Авыл тормышы

Куәтләре белән дан тота!

27 марта

“Чишмә” токымчылык заводы былтыр 15 миллион сумлык техника сатып алган

“Чишмә” токымчылык заводы” җәмгыяте Дүртөйле районында язгы кыр эшләренә әзерлектә елның-елында зур оешканлык күрсәтә. Басуга чыгасы техниканы беренчеләрдән булып “старт сызыгы”на куйдылар. Бу көннәрдә ашлама һәм ягулык туплау дәвам итә. Хуҗалык җитәкчесе Кәрим Рәкыйпов сүзләренә караганда, басу эшләре өчен 50 тонна ягулык таләп ителә һәм аны җитәрлек күләмдә алу өчен килешүләр төзелгән. “Чишмә” аграр хуҗалыгы Чишмә, Җитемәк һәм Сикә­лекүл дигән матур атамалы авылларны берләштерә. Алар бер-берсеннән төзеклеге һәм кешелә­рнең холык-фигыле белән дә аерылмый. Биредә күмәк хуҗалыктагы һәр зур эш бердәмлек белән башкарыла. Язгы чәчү эшләрен дә ел саен шулай каршы алалар. Хезмәт хакы да начар түгел. Ләкин авыл халкының югарырак уңыш алу теләге башка сәбәпкә дә бәйле. Җәмгыятьтәге һәр эшченең пай җире бар. Алар аны хуҗалыкка арендага биргән. Димәк, уңыш һәм табыш никадәр югары — җир хуҗаларының кереме дә шулкадәр зур дигән сүз. — Югары уңыш һава торышына гына түгел, ныклы әзерлеккә дә бәйле булуын бездә һәркем аңлый, — ди Кәрим Тимерзаһит улы. — Яңа ел үтү белән ир-егетләр дәррәү техника паркына җыела. Шунда бергәләп чәчүне ничек башкару турында фикер алышабыз. Мөһим мәсьәләләрне шулай уртага салып сөйләшү матур традициягә әверелде.

Тәүлегенә – бер тонна сөт!

27 марта

Балтач районының “Правда” хуҗалыгы кышлатуны маллар көрлеген югалтмыйча чыга

Хуҗалык фермасында бүген 475 баш мал асрала. Мал азыгы җитәме? Яшел үлән күтәрелгәнче сөтбикәләрнең тамагы тук булачакмы? Терлекчелек фермасы мөдире Сергей Вәлинуров бу сорауларга уңай җавап бирде.

Фермер - авылның терәге

26 марта

Караиделдә үткән киңәшмәдә аңа ярдәм күрсәтү ысуллары тикшерелде

Күптән түгел Караиделнең Мәдәният сараенда крестьян-фермер хуҗалыклары мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте. Анда авыл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Җиһаншин, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Авыл хуҗалыгы консультация үзәге, республиканың төньяк һәм төньяк-көнчыгыш төбәгендә урнашкан 14 районның Мәгълүмат-консультация үзәкләре вәкилләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты. Агымдагы елда республиканың крестьян-фермер хуҗалыклары үсеше шартлары турында Азат Җиһаншин сөйләде. Республиканың агросәнә­гать комплексы уңышларында, эре авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре белән беррәттән, көндәшлеккә сәләтле кече хуҗалыклар да лаеклы урын алып тора. Дәүләт ярдәменә, фермерларның социаль якланганлыгына карамастан, хуҗалыклар үсеше каршылыклы, авыр чор кичерә. Моңа авылдагы икътисадның матди-техник нигезе, җәмгыятьнең хокукый әзерлексез булуы, шулай ук, түбән җитештерү күрсәткечләре тәэсир итә. Бүген кече хуҗалык төрләре (аларга крестьян-фермер хуҗа­лыклары карый) үсеше республика агросәнәгать комплек­сы үсешенең стратегик бурычы булып тора. Кече хуҗалык­ларны дәртләндерү буенча Караидел районы хакимияте эшчәнлеге турында хакимият башлыгы вазыйфасын башкаручы Илдус Мусин сөйләде. Үзенең докладында ул му­ни­ципалитетның социаль-икъ­тисади үсеш күрсәткеч­ләренә агросәнәгать тар­магының уңышлары һәм проблемаларына тукталып китте. Районның 43 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 16 авыл хуҗа­лыгы предприятиесе тотрыклы үсешә, җитештерү күләмен арттыра. Соңгы берничә елда район хуҗалыклары гомум суммасы 55 миллион сумлык тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары сатып алды. Фер­мер­лар дәүләт ярдәме белән актив файдалана, грантлар ала, бу идеяләр һәм планнарны гамәлгә ашы­рырга ярдәм итә.

Универмаглы авыл

26 марта

Миякәтамак хәзер зур булмаган район үзәген хәтерләтә

Авылның үзенчәлекле сәүдә үзәгендә киң билгеле “Загот-Сервис” җәмгыяте нокталары аерым урын тота. Моңарчы күп еллар дәвамында юл буе кафесы һәм “Айзилә” исемле көндәлек товарлар кибете белән чикләнгән заготсервисчылар күптән түгел “Айзилә”не үзгәртеп корып, универсаль кибет ачты.

Галигә бардым әле...

25 марта

Самара өлкәсенең Похвистневский районындагы 2075 кеше яшәүче татар авылы кайсы яклары белән игътибарны җәлеп итә?

