Авыл тормышы

Тырышка уңыш юлдаш

22 декабря

Тәмамланып килүче ел Башкортстан игенчесе өчен зур имтихан елы булды. Үтә көчле корылык, иң беренче чиратта, авыл хуҗалыгы тармагының гадәттән тыш хәлләргә әзерме-түгелме икәнлеген сынады. Сынау дигәндә, кимендә ике нәрсәне күз алдында тотарга кирәк: корылык шартларында хуҗалыкларның бөлү-бөлмәвен һәм киләсе елга перспективаларны саклап калу-калмауны. Гомумән алганда, Башкортстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бирешмәде, дияргә була. Әмма, барыбер төрле районнар төрлечә чыкты корылык тудырган афәттән. Күп нәрсә авыл эшчәннәреннән генә түгел, район җитәкчеләренең дә проблемаларны заманча аңлавыннан, аларны хәл итүдә тиешле хәстәрлек күрә белүеннән һәм, иң мөһиме, җиң сызганып эш итүләренә бәйле булды. Башкортстанның “Көнбатыш капкасы”н — Туймазы районын да корылык урап узмады. Шушы шартларны район ничек кичерде соң? Хакимият башлыгы Рәшит Хәйруллин районның авыл хуҗалыгы куәтен тасвирлаучы берничә сан китерде. Елның 9 аенда районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме 3 миллиард 471 миллион сум тәшкил иткән, ягъни, республикада авыл хуҗалыгы флагманнарының берсе — Туймазы районы продукция җитештерү буенча үз позицияләрен саклап калган. Авыр ел, дигәннән. Туймазы муниципаль районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мөхәммәтдинов сүзләренә караганда, районда апрель урталарыннан башлап бер тамчы да яңгыр төшмәгән. Нәтиҗәдә, 40 мең гектардан артык мәйдандагы иген үсмәгән. Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре 730 миллион сумлык гомум зыян күргән.

Барысы да укытучы, артист

18 декабря

Иске Казанчы авылында мәдәни чараларда гаиләләре белән катнашучылар сокландыра. Гафурҗановлар һәм Әхмәтовлар фамилияләрен атауга ук аскынлылар сүзнең кемнәр турында баруын аңлап ала. Без алардан республика күләмендә үрнәк алуларын телибез. Әхмәтовлар гаиләсе аскынлыларга гына түгел, тирә-як районнар халкына да музыкаль гаилә буларак яхшы таныш. Гаилә башлыгы Фәнзәт — Иске Казанчы мәктәбенең физкультура укытучысы, хатыны Резеда балаларны җыр дәресеннән укыта. (Әле сигез генә айлык дүртенче сабыена җыр “өйрәтә”). Зур уллары Алмаз — Уфа сәнгать училищесында, уртанчысы Фирүзәт Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге музыка мәктәбендә укыйлар. Кызлары Миңсылу — сигезенче сыйныф укучысы. Райондагы зур чараларның берсе дә бу гаиләдән башка узмый. Алар җырга да, төрле уен коралларында уйнарга да оста. Миңсылу пианинода, кубызда, думбрада уйнаса, Алмаз бу уен кораллары янына баян белән курайны да өстәгән. Балаларда музыкага, җырга мәхәббәтне әниләре тәрбияләгән. Ул Уфа сәнгать училищесының вокаль бүлеген тәмамлаган. Үзе оста итеп баянда уйный, җырлый. Нефтекама шәһәрендә үткәрелгән “Дуслык моңы” фестивалендә ике тапкыр катнашып, тәүгесендә дипломант исемен яулый, икенчесендә беренче урынга лаек була. Уфадагы “Туган тел” бәйгеләрендә дә аның җырлавы бүләксез калмый. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, ди халык. Гаилә башлыгы Фәнзәт тә хатыны үрнәгендә җырга тартыла, “Балалардан калышып булмый инде”, ди ул. Фәнзәт Әхмәтов укытучы буларак та укучылар белән үзе бер сәнгатькә торырлык физик тәрбия эше алып бара. Аның укучылары төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яуламый калмый.

