Авыл тормышы

“Иртәгәсе көн өчен күңелем тыныч”

26 ноября

“Сергеев” крестьян-фермер хуҗалыгында быелгы катлаулы шартларда да җитештерү рентабельле

Ярмәкәй районының Урта Карамалы авылында үзаллы хуҗалык итүче Семен Сергеевны төпле белемле, базар дулкынында үзен ышанычлы тоючы хәзерге буын фермерлары рәтенә кертергә буладыр. Ул 2004 елда аграр университетның икътисад һәм хокук факультетын тәмамлаган. Кайберәүләр кебек җиңел тормыш эзләп йөрмәгән, бернинди икеләнүсез туган ягына кайтып, авыл хуҗалыгы производствосы белән шөгыльләнүгә тотынган. — Тормышта әтием минем өчен бер маяк булды, — ди Семен. — Ул барлык гомерен авыл хуҗалыгын үстерүгә салды, байтак еллар бүлекчә коллективын җитәкләде. Элекке совхоз бөлгенлеккә төшкәч, үзенең крестьян хуҗалыгын оештырды. Башта без әтием белән бергә эшләдек. Кызганычка каршы, ул 58 яшендә арабыздан китеп барды. Хәзер мин аның эшен дәвам итәм. “Сергеев” крестьян-фермер хуҗалыгында әлеге көндә 232 гектар җир эшкәртелә. Район фондыннан ул мәйданнар 49 елга арендага бирелгән. Килешү озайлы срокка төзелгәнлектән, Урта Карамалы авылы эшкуарына хуҗалыкны үстерүгә, җирнең уңдырышлылыгын күтәрүгә үз капиталын курыкмыйча салырга була. Чәчү әйләнешендә ул бөртекле культураларга, шулай ук икътисади яктан отышлы саналучы карабодай һәм көнбагышка өстенлек бирә. Күпьеллык үләннәр әлегә 50 гектар мәйданда үстерелә.

Алтындай салам көлгә әйләнде

20 ноября

Корылыклы елда мал азыгына кытлыкны сөйләп торасы да түгел. Бүздәк районында да кышлату башланды гына, ә мал азыгы җитешмәү бүген үк үзен сиздереп тора. Аеруча тупас азыкларга. Бөртеклеләрнең зур өлеше эсселектән һәлак булганлыктан, саламны да җиткелекле күләмдә хәзерли алмадылар, аны күрше төбәкләрдән кайтартырга туры килде. Бер килсә, бәла дә өелеп килә, диләр.”Алга” колхозы да читтән ташып, кышлату чорына җиткелекле күләмдә салам-печән хәзерләгән иде кебек. Әмма 5 ноябрь төнендә килгән афәт мал кышлатуның туклыклы үтәчәгенә өметне юкка чыгарды. Көбәк сөтчелек фермасы ихатасында тупланган 500 тоннага якын салам янгын нәтиҗәсендә чын мәгънәсендә көлгә очты.

Льгота арткан саен техника алу кими

18 ноября

Быел язгы һәм җәйге басу эшләрендә катнашкан техниканың әзерлеге 80 проценттан да түбәнрәк тәшкил иткән. Тармакта теркәлгән 14 үлем очрагы да шуңа бәйле түгелме?

