12.10.2013 - Дөнья бу...

Рәхмәт үстерә, рәнҗеш үтерә

Әлшәй районының Яр Ташлы авылында яшәүче Равил Шаһаповны күпләр бик уңышлы эшләүче фермер буларак белә. Әмма аның нәселдән килүче күрәзәлек сәләте дә бар. “Әйткәннәремнең чынга ашмаганы, теләкләремнең кабул булмаганы юк”, — ди Равил Барый улы.

Ул үзендәге мондый сәер тоемлауларны бәләкәйдән сизә, тик балалыгы белән моны бик игътибарга алмый. Беренче тапкыр үзен дә шомга салган күрәзәчелеге белән армиядә хезмәт иткәндә “аерыла”. Бәләбәй авыл хуҗа-лыгы техникумын тәмамлаганнан соң хәрби сафка баскан Равил “ЗИЛ” маркалы машина йөртә. Әйткәндәй, заманында илебезнең барлык йөген тарткан бу машина бүген дә Равил Барый улының иң яраткан автотранспорты булып кала — “Шаһапов КФХсы”ның дистәләгән техникадан торучы машина-трактор паркының төп өлеше — “ЗИЛ”лар.

— Ул чакта хәрбиләрне урып-җыюга җәлеп итү бар иде бит, — дип искә ала ул. — Авыл малае өчен моңар-дан да “шәп хезмәтне” табып кара! Кая кушсалар, шунда чабам. Командирларның сүзе — закон. Шимбә көнне миңа ашлык ташу урынына аларны су буена илтергә туры килде. “Әйдә, ял итеп, су кереп кал, җылы көннәр бетеп бара, ашлыкны төнлә илтәрсең!” — дип үз яннарыннан җибәрмәделәр.

Аларны казармага кайтаргач, соңлап кына ашлык төяп, шактый ерак урнашкан элеваторга киттем. Мин кайтканда төн уртасы иде инде. Шулчак частьта беркем дә яратмаган, усаллыгына каткан майор Пурыгинга тап булдым. “Вот, еще один с гулянки возвращается!” — ди бу, кулларын уып. Аңлатып та карыйм, кая ул, үз туксаны туксан. Облава ясаган икән шул кичне. Миннән тыш, тагын өч шофер эләккән. Алар, чынлап та, кызлар янында йөреп, соңлап кайткан. Мине дә шулар белән бергә гауптвахтага яптырды бу. Нык рәнҗедем, башкалар кебек кызлар кочагыннан кайтсам, алай ук үкенечле булмас иде. Егетләр белән Пурыгинны сүгеп ятканда: “Күрерсез менә, мине нахакка губага япкан өчен аны паралич сугачак!” — дип әйтеп ташлавымны сизми дә калдым.

Дүшәмбе көнне иртүк теге көнне бергә елга буенда ял иткән яшь лейтенантлар елмаешып килеп керде: “Лафа бетте, әйдәгез, эшкә!” — диләр. “Ә Пурыгин?!” — дибез бертавыштан. “Кичә хатыны белән су коенырга барганнар. Шунда суга кергәч, майорның ярты гәүдәсен паралич суккан. Госпитальгә озаттык. Ә сезгә — амнистия!” — дип авыз ералар. Егетләр “азатлык”ны куанып каршылады, мин генә шомга калдым, әйтерсең, Пурыгинның көтелмәгән бәласендә мин гаепле. Шуннан бирле уема килгәнне кычкырып әйтүдән тыелып калырга тырышам...

Соңрак аңа күрәзәчелек сәләтенең нәселдән килүен әнисе белән бертуган Таштимер һәм Арслан агалары аңлата. Алар бүген дә исән-сау, туган яклары Әбҗәлил районында яшиләр. Аларның әтисе димәк, Равилнең картәтисе, Хаҗигали Гафаров, патша гаскәрләре сафында кавалерия полковнигы дәрәҗәсенә җитә. Отставкага чыккач, аңа зур гына җир мәйданы бүлеп бирелә. Революциядән соң җирсез калгач та ачка интекми, аң-белемле кеше буларак, авылда мулла итеп йөртәләр. “Совет власте озакка килде, әмма мин югалтканны оныкларым  табачак!” — дип сөйләгәннәрен күпләр хәтерли. Шундыйрак сүзләре өчен башы Себер китә.