Агробизнеска яңа сулыш кирәк

16 декабря

Ярмәкәй районының кайбер хуҗалыкларында эш хакының 15-16 проценты гына акчалата түләнә

Яңача эшләү нәтиҗәсе “Моисеев” крестьян-фермер хуҗалыгының баш агрономы Анатолий Петров: “Бөртекле культураларның орлыгын без читтән эзләмибез, “Иванова” хуҗалыгыннан алабыз. Ярый әле кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер бай күршебез бар. Басучылыкта алдынгы технологияләрне кертүдә дә безгә үрнәк ул”, — дигән иде. Эшләгән дәверендә авыл хуҗалыгындагы реформаларны күп күргән Анатолий Алексеевич нинди “бай күрше” хакында сүз йөртә соң? Башлангыч капиталын Уфада туплап, берничә ел элек туган ягына кайткан һәм Урта Карамалыда үзенең агробизнесын оештырган Иван Иванов, чынлап та, бүген Ярмәкәй районында иң хәлле фермерлардан санала. Кыска гына вакыт эчендә ул үзенең заманча продукция эшкәртү базасын булдырды. Хәзер басучылыкта интенсив технологияләрне куллануда аның тәҗрибәсен башкалар зур кызыксыну белән өйрәнә. “Иванова” хуҗалыгының машиналар ихатасында күп кенә яңа техника күрдек. — Заман белән бергә агробизнес та үзгәрешсез кала алмый. Эшне яңача оештыру өчен яңа техника кирәк, чөнки югары җитештерүчәнлеккә тик алдынгы технологияләрне кулланып кына ирешергә мөмкин, — ди Иван Сергеевич. Күптән түгел хуҗалыкның май сыгу цехында яңа линияне эшкә кушканнар. Әйтүләренчә, аның җитештерүчәнлеге элеккесенә караганда ике тапкыр югарырак. Цех хәзер сәгатенә 350 килограмм продукция эшкәртүгә көйләнгән. Чималны да фермер Иванов үзе җитештерә. Быел ул көнбагышны 75 гектарда үстереп, 525 центнер майлы орлык җыеп алган. Шушы уңыш запасы аңа ел буе цехның өзлексез эшләвен тәэмин итәргә җитәчәк. “Иванова” крестьян-фермер хуҗалыгында корылыклы елда да иген басуларыннан кергән көзге байлык мул гына булган. Бөртекле культуралардан бодай — 22, арпа 18 центнер төшем биргән. Мондый күрсәткечләргә игенчелектә алдынгы агротехникага киң юл ачу, язгы кыр эшләрен оптималь срокта югары сыйфат белән үткәрү нәтиҗәсендә ирешелгән. Агроном Анатолий Петров дөрес әйтә, нәкъ фермер Иванов быел районның күп хуҗалыкларын сыйфатлы орлык белән тәэмин иткән.

Ялгызнаратлылар ялгыз түгел

16 декабря

“Ашаеш” хуҗалыгын оештырган инвестор оптимистларны арттырганмы?

Соңгы вакытларда авыл җирендә “инвестор” сүзе бик еш телгә алына башлады. Бөлгенлеккә төшкән колхозлар нигезендә яңа, заманча хуҗалык оештыручылар турында көн саен ешрак ишетергә туры килә. Моңа һич тә аптырыйсы юк, чөнки ил, республика җитәкчелеге дә авылларның киләчәген заман сулышын тойган фермер хуҗалыклары белән бәйли. Әлбәттә, үз теләге белән җиң сызганучы бер сум чыгарып ун сум керем алырга, эш хакын вакытында түләп барырга, хезмәт алдынгыларына тиешле хөрмәт күрсәтергә омтылачак. Инвесторлар, экспорт “колына” әверелгән илне азык-төлек белән тәэмин итүгә зур өлеш кертүдән тыш, үлеп барган авылларга янә җан өрә, яңа эш урыннары булдыра. Бу уңайдан Краснокама районының Ялгызнарат авылында “Ашаеш” крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган Фәһим Гыйльфановның эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Әйткәндәй, Фәһим Гыйльфанов Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Гаиләнең сөт фермалары” пилот проектында катнашырга дәгъва белдергән һәм максатына ирешкән. Ул республикада 130 кешедән сайлап алынган 20 кеше исемлегенә кергән һәм 36 миллион сумны үзләштерәчәк. Булдыклы егет энесе Фәрит белән бөлгенлеккә төшкән “Маяк” агрофирмасы нигезендә яңа хуҗалык оештырган. Терлекчелек фермасына соңрак барганлыктан, инвесторның үзен күрә алмадык. — Егетләр киләчәккә йөз тотып яши, — диде безне озатып йөрүче Краснокама районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Динис Биков. — Гыйльфановлар, ит һәм сөтне эшкәртеп, чимал урынына әзер продукция сатарга исәп тота. Шуңа күрә ферма тулысынча үзгәртеп корыла. Әлеге вакытта мал сую һәм ит эшкәртү цехы төзелә. Якын киләчәктә биредә савылган сөтне пакетларга тутырып сату күздә тотыла. Инвесторлар өр-яңа ангар, катнашазык җитештерү цехы төзеде. Уңган егетләр җир мәйданнарын киңәйтергә, мал санын арттырырга планлаштыра. Шундый хуҗалык аякка басып килгәндә бу авылның киләчәге өчен борчыласы юк.

