Авыл тормышы

Токымлы сарык үрчетү отышлы

19 февраля

Кадим Фәрхетдиновның фермерлык хуҗалыгы моңа ачык мисал

Халыкны эш белән тәэмин итүдә кече һәм урта малтабарлык үсеше олы әһәмияткә ия. Борай районында моны яхшы аңлыйлар. Районда икътисад һәм сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләрнең дүрттән бер өлешен алар тәшкил итә һәм район бюджетын тулыландыруга тоемлы өлеш кертә. Хәзер сәүдә, җәмәгать туклануы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм халык куллануы товарлары җитештерү үсешен алардан башка күзаллау мөмкин түгел.

“Эшсезлектән эшле булдык”

19 февраля

Краснокама районы фермерлары Мәүләвиевлар үз киләчәген бүген төзи

Районның агросәнәгать комплексы 11 авыл хуҗалыгы предприятиесе, җаваплылыгы чикләнгән 6 җәмгыять һәм 60тан артык фермер хуҗалыгын берләштерә. Фермерлар, максатлы программаларда катнашып, дәүләт ярдәме ала. Әйтик, Можар авылыннан Рөстәм Шакиров узган елда, яңа эш башлаучы фермер буларак, фермерлык хуҗалыгын үстерү өчен бер миллион сумлык республика ярдәме алды. Рәсимә Гыйльфанованың крестьян-фермер хуҗалыгы, республика программасында катнашып, алтмыш баш токымлы бозау сатып алды һәм техника паркын өлешчә яңартты. “Агро-Мен”, “Уралагро”, “Яблоня” җәмгыятьләре дә уңышлы эшли, халыкны арзан һәм сыйфатлы азык-төлек белән генә түгел, эш урыннары белән дә тәэмин итә.

Фермерларга “ишек ачылды”

13 февраля

Аграр җитештерүдә кайсы юнәлеш өстенлек алырга тиеш, хуҗалык итүнең нинди формалары авылны таралудан саклап калырга мөмкин? Мондый бәхәсләр Русия­дә чирек гасырга якын дәвам итә. Һәм, әйтергә кирәк, элекке колхозларны тарату да, илдә фер­мерлык хәрәкәтен үстерү сәясәте дә көткән нәтиҗәне бирмәде кебек. Алай гына да түгел, Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кабул ителү, гомумән, авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәмен киметүгә китерде. Ә аграр җитеш­терү белән үзаллы шөгыль­ләнү­че­ләрнең бүгенге икътисади мөнә­сә­бәтләр шартларында “авыл арбасын” тартырга ай-һай көчләре җи­тәр микән, дигән сораулар да туа. Шул ук вакытта, республикада фермерлар саны елдан-ел арта. Соңгы мәгълүматлар буенча, мә­сәлән, хәзер алар 5300 хуҗа­лыкны берләштерә. Соңгы өч елда фермерлар саны бер мең берәмлеккә тулыланган. Әлеге категориядәге хуҗалыклар тарафыннан җитеш­терелгән продукциянең арта баруы күзәтелә. Әмма бүген аграр тар­мак­тагы үсеш авыллардагы социаль проблемаларны хәл итүдән ерак тора. Фермер хуҗалыклары арасында “минем йорт читтәрәк” ди­гән принцип белән яшәүчеләр дә бар. Крестьян-фермер һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитеште­рү­челәр съездында байтак проблема күтәрелде. Шунысы да игътибарга лаек: аграр форумда катнашып, республика Президенты Рөстәм Хәмитов фермерларга үз проблемаларын яшермичә күрсәтергә кирәклеген һәм аларга власть органнары тарафыннан һәрдаим игътибар булырга тиешлеген белдерде. Башкортстан фермерларының ике ел элек узган съезды хәтердә калган. Йокымсырап утыручы делегатларны оетып җибәргән отчет доклады булды. Кул чабуларның еш кабатлануы элекке партия съезды атмосферасын бирде. Республика агросәнәгатендәге мөһим тармак “дилбегәсе”н билгеле аграр-җитәкче, авыл хуҗалыгы проб­ле­маларын Дәүләт думасы утырыш­ларында күтәргән Зифкать Сәетгалиевка тапшыргач, фермерлар эшчәнлеге җанланып китте. Ниһаять, аларның “тавышы”н югары власть органнарында да ишетә, алар белән исәпләшә башладылар. Алгарак китеп, шуны да әйтергә кирәк: берничә көн элек кенә узган югары форумда аерым фермерлар тарафыннан кискен проблемалар белде­ре­лүе, турыдан-туры республика Президентына мөрәҗәгать итә алулары да сүз иреге булуын гына түгел, ә иң югары властьның да “ишекләре ачылуын”, республика җитәкчелегенең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр белән борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә әзер булуын күр­сәтүче дәлил булып тора. Республика башлыгының съездда катнашуы, фермерлар белән шәхсән аралашуы аларга карата дәүләтнең әһәмият бирүен һәм ышаныч белдерүен күрсәтә.

