Авыл тормышы

“Көнен бирсә, без сынатмабыз!”

30 апреля

“Салих” крестьян-фермер хуҗалыгында басулар өлгергәнне генә көтәләр

Язның бер көне елны туйдыра, диләр. Чыннан да, авыл хуҗалыгы эшчеләрен кызу эш көтә. Шаран районының “Салих” крестьян-фермер хуҗалыгы да язгы эшләргә күптән әзер. Басуларның өлгергәнен биредә эшләүчеләр генә түгел, төзекләндерелгән техника да күптән көтә.

Талпынган - тауга менәр

30 апреля

Кандрадагы “Сервис” универсаль бораулау” җәмгыятенең җитештерү базасында без барганда җанлылык хөкем сөрә иде. Берәүләр куәтле техника белән ерак юлга чыгарга җыенса, икенчеләр цехларда металл прокатын вышка монтажлау өчен җиһазлый.

Атсөярлеләр – быел да беренче

29 апреля

Дүртөйле районының “Ленин” токымчылык заводы” җәмгыяте республикада тәүгеләрдән булып чәчүгә төште

Атсөяр авылында Фәрит Шәйхетдинов агрегаты 23 апрельдә борчак чәчә башлады. — Быел язның үзенчәлеге шунда, җирләр тигез өлгерми. Чәчү әйләнешенә зыян китермичә, планлаштырылган культураларны вакытында урнаштырырга кирәк, — диде хуҗалык рәисе Альберт Дәүләтбаев. — Гомумән, иртә бөртеклеләрне чәчү эшен 7-8 көндә тәмамлау максатын куйдык. Әйткәндәй, атсөярлеләр узган елда да басуга беренчеләрдән булып 22 апрельдә чыккан иде. Рәис сүзләренә караганда, әлеге бригада механизаторлары елның-елында кыр эшләрендә зур оешканлык күрсәтә. Чәчүлекләрне культивацияләүдә, мәсәлән, Фәрит Фәйзерахманов агрегатына тиңнәр юк. “Ленин” җәмгыятендә бөртеклеләр ике мең гектарны били. Моннан тыш, 1 мең гектарда арыш чәчелгән. Аның торышы яхшы. Язгы кампаниядә өстәмә тукландыруга — 4, чәчүгә биш агрегат әзерләнгән.

Язгы көннең кадерен белик

29 апреля

Республиканың кайбер районнары басу эшләрен соңлап башлый

Республика хуҗалыкларында җаваплы чор башланды. Аграр предприятиеләрнең күбесе язгы кыр эшләренә тотынды. Терлекчеләр, кышлатуны тәмамлап, малларны җәйләүгә әзерли. Шул ук вакытта, аеруча авыл җирләрендә, урманнарда янгын чыгу очраклары ешая һәм бу аңа каршы көрәшне тагын да көчәйтү бурычын куя. Әлеге мәсьәләләр республика видеоселектор киңәшмәсендә каралды. Утырышны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев үткәрде.

“Ул безне дөнья белән тоташтырачак”

26 апреля

Югары Ләмәз — Архангель районының иң хозур төбәгендә урнашкан борынгы авыл. Як-якларын тау тезмәләре, куе урманнар сырган. 38 йортта 128 кеше яши. Башлангыч мәктәп, китапханә, клуб, мәчет, кибет бар. Биредә умартачылык, елкычылык үсеш алган.

Борай басулары тиздән гөрелтегә күмелер

24 апреля

Борай иген­че­ләре тех­никаны чәчүгә әзер­ләүгә ныклы игътибар бирде. Күпчелек хуҗа­лык­лар тагылма инвентарьны көйләп куйды да инде. Әле­ге вакытта техник карау бара. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш ин­женеры Рөстәм Хәйбрах­манов әйтүенчә, тракторлар паркының 96 проценты әзер. Быел басуларга дым каплатуга, культивациягә, бөртекле һәм техник культуралар, күпьеллык үләннәр чәчүгә барлыгы 211 агрегат чыгару планлаштырылган. Алар һәм соңгы елларда алынган дүрт чәчү комплексы да әзер. Язгы кыр эшләрен аткарып, мал азыгы хәзерләү кампаниясен башлап җибәрү өчен 790 тонна дизель ягулыгы кирәк. Аның да күпчелеге район хуҗалык­ларына кайтарылган һәм бу эш әле дә дәвам итә.