Каз канаты каурый-каурый

14 декабря

— Әйе шул, кызлар, уйнамагач та көлмәгәч, бу дөнья нигә ярый? — ди арадан бер шаяны. Yзе белән кайчандыр булган кызык вакыйганы сөйләп алгач, менә китә көлү, шаярулар. Кызларның күңелле тавышыннан алачык гөрләп тора. Бүген I-Яңавыл авылында яшәүче Гөлнәфидә апа белән Нәсимҗан абый Мусиннар йортында каз өмәсе. Иртә таңнан йорт-ихатада аерым бер җанлылык сизелә, олы бәйрәм диярсең. Хәер, ничек бәйрәм булмасын, тәрбияләп үстергән бәрәкәтне келәтләргә салып куяр көн бит бүген! Өй эчендә исә икенче төрле мәшәкатьләр. Кайнар табада чыжлый-чыжлый каз тәбикмәге пешә, казанда аш кайный, өстәлдә бәлешләр утыра, түрдә олы табын әзерләнгән. — Кызлар уңган, “hә” дигәнче йолкып та куярлар. Ризыкларым гына өлгерә күрсен, — ди хуҗабикә, дулкынлануыннан алма кебек кызарып пешкән йөзе белән елмаеп. Вак-төяк мәшәкатьләр белән мәшгуль йорт хуҗасы Нәсимҗан ага исә кызларның хәлләрен белешеп тора. Әнә абзар-кура тулы мал-туар, башка кош-корты да җитәрлек. Аларга да зур игътибар кирәк. Хәер, авыл җирендә мал-туар, кош-корт асрамыйча яшәп буламы соң. Әйе, уңган бу йортның хуҗалары. Ходай аларны чибәргә—чибәр, булдыклыга булдыклы итеп парлаган. Гөлнәфидә апа — Татарстанның Актаныш районы кызы. Моннан күп еллар элек ахирәте белән Тәтешле районының I-Яңавыл авылына кайтып барганда шушы як килене булырмын да, шушында таш булып төшәрмен, тату гаиләдә балалар үстерермен, дип уйламагандыр. …Ул көнне дә менә шулай ап-ак кар ява иде. Кичкә салкынайтып, күктә ай калыкты. Чатнап торган йолдызлар, hавадан җирдәге сылуга текәлеп карап, йөрәгендә сөю уты дөрләп кабынган Гөлнәфидәне күзәтте. Карлы урам буйлап янында атлап барганы — шушы авылда туып-үсеп буй ныгыткан Нәсимҗан. Төшеп калганнардан түгел, аның бер җылы карашы өчен үләргә әзер торучы кызлар җитәрлек авылда. Әллә нәрсә эшләтте бу Татарстан сылуы Нәсимҗанның йөрәген, тик торганда биисе, бер дә юктан көләсе, урам яңгыратып җырлыйсы килә. Чынлап гашыйк булу дигәннәре шул була икән! Бүген кунакта булыр да, иртәгә китәр бу кыз. Кабат очрашырлармы, юкмы? Йөрәге тулы бу кадәр ялкын белән ничек яшәр ул?! Ятып калганчы атып кал, диләр, түгелме соң? Үз йортлары янына җитүгә, Нәсимҗан кызны җитәкләп алды да, йортларына алып кереп, әнисе каршына бастырды. “Менә, әнкәй, фатыйхаңны бир, киленең булыр, исеме Гөлнәфидә”, — диде Нәсимҗан. Кызның каш астыннан гына оялчан елмаеп, исәнләшеп баш июе, мин риза, диюенә ишарә иде. Икенче көнне үк Гөлнәфидәнең әти-әнисеннән хәер-фатыйха алып, бер җан, бер йөрәк булып кавышты яшьләр. Кыңгыраулы атлар белән гөрләтеп туй ясадылар... ...Бүген инде бу гаилә чын үрнәк булып өлгереп җиткән, авылның горурлыгы булып тора. Һәр яктан ата-аналарын тигез күреп, аларны бакый дөньяга тәрбияләп озатты алар. Уллары Илсур, Илнур, Салаватка hәм кызлары Чулпанга гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгардылар. Гомере буе эштән башканы белмәгән Гөлнәфидә апа гомер буе I-Яңавылдан Кодашка йөреп, хат ташучы булып эшләде. Инде хаклы ялда. Бер эштән дә курыкмаган Нәсимҗан ага бүген дә туган хуҗалыгы корабында — Кәрдәвеш фермасының алыштыргысыз мөдире ул…

