03.10.2013 - Дөнья бу...

Төшкән җирендә таш булды

...Үз гомерендә бер тапкыр да авырмаган иренең кинәт кенә инсульттан вафат булуы Еленага, балаларына һәм якыннарына аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Бар табигать йокысыннан уянган мәлдә, апрель уртасында  югалта ул сөеклесен. Зөфәрнең гәүдәсен өйдән ихатага чыгаргач, күкрәгенә козгын килеп куна, күктә каңгылдашып кыр казлары очып үтә. Елена моны югарыдан хәбәр буларак кабул итә һәм: “Тагын ниләр күрәселәрем бар икән?” дип шик-шөбһәгә төшә. Бер атнадан көндезге сәгать дүрттә эш телефоны шалтырауга дертләп китә. Көненә дистәләрчә тапкыр шалтыраган телефон тавышы бу юлы ни өчендер шомлы тоела — ялгышмаган, күршеләре өендә янгын чыгуын хәбәр итәләр. Өйдә тугыз яшьлек улы һәм өч яшьлек оныгы була. Эльдар баланы алып чыгарга өлгерә. Гөрләп торган гаиләсе, яшәргә үз дөньясы булган бәхетле хатын менә шулай бер атна эчендә урамда торып кала. “Эт елында кияүгә чыктым, Эт елында шушы аяусыз хәлгә тарыдым”, — ди Елена Васильевна тормышының иң авыр мәле турында.

Кешене язмыш йөртә, диләр. Ерак Украинадагы Днепропетровск шәһәрендә туып-үскән Елена Башкортстан, аның башкаласы Уфа турында Надежда Крупская биографиясендәге безнең төбәккә бәйле мәгълүматтан гына белә. Әтисе Василий Видманкин Электровозлар төзү заводы директоры, әнисе  Вера Антоновна Ленин исемендәге торба прокатлау заводында диспетчер булып эшлиләр. Югары белемле Елена әтисе җитәкләгән предприятиедә башка заводлардан килгән агрегатларны кабул итү лабораториясендә эшли.

Свердловск өлкәсенең Кушва шәһәрендәге электр агрегатлары заводына чираттагы командировкадан кайтканда Елена электричкада бер егет белән таныша. Зөфәр Ризванов туганнарына туйга барган. Ике яшь йөрәккә бер-берсен яратып өлгерергә Кушвадан Свердловскига кадәр сәгать ярымлык юл җитә. Елена командировкадан кайтып җитүгә, сиңа Башкортстаннан ниндидер хат бар, дип кулына конверт тоттыралар. Конверт эченә егетнең фотосы да салынган. Мондый хәбәр якыннары өчен яңалык була, әмма мәсьәлә милләткә барып кагылмый. Чөнки Еленаның әтисе мордвин, әнисенең тамырларында чех, немец, украин каны ага. Кыз егетне үзләренә чакырып җавап җибәрә  һәм егет озак көттерми. Зөфәр бусаганы атлап керү белән: “Мин сине алырга килдем, өй төзим, печән чабам, утын әзерлим, ике якка чабарга вакытым юк”, — дип мәсьәләне кабыргасы белән куя. Егет кызның әти-әнисенә дә ошый һәм алар яшьләргә фатыйха бирәләр. 1982 елның 13 июле була ул.