Тарихтан мәгълүм булуынча, татар халкы борын-борыннан сәүдә эше белән актив шөгыльләнгән. Алып-сату авылларда да, шәһәрләрдә дә җанлы барган. Борынгы ата-бабаларыбыз “Бөек ефәк юлы”ның якынлыгыннан да оста файдаланган. Татар сәүдәгәрләре Кытай, Көнбатыш Европа илләре белән тыгыз икътисади бәйләнешләрдә торган. Бу хакта Болгарда, Казан шәһәрендә, татарлар яшәгән шәһәрчекләрдә табылган казылмалар да сөйли. Базарда үз урынын тапкан татар байлары милләтен, халкын кайгырткан.

Сөт чишмәсе “Чишмә”дән башлана

18 марта

Максатлы программа сөтнең 93 процентын югары сорт белән сатарга мөмкинлек бирде

Дүртөйле районының “Чишмә” токымчылык заводы” җәмгыяте — яңа технологияләр белән коралланган һәм авыл хуҗалыгы икътисадында тотрыклылыкны тәэмин итүче предприятиеләрнең берсе. Узган ел чишмәлеләр беренчеләрдән булып “500 ферма” республика программасына кушылды. Аграр проект кысаларында сыер малы асралган биналарга һәм сөт блогына капиталь ремонт үткәрелде. Терлекчелектәге яңа үзгәрешләр матур нәтиҗәләр бирә. Бу көннәрдә, мәсәлән, хуҗалык 4,5 тонна сөт җитештереп сата. Шушы юнәлеш кенә колхоз кассасына көн саен 90 мең сум акча кертә.

Балтач орлыгы ил яулый

18 марта

Дәүләт сорт участогы уңай нәтиҗәләр белән сөендерә

Республиканың төньяк районнарында табигать шартлары игенчелек өчен уңайлы түгел. Бер үк вакытта биредәге туфракның сыйфаты да башка төбәкләрдәгедән күпкә калыша. Бу хәлдән чыгу юлын игенчеләр технологияләрне төгәл үтәү белән беррәттән, мул уңыш бирергә сәләтле районлаштырылган орлык куллануда да күрә. Мәсәлән, узган корылыклы елда Балтач районы басуларыннан 31 мең тонна ашлык җыеп алынды, гектар көче 14 центнердан артты. Бер үк вакытта алар алдагы елны да кайгыртып куйды — 12 мең гектарда уҗым культуралары чәчелде, 15 мең гектар мәйданнар туңга сөрелде. Әлеге вакытта хуҗалыкларда техниканы язга әзерләү эшләре бара. Җир куенына салыначак орлык тулысы белән чәчү кондициясенә җиткерелгән, аларның 25 проценты — элиталы.

Шәһәрне макта, авылда яшә. Әллә киресенчәме?

12 марта

Авыл... Бу сүзне әйтүгә бәбкә үләнле ихата, хуш исле сирень куаклары, каен җиләкле болыннар, саф сулы чишмәләр, сандугачлар моңына тулган әрәмәлек, сиртмәле кое, абзар кыегындагы сыерчык оясы, кыскасы, әкияттәге матурлык, илаһи бер тормыш күз алдына килә.

Малкайлар “швед өстәле”ннән ашый

05 марта

Стәрлетамак районының “Салават” агрофирмасы “500 ферма” программасында катнашкан

Хәзер малларны улактан түгел, өстәлдән ашату, фермаларда солдатлар сыман тезеп бастырып түгел, ә төркем-төркем итеп үз бүлемнәрендә иректә асрау отышлы, диләр. Болай иткәндә маллар кирәгенчә хәрәкәт итә, улакка алларына салган азык бетсә, кайгырасы юк, өстәлгә салып куйганын үзе килеп сайланып ашый икән. Нәкъ “швед өстәле” инде менә! Стәрлетамак районының “Салават” агрофирмасына барсаң, замана сыерларын күреп исең китәр. Сөбханаллаһ! Нәсел үгезләре кебек юан муенлы, зур гәүдәле, аксыл соры төстәге бу малкайлар сөтне дә мул бирә. Маллар өчен биредә оҗмах! Асларын да, аякларына суга-суга көрәк белән кырып йөрисе юк, махсус автомат “ә” дигәнче чистарып та куя. Ә савым корпусы нәкъ алдынгы чит илләрдәгечә. 24әр сыер савым вакыты җитү белән үз урыннарына кереп тезелә, аларның җиленнәренә аппаратлар кидерелә. Савым төгәл­ләнгәч, сыерлар үз ятакларына чыгып китә, ә савым корпусын ялт иттереп махсус шланглардан кайнар су сиптертеп юдыртып та куялар. Савучылар өчен бу бигрәк тә уңайлы. Сөт күтә­реп йөрисе дә, савым аппаратын көйләп азапланасы да юк. Алай гынамы әле, сөт җые­ла торган сыешлыклар бүлмә­сенең, җиһазларны юдырту урынна­рының чисталыгы дәва­ханәне хәтерләтә. Савучылар өчен дә көнкүреш бүлмәләре, душ заманча итеп җиһаз­ланды­рыл­ган.

Агачтан нур балкыта

26 февраля

Зөлфир Юнысов байтак еллар урындагы автотранспорт предприятиесендә электрик, контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшләде. Әмма еллар үтү белән аны балачактагы шөгыле үзенә тартты. Ул бәләкәйдән ихатада әтисе Бориска агач эшләрендә ярдәм иткән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»