Дөнья бу...

“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”

30 сентября

Язмыш адәм баласын ничек кенә сынамый: берәүләрне, авыр чир биреп, түшәккә калдыра, икенчеләрнең газиз сабыйларын тартып ала, бәгъзеләрен ялгызлык утында яндыра, кайберәүләрне исә, җир җимертеп эшләп йөргән җирдән бәхетсезлек очрагына тарытып, үз канунына буйсындыра. Чакмагыш районының Җәмәй авылында яшәүче Азат Шәйхановны да соңгылар исәбенә кертергә була. 2004 елның августында булган бәхетсезлек очрагы аның тормышын тамырдан үзгәртә.

Туйларның да була төрлесе

27 сентября

Бүгенге заман яшьләре туйларын үзенчәлекле итеп уздыру яклы. ЗАГСта язылышу, һәйкәл янында, паркта фотога төшү, туй мәҗлесен ресторанда үткәрү белән генә чикләнмиләр. Булачак кияү белән кәләш, хәтта бию түгәрәгенә махсус йөреп, тантанада кунакларны таң калдыра. Үзләре сценарий төзи. Еш кына туйны нинди дә булса тематикага багышлыйлар. Мәсәлән, шәхсән мин үзем “гангстерлар “ туенда булдым. Ир-егетләрдә кара эшләпә, гүзәл затлар табигый күнгә төренгән, һәркайсында сигара белән пистолет, чемодан-чемодан доллар акча. Кияү кәләштән күпкә өлкәнрәк иде. Аның сиксән яшен тутырган әтисе дә үз теләге белән, башка кунаклардан калышмыйм дип, бандит булып киенеп килгән. Шуңа карамастан, туй бик күңелле үтте!

“Двигательне... фатирда сүтеп җыйдым”

23 сентября

Сер түгел, техника белән, башлыча, авыл үсмерләре кызыксына. Алар иске “ИЖ” мотоциклын сүтеп җыя, “Копейка”да казына. Колакка кадәр майга чумудан рәхәтлек табалар. Бертуган Марат абыем шундыйлардан. Ә шәһәр егетләре тәтәй киенеп, күңел ачу үзәкләрендә, кинотеатрларда йөрүгә өстенлек бирә. Кая инде майга батып, двигательдә чокыну. Техника “җене” кагылган Уфа егете Алексей Павленковны очратканчы мин дә шундый фикердә идем. Башкортстан дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетының өченче курсында белем ала ул. Яшь булуына карамастан, теләсә нинди җиңел автомобильне сүтеп җыя ала. “ГАЗ-21” автомобилен сатып алып төзекләндерүе аерым игътибарга лаек.

Могҗиза

18 сентября

Әнфис Ахунов яшен сукканнан соң исән калган. Быелгы җәй көйсез табигате белән аерылып торды. Бер туктамый диярлек яңгырлар яуды, җил-давыл, яшеннәр дә читләп үтмәде. Ә менә табибларны хәйран калдырганы — яшен сугып та, исән калган кеше булды. Чын могҗиза иде ул! Әнфис Ахунов 1965 елда Балтач районының Зиләзекүл авылында туган. Гаиләдә 5 бала үсә. Әтиләре — колхозда, әниләре почтада хезмәт сала. Малай башта — Зиләзекүл, аннары ике ел Югары Карыш мәктәбендә белем ала. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Кизгәнбаш авылы сылуы Гөлнара белән гаилә корып җибәрәләр. Биш баһадир ул тәрбияләп үстерәләр. Бүген инде кечесе 7нче сыйныфта укый.

Кан яңара, җан яшәрә

16 сентября

“Русиянең почетлы доноры” исемен йөртүче Шәүкәт Хисмәтов өч дистә ел донорлык эшен ештыручы була һәм үзе дә ел саен кан бирә.

Йөрәк әрнеше

11 сентября

Муллагали бабай, кипкән иреннәрен көч-хәл белән генә кыймылдатып, күзләрен ачты. “Бер генә йотым су...” Янындагы шәфкать туташы: “Юк, ярамый, бабай, аз гына түз инде”, — диде. “Түзәм, балам, түзәм... Операцияне кем ясады?” “Үзегезнең авыл кешесе – Газинур абый. Бик яхшы табиб”. Бу исемне ишеткәч, Муллагали эсселе-суыклы булып китте. Менә кайчан үч алу сәгате килеп җиткән – гомер җебе өзелергә торганда. Аны өзәргә сәбәбен тапкан – операцияне үзе ясаган. Ә хатирәләр узган елларга алып кайта...

Бала кайгысы

10 сентября

Илгиз белән Сәрия гаиләсенә олы кайгы килде — 25 яшьлек уллары Самат фаҗигале рәвештә һәлак булды. Улларын җирләгәннән соң Илгиз зираттан өйләренә кире кайтмады. Беркемгә берни аңлатмыйча, шәһәрдән ерак булмаган бакчасына китте. Анда төзи башлаган йортлары яшәрлек булмаганлыктан, мунчаның алгы өлешен җайлаштырып, шунда яши башлады. Яши башлады... Тик яшәүме соң бу? Баласын югалту кайгысыннан картаеп китте, танымаслык булып үзгәрде Илгиз. Еш кына аклы-каралы иске телевизорга төбәлеп, ләкин аның тавышын ишетмичә, көннәр буе ятты да ятты. Кайгысын басар өчен “яшел елан” белән дуслашып китте. Тик кайгысы гына басылырлык булмады. Айныган чакларында Илгиз үз-үзен “Нигә болай булды соң? Ни өчен?” дигән сораулар белән камчылады да камчылады. Ә җавап табылмады...

“Әгәр мин солтан булсам...”

09 сентября

Кызларыбыз Урта Азиядән килүче ир-егетләр “капканына” эләкмәсен иде.

Гарасат китергән һәлакәт

04 сентября

Гарасат, смерч, өермә, тайфун, торнадо дигән табигать афәтләрен элек телевизордан гына карап белә идек. Аеруча Америка Кушма Штатлары гарасатлар һөҗүменнән интегә, анда ел саен берничә өермә булып, зыян салып кына тора. Җир шарындагы иң куркыныч “Кенна”, “Галвестон”, “Айк”, “Катрин” гарасатлары да нәкъ Америкада булды. Ә менә иң куркыныч һәм фаҗигале гарасат 1970 елда Пакистанда теркәлә. “Бхол” циклоны вакытында үлүчеләр саны биш йөз меңгә җитә яза. 1992 елда Гавайда узган “Иники” гарасаты вакытында җилнең тизлеге сәгатенә 235 чакрым тәшкил итә. Шунысы гаҗәп: матди яктан иң зур зыян китерсә дә, әлеге өермә вакытында нибары алты кеше һәлак була. Русия территориясендә гарасат-давыллар ешрак Хабаровск крае, Камчатка, Курил утраулары, Сахалин, Чукоткада булып тора.

Көнләшү

03 сентября

Ләйләнең күңеленә сәер дә, серле дә бер халәт хас. Ул шатлыкны да, кайгыны да алдан сиземли. Хәер, бу артык хисле кешеләр өчен гадәтидер ул. Берни тоймый яшәргә кеше робот түгел лә. Менә бүген дә иртән күзләрен ачу белән карашын бүлмәдәге зур, якты тәрәзәләргә юнәлтте Ләйлә. Нихәл, кояш? Син дә елмаясыңмы? Исәнме, якты көн! Саумы, тормыш! Аның күңелендә — җиңеллек, рәхәтлек һәм... ниндидер сөенеч көтү халәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»