Яшьләр Яңавылга төнлә кайтып җитәләр. Егетнең каршы алырга килгән туганы аларны көпчәкле мотоциклда иртәнгә Йөгәмәшкә кайтарып җиткерә. Шул ук көнне мулла чакырып, никах укыталар һәм ике айдан авыл Советында язылышалар. Зөфәрнең әти-әнисе, туганнары да киленне бик җылы каршылый, татарча бер сүз белмәгән Елена тиз арада үз кешегә әверелә. Зөфәр җиде балалы гаиләдә иң олысы була, сеңелләре Еленаны апа буларак кабул итә. Шәһәрдә туып үсеп, әлегә кадәр шунда яшәгән кыз өчен авыл тормышы бөтенләй ят була. Монда килгәч, беренче тапкыр сарыклар күрә, әлегә кадәр ул аларны “Дуңгыз караучы һәм көтүче” киносындагы кебек, тауларда гына яшиләрдер дип уйлый. Сыер саварга да Зөфәре белән икәүләп өйрәнәләр, хуҗалыктагы башка эшләргә дә төшенергә тырыша.  Татар теленә авылдашлары, бигрәк тә балалар белән аралашып өйрәнә ул. Елена баянда, пианинода уйный, күрше-тирә балаларын җырлатып биетә, тегеләре, үз чиратында, татар сүзләрен урысчага тәрҗемә итеп, кәгазьгә язып бирәләр. Күп тә үтми Елена, бар гомерен татарлар арасында яшәгән кебек, татарча иркен сөйләшә башлый. Кызы Динаның теле дә татарча ачыла.

Заманына күрә ныклы тормыш белән яшәгән әтиләре Василий Назарович яшьләрне Днепропетровскига чакыра, ике бүлмәле фатир вәгъдә итә. Әмма Зөфәрнең туган ягыннан аерыласы килми, Елена да сөеклесенә андый таләп куймый. Бергәләшеп ике сыер, башмак, бозаулар, дуңгыз асрыйлар, сарыклары 24кә, казлары иллегә җитә. Берзаман чәшке үстереп, тиресен иләп сату белән дә шөгыльләнеп алалар. Зөфәр унике ел мәктәптә балалар укыта, аннары нефть тармагына эшкә күчә. Елена килгән елында ук 3нче промыселга эшкә урнаша һәм 31 ел инде шунда хезмәт сала. Гаиләдә кыз һәм ул үстерәләр. Яңавылга күченү мөмкинлекләре булса да, авылдан китәселәре килми.

Шулай матур гына яшәгәндә Елена иң якын кешесен, терәген югалта һәм балаларын кочып, күмер һәм көлгә әйләнгән өй урынында басып кала. Үлгән артыннан үлеп булмый, яшәргә, балаларны аякка бастырырга кирәк. Бу вакытта Эльдарына нибары тугыз гына яшь була. “Авыр чакта авыл халкы, хезмәттәшләребез, аеруча промысел начальнигы нык ярдәмләште. Эшләп тапкан беркадәр капиталыбыз да бар иде. Яңавылдан дүрт бүлмәле фатир алдык, хәзер кышларын шунда яшибез. Әмма шәһәр кызы булсам да, авылга, күршеләрем белән аралашып яшәргә күнеккәнмен, күрәсең, һичкенә дә дүрт стена арасында утырасым килми. Апрель аеннан декабрьгә кадәр авылдабыз, оныкларым Эмиль һәм Камил дә җәй буе безнең янда. Зөфәрсез калгач та дөньябызны таркатмадык, җиләк-җимеш, яшелчә, бәрәңге үстерәбез. Хәзер күпләп мал асрамасак та, җәйләрен ихатабыз буш тормый, кош-кортыбыз бар. Соңгы елларда умартачылык белән шөгыльләнә башладым. Бу кәсепкә гаилә дустыбыз Винер җәлеп итте, әле дә ул ярдәмләшә. Киң күңелле, ярдәмчел, уңган халык гомер кичерүче Яңавыл җире икенче туган төягемә әверелде, моннан беркая да китәсем килми. Улымның да шушы төбәктә үскән уңган татар кызына өйләнүен телим. Хәзер аңа 16 яшь, Уфада тимер юл техникумында укый, кызым Динаның үз гаиләсе бар, ул юристконсульт булып эшли. Халык әйтемендәге кебек, төшкән җирем таш булды, асылым белән Яңавыл кешесе мин”, — ди ул.

Әйе, хәзер монда янгын булган кебек тә түгел. Матур, пөхтә итеп җәйге өй төзеп куйганнар, ихатада — зур бассейн. Аңа суны үз коеларыннан тутыралар. Оныклары Эмиль һәм Камил җәй озыны монда су коена.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Яңавыл районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»