Авыл тормышы

Шатлыклы мәшәкатьләр

22 мая

Балтачта чәчү белән беррәттән маллар җәйләүгә чыгарыла

Балтач районы игенчеләре дүрт-биш көндә дым каплатуны төгәлләп, чәчүгә чыкты, планлаштырылган мәйдан-нарның яртысыннан күбрәгенә орлыклар салынды да инде. Җаваплылыгы чикләнгән “Луч”, “Россия”, “Рассвет” җәмгыятьләрендә, Куйбышев исемендәге кооперативта язгы кыр эшләрен югары оешканлык белән башладылар һәм иртә культуралар чәчүне тәмамлау алдында торалар. Бер үк вакытта 12100 гектарда көздән чәчеп калдырылган арыш, тритикале, уҗым бодае һәм 9600 гектар күпьеллык үләннәр дә тырматылып, өстәмә тукландырылды.

Салынган хезмәт мул уңыш белән сөендерсен!

21 мая

— Язгы кыр эшләрен 30 апрельдә башладык. Быелгы чәчү структурасына килгәндә, бодай — 350, арпа — 300, карабодай — 250, солы — 120, көнбагыш — 380, мал азыгы культураларыннан суданка — 130, берьеллык үләннәр 320 гектарны биләячәк. 300 гектар җир парга калдырыла. 820 гектардагы уҗым басулары да яхшы кышлап, мул уңыш вәгъдә итә. Һава шартлары шушы рәвешле уңай торганда, иртә культураларны чәчүне 25 майга тәмамларга ниятлибез, — ди хуҗалык җитәкчесе Роберт Мостафин.

Фермерларның өлеше зур

21 мая

Бакалы районындагы “Чернов” крестьян-фермер хуҗалыгында чәчүнең иң кызган мәле.

Караидел басуларында - яз шатлыгы гөрелтесе

20 мая

Район игенчеләре шушы көннәрдә иртә культуралар чәчүне тәмамлый

Караидел җирләрен, нигездә, урманнар тәшкил итсә дә, аның “дала ягы” дип йөртелүче, районга атама биргән елганың бу ягында игенчелек белән дә җитди шөгыльләнәләр. Иске Акбүләк авылындагы “Хәмзә Әюпов” дип исемләнгән крестьян-фермер хуҗалыгының уңган механизаторлары без барганда Ямады буе басуының соңгы гектарларында чәчә иде. Аренда мәйданнары — 850, пай җирләре 400 гектар тәшкил итүче бу хуҗалык җитәкчесе Нурлыгаян Әюпов безне басуга алып килгәндә чәчүче егетләр Рамир Идрисов белән Самат Хәбибҗанов шофер Динар Әюпов машинасыннан чәчкечләргә орлык сала иде, тракторчылар Данфир Гомәров белән Фоат Сәрвәретдинов яшь агачлар күләгәсендә чәй эчә, әле генә шунда ук төшке ашны да капкалап алганнар икән. — Егетләргә сүз тидерерлек түгел, — ди Нурлыгаян Фәйзулла улы, — бөтен тырышлыкларын салып эшлиләр. Без, үзара килешеп, көндәлек чәчү нормасын 18 гектар күләмендә билгеләгән идек, егетләр аны кайбер көннәрдә хәтта 25-28 гектарга җиткерә. Кәтүкләүдә эшләүче тракторчы Гыйльман Мәснә­виевның хезмәт тәҗрибәсе зур, ул штурвал артында инде кырык елга якын.

Каз-үрдәк белән данлы без

17 мая

Кошчылык соңгы елларда аграр секторда төп тармак-ларның берсенә әверелде. Хәмит Әһлиуллин исемендәге хуҗалыкта, мәсәлән, казлар үрчетәләр. Түрештамак авылыннан фермер Илфат Әхмәтшин, үрдәк һәм каз бәбкәләре чыгаруны җайга салып, бу өлкәдә матур гына нәтиҗәләргә ирешә. Домбровка авылында элекке терлекчелек биналары кошчылыкка җайлаштырылды. Күчәрбайда да кош-корт үрчетү буенча үзаллы предприятие эшли.

