09.10.2013 - Дөнья бу...

Түзсә дә түзә икән адәм баласы!

Түзсә дә түзә икән адәм баласы!
Коточкыч газаплар кичергән Нурия Рәхимованың рух ныклыгына шаклар катарлык

Уфа сәнгать училищесының концерт залында күренекле композитор һәм музыкаль фольклорчы Камил Рәхимовның 100 еллык юбилее үткәрелгәндә бу шәхеснең бертуган сеңлесе Нурия апаның сөйләгәннәре залдагыларны бик тәэсирләндергәне исемдә калган. Казаннан килгән ханым абыйсының һәм башка туганнарының данлы да, фаҗигале дә язмышы белән таныштырды. Үзенең тормыш юлына тукталып тормады диярлек. Ә бит аның күргән-кичергәннәрен күз алдына китерсәң, “Түзсә дә түзә икән адәм баласы!” дип шаклар катарлык.

Нурия Рәхимова гражданнар сугышы чорында Севастополь шәһәрендә Йосыф мулла белән Фатыйма абыстайның уникенче баласы булып дөньяга килгән. Шушында ук 1941 елда педагогия институтын тәмамлагач, Кырым өлкәсендәге Ак Манай дигән татар авылы урта мәктәбенә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, уку-укыту бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Сугышның тәүге айларында ук бу җирләрне фашистлар басып ала. 1942 елның башында Кызыл Армия гаскәрләре бу тирәләрне азат итү буенча уңышлы хәрәкәтләр ясавы нәтиҗәсендә Ак Манай кешеләрен фронт сызыгы үтеп киткән Казантип авылына күчерү мөмкинлеге туа. Нурия монда да бераз вакыт мәктәптә укыта. Май урталарында безнекеләр чигенә башлагач, мондагы халыкны Кавказга эвакуациялиләр. Нурия Краснодар краендагы бер совхозның сөтчелек фермасына хисапчы булып урнаша. Хәлләр катлаулангач, фермада эшләүчеләргә малларны Кавказның үзәгенәрәк куып алып китәргә әмер бирелә. Юлда Нуриянең аяклары шешә, өстәвенә, йогышлы авыру эләктерә. Ә арттан фронт сызыгы якынлаша. Озакламый фашист танклары аларны чолгап ала. Шундагы станицада яшәүче бер хатын Нурияне үз өендә яшереп тота, дәвалый.

Тора-бара яшеренү мөмкинлеге дә калмый. Җирле халыкны мал ташый торган вагоннарга төяп, ныклы сак астында Германиягә алып китәләр. Ватандашларыбызның, шул исәптән Нурия Рәхимованың да ике елга сузылган газаплы тормышы башлана. Алар заводта эшләп, шуның янәшәсендә төзелгән концлагерьда тереклек итә. Нуриягә биредәгеләр Нюра-Аннушка дип эндәшкәнлектән, рәсми кәгазьләрдә дә хәтта 1952 елга кадәр Анна Иосифовна Рәхимова булып йөри.

Авыр эшкә, ачлыкка түзәрлек хәл калмагач, 1945 елның февралендә алар бер ахирәте белән качарга ниятли. Көнчыгышка табан китеп, шунда безнең гаскәрләрне очратырбыз, дип уйлыйлар. Күп михнәтләр чигеп, Дессау шәһәренә киләләр. Поездга эләгеп китәргә дә, картасыз җәяү атларга да мөмкин булмый башлый. Чарасызлыктан, ачтан үлмәс өчен шундагы бер кулак хуҗалыгына авыр физик эшкә ялланалар. Совет сугышчыларының Эльбага якынлашканын белгәч, алар Анергу шәһәренә юл тоталар, нәтиҗәдә Эльбаның икенче ягына — азат ителгән территориягә чыгарылалар. Әсирлектән качкан ике ахирәт СССРга кайтарырга әзерләнгән (репатриацияләнгән) кешеләр лагерена килеп җитеп, тиешле документлар алгач, Нурия хәрби частьта хисапчы-кассир булып эшли башлый. Ә инде 1946 елның маенда Туган илгә кайтып, октябрьдә әнисе Фатыйма һәм апасы — татарның тәүге профессиональ җырчыларының берсе, Татарстанның атказанган артисткасы Шәфыйка Котдусова янына Казанга килә.

Әтисе Йосыф хәзрәт 1938 елда атып үтерелгәнлектән, “халык дошманы кызы” исемен йөртүне, Германиядә әсирлектә булуны һәрдаим искә төшереп торалар. Казан мәктәпләренең берсендә яхшы гына укытып йөргәндә 1951 елда ул тагын эшсез кала. Ире Кырым татары булган өчен Шәфыйка апасының опера һәм балет театрыннан эштән бушатылуының салкын җиле аңа да кагыла. Бер елга якын тегүче булып эшли. Йокысыз төннәр, чакыртып сорау алулар, паспортсыз яшәү... Үз илебездәге бөтен җәберләүләргә дә түзә Нурия Йосыф кызы.

Ярый әле Сталин чоры тәмамлануга күп вакыт калмаган була, аны шәһәр мәгариф бүлегенең педкабинетына методист итеп алалар, бер ук вакытта бер мәктәптә урыс теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара. Озак еллар намус белән эшләп, ул “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек була.

1978 елда Уфада абыйсы Камил Рәхимов гомеренең соңгы сәгате сукканда ул аның баш очына утырып ясин чыга.

Казан шәһәрендә 86 яшькә кадәр гомер кичергән Нурия апабыз Уфаны да яратты, аның кешеләре күңелендә якты истәлек калдырды.

Филүсә Арсланова,

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»