотоцикл,  өченче модель өр-яңа “Жигули” алуы да аның чәмле, тырыш, гаилә җанлы булуы хакында сөйли.

Үз балачагы әтисез, юклык, михнәт һәм авырлыклар белән үткәнгә дә малайларга әти тәрбиясен ныклы биргән Вәсил абый. Аларны кечкенәдән эшкә өйрәтеп, ир балаларга тормышта кирәк булачак сыйфатларны салырга тырышкан. Бишесен дә армиягә озатып, каршы алган әти алар белән бүген дә горурлана.

Газизебез — Кара диңгездә, Газинурыбыз — Әфганстанда, Гаязыбыз — Германиядә, Фаяз белән Фәритебез Красноярск краенда хезмәт бурычларын үтәделәр, — ди ул.

Бүген улларының икесе —Төмәндә, икесе — Бәләбәйдә, ә Фаязлары Исламбахтыда яши. “Һәркайсы гаиләле, балалар үстерәләр, тормышлары җитеш”, —ди әтиләре.

Вәсил Сәхәбетдин улының кечкенә чагыннан укуга булган омтылышы әле дә югалмаган. Ярты гасыр элек “Кызыл таң” гәзите белән дуслашкан абзый бүген дә аның атнасына биш тапкыр килә торганын алдырып укый. “Гомеремнең соңгы минутларына кадәр Мәрьямемнән һәм “Кызыл таң”нан аермасын Ходай!” — ди Вәсил абый.

Юлия Гыйльванова.

Ярмәкәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»