15.10.2013 - Дөнья бу...

Җен-пәри дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул...

Бу дөньяда аңлата алмаслык хәлләр булып тора. Алар турында без китаплардан, гәзитләрдән укып аптырыйбыз, аңлатма эзлибез, таба алмагач, моны могҗиза, мистика белән бәйлибез. Түбәндә шундый берничә хәл турында бәян итмәкчебез.

Сәер төшләр

Кичә Мәскәүдә яшәүче ахи­рәтем шалтыратты. “Минем белән сәер хәл булды. Кичә төшемдә ап-ачык итеп улымның кесә теле­фонының челпәрәмә килеп ватылганын күрдем. Бүген улым телефоныннан калган бер уч “запчасть” тотып кайтып керде. Метродан чыккач, телефоны җиргә төшеп киткән, ул алырга җи­тешкәнче, берәү итеге белән аның өстенә китереп тә баскан. Иң сәере шул, улым: “Әни, мин бүген төштә аның ватылганын күргән идем”, — ди. Димәк, аның белән икебез дә бер үк төш күргәнбез”, — диде ахирәтем.

Әйе, төшләр чынга ашкан очраклар булгалый. Ниндидер көчләр безне булачак хәл турында ки­сәтәме, сак булырга өндиме? Әмма без төшләргә тиешенчә игътибар биреп бармыйбыз. Минем тормыш иптәшем армиядә хезмәт иткән вакытта әтисе коточкыч авариягә эләгә. “Меңнәрчә чакрым ераклыкта булсам да, мин төштә нинди машина бәрелгәнен, хәтта води­тельнең йөзен дә ап-ачык итеп күрдем. Уянгач, начар уйларны баштан куарга тырыштым. Әмма төш җитүгә миңа әткәй белән булган хәл турында хәбәр иттеләр. Барысы да мин төштә күргәнчә булган, хәтта киеме дә”, — ди ул. Моны ничек аң­латырга? Төш күргән вакытының авария вакыты белән туры килүе янә бер сер. Йоклаганда кешенең җаны тәнен калдырып китә диләр, чыннан да солдат хезмәтендә булган иремнең җаны ул вакытта әтисе янына очты микәнни?

Төшкә бәйле сәер хәл үзем белән дә булды. 1991 елда өч туган абыем, бергә уйнап үскән балачак дустым Марат (исеме үзгәртелде) тормыш иптәше белән авариягә очрады. Алар яңа гына язылышканнар, туй үткәрергә җыеналар иде. Мин аның булачак кәләше Иринаны бер тапкыр да күрергә өлгермәдем. Алар юл фаҗигасенә тарыган көнне Маратны очраттым. Ул мотоциклда китеп барган җиреннән туктап: “Кичен безгә кил, Ирина да өйдә була, танышырсыз”, — диде. Әмма шул китүе аның соңгы китүе булып чыкты. Ул күрше авылда яшәүче кә­ләшен барып алган да, туй мәшә­катьләре белән каядыр ашыкканда, мотоцикллары белән йөк машинасы астына килеп кергәннәр. Марат һәлак булды. Ә кыз бик озак дәваханәдә ятты, катлаулы опера­цияләр кичерде, диделәр. Безгә ул кыз белән очрашырга насыйп булмады.

Бу хәлләрдән соң берничә ел үтте. Мин ул вакытта Нефтекамада яши идем, кичләрен студентлар яшәгән тулай торакта тәрбияче булып эшләдем. Эш соң бетә, укучылар йокларга яткач кына, кайтып китәм. Шул чорда Марат минем төшкә бик еш керә башлады. Аны туй костюмында җирләгәннәр иде, төшкә дә шулай керә. Мин төннәрен дертләп уянам да, бик озак йоклый алмый ятам. Бер кичне йокларга ятар алдыннан: “Марат, нигә  минем төшкә керәсең? Болай мине куркытып йөрмә, тыныч йокла, башкача минем янга килмә!” — дип тере кешегә эндәшкәндәй абыема эндәштем. Ул шул төнне янә бик боек булып минем төшкә керде һәм: “Нишләп минем янда йөрисең дисең, мин монда хатыным янына киләм. Шуңа синең яныңа да керәм. Ярый алай булгач, башкача төшеңә кермәм”, — диде. Мин янә уяндым, аның әйткән сүзләре бик аптыратты. Ни дисәң дә, үлгән кеше белән әлегә кадәр “сөйләшкән” юк иде. Ә хатыны турындагы ул вакытта аңламаган сүзләрнең мәгъ­нәсенә соңрак төшендем.

Көн­нәрнең берсендә, инде эшне төгәлләп чыгып барганда, ишектән бер егет килеп керде. “Гафу итегез инде, соңга калдым, әмма минем әйберләр тапшырасым бар иде”, — дип вахтершага эн­дәште ул. Вахтада утыручы аңа, инде соң булуга сылтанып, иртәгә килергә кушты. Шулчак теге егет мине танып алды. “Без бит бер мәк­тәптә укыдык, син бездән өч-дүрт сыйныф югары укыдың, та­нымый­сың­мы?” — дип эндәште ул. Мин аны төсмерләгән кебек булдым. “Соң булса да кереп чыгарга рөхсәт ит инде, әйберләрне кире  күтәреп йөрисе килми”, — дип ныкышты ул. “Кем янына керәсең соң?” — дип сорагач:

— Ирина янына, синең киле­неңә, — дип җаваплады ул.

— Нинди килен янына?

— Маратның кәләшенә. Марат синең абыең бит әле. — Аннары минем берни аңламый торганны күргәч, — Ирина монда укый бит, белмәгән идеңмени? — дип өстәде.