Күрер өчен килә күршеләр

10 декабря

Миякәтамак сөтчелек фермасы Европа технологияләре буенча эшли

Без барганда фермада иртәнге эшләр тәмамланып килә иде инде. Берьюлы 16 сыерны кабул итүче “Елочка” системасындагы саву залында ике яшь хатын җиһазлар юылуны контрольдә тотып, вак-төяк җыештыру эшләре белән мәшгуль иде. — Башка савучылар кайтып китәргә өлгердеме, сезнең дежурда торган көнегезме? — дип кызыксынабыз. — Бездән башка савучылар юк. Өченчебез — Әминә Ногманованың бүген-иртәгә график буенча ял көннәре. — Икәү генә дә өлгерәсез, димәк? — Әйе, безнең эш авыр түгел — сыерлар үз урынына кереп басуга ук җиленнәрен махсус эретмә белән эшкәртеп, вакуумлы аппаратка тоташтырабыз. Бер сәгатьтә 90 баштан күбрәк сыер үтә. Савуны тулысынча компьютер контрольдә тота. Көне, сәгате, кайсы сыерның күпме сөт бирүе — барысын да махсус программа компьютерга яздырып бара. — Шулай компьютер ярдәмендә сыер саварга өйрәнеп китү бик катлаулы булмадымы соң?Азамат Мөхәммәдиев. — Юк, җиһазларны урнаштырган мастерлар бер көндә барысын да аңлатты, күрсәтте, ә без эшләп карадык — бер авырлыгы да булмады. Элекке фермалардагы кебек чиләк күтәреп, сауган сөтне үлчәп, юкка-барга тарткалашып, вакыт үткәреп йөрисе юк. Барысын да компьютер үзе контрольдә тота. Хәтта хезмәт хакын да исәпләп куя.

Зарланырлык түгел хәлләр

10 декабря

1935 елда БАССР Җир эшләре буенча халык комиссариатының МТС сәяси секторы начальнигы Иван Ильич Кушнаренко вафат була. Кырык яшьлек комиссарның фамилиясе белән республикада бер район атала. Әле сугышка кадәр үк МТСларның дәрәҗәсе шулай югары була. Социализм чорында да алар авыл хуҗалыгы йөген төптән җигелеп тартты. Узган гасыр азагында булган буталышлар гына әлеге эш атының бәкәленә сукты. Соңгы елларда исә ул тагын да тернәкләнеп килә. МТС комиссары исемен йөрткән районда бу җәһәттән эшләр ничек? “Башкирская” МТСы дәүләт унитар предприятиесенең Чакмагыш филиалы Кушнаренко бүлекчәсе районда 15 мең гектарда иген игә. Шулай ук Карача-Елга һәм Ислан авылларында эре мөгезле мал үрчетә. Узган елда биредә иген культураларының һәр гектарыннан 7 центнердан артык уңыш җыеп алынган. — Чәчкән орлык бик яхшы чыкты, әмма барыбызга да билгеле сәбәпләр аркасында без көткән уңышны җыеп ала алмадык, — ди бүлекчә җитәкчесе Владимир Юрьев. Шулай булуга карамастан, икенче ел уңышына ныклы нигез салынган, җитәрлек мал азыгы хәзерләнгән. Узган уракта саламны турап барган чит ил комбайннарын кулланмагач, салам хуҗалык малларына гына түгел, пайчылар терлегенә дә таратылган. Әйткәндәй, монда 1500 пайчы бар. Аларның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү буенча эшләр оештырылган. Бүген биредә техника ремонтлау, мал кышлату эшләре бара. Әлеге чорда һәр сыердан 6,5 килограмм сөт савып алына, уртача савымны исә 3000 килограммнан арттырганнар.

“Колос” — Русиядә иң яхшылар исәбендә

07 декабря

Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында аграр вузларның махсус студент отрядлары конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Быел конкурс 14 номинация буенча үтте. 23 югары уку йортының студент отрядлары вәкилләренә кубоклар һәм Почет грамоталары тапшырылды. Башкортстан дәүләт аграр университетының “Колос”, Алтай дәүләт аграр университетының “Аграрник”, Кострома авыл хуҗалыгы академиясенең “44-й регион — Академики” отрядлары иң яхшылар дип танылды. Илебездә студент отряды хәрәкәтен үстерүгә зур игътибар бирелә. Урып-җыю чорында аларның ярдәме аеруча югары бәяләнә. Студентлар исә, отрядларда эшләп, осталык күнекмәләре ала. Төп эштән тыш, студентлар авыл халкына, балалар, картлар йортларына, Бөек Ватан сугышы ветераннарына социаль ярдәм күрсәтә. Быел РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының 1074 студент отрядында 39500 кеше эшләде. Димәк, аларда һәр бишенче студент катнашкан. 1 миллиард сумлык эш башкарылган. Хезмәт хакының гомум фонды 200 миллион сум тәшкил иткән.

