16.11.2013 - Безнең проект: "Кызыл таң"ның җырлы кичләре

Данга тулы аты бар, җыр-моң сөйгән халкы бар

Уфага ерак урнашкан районнар сәнгать осталарының башкала сәхнәләрендә чыгыш ясавы сирәк күренеш.  Бу җәһәттән “Кызыл таң”ның махсус проектында катнашып, моңа кадәр Тәтешле, Яңавыл, Күгәрчен һәм башка ерак районнар башкала тамашачысы алдында мәйдан тоткан булса, дүшәмбедә Ырынбур өлкәсе белән чиктәш Федоровка районы сәнгать осталары Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсен яңгыратты.

11 ноябрь кичендә “Нур” театрына  килүчеләр Федоровка  районы белән якыннан танышу мөмкинлеге алды. Шушы бәрәкәтле төбәкне төяк иткән татар, башкорт, урыс, мордва, чуваш һәм башка халыкларның туганлыгы да,  кырыс табигать шартларында да югары уңыш үстереп алуга ирешүче авыл эшчән­нәренең уңганлыгы да – барысы да тулы чагылыш тапты биредә.

Фойеда башкала сатып алучыларына “БашГусь” предприятиеләре төркеме каз ите, аннан әзерләнгән деликатеслар, “Регион-сервис” җәмгыяте сөт ризыклары, “Гермес” оешмасы күмәч-бәлешләр тәкъдим итте. Әйт­кәндәй, кайберәүләр мондый чараларга экологик яктан чиста мохиттә җитештерелгән продукция алырга махсус йөри икән. Һәм дөрес тә эшли алар! Җитештерүчедән турыдан-туры килгән ризыклар сатып алу бар яклап та отышлы.

Шулай да тамашачыларның күбесе рухи азыкка сусап килгән. Туган якларын сагынып килүче якташлар, төбәкнең кияү-киленнәре, данлыклы шәхесләренең үзара ялкынлы очрашуларыннан, күрешүләреннән гөрләп торды театр.

“Өмет” гәзите һәм “Шәрык” радиосы аша күпләргә яхшы таныш журналист Елена Фатыйхова белән без күргәзмә экспозицияләре янында очраштык. Ул – Балыклыбаш авылы килене, Баш­кортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйховның хатыны.

– Килен булып төшкән җир туган төбәгең кебек якын буладыр ул, – ди Елена ханым. – Туган ягым Бүздәктән шактый еракта урнашса да, Федоровка районын баштан ук үз иттем. Ирем туып-үскән күпбалалы, эшчән, иманлы гаиләдә үз кеше булырга тырыштым, алар да мине ят итмәде, шуңа да бу минем өчен дә туганнар белән очрашу.

Балыклыбашлылар Кәшифә апа Абдуллинаның кул эшләре күргәзмәсе янында күпләп җыелды. Ул да шушы авылга килен булып төшкән. Ике балалы Мәҗит абыйга үзенең дә бер баласы белән килгән дә, тагын сигез нарасыйга гомер бүләк иткән 11 бала анасының нур балкып торучы йөзеннән дә, шушы нур белән нәкышлап чиккән ашьяулык, мендәр тышлары, сөлгеләреннән дә күзне алырлык түгел. Ә килен сандыгын аның улы Заһир белән кызы Галия эшләгән.

Район үзәк китапханәсе якташлар иҗатына зур урын бирсә, “Ашкадар таңнары” район гәзите фотокүргәзмә, “Кызыл таң”да район тормышы чагылдырылган мәкаләләрдән экспозиция әзерләгән. Билгеле рәссам Әнвәр Кашаев иҗатына да зур урын бирелгән.

Ниһаять, тамашачы залга узды. Кемнәр генә юк алар арасында – ак яулыклы апа янында куенына тальянын кыстырган абзый, шәһәр зыялылары, тамашага районнан махсус килгән авыл кешеләре дә бар иде. Иң яше – алты айлык Аяз мөкиббән китеп сәхнәгә баккан.

Федоровкам – дала-урман ягым,

Офыкларга китә кырлары.

Федоровкам – бәрәкәтле ягым,

Ул кунакчыл ягым, кыр ягым.