Хаҗигали-полковник хаклы булып чыга, бүген аның оныгы Равил Шаһапов — Әлшәй районындагы иң зур крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы. Аның карамагында мең гектардан артык уңдырышлы җирләр. 1994 елда ук, районда гына түгел, республикада беренчеләрдән булып фермерлык эшенә тотынуы, һичшиксез, күрәзәчелеге белән бәйле. 1999 елда, шактый уңышлы эшләүче фермерны ул чактагы район башлыгы Фәнил Вилданов чакырта: “Иртәгәдән совхозны кабул итеп аласың!” — ди.

— Булмый, совхозларны аякка бастыру мөмкин түгел инде, — дип каршы килә үзаллылыкны яратучы фермер.

— Ә мин сиңа совхозны күтәрер өчен түгел, тизрәк бетерер өчен бирәм дә инде! — дип аптырата район җитәкчесе.

Фәнил Гәрәй улының район мөлкәтенә “варяг”лар хуҗа була башлавына җаны әрни. Бөтен халык төзегән шикәр, консерва заводлары, ит комбинаты алар кулында. Чиратта — совхозлар. Аларның уңдырышлы җирләрен, арурак техникасын үзебезнең халыкка таратып калу хәерле. Алар шәхси милектә булса, читтән килүчеләр кул суза алмаячак. Буталчык еллар сәясәтен бик яхшы чамалаган Вилданов шулай фикерли. Шуның нәтиҗәсе буларак, совхозларның иң отышлы мөлкәте, җирләре урындагы халык кулына күчә. Әлшәйдә фермерлыкның шактый үсешкән булуы  Зифкать Сәетгалиев, Әмир Әхмәдиев, Фәнил Вилданов кебек заманча фикерли белүче җитәкчеләр белән бәйле. Районның бүгенге җитәкчелеге дә фермерлыкны, шәхси хуҗалыкларны үстерү сәясәтен уңышлы дәвам иттерә.

Шуның өчен бүген үз аягында ышанычлы торучы КФХ башлыгы Равил Шаһапов аларны олы ихтирам белән телгә ала. Равил Барый улы үзен бик бәхетле кеше дип саный. Туып-үскән Яр Ташлысын ташламавы, шунда картәтисе өметен аклап, авылдашларына кирәк кеше булып, туган авылының барлык мәшәкатен үз өстенә алып яшәве белән канәгать ул. Гаиләсеннән дә уңган Равил. Чишмә районының Өйдрәк авылы сылуы Резеда Яр Ташлыга “таш булып төшә”, сөекле ирен бер кыз, ике ул белән куандыра. 1981 елның 5 сентябрендә туган игезәкләр Рита белән Раил Уфада тормыш көтсә, төпчекләре Рөстәм төп йортта калган. Фермер хуҗалыгында әтисенең ныклы таянычы ул. Тыңлаучан, басынкы һәм тырыш киленнәре Розалия, теремек оныклары Анита һәм Аринага да куанып бетә алмыйлар. Икесе дә сәнгатькә, сәхнәгә битараф булмаган Шаһаповлар оныкларын да “үз арбасына” утыртып алган, һәр кич гаилә концерты белән тәмамлана.

Шунысы игътибарга лаек: картәтисеннән килгән сәләт аеруча Равилнең кызы Ритага  күчкән. Нәкъ ул 2011 елда әтисенең бер басу арышы яначагын алдан “күрә”. Арышны җәй буена төн йокламый саклыйлар. Ул уттан зыян күрми, тик чабып ташлау белән ике айга сузылган яңгырлардан бүртеп чыга. Андый арыш мал азыгына да бармый — агуга әйләнә. “Үземә үк елый-елый ут төртеп яндырырга туры килде”, — ди Равил.

Бүген алдан күрә белүче Ритага чират торып киләләр. Әйткәндәй, Хаҗигали-полковникның тагын бер дәвамы тормышка аша – ул бит мулла да була. Совет власте аны дин өчен эзәрлекли. “Мин югалтканны оныкларым табар!” дигәндә, бәлки, ул Ислам динен дә күз уңында тоткандыр. Оныгы Равил Шаһапов бүген Яр Ташлыда фермер гына түгел, мулла да. Әлегә указсыз, әмма авылдашлары да, район имамы да аның дин юлына басуын бик хуп күрә. Әтисенең дингә, иманга киләчәген әлеге дә баягы кызы Рита берничә ел алдан әйткән була.

— Көлеп кенә куйган идем аның сүзләреннән. Әмма өченче ел авыр операциядән котылгач, намазга басканымны сизми дә калдым, — ди Равил Барый улы.

Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Әлшәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»