Басу өлгергән арада өр-яңа бура әзер

23 апреля

Авыл хуҗалыгында табышлы эшләүче хуҗалыклар күп түгел. Моның сәбәпләре төрле. Күмәк хуҗалыклар таркалып, мөлкәте таралып беткән, кырыс һава шартлары һәм башка күпләрен беләбез. Мишкә районының кайчандыр эреләрдән саналган “За коммунизм” хуҗалыгын да урап үтми авырлыклар. Әмма аның, зур табышлар белән мактанмаса да, бүгенге көндә бурычка батмыйча, үз көнен үзе күргән бригадасы исән кала. Хәзер ул “Мөлеков” крестьян-фермер хуҗалыгы дип атала.

Дым кадере яз арта

22 апреля

Республика хуҗалык­ларында язгы кыр эшләре башланды. Унбер районда — уҗым культуралары, җиде районда күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырыла, биш районда дым каплаталар. Әлеге вакытка төбәктә уҗым культуралары — 6,8 мең гектарда (2 процент), күпьеллык үләннәр 1,3 мең гектарда (1 процент) өстәмә тукландырылган, дым 600 гектарда (0,1 процент) каплатылган. Бүгенге көндә Ар­хан­гель, Гафури һәм Миякә районнары хуҗалык­ла­рында уҗым культура­ла­рын өстәмә тукландыру темпы иң югары. Күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру буенча — Мәләвез һәм Гафури, ә дым каплатуда — Гафури һәм Миякә районнары аграрийлары алда бара.

Иң үтемле тәрбия - үрнәк

03 апреля

Мәдәният, спорт бәйрәменә әверелгән чарада җанга тигән проблема буенча да ачыктан-ачык сөйләшү булды

Илеш районы хакимияте авыл биләмәләре арасында “Аек авыл-2014” конкурсы игълан итте. Аның төп максаты – районда аек, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкны җәмәгать тормышында катнашуга җәлеп итү, гаиләдә аеклык традицияләрен тергезү, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, алкоголь, тәмәке һәм наркотиклардан азат булган җәмгыять төзүгә ирешү, халыкларның тарихи, мәдәни һәм дини традицияләрен тергезү. Конкурс берничә номинация буенча үткәрелә, җиңүчегә 150 мең сумлык сертификат тапшырылачак. “Сәламәт тормыш идеяләрен хуплау һәм иң яхшы милли-мәдәни казанышлар” номинациясендә I урынга — 35 мең сум, II-III урыннарга 25-15 мең сум акчалата бүләкләр каралган. Активистлар, депутатлар, “Кызыксыну буенча клублар” коллективлары, спорт берләшмәләре, хатын-кызлар Советлары арасында “Гражданнарның активлыгын арттыруда иң яхшы тәҗрибә” номинациясе булдырылды. Беренче өч урынны алучылар 25, 20, 15 мең сум күләмендәге акчалата сертификатка лаек булачак. Авыл хәбәрчеләре, авыл биләмәләренең рәсми сайтлары, вакытлы матбугат чаралары хезмәткәрләре “Конкурс тематикасын яктыртучы иң яхшы фото- видеорепортажлар” номинациясендә бил­геләнәчәк.

Басугамы? Бүгеннән әзербез!

03 апреля

Миякә районы механизаторлары җаваплы чорны төзек техника белән каршылый

Район хакимияте башлыгы Зәйнулла Насыйров карарына ярашлы төзелгән махсус комиссия басуга чыгачак техниканың торышына бу көннәрдә җен-текле тикшерү үткәрә. Район буенча Гостехнадзор белгечләре һәм экспертлары җитәкләгән комис-сиянең җитди эше белән без дә таныштык. Кыргыз-Миякәдә урнашкан “Дружба” авыл хуҗалыгы җәмгыятенең машина-трактор паркында бүген-ир-тәгә басуга чыгасы техника тигез сафларга куелган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»