Безнең проект: "Кызыл таң"ның җырлы кичләре
Җырбишектә үстеңме син, Нефтекама, һәр сүзеңнән һәм эшеңнән моңнар тама!
14 декабряДанга тулы аты бар, җыр-моң сөйгән халкы бар
16 ноябряУфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Федоровка районы сәнгать осталары мәйдан тотты
Уфага ерак урнашкан районнар сәнгать осталарының башкала сәхнәләрендә чыгыш ясавы сирәк күренеш. Бу җәһәттән “Кызыл таң”ның махсус проектында катнашып, моңа кадәр Тәтешле, Яңавыл, Күгәрчен һәм башка ерак районнар башкала тамашачысы алдында мәйдан тоткан булса, дүшәмбедә Ырынбур өлкәсе белән чиктәш Федоровка районы сәнгать осталары Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсен яңгыратты.
11 ноябрь кичендә “Нур” театрына килүчеләр Федоровка районы белән якыннан танышу мөмкинлеге алды. Шушы бәрәкәтле төбәкне төяк иткән татар, башкорт, урыс, мордва, чуваш һәм башка халыкларның туганлыгы да, кырыс табигать шартларында да югары уңыш үстереп алуга ирешүче авыл эшчәннәренең уңганлыгы да – барысы да тулы чагылыш тапты биредә.
Фойеда башкала сатып алучыларына “БашГусь” предприятиеләре төркеме каз ите, аннан әзерләнгән деликатеслар, “Регион-сервис” җәмгыяте сөт ризыклары, “Гермес” оешмасы күмәч-бәлешләр тәкъдим итте. Әйткәндәй, кайберәүләр мондый чараларга экологик яктан чиста мохиттә җитештерелгән продукция алырга махсус йөри икән. Һәм дөрес тә эшли алар! Җитештерүчедән турыдан-туры килгән ризыклар сатып алу бар яклап та отышлы.
Шулай да тамашачыларның күбесе рухи азыкка сусап килгән. Туган якларын сагынып килүче якташлар, төбәкнең кияү-киленнәре, данлыклы шәхесләренең үзара ялкынлы очрашуларыннан, күрешүләреннән гөрләп торды театр.
“Өмет” гәзите һәм “Шәрык” радиосы аша күпләргә яхшы таныш журналист Елена Фатыйхова белән без күргәзмә экспозицияләре янында очраштык. Ул – Балыклыбаш авылы килене, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйховның хатыны.
– Килен булып төшкән җир туган төбәгең кебек якын буладыр ул, – ди Елена ханым. – Туган ягым Бүздәктән шактый еракта урнашса да, Федоровка районын баштан ук үз иттем. Ирем туып-үскән күпбалалы, эшчән, иманлы гаиләдә үз кеше булырга тырыштым, алар да мине ят итмәде, шуңа да бу минем өчен дә туганнар белән очрашу.
Син - кояшым, тарту көчем, Чакмагышым, туган җирем!
29 октябряДанлы да син, җанлы да син, җыр-моң иле - Шаран җире!
15 апреляБакалылылар бездә кунакта!
27 июняИлеш осталары - "Нур" сәхнәсендә
14 маяДүртөйлелеләр бездә кунакта!
29 мартаБраво, тәтешлелеләр! (Беренче бүлек)
11 февраляБраво, тәтешлелеләр! (Икенче бүлек)
11 февраляТәтешлелеләр “Нур” сәхнәсен гөрләтте
09 февраля-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”