Кайда укыдың? Тауда!

04 декабря

Кушнаренко районының сиксән еллык тарихы бар. Шушы еллар дәвамында ул күпне кичерде. Бигрәк тә соңгы чорда җитәкчеләрнең еш алышынуы, киткәннәренең кырыкмаса-кырык кырын эшләре ачыклануы, хуҗалыкларның бөлгенлеккә төшеп, кайбер предприятиеләрнең район кулыннан китүе халыкның тәкатен корытты. Ә шулай да соңгы арада биредә уңай үзгәрешләр сизелә. Төпкел авылларга газ, юллар барып җитүе, мәдәният учаклары тергезелүе, районның республикада спорт өлкәсендәге казанышлары өмет уята. Әмма районда урнашкан Авыл хуҗалыгы техникумы нинди чорда да үз йөзен югалтмады һәм максатына ирешә килде. Авылның иң хозур җирендә — тау башында урнашканга күрә, анда канат ныгытканнар “Без тауда укыдык”, дип, мактанып та куя кайчак. Башлыча, республиканың төньяк-көнбатышы өчен биредә меңәрләгән бухгалтер, ветеринар, агроном һәм җир хезмәте белгечләре әзерләнде. Иң мөһиме — халык хуҗалыгында алар үз урынын таба торды. Директор Рәзим Аюпов билгеләвенчә, узган елда диплом алган 180 кешенең икесе генә эш урыны тапмаган. Аларга да биредә алган профессияләре ярдәмгә килер дигән өмет зур. Бүген исә техникумда республиканың 45 районыннан, шулай ук Татарстаннан, Ырынбур, Төмән өлкәләре, Пермь краеннан 750 студент белем ала. Алар өчен шартлар кулай. Бигрәк тә ветеринария бүлегендә укучыларга игътибар артты, чөнки уку елы башыннан аларның гамәли дәресләре заманча җиһазландырылган ветеринария клиникасында үтә. Республикадагы башка шундый бер техникумда да мондый клиниканың булмавын исәпкә алганда, кушнаренколылардан көнләшүчеләр булса да урынлы.

Авыл хуҗалыгы ярдәм ала

03 декабря

Сентябрь башында Башкортстан корылык нәтиҗәләрен бетерүгә федераль бюджеттан 3 миллиард 88 миллион сум күләмендә бюджет кредиты алды. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдиме белән бу акчаның 1 миллиард 80 миллион сумы сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрен үткәрүгә субсидия бирүгә юнәлтелде. Калган 2 миллиард 8 миллион сумы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең һәр малга 2863 сумлык азык хәзерләү, сатып алу чыгымнарын компенсацияләүгә тотылды. РФ Хөкүмәте карары һәм Башкортстан Хөкүмәте белән РФ Финанс министрлыгы арасындагы килешү нигезендә республикага корылыктан зыян күргән төбәкләр бюджетлары балансын тәэмин итү буенча чаралар күрүгә федераль бюджеттан 459 миллион сум өстәмә дотация бүленде. Корылык китергән зыянны компенсацияләүгә юнәлтелгән субсидияләрне бирү тәртибе Башкортстан Хөкүмәте карары белән страховкаланган авыл хуҗалыгы культуралары мәйданнарының 1 гектарына — 365 сум һәм страховкаланмаганнарына 352 сум ставкасыннан чыгып расланды. Якын арада Русия Хөкүмәте төбәкләргә тагын бер транш җибәрүне планлаштыра. Башкортстанга 406 миллион сум акча бүлү күз уңында тотыла. Дүртенче кварталда федераль бюджеттан республика казнасына 1 елга кадәр вакытка алынган кредитлар һәм займнар буенча процент түләү чыгымнарының бер өлешен каплатуга 85 миллион сум субсидия, минераль ашламалар сатып алуга 29 миллион 294 мең сум, “Авылны социаль үстерү” программасы буенча яшь белгечләргә һәм гражданнарга торак сатып алуга 14 миллион 800 мең сум субсидия акчасы керде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»