05.10.2013 - Дөнья бу...

Күңелендә һаман әрнү-сагыш...

Ихаталарыннан атлар-атламас кына кузгалып чыккан малкайлар әллә  ни ерак та китеп өлгерми, урамга ат арбасына төялгән буш флягалар  тавышы тарала. Әле күптән түгел генә сөт җыярга тотынган Нәһрия, үзен капка төбе саен көтеп торучы авылдашларын сәламләп, сабыр гына үз эшен башкара. Күңеленә тулган әрнү-сагышлары кинәт тышка бәреп чыгуыннан курыккан хатын, яшьле күзләрен күзлек астына яшерергә тырышып, юлын дәвам итә. Юл өстендә урнашкан зиратка якынлашкан саен ана йөрәге ныграк сулкылдый, төзәлеп өлгермәгән яралар яңадан ачыла. Чәчкәдәй вакытында гомере өзелгән кызын югалткан көн күз алдына килеп, Нәһриянең йөрәге тибүдән бөтенләй туктагандай тоела...

Ярмәкәй районының Тарказы авылында туып-үскән Нәһрия Усманова яшьтән үк Казахстанга чыгып китә. Алты айлык курсларда белем алганнан соң, җиң сызганып сатучылык эшенә тотына ул. Чәмләнеп дөнья көтә башлаган хатын гаилә тормышыннан гына уңмый. Ике тапкыр кияүгә чыгып караса да, әллә кешесе туры килми, әллә язмышы шундый, биш бала әти тәрбиясеннән мәхрүм кала.

Казахстанда 25 ел гомер итсә дә, тормыш авырлыклары, эшсез калу аркасында Нәһрия гаиләсе белән туган якларына кайтырга мәҗбүр була. Җәфа чигүләр чит җирләрдә генә булмавын үз җилкәсендә тоя ул. Тәтешлегә кайтып урнашкач та тормыш җиңеләйми, киресенчә, катлаулана гына төшә. Биш баласы белән ялгыз калган Нәһрия язмышын янә бер тапкыр сынап карарга уйлый: Роберт Усманов белән гаилә кора. 2002 елда Тарказыдан йорт сатып алып, яңа тормыш башлап җибәрә күпбалалы гаилә.

—Тормыш авырлыклары, күтәрә алмаслык кайгылар безне монда көтеп торган икән. Иске йортны тергезергә, мал-туар алырга, ишле баланы ашатырга-киендерергә кирәк. Өстәвенә, кулымда яңа туган бала.  Әтигә рәхмәт, ул ярдәм итте. Хәзер аны да үзебезнең гаиләгә сыендырдык, — ди Нәһрия, янәшәдә утыручы Вәкил Инзан улына карап.

Тырышлык һәр авырлыкны җиңә, диюләре дөрестер. Бу ояда тәрбияләнгән балалар, әниләренә охшап тырыш, эшкә уңган булып үсә. Тарказыга кайтып бер ел яшәүләренә, олы улы Наил өйләнә. Абыйсының туенда биеп-җырлап, рәхәтләнеп күңел ачып йөргән яшь, чибәр Кадриягә кодалар ягында барысы да сокланып карый. Кызыгызны бер генә көнгә булса да калдырыгыз, дип ялына туйдагы яшьләр. “Нигә генә шунда калдырмадым икән баламны? Бәлки, бу адымга бармас та иде...” — дип һаман булса үкенә Нәһрия.

Туйдан соң икенче көнне барлык авыл халкын тетрәндергән коточкыч фаҗига була. Кичтән клубка чыгып киткән кызының кайтмавына борчылган ана йөрәге озын төн буена урын табалмый сыкрана. Зур бәла көтәсен сизенгәндәй, Нәһрия, бәргәләнә-бәргәләнә, газиз баласын эзли башлый. Тик тапканда инде соң була...

Яшьлек дәрте ташып торган 18 яшьлек Кадрияне үз-үзенә кул салуга нәрсә этәргән соң? Әнисе әйтүенчә, кыз үзенең ниндидер проблемалары  булуын бер дә сиздерми. Киресенчә, киләчәккә зур планнар корып, читтән торып педагогия институтына укырга керә. Биш малай арасында үскән бердәнбер кыз әнисенең төп ярдәмчесе, терәге була. Сессиядән буш вакытларында авылда киоскта сатучы булып эшли.

— Соңрак кешеләрдән ишетеп кенә белдем, эшендә өстенә чыккан, дигән сүзләр йөрде. Безнең акчага бик интеккән чагыбыз иде, улым Наилнең туена ярдәм итәрлек тә мөмкинлегебез булмады, ул үз акчасына туй үткәрде. Әллә шуларны да уйлап, Кадриям безгә берни белдермәдеме икән?!  Югыйсә, суммасы да артык зур булмаган, диләр. Ничек тә түләр идек әле. Дөреслекне ачыклар өчен судка бирегез, диючеләр дә булды. Суд юлында йөрерлек хәлдә түгел идем шул. Баланы барыбер кире кайтарып булмый бит, — дип яшьле күзләрен сөртә Нәһрия.

Бу югалтуга ун ел үтсә дә, ана күңеле һаман бердәнбер кызын юксынып өзгәләнә. Быел исә сөт җыючы булып эшли башлагач, Нәһриянең сыкрап торган яралары яңадан ачылгандай була. “Көн саен зират яныннан үтәргә туры килә. Чәчкә кебек чагында харап булган баламның салкын җир куенында ятуына һаман  ышаналмыйм”, — дип әрни ул.  

Ничек кенә авыр булмасын, әле мәктәптә укып йөрүче Динарын аякка бас­тырасы, сагынып кайтып йөрүче улларын көтеп алып, кунак итәсе бар. Инде үзләре гаилә корган Наил —  Себердә, Рамил Казахстанда яши. Салават та Себер якларында хезмәт сала. Ә менә  Стәрлетамакта яшәүче Винер озак еллар спорт белән ныклап шөгыльләнә икән. Йөгерү буенча ярышларда һәрчак алдынгы урыннар яулавы турында аның бихисап грамоталары, медальләре сөйли. Аларның һәркайсын әнисе стенага элә барып, кадерләп саклый. 5нче сыйныфта укучы Динар абыйсының уңышлары белән аеруча горурлана. Үскәч абыйсы кебек спортчы булырга хыялланучы малай әзерлекне башлаган да инде. Кышын чаңгыда йөрергә ярата, биюгә дә сәләте бар. Динарны уку алдынгысы буларак та мактап телгә алды укытучылары. Ә иң мөһиме  — тырыш, уңган егет булып үсеп килә ул. Кечкенәдән атта чапкан малай ихата тулы малны карашуны да авыр эшкә санамый. Абзарларында өч баш ат, дүрт сыер, өч бозау, ике башмак, бихисап кош-корт булуын тәфсилләп сөйли Динар.

— Теңкәгә тигән авыр вакытлар артта калды инде, тормышлар мул хәзер. Кадриям генә күрәлмәде бу көннәрне.  Хаклы ялда булсам да, терлекчелектә дә эшләп йөрим. Башка төшкән кайгы-хәсрәтләрне аз булса да эш белән басарга тырышам, — ди Нәһрия.

Зөлфия Фәтхетдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»