1 октябрьдән республика хуҗалыкларында техника ремонтлау башланды. Алдагы ел өчен машина-трактор паркларындагы куәтләрне төзекләндерүгә таләпләр елдан-ел катгыйрак куела. Бу, беренче чиратта, соңгы унъеллыкта аграр предприятиеләрнең яңа техника сатып алу мөмкинлеге чикләнү белән аңлатыла. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, мәсәлән, елның узган ун аенда тракторлар саны — 220, ашлык комбайннары — 97, туфрак эшкәртү машиналары 175 берәмлеккә кимегән. Шул ук вакытта, 2006 ел белән чагыштырганда, федераль һәм республика бюджеты исәбенә техника һәм тагылма инвентарь сатып алуга банк кредитлары буенча түләнелгән субсидияләр күләме 35 процентка артып, былтыр 317 миллион сумга җиткән. Узган ун айда барлык төр категориядәге хуҗалыкларга кредитлар буенча процент ставкаларын кайтаруга 260 миллион сум бирелде. Кыскасы, Хөкүмәт авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга тотынылган чыгымнарның бер өлешен үз өстенә ала. Республикада алдагы елда басуга чыгасы техниканы төзекләндерүдә нинди проблемалар бар? Техника паркларын югалтмас өчен нинди чаралар күрергә кирәк? 2011 елның басу эшләренә техниканы әзерләү мәсьәләсенә багышланган һәм Стәрлетамак районында үткән республика киңәшмәсендә сүз шул хакта барды. Быел язгы кыр эшләре катлаулы шартларда башланды. Язгы чәчү һәм җәйге урак эшләре башлануга төп төр техниканың әзерлеге 80 проценттан да түбәнрәк булды, ә үзйөрешле машиналарга эшләргә рөхсәт бирелү дәрәҗәсе нибары 48 процент тәшкил итте. Үткәннәргә йомгак ясап, шуны да билгеләргә кирәк: аерым районнарда техник күзәтүгә гафу ителмәслек дәрәҗәдә җавапсыз карадылар. Республикадан тракторларның нибары 52,8 проценты техник күзәтү аша рөхсәт алса, Баймак, Иглин, Салават, Зилаер, Хәйбулла, Авыргазы һәм Дәүләкән районнарында бу күрсәткеч 19,5-29,1 проценттан артмаган. Әбҗәлил, Бишбүләк, Федоровка районнары хуҗалыкларында да бу күрсәткеч түбән.

Һәр тармак тотрыклы

10 ноября

Борай районында малларны кышлатуга күчерү чорында продукция җитештерүне киметүгә юл куелмый. Әлеге вакытта районда һәркөнне 19 тонна сөт җитештерелә һәм шуның 17 тоннасы эшкәртүчеләргә озатыла. Тугыз айлык күрсәткечләр дә начар түгел — кооперативлар ел башыннан 75599 центнер сөт җитештереп, 64072 центнерын сатты. Крестьян-фермер хуҗалыклары ел башыннан 18141 центнер сөт сатты. Барлык хуҗалыкларда да кышкы чорга ныклы әзерлек белән килделәр. “Җылы абзар — ярты азык” дигән әйтемне борайлылар яхшы аңлый. Шуңа барлык фермаларда да таләп ителгән ремонт үткәрелде. Җәйге айларның коры, эссе булуы мал азыгын узган еллар күләмендә хәзерләү мөмкинлеге бирмәде. Шулай да районның басучылык тармагында эшләүчеләр күмәк хуҗалыклардагы һәм шәхси ихатадагы малларны кышлатып чыгарырлык запас булдыруга ирештеләр.

Эшләре табышлы, көннәре ашлы

10 ноября

“Ленинский” кооперативы — уңышлы эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиесе. Биредә ел саен 100 миллион сумлык продукция җитештерелә. Бу күрсәткеч — аның булдыклы җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Павел Ватолинның һәм 260 эшчәннең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Кооперативка төп табышны терлекчелек китерә. Хуҗалыкта бүген 2099 баш (шул исәптән 700 савым сыеры) сыер малы, 2213 баш дуңгыз, 111 баш ат исәпләнә. Биредә җитештерелгән сөт Мәсәгуть һәм Златоуст сөт комбинатларына, ә ит хуҗалыкның эшкәртү цехына һәм якын шәһәрләр кибетләренә озатыла. — Соңгы елларда без төбәктә дуңгыз үрчетүче бердәнбер хуҗалык булып калдык, — ди кооперативның баш зоотехнигы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Любовь Чубарева. — Тармакны югары дәрәҗәдә алып барабыз. Бу эштә безгә Свердловск авыл хуҗалыгы академиясе галимнәре ярдәм күрсәтә. Әлбәттә, уңышның нигезе дуңгыз караучыларыбызның тырышлыгыннан килә. Дуңгызлар ясалма орлыкландырыла. Бу ысул күпкә ышанычлы. Әйтик, дуңгыз караучылар Әлфия Мөслимова һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Галина Чебыкиналар агымдагы елда гына 500 баш дуңгыз үрчеме алдылар һәм аларның һәрберсенең авырлыгын унбишәр килограммга җиткерделәр.