Көнне төнгә ялгап эшлиләр

15 мая

Районда беренчеләрдән булып язгы басу эшләренә апрель урталарында ук “Башкирагроинвест”ның Бүздәк бүлегендә керештеләр. Язгы басуда заманча чит ил техникасы әйдәүче көч. Районда югары җитештерүчәнле 17 чәчү комплексы исәпләнә, аларның һәрберсе бөртеклеләр чәчүне тәүлегенә 50 гектарда башкарырга сәләтле.

Очрашу урыны – басуда!

14 мая

Районда барлык кадрлар һәм техника көче язгы кыр эшләренә җәлеп ителгән

Краснокама районында чәчү кызу темплар белән бара. Җир иртәрәк өлгергән хуҗалыклар апрель ахырында ук басуга чыкты. — Егерме ел эшлим, быелгы кебек язны күргәнем юк иде әле. Басуларда дым җитәрлек, шуңа күңелләр дә күтәренке, шатланып эшлибез, — ди “Нур” хуҗалыгы җи­тәк­чесе Алмаз Маннанов. “Нур”­лыларның чәчүлекләре 2240 гектар мәйданны били. Шуның 1100 гектарын бөртеклеләр тәшкил итә, 400 гектар мәй­данда — күпьеллык үләннәр, калганында — мал азыгы культуралары. Көздән 500 гектар җир туңга сөрелгән, әле 600 гектар мәйданда дым каплату эшләре башкарылган. — Быел, “бер баш малга — бер гектар кукуруз” дигән сәясәтне күз уңында тотып, бу культураның мәйданнарын бераз киңәйттек. Судан үләненә өстенлек бирәбез, әйбәт үсә, орлыгы да кыйммәт түгел. Әле егетләр бодай чәчә, 250 гек­тарны тәмамлап киләләр инде. Басуларны урап кайткан саен күңел күтәрелеп китә: эшләр гөрли, техника бар, ягулык җитәрлек, эшчеләребез тәҗ­рибәле. Уҗымнар яшәреп китте, чыгышы тигез. Инде җәйләр әйбәт килеп, шагыйрь әйтмеш­ли, вакытында яңгыры явып, яхшы уңыш җыеп алырга язсын. Бер генә нәрсә эчне пошыра — җитәрлек күләмдә ашлама алалмый калдык, әмма әле соң түгел, шушы көннәрдә бу мәсьәләне хәл итеп, тук­ландыру үткәрәчәкбез, — ди Алмаз Нәкыйп улы.

Урындагы үзидарәләр – район тоткасы

13 мая

Авыл хакимиятләре, аларның тырыш хезмәткәрләре районны үстерүгә тоемлы өлеш кертә

Русия Президентының 2012 елның 10 июнендәге указы белән һәм урындагы үзидарә институтының ролен, демократияне һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатында 21 апрель Урындагы үзидарә көне дип игълан ителде. Бу көн тарихка бәйле. 1785 елның 21 апрелендә Екатерина II Шәһәрләргә жалованная грамотага кул куя. Нәкъ шушы грамота Русиядә үзидарәләр үсешенә нигез сала да инде.

Кемнәрдер киметә, фрунзелылар исә арттыра!

10 мая

Моңа кадәр Фрунзе исемендәге хуҗалык 4100 гектарда чәчкән булса, күршедәге Әтәч авылы җирләренең бер өлешен үз карамагына алганнан соң, аның басу мәйданнары 4748 гектарга җитте.

“Югарыдан әйткәнне көтеп утырмыйбыз”

07 мая

Гафур авыл Советында 8 фатирлы социаль йорт үз акчаларына төзелә

Бу якларда булган саен һәрчак урындагы үзидарә эшчәнлегендәге фәһем алырлык яңалыклар, максатлы социаль программаларның гамәлгә ашырылуы турында ишетергә туры килә. Бу юлы да урындагы хакимият башлыгы Алина Йомагулова сүзне куанычлы хәбәрләрдән башлады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»