Алып баручылар – “Татарстан - “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе дикторы Инсаф Абдулла һәм район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйсән Туктарова тамашачыны туган моңнар иленә чакырды. Концерт программасын башкаланың “Ихлас” мәчете каршындагы “Илаһилар” иҗат берләшмәсе башкаруында халкыбызның “Ак калфак” җыры ачты. “Ак калфакның табылган чагы, туганнарның сагынган чагы...” Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әфарим Акчурин оештырган һәм җитәкләгән бу коллективның чыгышыннан, чыннан да, бер илаһилык бөркелә. Җырчылар тавышын музыка кораллары рәвешендә кулланып, югары башкару осталыгына ирешкән мондый иҗат коллективы татар-башкорт җыр сәнгатендә уникаль күренештер.

Профессионаллар белән бергә чыгыш ясаган үзешчән коллективлар да шактый осталык күрсәтте. Алар арасында Ишморат Маликов җитәкчеле­гендәге “Айгүзәл”, Гүзәл Сәлишева җитәкчелегендәге “Замандаш” – халык, Елена Буркина җитәкчелегендәге “Лисьмапря” – мордва, Вера Семенова җитәкчелегендәге “Мерчень” – чуваш, Марина Васильева җитәкче­ле­гендәге “Околица” урыс җырлары, Гөл­нара Әминева җитәкчлегендәге “Умырзая” халык биюләре ансамбль­ләре чыгышлары тамашачы күңелендә җылы тәэссоратлар калдырды. Фольклор әсәрләрне башкаруда һөнәри югарылыкка йөз тотучы бу коллективларның чыгышлары башка милләт вәкилләре өчен дә кызыклы булды. Гомумән, төрле милләтләр сәнгатенең бер сәхнәдә балкуы – Федоровка районы концертының иң гүзәл үзенчәлегедер.

– Һәркем үз төбәгендәгечә сөйләшә, үзе яшәгән җирдә гомер бакый яңгы­раган җырларны, биюләрне башкара, әби-бабаларыбызның киемнәрен кия... Безне бер түгәрәккә җыючы уртак рухи көч бар, – диде сәхнәдән алып баручы. Ләйсән Туктарова сценарийны төзегәндә һәм район мәдәният идарәсе начальнигы Булат Сираҗетдинов белән бергә тамашаны сәхнәгә куйганда шундый фәлсәфи уйлануларга да урын калдыра.

– “Моң” дибез... Ә нәрсә соң ул? Башка телләргә аны ничек тәрҗемә итәргә? – диде ул. – Шушы өч хәрефтән торучы сүзнең мәгънәсен аңлату өчен озын-озын мәкаләләр язылган. Ә безгә аны тәрҗемә итеп торырга кирәкми, без аны йөрәгебез белән тоябыз.

Чыннан да, йөрәк аша үткән, тетрәндергән, таң калдырган моңлы чыгышлар булды концертта. Батыр авылы егете, бүгенге көндә “Казан” шәһәр филармониясе солисты, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов кына ни тора! Ә Башкортстанның атказанган артисты Мәдәния Акчурина? Абыйсы Әфарим Акчуринның Хәсән Туфан шигыренә язылган “Агыла да болыт, агыла...” җырын күпләр башкарды. Мәшһүр Хәйдәр Бигичев та үз итте аны. Әммә Мәдәния Акчурина башкаруында ул үзенчә яңгырый. Җырчы тавышы сине авторларның тирән хәсрәт чоң­гылларына алып төшә, Туган илне сагыну ялкынында көйдерә, чарасызлыктан нәүмиз бала хәлендә калдыра һәм тетрәндерә... 

Популяр җырчы Илнур Вәлитов чыгышын да тамашачы таң калып тыңлады. Әйе, тавышы да, төс-килбәте дә сәхнәгә килешле егетнең, төрле хит-парадларда алдынгы урыннарны яулавы да мәгълүм. Әмма аның “Ила­һи”лар төркеме белән берлектә “Кара урман”ны җырлавы – үзгә бер күренеш. Кешеләр белән тулы зал, сәхнәдә уннан артык җырчы басып тора, ләкин хисләр дәрьясында икәү генә – син һәм моң... Халыкныкы шул ул, димәк үзеңнеке. Җырның шундый үзенчәлекләрен тотып алган һәм тамашачыга җиткерү юлларын тапкан Илнур.

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе солисткасы, Башкортстанның атказанган артисты Сәйдә Ильясова чыгышын да үз итте тамашачы. Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге җырчылар конкурсы лауреаты, Морат Илбаев исемендәге халык җырларын башкаручыларның төбәкара конкурсында Гран-при яулаучы Ишморат Маликовны да тамашачылар  көчле алкышларга күмде.

