08.10.2013 - Дөнья бу...

Эт белән песи кебек...

Картның эч серләрен бушатасы килүе йөзенә чыккан иде. Димәк, тулышкан. Болай, Вәлиша бабай артыгын сөйләп бара торганнардан түгел. Аз сүзлерәк булгангадырмы, аның хәтта “Төнбоек” кушаматы да бар.

— Язарлык булса, язарбыз, Вәлиша абзый, сөйлә әйдә! — дим. — Шәмсинур апа исән-сау гынамы соң?

— Исә-ән, аңа нәрсә булсын, гомер буе минем аркада җил-яңгыр тимәде бит аңа. Яшерен-батырын түгел, башка хатыннар чөгендер басуында бил бөккәндә, ул үзе кебек эшсез хатыннар белән самавыр төбендә гайбәт сатып утырды, ачуым килмәгәе. Үзең дә беләсең, мин колхозда соңгы чутта булмадым, хатыным да, башка түрә бичәләре кебек, “авыл элитасын” тәшкил итте, — дип сүз башлады Вәлиша бабай.

Без үскән елларда бу абзый колхозның алыштыргысыз баш хисапчысы булды. Кырык еллап эшләгәндер, билләһи. Җитмешне узгач кына ташлады ул контордагы кабинетын. Анда да китмәс иде, колхозыбыз таркалды. Әмма, бәхетсезлегенә каршы, ул контор кабинетын “җылыткан” арада карчыгының кочагы шактый суына төшкән булып чыга. Хәер, гомер иткән карчыгыңның кочагы юк-барга суынмый инде ул. Вәлиша картның 40 яшьләр тирәсендәге хисапчы Фәридәгә күзе төшеп йөрүе, шул дәртлекәйгә чын-чынлап “кармак салгалавы” турында хәбәрләр ишетелгәли иде. Димәк, утсыз төтен чыкмый, дигәннәре дөрес. Җитмештә дә матурлыгын ташламаган Шәмсинур әби, күрәсең, картының бу хыянәтен бик авыр кичерә.

— Әйтсәм әйтим инде, туган, янына яткырмаска итә башлады бермәлне! — дип сүзен дәвам итте Вәлиша карт. — “Имею право!” дип, көчләшеп менеп ятам ятуын. Тик ачык чырай булмагач, уртак юрган да җылытмый икән шул. Шулай да берүзең яткан ише түгел. Карт сөяккә җылы арка да ярап куя. Әтнәке, мин сиңайтим, тора-бара анысыннан да  мәхрүм калдым. Әбиең песи алып кайтты, минем шул  затларны җенем сөймәгәнен яхшы белә. Гомергә песи тотмадык өйдә — тычканнарны үзем тотарга әзер идем, песи генә булмасын! Минем песи затын күралмавымнан көлеп, “Шариков” дигәли иде хәтта.  Ят та үл инде, менә! Ул гынамы, шул нәрсәне янына алып, кочаклап йоклый башлады. Мин, билгеле, аерым йокларга мәҗбүр булдым.

Песиенә бөтен назын бирә бу. Иң затлы ризыкларны аның алдына куя. Кибеткә барса, аңа дип, колбасасын, каймагын, кетердек песи азыкларын алып кайта. Мин бар ни дә өйдә, юк ни! Әмма мин дә кеше баласы, озак түзеп торалмадым мондый мыскыллауларга. Беркөнне күрше авылдан көчек алып кайттым. Шәмсинур әбиегезне балачакта этләр талаган булган, шуңа ул аларны әллә кайдан урап үтә иде, эт асрау турында сүз дә кузгатылмады. Буйга шактый үскән көчекне алдан әзерләнгән оясы янына бәйләп тә куйдым. Шәмсинур әбиегез дәшми-тынмый читтән күзәтеп йөри. Чираттагы һөҗүме — песие өчен ком тутырылган тартманы өйгә кертеп куйды, өй эче песи исе белән тулды. Ярар, мәйтәм, күп калмады песиеңнең гомере! Бер кичне карчык, гадәтенчә, песиен кочаклап йокларга яткач, әкрен генә чыгып, этне чылбырыннан ычкындырып кердем. “Песине юк итү!” дигән операциянең башы иде бу. Шәмсинур әбиең  йокыга китү белән песиен кочагыннан сак кына алдым да тышка чыгарып җибәрдем. Песи тоткан кулымны кат-кат сабынлап юдым да юрган астына чумдым. Ниятемнең тормышка ашасына шикләнми идем: песине этем тотып ботарламаган хәлдә дә, аңардан җилләр исәргә тиеш иде, минемчә. Иртән Шәмсинур сүз катты: “Песи баласы кая булды икән?!” ди. Мин белмәмешкә салыштым, билгеле. “Мин  тышка чыккан арада аяк арасыннан чыгып китмәде микән?” дигән булдым. Икәүләшеп ихатага чыктык. Минем исәп — ботарланган песи баласын күрү иде, әлбәттә. Тик кеше ышанмаслык хәлгә тап булдык: песи баласы көчек янына кереп яткан! Икәүләшеп иңгә-иң терәшеп күзгә карап ята болар! Ят та үл инде, валлаһи! Башта икебез дә телсез калдык. Бераз һуш җыйгач, үзем дә уйламастан, “Эх, шушы эт белән песи кебек тату яшисе иде дә бит!” дип әйтеп куйдым! Менә шундый хәлләр, туган, ышансаң — ышан, ышанмасаң — юк, — дип сүзен тәмамлады Вәлиша карт.

Вәлиша абзый алдап сөйли торганнардан түгел. Эт белән песинең мондый мөнәсәбәте хакында үзем дә укыган бар иде. Өйгә кайткач, Интернеттан шул темага фотосурәтләр эзләдем һәм 500дән артык фото таптым. Кайбер ир белән хатынга, чыннан да, эт белән песи кебек яшәү турында хыялланырга гына кала икән шул...

 Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Әлшәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»