“Марс”ны ул саклап калды

04 февраля

Яки хуҗалык рәисе Радик Сәетов ни рәвешле кыска гына вакытта авылга 23 килен төшерүгә ирешкән?

Кыш — терлекчелек тармагы өчен иң җаваплы чор. Элегрәк кышкы айларда продукция җитештерүнең күпләп кимүенә юл куела иде. Соңгы елларда республикада ит, сөт җитештерүдә ел әйләнәсенә күрсәткеч­ләрне саклау юнәлеше алынды. Яңавыл районында да бу җәһәттән эш нәтиҗәле оештырылган.

Табышлы эшләү – заман таләбе

01 февраля

Республика үзәгендә урнашкан, башкалага төньяк-көнбатыштан капка булган Кушнаренко районы һәрвакыт халыкның, юлчыларның күз алдында. Аның аша федераль трасса уза, шуңа да биредә юл буенда күргәннәр тиз арада ил буйлап тарала, гомумән, Кушнаренкода төчкерсәң, Уфада “Ярхәмикаллаһ”, дип торалар. Шундый шартларда сынатмаска, яхшылыкны арттырырга, кимчелекне киметергә тырышып яши биредәге чәмле халык.

“Безнең авылда да фабрика бар!”

30 января

Төмәнәк авылындагы яңа ачылган “РиаПласт” җәмгыятендә хатын-кызлар өчен өч дистәгә якын эш урыны булдырылган

Туймазы районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү программасын уңышлы тормышка ашыруга, сәнәгатьчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга зур әһәмият бирелә. Алар арасында үз эшчәнлеген авыл җирендә җәелдерергә теләүчеләр дә бар. Күптән түгел Төмәнәк авылында “РиаПласт” җәмгыяте ачылуга, заманча предприятиедә югары җитештерүчәнле һәм акчалы эш урыннары булдырылуга биредә көн күрүче халык аеруча нык шатланды.

Моңнар кайтсын авылга!

28 января

Мәдәният елы башланып кына өлгерде, районнарда бу җә­һәт­тән фестивальләр, концертлар гөрли дә инде. Краснокама районында исә бик матур чара — “Авылым сукмаклары” дигән район фестиваль-бәйгесе старт алды. Ул авыл Советлары арасында узачак. Һәр авыл биләмәсе данлыклы кешеләре, матур традицияләре, авылның үткә­не һәм бүгенгесе турында тамаша-концерт әзерләп, район Мәдәният сараенда чыгыш ясый. Шундый чараның иң тәүгесен Яңа Янъегет авыл Советы биләмәсе тамашачылар хөкеменә тәкъдим итте.

“Урожай”ның кул арты җиңел булды

23 января

Авыргазы районында әлеге алдынгы хуҗалык үрнәгендә дәүләт проектында катнашырга теләк белдерүчеләр саны арта