Шулай, тамашачы чынны ялганнан аера белә, чын сәнгать әсәрен чиле-пешле чыгышларга алмаштырмый. Уфа “Нур” татар дәүләт театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов бу кичтә Лиана Хәйретдинова белән берлектә “Җиз­нәкәй” спектакленнән өзек күрсәтте һәм ретро-монолог укыды. Берсе – унтугызынчы йөздәге иркә сәүдәгәр малае, икенчесе – узган гасырның соңгы илле елы буйлап сәяхәт итүче философ. Станиславскийга ияреп әйткәндә, “Ышандыра!”  Якташларының аны ничек яратуы чыгышыннан соң озак яңгырап торган алкышларда чагылды.

“Ашкадар таңнары” гәзите редакциясе хезмәткәре Саймә Абдуллина  җырлар авторы һәм үзенчәлекле тавышлы моңлы җырчы буларак билгеле. Бу кичәдә дә ул үзе язган һәм Гөлнара Рәшитова сүзләренә Мөдәррис Гыйзетдинов иҗат иткән җырларны башкарды. Аның бертуган абыйсы Инсаф Абдулла аларны аерым бер дулкынлану белән игълан итте. Инсаф белән Саймә Әтәч авылында зур хөрмәткә лаек күпбалалы, иҗатка гашыйк гаиләдә үскән. Инсаф Абдулла башта актерлык һөнәрен сайласа да, дикторлык эшенә өстенлек биргән һәм Татарстанның үзәк телевидение каналында популярлык яулаган. Татарлар яшәгән күп төбәкләрдә милләттәшләребезнең һәр көне диярлек ул алып барган “Манзара” тапшыруыннан башлана.

Светлана Зөбәерова, Гөлназ Барышникова, Ирина Васильева белән Татьяна Юртаева, Сергей Козлов башкарган җырлар, Вадим Имәнгулов, Асия Шәрәфетдинова-Дашкина башкаруындагы биюләр дә концертка ямь өстәде. Алар барысы да башкала тамашачысы алдында чыгыш ясарга ныклы әзерлек белән килгән.

– Бу чара – Федоровка районы халкы өчен бер имтихан, – диде бу хакта район хакимияте башлыгы Радик Иш­мөхәммәтов. – Күпләр өчен ул район бе­лән танышу кичәсе дә. Һәрхәлдә, ул тик җылы хатирәләр генә калдырыр, дип өметләнәм.

Әлеге бәйрәмне федоровкалылар мул уңыш үстереп алып, аны вакытында келәтләргә салып, көр күңел белән каршылады. Агымдагы елның 9 аенда район предприятиеләре 70 миллион сумлык товар җитештергән һәм хезмәт күрсәт­кән.

Хакимият башлыгы районда күпмил­ләтле халыкның тату яшәвен дә бил­геләде. Бүгенге көндә районда барлык укучыларның да мәктәпләрдә үз туган телен өйрәнү мөмкинлеге бар. Һәр халыкка үзенең милли мәдәниятен үстерү өчен шартлар тудырылган. Районда алты халык ансамбле, күптөрле сәнгать түгәрәкләре эшләп килә.

Федоровка данын дөньяга таныткан шәхесләр – Советлар Союзы Герое, очучы Николай Антошкин, көрәш буенча Бөтендөнья чемпионы Рәдиф Акчурин, Башкортстанның халык артисты Наил Галиев, рәссамнар Әнвәр Кашаев, Мөнир Зөбәеров, язучылар Хәмит Иргалин, Мөдәрис Багаев, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган агрономы, җирне минималь эшкәртеп, зур уңыш алу методикасы белән Америка Кушма Штатларында да танылган Линир Сәлишев һәм башкаларның исемнәре бу кичәдә олы хөрмәт белән телгә алынды, әлеге бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәткән иганәчеләр дә хөрмәт­ләнде. Кичәдә “Кызыл таң”ның район белән тыгыз бәйләнеше турында да күп әйтелде һәм һәркем әлеге җылы, эшлекле мөнә­сәбәтләрнең алга таба тагын да ныгый баруын теләде.

Гәзитебез милләттәшләребез яшәгән һәр төбәктә көтеп алына. “Кызыл таң”­ның җырлы кичләре” проекты да республика буйлап сәяхәтен дәвам итә. Федоровка муниципаль районы советы секретаре Венер Халитов махсус күчмә вымпелны Нефтекама шәһәре хакимияте  башлыгы урынбасары Шамил Халитовка тапшырды. Киң колачлы проект рес­публиканың көньяк-көнбатышыннан төньяк-көнба­тышына юл алды. Нефтекамалылар “Нур”да 9 декабрьдә чыгыш ясаячак.

Резида Вәлитова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»