Мин Маратның төштә әйткән сүзләрен искә төшереп, сискәнеп киттем. “Мин монда хатыным янына киләм”, дигәне менә нәрсәне аңлаткан икән! Әйе шул, бүлмәдәш кызлары аңардан никах балдагын киеп карарга сорагач, “юк, мин бу балдакны беркайчан да салмыйм һәм беркемгә дә бирмим, ул минем бик якын кешемнеке” дип әйтүен сөйләгәннәр иде. Тик аны кем Ирина дип уйласын?!  Бу хәлдән соң теге вакыт туганлашалмый калган Ирина янына кереп, якыннан танышып чыктым, икәүләп Маратны искә алдык. Я Ирина куркыр, дип, төшемне аңа сөйләмәгән идем. Әмма ул мин чыгып китәргә җыенгач, үзе  сүз башлады:

— Беләсезме, Марат һәрвакыт минем янымда кебек, мин аның барлыгын тоям-сизәм. Иртән ул мине баштан сыйпап уята. Душка кергәч, сез ышанмассыз, кран үзеннән-үзе ачылып, су ага башлый, юынып беткәч, туктый. Башта мин шикләнә, курка идем. Хәзер инде мондый хәлгә күнектем. Марат мине  шулай саклый, курчалый, кайгырта, — диде ул.

Мондый хәлләргә тап булганнан соң теге дөньяның барлыгына ышана башлыйсың. Кешенең үлеме әллә чыннан да аның физик тәненең генә үлемеме соң?  Җаннар исә һаман безнең арада йөриме?

Күзгә күренмәс җен-пәриләр

Әйе, табигатьтә безгә аңлашыл­маган күренешләр байтак. Бер шундый зат белән миңа үсмер чорда очрашырга туры килде. Безнең авыл ике өлештән тора, тау башындагы урамнарны “тау ягы” дип йөртәләр, без яшәгән аскы якны “аръяк” дип атыйлар. Әт­кәйләрнең төп йорты тау ягында, анда нәнәй белән әткәйнең энесе дөнья көтә. Күршеләрендә генә минем сыйныфташ кыз — Миләү­шә­ләрнең йорты. Ул вакытта тугызынчы сыйныфта укыйм. Кышкы кичләрнең берсендә ахирәтем Лилия белән Миләүшәне клубка чакырырга булдык. Нәнәй­ләрнең йорты янына җиткәч, мин Лилиягә нәнәйләргә кереп, хәлләрен белеп чыгарга тәкъдим иттем, дустым каршы килмәде. Ихатага кергәч, Лилия йомышын йомышларга йөгерде, мин ихата уртасында басып, аны көтеп калдым. Шулчак бәрәңге бакчасыннан кар шыгырдаган тавыш ишетелде. Авыр адымнар якынайганнан якыная, аның өстенә аяк тавышы хуҗа­сының авыр итеп тын алуы да ишетелә. Мин башта бу караңгыда кар ерып бакчада кем йөрер дип аптырадым. Аннары күңелгә шом йөгерде. Лилияне ашыктырыйм дип, аңа таба борылсам, ул да башын шул якка борып, сагаеп тыңлап тора. Төн якты, әмма бер адәм заты да күренми. Хәер,  тын алуына караганда, ул бер дә адәмгә охшамаган иде. Инде адымнар бөтенләй якынайганда, без, икәүләп берьюлы капкага атылдык. Капканы ачу булды, Лилия урамга чыгып очты. Кышкы авыл урамы чистартылмаган, йөгерергә авыр, җитмәсә, әллә куркудан, әллә пальтосы озын булганга, Лилия артта кала. Теге зат, гыж-гыж килеп, безне куып җитте. Мин аркамда берничә тапкыр аның кагылуын тойдым. Бәхеткә, киң урамга чыктык һәм җан-фәр­ман­га  ике якны тоташтыручы кү­пергә таба йөгердек. Теге зат күпергә тиклем безнең арттан калмады, аннары кисәк кенә юкка чыкты. Үзебезнең урамга кергәндә тәмам хәлдән тайган идек. Ачы салкын һава тамакны яра. Лилия дә аның авыр кагылуын аркасында тойган икән, “Мине чак тотмады бит”, — дип калтырап тора. Клубка кереп, андагы бер егеттән озатып куюын сорадык та, беркемгә бер сүз дә әйтми, өйләргә таралыштык. Минем кып-кызыл булып янып кайтып керүемне күргән әнкәй, нәрсә булды, дип аптырады. Кич утырырга күрше-күлән апалар да кергән иде, мин мич артында гына әнигә булган хәл турында сөйләдем  һәм йокларга яттым. Иртән чәй эчкәндә әнкәй: “Ул нәрсә электән үк яши анда, мине килен булып төшкәч тә, аяк тавышлары ишетсәң, ул якка борылып карама, йөгермә, үз эшеңдә бул”, — дип кисәтеп куйганнар иде. Шөкер, очрашкан булмады. Ә элегрәк бер апа шул зәхмәтне күреп, йөрәге тотып үлгән, дип сөйләделәр. Ярый әле борылып карамагансыз”, — диде.

Икенче көнне Лилия белән нәнәйләргә килеп, бакчага әллә ничә чыгып карасак та, теге серле затның  аяк эзләрен тапмадык. Барыбер ышанмаслар дип, бу турыда беркемгә дә сөйләмәскә сүз куештык. Җитмәсә, классташыбыз Миләүшә куркыр, дип уйладык. Бу турыда беренче тапкыр бәян итүем. Үзем язам, үзем әле дә  кем иде икән ул, җен-пәриләр чынлап та бармы әллә, дип уйлыйм. Гыж-гыж килеп тын алуына, адымнарына караганда, ул бит кешедән күпкә зуррак зат... Бәлки башка гәзит уку­чыларның да мондый күре­нешләргә тап булганы бардыр?

Нурия Гамилова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»