“Республиканың терлекчелек тармагы алдында быел иң зур бурыч — “500 ферма” максатлы программасын камилләштерү, токымчылык эшенә игътибарны көчәйтү”, — диде авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко берничә көн элек узган оператив киңәшмәдә. 2012 елдан тормышка ашырылучы программа кысаларында 82 ферма модернизацияләнде, быел бу эш 51 хуҗалыкта дәвам итәчәк. Иң мөһиме — илебез төбәкләрендә беренчеләрдән булып кабул ителгән проект күркәм нәтиҗәләр белән куандыра. Модернизацияләнгән фермаларда һәр сыердан савып алынган сөт күләме уртача республика күрсәткеченнән 25 процентка югарырак. Ә инде югары сортлы сөт күләме ике елда 30 процентка артты. Николай Коваленко белдерүенчә, быел “500 ферма” программасында катнашырга сәләтле 72 авыл хуҗалыгы предприятиесе сайлап алынган. Фермаларны реконструкцияләүнең гомум проект бәясе 1,8 миллиард сум тәшкил итә. Терлекчелектә яңалыкка омтылучы районнар арасында Авыргазы да бар. Биредә “Урожай” һәм “Дружба” хуҗалыклары программа шартларында эшләп, җитештерүне арттыруга һәм продукциянең үзкыйммәтен байтакка киметүгә ирештеләр. Авыргазы районы хуҗалык­лары соңгы берничә елда басучылыкта да, терлекчелек тармагында да җитештерүне үстерүнең төрле юлларын кулланды. Бу юнәлештәге проектларны тормышка ашыру шәхси һәм крестьян-фермер ихаталарында да ит, сөт һәм башка продукцияне күбрәк алуга булышлык итә. Башкортстан дәүләт аграр университеты белгечләре белән берлектә биредә, шулай ук, “Җанлы авыл” проекты уңышлы гамәлгә ашырыла башлады. Район билә­мәләрендә шәхси һәм фермер хуҗалыклары өчен махсус аграр базарлар оеш­тырыла. Хәзер шәхси ихата продук­цияләрен эшкәртүче цех булдыру турында да уйланалар. Узган елда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе­нең 8 проценты фермер хуҗалыкларына туры килүе дә район хакимиятенең бу юнәлештә эшне нәтиҗәле оештыруы турында сөйли.

Елны - 15 процент үсеш белән!

22 января

Федоровка районы аграрийлары былтыр тулай җыемны шулкадәр арттырган

Федоровка районында хезмәт алдынгылары тантанасы үтте. Район хезмәт уңганнарының бәйрәм шатлыгын уртаклашырга авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко килде. Мәдәният сараеның фойесында район хуҗалыклары һәм предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре белән һәркем таныша алды. Биредә “Гермес”, “Башкортстан казы”, “Регион Сервис” җәмгыятьләре, Фе­доровка сөт заводы, В. Ветров хуҗалыгы үз продукциясен тәкъдим итте. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз стендларын алтын башаклар белән бизәгән, бөртеклеләр орлыкларын да куйган иде. Мәртәбәле кунаклар тәүдә бай күргәзмә белән танышты. Авыл хуҗалыгы министры, “Регион Сервис” җәмгыяте стенды янында тукталып, сөтне сатып алу бәясе, “Башкортстан казы” җәмгыяте вәкиленнән — продукциянең үтемлелеге, хуҗалыклар җитәкчеләреннән ашлык запасы борчыган проблемалары белән кызыксынды. Бәйрәмнең рәсми өлеше үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкаруында композиция белән ачылды. Сәхнәгә күпереп пешкән икмәк чыгарылды. Район хакимияте башлыгы Радик Ишмөхәммәтов ел йомгаклары белән таныштырды. Былтыр районда 46,6 мең гектарда бөртеклеләр, 3,2 мең гектарда шикәр чөгендере, 8,2 мең гектарда көнбагыш үсте­релгән. Район буенча 60,8 мең тонна ашлык җыеп алын­ган.

Тышта буран бөтен җиргә карлар тутыра...

18 января

Ә Иглин районында юлларны кардан чистарту мәсьәләсе һәрчак уңай хәл ителә

Кыш башы явым-төшемгә бай булмады. Аның каравы, соңгы вакытта кар мул ява. Мөгаен, бу күренешкә аграрийлар гына шат­ланадыр, чөнки кар катламы уҗым культураларын салкыннардан саклаячак, язын җир дымга туенып калачак. Ә менә водительләр, җәяүлеләр карга бик шатланмый. Уфада коммуналь хезмәтләр юлларны кардан чистартып өлгерә алмый, машиналар әкәм-төкәм тизлегендә “шуышып” кына йөри, хәрәкәтне чакрымнарга сузылган тыгыннар акрынайта.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»