Булдыклылар мал таба

09 ноября

Федоровка районының “Очкын” хуҗалыгы куәтләрен елдан-ел арттыра

Федоровка районының “Очкын” хуҗалыгы турында “Малтабар” сәхифәсендә язуыбыз очраклы түгел. Мәгълүм ки, “малтабар” сүзе ике тамырдан тора: “мал” һәм “тап”. “Очкын” хуҗалыгында исә нәкъ менә мал табучы, терлекләрнең токымын яхшырту һәм санын арттыру юнәлешендә күләмле эш алып баручы коллектив тупланган. Бүгенге көндә хуҗалык фермасында 650 баш эре мөгезле терлек асрала. Аларның 200е — савым сыерлары. Хуҗалыкта токымчылык эше югары дәрәҗәдә куелган. Район җитәкчелегенең һәм инвесторның ярдәме белән ферманы токымлы терлек белән тулыландыру хәстәре күрелә. Әлеге эшнең нәтиҗәсе буларак, терлекчелектә җитештерү күрсәткечләре елдан-ел яхшыра бара.

Татлы тамыр быел татлырак

02 ноября

Федоровка районының “Юрматы” хуҗалыгында корылыклы елда чөгендер ваграк булса да, шикәрлелеге югарырак

Без килгәндә “Юрматы” хуҗалыгында соңгы гектарларда шикәр чөгендере алалар иде. — Татлы тамыр быел 257 гектар мәйданда үстерелде. Уңыш күрсәткече елына күрә начар түгел. Иң мөһиме — үстерелгән уңыш югалтуларсыз җыеп алынды, — диде “Юрматы” хуҗалыгы рәисе Рәсим Хәмитов. Чыннан да, басуда эшләр югары дәрәҗәдә оештырылган. Алдынгы механизаторлар Илфак Шабанов, Айдар Вәлитов, Закир Вәлитов һәм Радик Мостафиннар чөгендерне җирдән казып алып өемнәргә ташый. Үз чиратында махсус техниканы йөгәнләгән Малик Хамматов өемдәге чөгендерне “КамАЗ” машинасына төяп, водитель Юрий Денисов татлы тамыр уңышын тиз арада Мәләвез шикәр заводына илтеп җиткерү хәстәрен күрә. Завод та, татлы тамырның шикәрлелегеннән чыгып, быел чөгендерне югарырак хак белән кабул итә икән. Басу уңганнарына ял итеп алу өчен дә шартлар булдырылган. Басу читенә җылытылучы күчмә вагончык урнаштырылган, механизаторлар көненә өч тапкыр җылы аш белән тәэмин ителә. “Хезмәт кешесенә хөрмәт, игътибар булгач, эшләве дә күңелле”, — ди алар.

Бюрократик волокита җанга тия

28 октября

Шаран районында 2008 елның язында оештырылган “Элэм” агрофирмасының уңышлы гына эшләп китүе турында ишеткәнем бар иде. Хосусый инвесторлар терлекчелек тармагын үстерүгә, фермаларда эшне үзгәртеп коруга аеруча зур тырышлык салган. Бу инде үз нәтиҗәсен биргән, авыл халкында аларга карата ышаныч уянган. Тагын шунысы мәгълүм: 2009 елның декабреннән агрофирмада производство директоры вазыйфасын байтак еллар район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып эшләгән, зур тормыш мәктәбе үткән Ринат Зыязетдинов били. Әгәр хуҗалыкның икътисади “пульсы” ышанычлы булмаса, ул шушы эшкә килергә ризалык бирер идеме икән? Районга килүемне ишетеп, “Элэм” агрофирмасы җитәкчеләре мине үзләре эзләп тапты.

Маллар абзарларга кайткач

26 октября

Благовар районында күмәк хуҗалыкларда маллар кимү дәвам итә. Авыл хуҗалыгына зур зыян китергән корылык йогынтысында хәл тагын да катлауланачак әле. Савым көтүен саклап калган хәлдә дә, хуҗалыкларда соңгы вакытта яшь үрчемне күпләп сату очраклары күзәтелә. Болай барса, фермаларда бушап калган абзарлар саны янә артачак. Былышлы төбәгенә чиктәш Өйдрәкбаш, Благовар, Ямакай авылларындагы фермаларда маллар бетеп бара, хәзер биредә кош-корт асрауга күчмәкчеләр. Алардан аермалы буларак, “Былышлы” агрофирмасында тармакны саклап кала алдылар. Сөренте җирләре 5 мең гектарга якын тәшкил итүче хуҗалыкта басучылык белән беррәттән, терлекчелек тә электән үк төп тармак саналды. Әмма, белүебезчә, яңа икътисади шартлар, иң беренче чиратта, малчылыкны авыр хәлгә куйды. Озак еллар дәвамында ит һәм сөткә сатып алу хаклары түбән калды, нәтиҗәдә, тармак зыянга эшли. Хуҗалыкларда маллар саны кимүнең төп сәбәбе дә шундадыр, әлбәттә. Шул ук вакытта, нәкъ менә терлекчелек хуҗалыкның финанс-икътисади тормышында төп урынны алып тора, ни өчен дигәндә, ул — көндәлек керем чыганагы.

Техника кирәк, әмма үзебезнеке

26 октября

Чит ил машина-тракторларының аграр хуҗалыкларга ярдәме күбрәк булдымы, әллә зыянымы?

Авылның бүгенге хәле, киләчәктәге язмышы өчен борчылу белдереп язылган хатлар редакциягә байтак килә. Менә даими авторыбыз, Благовар районының Былышлы авылында яшәүче Әнвәр Галинның хаты. “Сугыштан соңгы елларда авыл хуҗалыгы белән МТСлар җитәкчелек итте. Дөресен әйткәндә, алар хуҗалыклар өстеннән “диктатор”ны хәтерләтте. МТСлар күмәк хуҗалыкларга “ялчы”га караган кебек мөнәсәбәттә булды, — дип яза автор. — 1958 елда МТСларны бетерү турында карар чыкты һәм аларның техникасы колхозларга таратып бирелде. Үз техникалары барлыкка килү белән колхозлар аякка баса башлады... Республика җитәкчелеге ун ел элек МТСларны кабат тергезергә карар итте. Әлбәттә, шушы еллар дәвамында МТСларга караш төрлечә булды. Әмма соңгы елларда аграр хуҗалыклар арасында МТС хезмәтен теләмичә файдаланучылар да табылды. Аның сәбәпләре күп инде. Кайбердә сугылган бөртекләр кибәктә күп кала, саламын да, тураклап, җир өстенә сибәләр. Ә авылда саламсыз мал асрап буламы соң? Тәүге елларда МТСлар ярдәм иткән өчен түләүне хуҗалыклардан гектарда башкарылган эшенә карап ала иде. Нәтиҗәдә, җыелган уңыш бурыч түләүгә китте. Миңа калса, МТСлар күмәк хуҗалыкларны хәлсезләндерде генә. Бәлки, МТСларга үзебезнең илдә эшләнгән техникага өстенлек бирергә кирәктер?..”


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»